Чәршәмбе, 04 Май 2016 13:49

Тукай районында әдәби бәйрәм

Rate this item
(0 votes)

Менә инде дүрт дистә ел бөек шагыйребез исемен горур йөрткән Тукай районы Түбән Суыксу авылы мәдәният йортында Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби -музыкаль кичә узды. Әлеге, чын мәгънәсендә, шигърият, әдәбият бәйрәменә авыл халкы, район мәктәпләре укучылары, китапханәчеләр һәм, билгеле инде, язучылар, шагыйрьләр килгән иде.

Мәдәният йортының фойесында һәр кунакны Шүрәле, Кәҗә белән Сарык һәм Тукайның башка әсәрләре каһарманнары каршы алды. Шулай ук биредә бөек шагыйрьнең иҗатына багышланган рәсемнәр эленгән, кул эшләнмәләреннән күргәзмәләр оештырылган иде. Иске Абдул авылының «Асылъяр» фольклор коллективы исә Габдулла Тукайның гомер мизгелләрен сәхнәләштерде. «Асрамага бала бирәм, кем ала?» дигән җан өшеткеч сүзләр яңгыраганда кемнең генә йөрәге сыкрамагандыр... 

Бәйрәмнең төп өлешен Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле әдип Факил Сафин ачып җибәрде. Шулай ук бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Васил Хаҗиев та тәбрикләде.

Аннан соң сүз балалар язучысы, Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе Рәшит Бәшәргә, шагыйрәләр Сирень Якупова һәм Әлфия Ситдыйковага бирелде. Алар тирән эчтәлекле шигырьләрен сөйләп сокландырдылар.

Әлеге әдәби кичәгә кунак булып Тукайның якташлары – арчалылар да килгән иде. Арча район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Лилия Фазыйлова, район мәдәният йорты директоры Айрат Нурьязанов җитәкчелегендәге җырчылар, нәфис сүз осталары һәм Кырлай авылына иң якын булган авыл мәктәпләрендә белем алучы укучыларның ихлас чыгышы да ямь өстенә ямь булды.

Билгеле инде, кичә барышында бөек шагыйребезнең күңелләрдә туган якка, туган телгә, хезмәткә, табигатькә мәхәббәт уятучы дистәдән артык шигыре яңгырады, аның сүзләренә җырлар башкарылды. Әдәби тантана азагында бер тыннан «Туган тел»не җырлаганда залдагыларның йөрәге татар милләтенең якты киләчәгенә ышаныч, газиз татар телебезнең мәңге яшәячәгенә өмет белән типте.

 

К. Галимова.

Read 2503 times Last modified on Чәршәмбе, 04 Май 2016 14:05
Союз писателей РТ