Дүшәмбе, 04 Апрель 2016 14:39

Мин – яшен ташыннан...

Rate this item
(0 votes)

Халкыбызның тырыш улы, милләтпәрвәр җанлы зыялысы, бөтен барлыгы белән  заман рухын тоеп, шигырендәгечә яшьнәп-күкрәп яшәүче һәм дөньяны пакьлау, күңелләрне сафландыру өчен шигырен кылыч иткән талантлы шагыйрь Әхмәт Рәшиткә 25 мартта 80 яшь тулды.

Шагыйрь Әхмәт Рәшит 1936 елда Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында дөньяга килә. Бала чагы авыр сугыш елларына туры килә аның. Әтисе сугышта һәлак була. Ул гына да түгел, 9 яшендә кечкенә сеңлесе Фәүзия белән тома ятим кала алар: чәчүлек орлык алып кайтканда, язгы суга батып, салкын тиюдән әнисе дә вафат була.

Гомер юлының шулай аянычлы башлануы  булачак шагыйрьнең күңелендә мәңге төзәлмәс тирән яра калдыра һәм  иҗатының буеннан-буена кызыл җеп булып сузыла.

Шагыйрьне котлап, Татарстан мәдәният министрлыгы вәкиле Айгөл Софийская министрның рәхмәт хатын тапшырды. Татарстан язучылар берлеге рәисе, күренекле шагыйрь Рәфис Корбан да Әхмәт Рәшиткә рәхмәт хаты тапшырды. “Сезнең җырларыгызны белмәгән татар кешесе юктыр. Студент чакта безне Тукай клубына җыеп, әдәбият дөньясы белән Сез таныштыра идегез. Аннары мин Сезнең белән бергә  “Татарстан” радиосында эшләдем. Сезгә сәламәтлек, иҗат уңышлары телим.,” – диде ул чыгышында.

Ә. Рәшитнең балачак дусты, сыйныфташы, филология фәннәре докторы, фольклорчы галим Ленар Җамалетдинов: “Әхмәт безнең  Тутай мәктәбенең 6 нчы сыйныфына килгәндә, безнең өчен күренекле шагыйрь иде инде, – диде. – Без аның белән горурлана идек. Укытучыбыз Рәхимә апа: “Сез дә шигырь язып карагыз!” – дигәч, без дә яза башладык. Рәхимә апа Әхмәтне, урта белем алсын өчен, абыйсы директор булып эшли торган Тархан мәктәбенә укырга җибәрде. Аннары ул – университетка, мин  училищега укырга киттек. Армиядән соң мин дә университетта укыдым. Бергәләп радиода эшләдек. Без гомер буена бергә булдык. Сәламәт бул, дустым!”

Әдәбият галиме Х. Миңнегулов: “Ә. Рәшит иҗаты идея-тематик һәм жанр ягыннан шактый төрле. Ул иҗтимагый-социаль, мәхәббәт, фәлсәфи мәсьәләләр хакында уйлана. Үзенең уй-хисләрен лирик шигырь, поэма, мәдхия, мәсәл, җыр, робагый жанрларында шәкелләштерә; балалар өчен дә самими, үтемле шигырьләр иҗат итә”, – дип язган иде  Ә. Рәшитнең 2000 елда басылып чыккан  “Язмыш җилләре” дигән китабында. Балаларга атап язган иң матур шигырьләренең берсен Казан шәһәрендәге 19 гимназиянең 2 нче сыйныф укучысы Кәбиров Тимур “Әби һәм Нәби” шигырен укыды.

Халык шагыйре, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты З. Мансуров: “Яшәү кыенлыкларына бирешмәскә өйрәнгән Әхмәт Рәшит, 8 нче сыйныфта укыганда, авылыннан еракта, кеше почмагында яшәп белем алуның кыенлыклары турында Сталинга хат яза. Билгеле инде хатка җавап итеп, җирле җитәкчеләргә дә мөрәҗәгать килә. Нәтиҗәдә төбәк җитәкчеләре укучылар файдасына нәтиҗәле чаралар күрә. Казан дәүләт университетының Ш курсында укыганда, ул Н.С.Хрущевка хат яза. Репрессия еллары, шомлы вакыт бит ул еллар! 500 имза җыеп, “Татарстан” радиосында татар тапшырулары вакытын арттыруны сорап яза. Монысы да безнең файдага хәл ителә. Әнә шундый тәвәккәл, бернидән дә куркып тормый торган кеше ул безнең Әхмәт абый! Ул – халык улы, Нәкъ Тукай язганча: “Бар уем – кичен-көндезен – сезнең хакта, милләтем...”

Җыр – шигъриятнең  халык күңеленә иң якын торган жанрларыннан берсе диләр. Уңышлы җыр иҗат итү өчен җыр текстының яхшы булуы гына җитми. Җыр ул – шагыйрь һәм композиторның уртак хезмәт җимеше.  Ә. Рәшит композиторлар белән гел аралашып яши. М. Мозаффаров, А. Ключарёв, С Садыйкова, Ә. Бакиров, М Имашев, Л. Батыр-Болгари, М. Шәмсетдинова, Р.Ахияровалар аның шигырьләрен җыр, романсларга әйләндергәннәр. “Беренче мәхәббәт”, “Зәңгәр күлмәк”, “Тәрәзәләр язга елмая” һәм башка – Әхмәт Рәшит шигырьләренә язылган җырлар  –халкыбыз күңелендә үз урынын тапкан, мәңге картаймас җырлар.

