Пәнҗешәмбе, 05 Май 2016 17:12

Ренат Хариска - 75 яшь

Rate this item
(0 votes)

Киләчәге бар милләт без,

 Шәхесләргә бай милләт без...

Ренат Харис республикакүләм укулары Академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең “Сәнгатьне күрү” музеенда экскурсия белән башланып китте. Аның җитәкчесе – Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрә Гөлнур Айзетуллова музейда әдәби очрашу оештырды. Укуларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Р.Корбан, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары, Татарстанның халык шагыйрьләре Р.Харис, Г.Рәхим, Р.Гаташ, Р.Фәйзуллин, тәнкыйтьче, галим Ф.Галимуллин, Р.Харисның тормыш иптәше Лилия ханым, шагыйрь Фатих Кәримнең кызы Л.Кәримова катнашты. Үз исемендәге “Сәнгатьне күрү” музеена юбиляр Р.Харис җиде томлык әсәрләр җыентыгын, Г.Державинның иҗатын татарчага тәрҗемә иткән китабын, шәхси бүләкләрен тапшырды. Шагыйрь Г.Рәхим студент елларыннан ук сакланган биш дусның истәлек фотосын, Р.Гаташ өч томлыгын музейга бүләк итте. Музей эшчәнлеген язучылар югары бәяләде.

Тантананың икенче өлеше Буа дәүләт драма театрында дәвам итте. Район хакимияте башлыгы А.К.Айзетуллов юбилярга котлау сүзләре җиткереп, кыйммәтле бүләк тапшырды.

Әлеге чарада шагыйрьнең юбилее уңаеннан уздырылган Р.Харис исемендәге республикакүләм укуларында җиңү яулаган укучыларның кул эшләреннән зур күргәзмә оештырылды, алар бәйрәм тантанасында чыгыш ясадылар һәм Татарстан Язучылар берлегенең мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Р.Корбан Р.Хариска патриот-шагыйрь М.Җәлил кызы Чулпан Җәлилованың рәхмәт хаты һәм күкрәк билгесен тапшырды - бәйрәмнең иң күңелле мизгеле шул булгандыр, мөгаен. Тантанага шагыйрь Ф.Кәримнең кызы Ләйлә Фатыйх кызы да кайткан иде. Ул Буа шәһәре үзәк китапханәсенә әтисенең яңа китаплары тупланмасын бүләк итте. Галим, тәнкыйтьче Фоат Галимуллин Ф.Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасыннан өзек укыды, Р.Харис, Р.Гаташ, Р.Фәйзуллин, Г.Рәхим үзләренең шигырьләрен яңгыратты. Сәхнәгә әлеге укуларны оештыручылар – академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары – Гөлнур Айзетуллова, Минзилә Фәтхуллова, Алсу Хөснетдинова, Фәридә Абдуллина, Сиринә Шәрәфетдинова һ.б. күтәрелде. Алар Р.Харисның 75 еллыгына багышланган тантананы оештыруда зур әзерлек күрсәткәннәре өчен, Татарстан Язучылар берлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Р. Харис үз исемендәге премиянең 2016 нчы елгы лауреатларын атап, бүләкләрен тапшырды. Кичә ахырында әдипләр һәм тамашачылар бергәләп “Туган тел” җырын башкарды.

 

Read 3271 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 05 Май 2016 17:31
Союз писателей РТ