Чәршәмбе, 04 Май 2016 13:43

Тукайга чәчәкләр!

Rate this item
(0 votes)

26 нчы апрель көнне барлык татар дөньясы зурлап Габдулла Тукайның 130 еллыгын билгеләп үтте. Чаллыда да Габдулла Тукай һәйкәле янына мәктәп укучылары, студентлар, әдәбият-мәдәният әһелләре, журналистлар – гомумән, Тукай иҗатына битараф булмаган әдәбият сөючеләр җыелган иде.

Биредә бәйрәм чаралары иртәннән үк башланды. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары чыгыш ясады. Нәни нәфис сүз осталары Тукайның шигырьләрен укыдылар, әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
«Туган тел» җырын бөтен халык бергәләп башкарды.

Тантанада Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, язучы, шагыйрь, «Көмеш кыңгырау» газетасы редакторы Факил Сафин чыгыш ясады. Ул җыелган халыкны Тукайның олы юбилее – бу матур әдәби бәйрәм белән тәбрикләде. Шагыйрьләр – Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова, Айрат Суфиянов һәм башка бик күпләр (Чаллы әдипләргә чыннан да бай) Тукай һәйкәле янында шагыйрь рухына багышланган шигырьләрен укыдылар, Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Кичәнең тантаналы өлешендә Чаллы шәһәре Үзәк район Башкарма комитеты җитәкчесе Искәндәр Галимов әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә уздырылып килә торган традицион шәһәркүләм бәйгенең нәтиҗәләрен игълан итте. «Сәнгать» номинациясендә Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Анатолий Пашин, «Әдәбият» номинациясендә шагыйрь, Татарстан  Язучылар берлеге әгъзасы, «Аргамак. Татарстан» әдәби журналы баш мөхәррире Николай Алешков җиңүче дип табылдылар.

 

Read 2283 times Last modified on Чәршәмбе, 04 Май 2016 13:49
Союз писателей РТ