Дүшәмбе, 04 Апрель 2016 10:06

Сүзе – тел күрке

Rate this item
(0 votes)

Язучы-тәнкыйтьче, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Мәдәният министрлыгының һәм Язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге премиясе лауреаты, Михаил Шолохов исемендәге бүләк иясе, филология фәннәре докторы, Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы профессоры Фоат Галимуллинга 21 мартта 75 яшь тулды. Шул хөрмәттән Казанда һәм туган ягы Кукмара төбәгендә аның юбилеена багышланган чаралар оештырылды.

Юбилей чараларының берсе Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында булды. Фоат Галимуллинны халкыбыз “Татарстан” радиосы дикторы һәм матур тавышлы җырчы буларак та белә.

Кичәгә Татарстан мәдәният министры А.М.Сибагатуллин килде. Ул Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов, беренче президентыбыз М.Ш.Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, Президент аппараты җитәкчесе Ә.Ә.Сәфәров исеменнән котлаулар җиткерде. “Сез – минем дә укытучым, остазым. Тагын да юбилейларыгызны котларга насыйп булсын!” – диде министр.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, юбилярны котлап: “Илһамлы һәм бәрәкәтле тормышта яшәргә язсын, эшләрегез уң булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык һәм бәхет телим!” – диде.

Бу көннәрдә Фоат Галимуллинны илебезнең төрле якларында яшәүче шәкертләре котлауларга күмде: 40 елдан артык Казан педагогия институтында белем бирү дәверендә  телебезгә  һәм әдәбиятыбызга гашыйк күпме укытучы әзерләп озаткан ул! Юбилярның туган ягында узган очрашулардагы милли хисләр ташкыны моны аеруча дәлилләде.

Фоат ага Кукмара районының Арпаяз авылында колхозчы гаиләсендә туа. Әтисе Галимулла Ватан сугышында һәлак була. Очраклы гына паспортын табып алып, әтисенең фоторәсемен беренче тапкыр 2005 елда гына күрә ул. Фоат әнисе Нурхәят тәрбиясендә үсә. Ф.Галимуллин хезмәт юлын 1955 елда «Әсәнбаш» колхозында башлый: ат җигеп, төрле эшләр башкара, тракторчы ярдәмчесе була.

1957 елда Татарстан яшьләренең фестивалендә катнаша, туган ягында җырчы булып таныла. 1957 елның мартында аны Арпаяз авылы клубына мөдир итеп билгелиләр. 1960 елда ул Кукмара район мәдәният йортының татар драма театры коллективында сәнгать җитәкчесе булып эшли. 1965 елда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Ф.Галимуллин берникадәр вакыт партиянең Кукмара район комитеты аппаратында эшли, район мәдәният йортының директоры вазифаларын  башкара.

1967 елда татар радио дикторларына уздырылган конкурста катнашып? җиңүгә ирешкәч, ул Казанга күчеп килә һәм 1974 елга кадәр Татарстан радиосында диктор булып эшли. Күренекле диктор Юрий Левитаннан дәресләр алып кайтып, сүз белән сурәт ясау остасы  була. Ф.Галимуллин күп еллар буена Татарстан радиосыннан һәм телевидениесеннән «Яңа китаплар» дигән тапшырулар циклын алып барды. Менә өч дистә елдан артык инде «Тел күрке – сүз» дигән тапшыруларда даими катнашып килә.

Пычак мәктәбендә Фоат Галимулин белән бик тә горурланалар. Әлеге мәктәптә озак еллар директор булып эшләгән, күптән түгел 90 яшен тутырган сугыш ветераны Каим ага, укучылар тәртип бозса: “Татарстан” радиосы дикторы Фоат Галимуллин укыган мәктәпнең абруен төшерергә синең хакың юк!” – дип акыл бирә торган булган. Чыннан да, биредәге кызыклы әйберләр, тарих музее, тәрәзә төпләрен тутырып, гөрләп чәчәк атып утыручы яран гөлләре, пөхтәлек – барысы да мөгаллимнәр белән укучыларның бердәмлеген дәлилли. Мәктәп директоры  Радик Хәсәнҗановның биредә зур тырышлык белән хезмәт итүе сизелеп тора. Коллективтагы укытучылар Фоат аганың аталарча кайгыртуын тоеп эшли, чөнки аларның күбесе - ­аның шәкертләре. Кукмара районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Роберт Мансуров әлеге мәктәпнең эш нәтиҗәсе аеруча мактаулы булуын ассызыклады.

