Чәршәмбе, 04 Май 2016 13:34

“...Рус җирендә без әсәрле, эзле без...”

Rate this item
(0 votes)

Г.Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп, 26 апрельдә бөек шагыйребезнең Мәскәүдәге һәйкәленә чәчәк кую өчен башкаланың җәмәгатьчелеге, сәнгать эшлеклеләре, әдәбиятыбызны, сәнгатебезне, телебезнесөюче, тарихыбызны хөрмәт итүче милләттәшләребез җыелды. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Азат Әхтәриев, Мәскәүдә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе вазифаларын башкаручы Фәрит Фарисов, Татарстанның халык язучысы Равил Фәйзуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, шулай ук Татарстаннан килгән Социалистик Хезмәт Геройлары Любовь Смирнова һәм Николай Фролов тантанага җыелган халыкны сәламләде.

Равил Фәйзуллин: “Замандашларыбыз Тукайны белергә, аның мирасын хөрмәт итәргә һәм иҗаты белән башка милләтләрне дә таныштырырга тиеш”, – диде. – Биш ел элек Мәскәүдә бөек шагыйребезгә һәйкәл куелу – Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребезнең һәм  татар халкының зур җиңүе ул”.

Рәмис Аймәт: “Тукай Мәскәүдә булмаган. Шулай да, 1912 елда Уфадан Петербургка барганда, юлы Мәскәү аша уза. Мәскәүнең тисмер юл вокзалы, мөгаен, Тукай эзләрен бүген дә саклый торгандыр...”

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиле исеменнән һәйкәлгә чәчәкләр куелды.

Тантанада, билгеле инде, Габдулла Тукай шигырьләренә язылган җырлар да яңгырады.

Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган тантана чаралары Мәскәүдәге татар милли үзәгендә дәвам итте.

Анда Мариин исемендәге театр солисты Тимур Абдикеев, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева, Камал театры артистлары – Татарстанның һәм Россия Федерациясенең халык  артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Алсу Гайнуллина, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең халык  артисты Илдар Хәйруллин,  Россиянең атказанган артисты Борис Львович, Татарстанның атказанган артисты Наилә Сәгыйрова, “Ильдан” татар бию ансамбле, «Kazan World» төркеме чыгыш ясады.

Read 2206 times Last modified on Чәршәмбе, 04 Май 2016 13:39
Союз писателей РТ