Шимбә, 16 Апрель 2016 09:52

Иҗат яклауга мохтаҗ түгел

Rate this item
(0 votes)

Дөньяны тоемлау, акыл дәрәҗәсе, күңел халәте һәркемнеке үзгә һәм шигырьне дә һәрбер укучы үзенчә кабул итәдер. Миңа калса, шагыйрьнең әсәрен яратыр өчен иң беренче чиратта аның моңы булу зарур. Шигырьдә моң булса гына ул чын шигырь дип аталырга хаклыдыр. Аннары ул гади булырга тиеш (примитив мәгънәсендә түгел), шигырьдә ясалма “әдәбилек” белән аффектация чагылса, сүз дә, мәгънә дә тәэсир итми. Гади һәм төгәл сүз белән әйтәсе фикерен җиткергән шагыйрь халык күңеленә һичшиксез үтеп керә.

Шундый шагыйрьләрнең берсе – Рафис Корбан турында барыр сүзем. Аның “Тартар җыры” дип исемләнгән шигырьләр җыенты­гын укып чыккан һәр кеше татар халкының үткәннәре, бүгенгесе, киләчәге хакында уйга калыр, мөгаен. Мин ул китапны бер утыруда йотлыгып укып чыктым һәм анда куелган сорауларның, күп сорауларга бирелгән җавапларның күңелемә аваздашлыгын тойдым, шагыйрь белән бергә куандым, кайгырдым һәм моңайдым.

Соңгы вакытта “Безнең заман, бүгенге көн татар милләте өчен нинди ул?Өметкә урын бармы?” дигән сорауны еш ишетергә туры килә.
Татар халкын инде күп гасырлар дәвамында өмет яшәтеп килә. Безне өмет яшәтә. Өмет сүнгән вакытларда әле бәлки өмет кабыныр дигән өмет көч бирә. Хәтта медицина өлкәсендә дә: “Иң яхшы табиб – өмет”, – дигән сүзне ишетергә туры килә.

Рафис Корбанның “Уян, татар!” шигыре белән башланып киткән һәм “Шәкүр карак” циклы белән йомгакланган җыентыгын укыганда шагыйрьне борчыган уйларның тирәнлеге, аның җан газабының никадәр көчле икәне аңлашыла, мондый шагыйрьләребез бар чагында өмет утының сүнмәячәгенә ышанасың. “Татар күзләре” дигән шигырендә Рафисның күз карашы үзенеке генә түгел, ул һәр татарга хас:

Күзләрендә балкый һәр үткәне,
Гасырларның тирән эзләре.
Сагыш аша карый бу дөньяга
Хәсрәт эчкән татар күзләре.

Өмет дигәннән, үз теленнән, үз халкыннан аерылган милләттәш­ләр­гә карата да өметен җуймый Рафис Корбан. “Халкыма” исемле шигыре аның болай тәмамлана:

Тик күреп бүген хәлеңне,
Дәшмичә кала алмам.
Урыслашкан татарларны
Ярлыка, газиз Аллам!

Бүген, минемчә, иртәгәсе көн­нең нинди буласын күзалларга мөмкин түгеллеге белән катлаулы һәм авыр. Иң авыр тойгы – килә­чәк­кә ышанмау. Иң авыр изелү – икътисадый басымнан, ярлылыктан. Байлар белән ярлылар арасы ерагайганнан-ерагая бара. Гаделлек һәр дәүләтнең нигезе булып торырга тиеш дигән канунны бүгенге патшалар санга сукмый. Бу парадигмада яшәгәндә татар халкы үз мәнфәгатьләре өчен ничек көрәшә ала?