Академик, КДУ профессоры Хатыйп Миннеголов: “Кукмара төбәгенә сокланып яшим: аннан килгән студентлар татар телендә матур итеп сөйләшә. Чөнки аларны Сезнең шәкертләр укыткан. Озак еллардан бирле Сезне радио аша тыңлап,  татар телендә дөрес сөйләшергә өйрәнеп яши халкыбыз. Сезне төрки дөнья галимнәре яхшы белә. Үз илеңдә пәйгамбәр булып булмый, диләр. Ләкин Сезне туган төбәгегездә шул дәрәҗәдә үк хөрмәтлиләр”, –диде.

Гаяз Исхакый иҗатын да өстәп, Ф. Галимуллин мәктәп дәреслекләренә күп яңалыклар кертте. Туган төбәгендә, галимне түгәрәк өстәл янына чакырып, укытучылар ана теле укыту һәм милли мәсьәләләр турында фикер алышалар, аннан киңәшләр сорыйлар. Быелгы киңәшмәдә язучылар да катнашты.  Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин: “Укучыларны җирле матбугатка язарга күнектерегез, алар шулай эчтәлекле язарга өйрәнә, тел чарлый,” – диде.

Пычак мәктәбендә районкүләм Фоат Галимуллин укулары да оештырыла. Укучылар иҗатын үстерүгә юнәлеш тотыла. Быелгы чарада, мәсәлән, Ландыш Габдрахманованың үзенең якташлары белән горурланып язган “Кукмара – әдипләр төбәге” дигән шигыре аеруча уңышлы яңгырады. Мәктәптә Кукмара районында туган шәхесләр турында, Фоат Галимуллинның юбилеена багышланган альбомнар бар. Чыннан да, әлеге төбәктә Фоат Галимуллин, Мәгъсүм Насыйбуллин, Ләбибә Ихсанова, Рәшит Бәшәр, Рафаэль Сибат, Газинур Морат, Рифә Рахман, Заһид Мәхмүди, Әхмәт Юныс, Рүзәл Мөхәмәтшин кебек язучылар, композитор Фасил Әхмәт, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов, күренекле журналист Габделбәр Ризванов туып үскән. Бөек язучы Чыңгыз Айтматовны тудырган Нәгыймә апаның да нәсел-нәсәбе Кукмара ягыннан.

Фоат Галимуллин эшчәнлегенең ике канаты бар: берсе – гыйльми-педагогик, икенчесе – тәнкыйтьче-язучы буларак эшчәнлеге. Ф.Галимуллин – 1990 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. Алай гына да түгел, 1999–2005 елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе булды. Шул эшчәнлеге өчен, республикабызның ул вакыттагы иң югары бүләге – Татарстан Республикасының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде. Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исем бирелгәндә дә иң әүвәл шушы хезмәтләре күздә тотылды.

1999 һәм 2004 елларда Туган төбәгеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. Кукмара муниципаль районы хакимият башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина: “Сез депутатның нинди булырга тиешлеген эшегез белән күрсәттегез. Ярдәмегез белән салынган юлларда сөенеп йөрибез, рәхмәт Сезгә!” – диде.

Район хакимият башлыгы Сергей Димитриев Фоат аганың күкрәгенә “Кукмара районының мактаулы гражданины” дигән билге беркетте.

Эзтабар язучы Шаһинур Мостафин юбилярга багышлап мәрхүм язучы Рафаэль Сибат иҗат иткән “Көлдән күтәрелгән гөлләр” китабы тууның тарихын бәян итте. Ул өч фидакарь шәхескә багышланган: күпкырлы талант иясе Фоат Галимуллин, хезмәт ветераны Мәгъфүрә Гайнетдинова һәм Кукмара районының алдынгы хуҗалык җитәкчесе Рәфыйк Рәуповка. Сугыш башланган көнгә тиздән 75 ел була. Сугыш балаларының фидакарьлеге искиткеч. Мәгъфүрә апабыз - хәтта туган авылында мәчет тә салдырган игелекле зат.

Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев әлеге китапка кереш сүз итеп “Кар өстендә чәчәк” шигырен махсус язган булган. Ул кырык беренчеләрнең асыл сыйфатларын аеруча тулы ача кебек.

Кырык бердә туып,

Карадык ла яшәп!

Чәчләр ап-ак инде –

Кар өстенә чәчәк...

 

Тормыш алга барсын

Өчен бирдек көчне.

Без яшәгән гомер

Түгел үкенечле.

Яңа гасыр башында Татарстан Язучылар берлеген Фоат Галимуллин үзенең коллегалары Галимҗан Гыйльманов һәм Шаһинур Мостафиннар белән бергәләп җитәкләде. Хәзер дә алар дустанә иҗади хезмәттәшлектә яшиләр. Шагыйрь, язучы бүгенге көндә Татарстан хөкүмәтендә җаваплы вазифа башкаручы Галимҗан Гыйльманов: “Сез эшләгән чакта Язучылар берлеге гөрләп торды, – диде. – 300 ләп язучының һәрберсе – бер сәхифә. Сез һәр язучыны тигез каедрләдегез. Ихлас, итагатьле, тыныч холыклы җитәкче булуыгыз белән бергә эшләгән кешеләрне дә шуңа күндерә белдегез. Кешегә ышана белүегез – тагын бер үрнәк сыйфатыгыз. Сезнең хезмәтегез белән генә төбәкләрдәге берлек бүлекләрен саклап кала алдык. Алты ел буе Сезгә соклануымның һәр мизгелен теркәп бардым. Киләчәктә кулланма булырлык китап итеп бастырырга исәбем бар. Рәхмәт Сезгә!”

Быел Ф.Галимуллинның педагогик һәм гыйльми эшчәнлегенә 59 ел  тулды. Ул бигрәк тә татар прозасының үткәндәге һәм агымдагы үсеш тенденцияләрен өйрәнү белән мавыга. Шул ук вакытта шигърият һәм драматургия проблемаларын да читләтеп үтми. Аның әдәбият-сәнгать мәсьәләләренә багышланган җиде йөздән артык төрле характердагы басма хезмәте бар. «Инешләр Иделгә кушыла», «Офыкларны алдан күреп», «Эзләнү вакыты» дип исемләнгән җыентыклары – әдәби тәнкыйть эшенә хисап тоту буларак тупланган  хезмәтләр. Казан федераль университетының Г. Тукай исемендәге Татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Әлфәт Закирҗанов, Фоат аганы котлап: “Коллективыбыз Сезгә соклана, Сездән үрнәк ала, Сез - үз-үзегезне итагатьле, әдәпле тотуның үрнәге”, – диде.

1974 елдан башлап Ф.Галимуллин фәнни-методик хезмәтләр дә яза, мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен программалар, дәреслекләр төзүдә актив катнаша.

«Табигыйлеккә хилафлык» дигән китабы һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен 2005 елда Язучылар берлегенең Җ.Вәлиди исемендәге бүләгенә лаек була. Ул – Халыкара төрки академиясенең хакыйкый әгъзасы (2005).

Фоат ага белән Фәйрүзә апа тату гаиләдә кыз һәм ул үстергән. Әтиләре кебек үк алар да фән юлын сайлаган: Әлфиясе - фән докторы, улы Фәрит – фән кандидаты, оныклары Айдар аспирантурада укый. Кече оныклары Әминә мәктәпкә барырга әзерләнә.

Фоат Галимуллинны һәм аның иҗатын яратучы тамашачылар районның мәдәният йортын шыгрым тутырган иде. Юбиляр – якташларының матур тормыш-көнкүрешенә, уңышларына сөенүен белдерде, аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Фоат аганың залдагы халыкны  сәламләп  җырлавы бәйрәмнең иң зур бизәге  булгандыр, мөгаен.

Арпаяз үрләре артындагы дөньяны күрергә дип чыгып киткәненә ярты гасыр узгач, туган ягына кунак булып кайтты Фоат ага. Якташлары аны колач җәеп каршы алды, хөрмәтләп кунак итте.

Сез моңа лаек. Сәламәтлек белән озак яшәргә язсын Сезгә, Фоат ага!

Read 2418 times Last modified on Сишәмбе, 05 Апрель 2016 10:44
Союз писателей РТ