Ә. Рәшитнең 12 китабы дөнья күрде, төрле темаларга язылган 13 ләп поэмасы бар. Аның иҗатында халык, милләт, туган тел, татар тарихы мәсьәләләре дә киң колачлы урын алып тора. “ХХ гасырның соңгы чирегендә иҗат ителгән “Сөембикә”, “Колшәриф”, “Мөхәммәдьяр” поэмалары – тарихка сәяхәтнең моңсу ядкарьләре”,  - дип яза бу турыда күренекле тәнкыйтьче Т. Галиуллин. Боларга “Казан” һәм “Мөхәммәд” поэмаларын өстәү мөһим. Чорыбызның йөрәк тибешен, сәяси барышын, иҗтимагый үзгәрешләрен Ә. Рәшит иҗаты буенча күзаллап була. Филология фәннәре докторы Нурмөхәммәт Хисамов: “Әхмәт белән бергә укыдык. Бергәләп шигырьләр яза, аларны укый идек, – дип чыгыш ясады. – Мин гармунда уйныйм, ул җырлый иде. Аңа тормыш авыр бирелде. Укуын туктатып торып, тимер юл хезмәткәре булып эшләп кайтты. Барлык кыенлыклары да ятим үсүдән башланган. Иҗатта оста булу өчен беркадәр бәхетсез дә булырга кирәктер, күрәсең”.

Татар мәдәниятен, фәнен, мәгарифен җигелеп тарткан Казбек Гыйззәтов, Фәрваз Миңнуллин, Флорид Әгъзамов,  Мидхәт Миншин, Кояш Тимбикова, Рәйсә Яхина – болар барысы да Ә. Рәшитнең университеттагы сабакташлары. Университетны төгәлләгәч, Әхмәт абый Апас район газетасында, Татарстан телевидениесендә, радиода, “Социалистик Татарстан” газетасы редакциясендә эшли. 1976 – 1988 елларда – Язучыларның Г. Тукай клубы директоры. Ул оештырган күп төрле әдәби чаралар, кызыклы кичәләр әле хәзер дә милләттәшләребезнең хәтерендә саклана. Ә аннан соң ул Татарстан радиосының нәфис тапшырулар буенча баш мөхәррире вазифасын башкара. “Аның тарафыннан эфирга әзерләнгән материаллар -  журналистика буенча диссертация язарлык”, -  дип искә ала замандашлары. “Татарстан” радиосы җитәкчесе Т.Сәгыйтев хезмәттәшләре исеменнән Ә.Рәшитов җырлары тупланган дисклар һәм аларны тыңлау өчен аппаратурасын да бүләк итте.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, С. Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе, җырчы шагыйрәбез Шәмсия Җиһангирова Ә.Рәшит белән бергә озак еллар “Татарстан” радиосында эшләде. Ул, юбилее белән  котлап, шагыйрьгә бүләккә “Назлы гөлем” җырын башкарды.

Кичәгә Буа якташлар җәмгыяте җитәкчеләре дә килгән иде. Алар Ә.Рәшитнең туган җирен якын итүен, җәмгыять эшенә актив катнашуын әйттеләр, Рәхмәт хаты тапшырдылар. Журналист Ислам Әхмәтҗанов: “Алтын көзләрегез җылы, кояшлы булсын! – дип теләде. – Кыюсыз булсагыз да, тәвәккәл, бәйсез фикерле, горур кеше Сез. Тыйнак кына үз сүзегезне җиткерәсез, һаваланмыйсыз.  Барыр юлыгыз ипиле булсын, кояшы тотылмасын! Без Сезне яратабыз!”

Бөек композиторыбыз Сара Садыйкованың кызы, балерина Әлфия Айдарская, әнисенең Әхмәт Рәшит шигырьләренә язылган тугыз җырын туплап, альбом төзегән. Ул аны шагыйрьгә бүләк итте.

Шагыйрьнең хатыны – язучы Мәдинә Маликова: “Әхмәт иҗатының иң беренче тәнкыйтьчесе мин. Әдәбият сөючеләр барында шигърият яшәр. Яшә, Әхмәт, минем белән яшә!” – дип чыгыш ясады.

Кичәдә юбилярның җырларын Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты К. Хәйретдинова, Татарстанның атказанган артисты А. Габдинов, Татарстанның атказанган артисты Азат Тимершәех башкарды. Татарстанның атказанган артисты Инсаф Абдулла, Казан театр училищесы студенты Гөлнара Казиева шагыйрьнең шигырьләрен укыды. Кичәне Татарстанның Халык артисты Луара Шакирҗанова алып барды.

Read 2544 times Last modified on Сишәмбе, 12 Апрель 2016 09:44
Союз писателей РТ