Сишәмбе, 10 Май 2016 10:42

Әдәби алмаш – бөек үткәнебезгә лаеклы булсын!

Written by 
Rate this item
(0 votes)

Язучылар берлегенә әгъзалар тәкъдим итү коллегиясенең эш нигезләмәсе соңгы корылтайдан соң, яңартылып, тулылан­дырылып кабул ителде. Нигездә аена бер тапкыр уздырыла торган коллегия үзенең әгъзалары белән горурлана ала. Тугыз кешедән торган коллегиядә Тәлгат Галиуллин, Мөдәррис Вәлиев, Равил Рахмани, Әлфәт Закирҗанов, Рифә Рахман кебек фәндә дә, поэзия белән прозада да, үз сүзләрен әйткән галимнәрдән тыш, Тукай бүләге лауреатлары, Татарстанның халык шагыйрьләре, күренекле сүз осталары Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, рус телле дәгъвачыларның әсәрләренә анык бәя бирерлек прозаик, «Казан» альманахының баш мөхәррире Әхәт Мушинский һәм коллегиянең иң тәртипле әгъзасы, сәркәтибе, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимовалар, һәр гариза бирүченең әсәрләрен җиз иләк аша үткәреп, төгәл бәяләрен бирәләр. Бу иләктән бер йомшак китап та, табигый таланты булмаган бер әрсез үҗәт тә үтә алмый, дип уйлыйм.

Төп бизмән берәмлеге сыйфатлы һәм матбугатта бәясен алган җыентык булган җирдә әшнәлеккә, субъективлыкка урын калмый. Дусларча, тату мөнәсәбәт кандидатның кимчелекләрен күрмәү исәбенә тумый. Коллегия эшендә үтеп киткән дүрт елның төп үзенчәлеге – талантлы, бигрәк тә яшьләр арасында, алмаш эзләү иде дисәм дә, зур хата булмастыр. Үтеп киткән дүрт елда коллегия әгъзалары «Казан утлары»нда, «Идел» белән «Безнең мирас»та, «Мәйдан»да яисә «Мәдәни җомга»да күңелне тетрәткән хикәя, пьеса, шигырьләр гөләндәме күрсәк, асыл кош яисә алтын балык тоткандай, шатланышып, авторга тизрәк китап нәшриятына мәҗмугасын тәкъдим итәргә киңәш бирәбез, хәлдән килгәнчә, яр­дәм итәргә дә тырышабыз. Ә инде пенсиягә чыгып, эче пошканнан, күңеле тулганнан яза башлап, үз исәбенә яисә дус-иш акчасына чыгарган китап авторы берлеккә керү дәгъвасы белән килсә, каршы килеп, сафларны чүп-чар белән тутырмыйк дип, әүвәл Рифә Рахман чәчрәп чыга, аның хисси дулавын фәнни тарафтан Равил Рахмани, методик яктан Әлфәт Закирҗанов туп­сага утырталар. Сугыштан соңгы еллардагы кебек, язучыларга кытлык сизелгәндә районнарга чыгып, берлеккә күпләп кабул итүгә, сан артыннан кууга чик куелды кебек. Әдәбиятыбыз үсешенә өлеш керткән, үз саллы сүзен әйткән өлкәннәргә дә юлны япмастан, күбрәк талантлы яшьләргә, алмашка өстенлек бирәбез. Мисал өчен 2014 елда безнең тәкъдим белән берлеккә кергән 16 әгъза арасында күбесе яшьләр. Аерым алганда, Булат Ибраһимовның «Балык теле» җыентыгы үзенең сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәсе, тирән символикасы, лирик жанрлар сис­темасы байлыгы белән татар шигърияте дәрәҗәсендә тора. Эль­вира Һадиеваның Мәскәүдә басылып чыккан җыентыгы турында да шуны ук әйтеп булыр иде. Фидаил Мәҗитов, Фәрит Имамов, Галия Гайнетдинова, Рәфкать Шаһиевләрнең иҗади үсешләренә зур өмет баглыйбыз. Күптәннән әзерләп килеп, соңгы утырышыбызда тәнкыйтьче Ләйлә Минһаҗеваны тәкъдим иттек.

Рус һәм рус телле каләм ияләре коллегияне дә, идарәне дә күңел тарлыгында гаепли алмаслар, дип уйлыйм. Хисап тоткан чорда гына да, Зинаида Захарова, Екатерина Аничкина, Александар Аввакумов, Альбина Нурисламова һ. б. иптәшләр Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары булдылар. Русия Язучылар оешмасында торганнарны (яшермәсәләр) тикшермибез.

Коллегия турындагы нигезләмәдә әйтелгәнчә, без берлеккә әгъза булуга тәкъдим ителгән иптәшләрнең татар әдәбияты тарихын, классикларны белүләренә игътибар итәбез, кабул ителгән тәкъдирдә, иҗади активлыкларын арттыру, оешманың эшендә, чараларда актив катнашу зарурияте турында исләренә төшереп, кат-кат тукыйбыз.