Татар дәүләтчелеге хыялда гына кала, географияне үзгәртү без­нең хәлдән килми. Үз дәүләтең булмагач, республикабыздагы яшә­ешкә, кешеләрнең үзара мөнә­сә­бәтләренә Россиядә хөкем сөр­гән тормыш-көнкүреш бернинди кир­тәсез йогынты ясый. Игътибар итә­сездер – хәзер Казан урамнарында, транспортта иркенләп татарча сөйләшкәннәре ишетелми. Кибет­ләрдә сатучыга татарча эн­дәшсәң, сиңа сәерсенеп кенә түгел, хәтта ачуланып карыйлар. Әле туксанынчы елларда гына авыз тутырып татарча сөйләш­кән­нәрен урамнарда ишетә идек. Мәскәүдән ис­кән җилләр татар телен иске себерке белән тырный-тырный себе­рә. Әмма шуны әй­тергә кирәк: моны турыдан-туры кушып эшләми­ләр бит. Беркемгә үз телеңдә сөйләшүне тыймыйлар – Мәскәү­дән дә андый боерык юк, респуб­ликабыз җитәкчеләре дә, ки­ре­сенчә, татар телен саклау турында сөйлиләр.

Ләкин яшәү рәвешенең аңла­еш­сызлыгы, илнең ниндидер конкрет юнәлеше булмау, әшнә-кодалыкның, караклыкның чәчәк атуы кешеләрнең һәм халык­лар­ның тормыш асылына мөнәсәбә­тен боза, кыйммәтләрен үзгәртә. Халык язмышы турында тирәнтен уйламый торган кешенең аңында установка барлыкка килә (ул үзе бу турыда хәтта белми дә, сизми дә) – татар теле, татар халкының килә­чәге өчен көрәшү аның көнкүреш тормышын да, балаларының, онык­ларының киләчәген дә яхшырта алмый дигән установка ул. Татарлыкка урыслашкан татарлар тарафыннан өстән карау һәрвакыт булды, ә хәзер исә татарча сөй­ләшүне, гомумән, түбәнсенү дип саныйлар шикелле.

Әдәбият-сәнгать тормыш укладыннан шытып чыга һәм мәдәният беренчел түгел шикелле. Милләт­не дә, аның мәдәниятен дә яшәү рәвеше саклый. Мин шәхсән үзем кайчак шундый сораулар куям: язучы язган әсәрләргә, шагыйрь иҗат иткән шигырьләргә, театрда барган тамашаларга буй җитмәс һәм чиксез таләпләр куюның ки­рәге юктыр бәлки? Әдәби әсәрләр, спектакльләр белән генә кешенең үзаңын, дөньяга мөнәсәбәтен үз­гәртү мөмкинме соң? Бит укучы, тамашачы үзенең күңеленә аваздаш булган әсәрләргә тартыла. Күп еллар дәвамында гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә, тирә-як мохиттә тәрбияләнгән кешене шигырь белән яки ике сәгать эчендә генә спектакль йогынтысы белән үзгәртеп буламы икән?

Һәм капма-каршылыклы уйланулардан соң бер фикергә киләм – моңа шагыйрьләр, язучылар һич­шиксез омтылырга тиеш! Язучы­ның коралы – каләм һәм ул акылын, сәләтен, өмет-хыялларын шул корал ярдәмендә генә гамәлгә ашы­ра ала. Чын язучылар, чын ша­гыйрьләр, чын драматурглар бер заманда да күп булмаганнар, аларны бармак белән генә санарлык. Әмма шул бөек каләм ияләренең әсәрләре галәмәт тәэссоратка ия.

 Ана телен саклау – барыбызның да иң мөһим бурычы. Шуны ассызыклап әйтәсе килә: без, Казан татарлары – төрле этнослар берлә­шеп барлыкка килгән милләт. Без ге­нетик яктан бик чуар, моны ачыктан-ачык әйтергә кирәк. Телебез бетсә, без милләт буларак бетәбез, юкка чыгабыз. Телсез калган милләтләр бар ул, ләкин аларның каны бер, генетикалары бер. Ә безне, Казан татарларын, бер милләт итеп фәкать телебез генә тотып тора.
Рафисны мин сиксәненче еллар азагыннан бирле беләм, танышканда ул Татарстан радиокомитетында эшли иде. Аның башкалардан аермалы сыйфатларына шундук игътибар иттем. Беренче әңгәмәләрдән үк аның чын татар җанлы шагыйрь икәнен сизем­лә­дем. Рафис кайда гына эшләсә дә, һәрвакыт үз эше өчен җан атып хезмәт итә. Сәләтле шагыйрьнең ниндидер эштә фидакарь хезмәт итүе сирәк очрый торган хәл югыйсә.

