Сишәмбе, 12 Апрель 2016 09:45

“Шушы яктан, шушы туфрактан без...”

Rate this item
(0 votes)

8 апрельдә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында татар җәмәгатьчелеге шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатованың 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.

Сарман төбәгенең Татар Карамалысы авылында туып, Әлмәт җирлегендә яшәп, шунда 65 ел иҗат итеп, гомере буе туган җир, ил, халык, милләт гаме белән яшәгән, чын мәхәббәткә, саф сөю хисләренә дан җырлаган тынгысыз йөрәкле шагыйрәнең иҗатын яратучы өлкән буын гына түгел, балалар  да күпләп килгән иде кичәгә.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Рафис Корбан Татарстан мәдәният министры һәм Язучылар берлеге исеменнән Клара Булатовага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бөтен гомерен укытучылык һөнәренә  багышлаган чичән-шагыйрәнең Колшәрип, Яңа Кәшер, Түбән Мактама мәктәпләрендә укыткан шәкертләренең, мөгаен, күбесе, аның эзеннән киткәндер. Клара ханым турында аның укучылары да бик якын итеп, горурланып сөйлиләр. “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррир урынбасары Атлас Гафиятов, журналист Камәрия Кәримова Клара апаның укучылары булулары белән бик тә горурланалар.  “9 нчы сыйныфка Кәшер мәктәбенә килгәч, мин Клара ападан белем ала башладым. Укытучылыктан аерыла алмыйча иҗат итеп, биш бала тәрбияләп үстереп, тормышны җигелеп тарткан Клара апа безне тиз арада хәтерендә калдырып, минем дәрестә булмавымны сизгән булып чыкты. Мин моңа бик гаҗәпләнгән идем,” – ди А.Гафиятов.

Улы Марсның, 9 яшендә егылып, бөере шартлаган. Клара апа аның белән ярты елдан артык хастаханәдә яткан. Аңа берничә тапкыр кан салдырдырырга туры килә. Университетта белем алучы укучысы Атлас Гафиятов тулай торакта яшәүче студентларга шул хакта хәбәр иткәч, сирәк очрый торган  кан хәзерге көндә күренекле язучы, галим Фәрит Яхинда булып чыга. Фәрит Яхин шушы вакыйганы нигез итеп повесть язган һәм әлеге китапны юбилярга бүләк итте. “Марста минем каным ага, – диде ул, уенын-чынын бергә кушып. – Минем прототибым Сез булганга горурланам”.

Клара ханымның якташы булган  әдәбият галиме, педагог Хатыйп Миңнегулов – шагыйрәнең сабакташы. Казан университетында алар бергә укыган. ”Клара белән 1959 елдан бирле таныш мин, – диде ул. – Яшьлегендә ул ут кебек бөтерелә иде. Йөзе үзгәрсә дә, күңеле әле дә шундый ук аның”.

Тамашачы бу сүзләрнең дөреслеген күреп торды: “Шушы яктан, шушы туфрактан без”, “Авыл урамыннан гармун үтә”,  “Кыңгыраулар”, “Татарстан – бәхет җырым син”, “ Язмышымда язлар булып кал” һәм башка җырларына үзе дә кушылып җилкенеп утырды ул. Аны котларга килгән артистларга тамашачы да кушылып  җырлады.

Халык шагыйре, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Р.Гаташ, яшьлек истәлеге итеп,  Клара Булатовага 1965 елда басылып чыккан “Яшьләр антологиясе” дигән җыентык бүләк итте. Анда ул чактагы сигез яшь шагыйрьнең, шул исәптән аларның да, шигырьләре кергән. “Клараны С.Хәким, Х.Туфан кебек шагыйрьләр күтәреп чыкты. Бөек шагыйрьләрнең музасы иде ул,” – диде Р. Гаташ.

 Чыннан да, Хәсән аганың Клара апа белән җылы мөнәсәбәтен әдәбият сөючеләр белә: Х.Туфан аңа “тәнәкә” дип эндәшә торган булган. К.Булатова бу хакта болай дип искә ала: “1957 елда – яшь язучылар съездында таныштык. Мин яттан аның шигырьләрен сөйләп күрсәткәч, ул «ба-а!» дигән иде. Иҗади аралашу шуннан башланды. Мин аның кызы Гөлгенәдән бер атнага кечерәк булгач, ул миңа: «Тәнәкә», – ягъни төпчек кыз ди иде”.

Казан шәһәренең 405 нче балалар бакчасында  белем һәм тәрбия алучы балалар юбилярга аның үз шигырьләренә язылган күмәк җыр, шигырьләр бүләк итте (музыка җитәкчесе Гөлнара Гыйләҗетдинова). Казан шәһәренең 111 мәктәбе 4нче “б” сыйныфы укучылары Тамара Тихонова һәм Катя  Преснова (алар икесе дә рус милләтеннән) К. Булатова шигырьләрен укыды.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, драматург Данил Салихов болай дип чыгыш ясады: “Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә эшкә китеп барганда, Аяз абый Гыйләҗев миңа: “Клара апаң белән Энҗе Мөэминова сүзләренә колак сал, юлың уңар,” – диде. Мин Клара апасыз юлга чыкмый идем: аны һәркайда таныйлар, аның сүзе үтә, юлым уңа иде. Дөньяда яшәвегез өчен рәхмәт, Клара апа!”

Якташларының горурлыгы шулкадәр зур: “Безнең Клара апабыз бар, Сезнең – юк!” – дип мактанды алар.

Клара Булатованың ире Нәфис ага да сүзгә оста, җор кеше булып чыкты. Уены-чыны белән ул болай диде: “Әйтәсе сүзен Клара турыдан ярып әйтә. Аның белән яшәү бик җиңел түгел. Миңа үзем исән чакта ук көмештән (!) һәйкәл куярга вәгъдә иттеләр. Аның иҗаты үсештә булсын өчен, бөтен мәшәкатьне үз өстемә алырга, аны вак-төякләр белән борчымаска тырыштым. Элек тә, бүген дә, вакытымның 90 процентын Кларага багышлыйм”.

Шагыйрәнең якташлары – яшь җырчылар Марат Фәйрушин, Рәзинә Әхмәтова, Рамил Галимҗанов; Казан музыка училищесы студенты Рамилә Зиннәтуллина, “Татарстан – Яңа гасыр” каналында “Яшьләр тукталышы” тапшыруын алып баручы Айзилә Батырханова чыгышларын тамашачы бик яратып кабул итте.

Кичәне Татарстанның атказанган артисты Инсаф Абдуллин алып барды. Татарстанның халык артисты Лариса Маслова – виолончельдә, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Екатерина Чеботарёва – фортепьянода уйнады. Татарстанның халык артисты Л. Шакирҗанова, Татарстанның халык артистлары И. Биктаһиров,  Г. Ибушев, Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов, Татарстанның халык артисты Галина Казанцева җитәкчелегендәге “Айбагыр” керәшен халык фольклор ансамбле  чыгышлары кичәнең бизәге булды.

Read 2559 times Last modified on Җомга, 15 Апрель 2016 15:49

Image Gallery

Союз писателей РТ