Аның шигырьләрендә тәвәк­кәл­лек һәм фикер ачыклыгы ярылып ята, чөнки ни әйтергә телә­гә­нен ул үзе аек акылы белән яхшы аңлый. Ник яшәгәнен, нинди вазыйфа башкарганын, гомумән, яшә­ве­нең мәгънәсен белеп хезмәт итүче шәхес буларак, Рафис Корбан үзенең урынын да “Корбан” дигән шигырендә тыйнак кына һәм шул ук вакытта, кыю иттереп билгели:

Әйтә алмыйм бөек шагыйрьмен, дип.
Шәһит китсәм шушы юлдан мин,
Әйтсен халык: “Лира-сылу өчен
Корбан булды Рафис Корбан”, – дип.

 Туры сүзле, принципларыннан читкә тайпылмый торган, милләт әдәбиятына үзен “корбан” итүче бу зур шагыйрь гади булудан да, “бәләкәй” күренүдән дә читенсенми. Үзен татарның бер тартар кошчыгына тиңләп язган шигырен укыгач, мин аны туган якның күк­ләрен иңләп очучы зур кошка охшаттым.
Бик күп шагыйрьләр, язучылар мин-минлекнең колы булып, үзлә­рен кечкенә итеп күрсәтүдән куркалар. Бу – аларның фаҗигасе, бу хис аларга яшәргә комачаулый, җаннарын ашый. Үзеңнең бөек түгел икәнеңне аңлау чын талантларга, кыланусыз, фальшсыз яшәү­че һәм иҗат итүче кешеләргә генә хас була һәм, ни гаҗәп, нәкъ менә шундыйлар халык күңеленә үтеп керәләр дә.
Китапның “Гашыйк булгач” дип исемләнгән бүлегенә кергән чын-чынлап гашыйк булучы, ярата, сөя белүче шагыйрь генә яза ала торган шигырьләре арасында танылган композиторларыбыз тарафыннан көйгә салынганнары да бар. Илгиз Закиров, Рөстәм Зарипов, Рәшит Кәлимуллин кебек композиторлар теләсә кем шигырьләренә һәм теләсә нинди шигырьгә көй язмаслар.

 “Шәкүр карак” дигән бүлек искиткеч оригинальлеккә ия. “Шәкүр карак” исемле халык җырының төрле вариантлары бар икәне мәгъ­лүм инде. Рафис Корбан шул җырга үз вариантын язган. Һәм классик шагыйрьләребез иҗатын­да да шушы җырга текст булырдай дистәләгән шигырь табып, аларны үз текстына сыйфатлы вә кызыклы итеп яраклаштырган.

Җыентыкның “Казан арты – туган як” бүлеге шагыйрьнең ватан­пәрвәрлеге белән сугарылган. Туган җирне яратуны сүз белән аңлатып булмый, аны тугрылыгың белән аңлатырга мөмкин дигән фикерне алга сөрә Рафис Корбан. Һәм ул үзе туган якка булган мәхәббәтенә генә түгел, халыкка, халыкның шигъриятенә тугры кеше. Аның язган шигырьләре – эшендә, тормышында кылган һәм кыласы гамәлләренең манифестациясе.

Башкаларның талантын үзе талантлы булган кеше генә таный ала. Рафис, зур шагыйрь буларак, өлкән яшьтәге каләмдәшләрен, күренекле шагыйрьләребезне ихтирам итә, ярата – “Шагыйрьләр” дип исемләнгән бүлектәге ши­гырьләрендә аның бу мөгамәләсе ясалма түгел, ихластан икәнлеге ярылып ята.

Рафис Корбанның “Тартар җыры” җыентыгына кергән барлык шигырьләре турында, кызганычк, бу язмамда сөйләп бетерү мөмкин түгел. Бу китапны табып алып укырга кирәк, монда бер генә дә очраклы шигырь юк, бер генә шигырьдә дә ясалмалык, буш сүз таба алмассыз. Бу китапта шатлык, газап, гаҗәпләнү, соклану, мәхәббәт – барысы бер дәрья-таш­кын булып ага, гәрчә сүз аз булса да. Моңлы, хисле, олы җанлы ша­гыйрьгә күп сүз кирәк түгел шул.
Кешенең иҗаты аклауга һәм яклауга мохтаҗ түгел. Иҗат үзе кешене яклый һәм аклый. Нинди генә заманалар килеп, нинди генә катаклизмнар булмасын, тарих­ның өске катламында кайнаган вакыйгалар кешенең үзәгенә тамыр җәйгән метафизик тирәнлектәге иҗатка омтылышны какшата да, болгата да алмый.

Язучылар берлеген җитәк­ләү­че Рафис Корбан, хәрәкәтчән, хез­мәтчән, оештыра белүче, өстәвенә шәп шагыйрь дә буларак, гел күз алдында, игътибар үзәгендә һәм инде, әлбәттә, аның кимчелекләрен күрергә тырышучы хөсетләр дә җитәрлек.

Шунысы кызык: тәнкыйтьләү­челәрдән: “Рафисны нәрсәдә га­еп­лисең?” – дип сорагач, җавап­сыз калалар. Чөнки бәйләнерлек җит­ди сәбәп юк. Бердәнбер сә­бәп – аны өнәмәүчеләрнең хөсет­лек­ләре һәм яшәү авырлыгын дөнья болгавырлыгыннан да, “өстәге­ләр”­дән дә түгел, ә якындарак, буй җитәрлек җитәкчедән күрергә теләү. Алай җиңелрәк бит. Түрә­ләргә синең буең да җитми, та­вышың да ишетелми. Ә монда Рафис янына кереп була, аны күреп, аның белән сөй­ләшергә, сүзгә килергә, аннары чыгып аны яманларга мөмкин.
Рафис Корбанның эше күз алдында күренеп, шаулап тора: төрле әдәби кичәләр оештыру, китаплар нәшер итү, язучыларны укучылар белән очраштыру, каләм ияләренең матди хәлләрен кайгырту, тагын – юбилейлар, олы яшьтәге каләмдәшләр белән даими рәвештә элемтәдә тору. Азмыни?! Мин, мәсәлән, мондый эш­чәнлеккә шаккатам һәм сокланам.

Көнләшү, хөсетлек табигый рәвештә күп кешегә хас, шулай да бу яман сыйфат булып санала, алай гына да түгел, көнче кеше бәхетсез була. Хөсетлек – кешене бәхетсез итә торган хис, аннан котыла ал­мау­чы кеше – чынлап та бик бәхетсез кеше, чөнки ул җан тынычлыгын җуя. Көнчелек барлык нәфрәт­ләрдән дә көчлерәк.

Кешенең эчке дөньясы, тәнне кием каплаган шикелле, ялган белән капланган. Камил кеше юк. Һәм һәрбер коллектив шәхеснең яраклашуын, башкалар белән ур­так тамырга килүен таләп итә.
Кешеләрнең үзара аралашуы рухи яктан бер-берсен җылыту максаты белән барлыкка килә. Тән җылысын саклар өчен кешеләр бер-берсенә елышкан кебек.

Шулай булгач, Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан эшеннән кимчелекләр эзлисе урынга, аңа ярдәм итү ягын карау фәтвалырак булмас микән?..

Талантлы шагыйрь, оста оештыручы, Язучылар берлегенең бүгенге җитәкчесе – Рафис Корбан – инде зур тәҗрибә туплаган, дөнья күргән һәм кемнең дош­ман, кемнең тарафдар икәнен аңлый торган шәхес. Ул инде гайбәт­че­ләрне, тырнак астыннан кер эзләп, гаеп тагарга маташучыларны, мәкерлеләрне күп күргән һәм кырын балкышларга, арзан алкышларга да мохтаҗ түгел. Үз принцип­ларыннан тайпылмыйча, фикерен турыдан бәреп әйтүче, язу­чы­лар­ның гына түгел, бөтен мил­ләтнең бүген­гесе, киләчәге өчен җанын фида кылырга әзер торган бу чын татар кешесенә сәламәтлек, озын иҗади гомер телим. Язучылар берлеге рәисе вазыйфасында аңа тагын да зуррак уңышларга ире­шергә насыйп булсын!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 52, 15.04.2016/)

http://www.vatantat.ru/index.php?pg=834

Read 2098 times Last modified on Шимбә, 16 Апрель 2016 10:03
Союз писателей РТ