Татарстанның Язучылар берлеге оешкан көннән башлап, талантлы каләм осталарын эзләп табуга, тәрбияләүгә зур әһәмият бирүнең үз сәбәбе бар. Җөмһүриятебездә татарларның биштән бер өлеше генә яшәве, чит өлкәләрдән язу-сызуга маһир кешеләрне вакытында күреп алып, үсешләренә ярдәм итү түземлелекне вә эзлеклелекне сорый.

Заманында Ш. Камал, Һ. Такташ, М. Җәлил, Н. Арсланов, И. Сәлахов, Г. Кутуй, Г. Әпсәләмов һ. б. чит өлкәләрдән килеп, татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керттеләр. Тугандаш Башкортостан бу өлкәдә элек сан вә сыйфат ягыннан Татарстан белән ярыша алырлык иде. Аларны атап китү генә дә шактый вакытны алачак. Икенче сәбәбе, зур ил эчендә яшәгән вак милләтләр тормышында, язмышында Язучылар берлегенең миссиясе аеруча зур: ул халыкның таянычы, өмете, киләчәге турында уйлаучысы, аның яклаучысы. Бу олы вәкаләтләрне үтәү өчен, «Идел» журналын ачкандагы шикелле, кыю, әзерлекле яшьләрнең килеп торуы зарур. Әлбәттә, кул кушырып көтеп торсак, ярык тагараклар янында, Хәсән Туфан әйтмешли, «рифмачлар» белән калуыбыз бар. Шуңа күрә, каләм тибрәтүгә маһир кешеләрне эзләп таба белергә һәм үсешләренә ярдәм итүдә уйланылган система булырга тиеш. Бу бурычны Казан, Чаллы, Алабуга, Әлмәт югары уку йортларында теркәлгән иҗат түгәрәкләре, аерым алганда, Казан дәүләт (хәзер федераль) университетында дистә еллар дәвамында эшләп килгән, Зәет Мәҗитов, Мөхәммәт Мәһдиевләр, хәзер күңелен биреп, вакытын кызганмыйча җитәкләгән Халисә Ширмән һәм башка фидакарьләр үз өлешләрен керткән «Әллүки», Казан педагогия институтында (хәзер филология һәм мәдәниятара багланышлар институты) «Илһам» түгәрәкләреннән үсеп чыккан сүз осталары Язучылар берлегенең төп, берәгәйле өлешен тәшкил итәләр дисәк тә, зур хата булмастыр.

Казан дәүләт университетында әдәби иҗат түгәрәге 1944 елдан, ягъни татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачылган көннән эшләп килә. Аңа исемне үткән гасырның 50 нче еллары ахырында, киләчәктә татар шигъриятенең горурлыклары булып үсәчәк Мөдәррис Әгъләм белән Зөлфәтләр тәкъдим иткәннәр, диләр. «Әллүки» бик күп татар әдипләренә канат куйды. 2007 елда махсус җыентык чыгарды, бик күп әдәби бәйгеләрдә, «Шигъри Сабантуй»ларда җиңеп чыкты. 2015 елда аның Муса Җәлил исемендәге премиягә тәкъдим ителүе дә очраклы түгел иде. Киләсе елларда ул бу бүләкне алыр дип ышанасы килә. 2015 елның апрель аенда 5–11 сыйныф балалары арасында уздырылган иҗади бәйге, каләм ияләрен җыеп, «Пирамида» залында ясалган нәтиҗәләр, шигырь, проза, драма әсәрләре язуга маһир балаларның күплеге (шул уңай белән чыгарылган саллы җыентык моңа мисал), киләчәктә дә кабул итү коллегиясе эшсез калмас, без хәрәкәт итсәк, Язучылар берлеге дә, иркенрәк сулап яшәр, дигән фикер вә ышаныч уятты.

Әлбәттә, кабул итү коллегиясе эшендә җитешсезлекләр дә, безне борчыган мәсьәләләр дә җитәрлек.

Берсе – остаханәләр белән элемтә. Бергә, кулга-кул тотынып эшләүнең җитешеп бетмәве. Минем фикеремчә, остаханә җитәкчеләре үзләре тикшереп уздырган кешеләрнең эшләрен карагач, коллегия утырышында, вакыт-вакыт булса да катнашсалар, кайбер каршылыклар җиңелрәк хәл ителер иде. Ниһаять, коллегия тәкъдим иткән берише кандидатураларның идарәдән уздырылмавы безнең эшебезгә  ышаныч җитмәү кебегрәк кабул ителә.

Икенчесе – без шатланып, зур өметләр баглап берлеккә кабул иткән каләм әһелләренең беришесе, язучылык билетын алгач, тынычланып калалар яисә бөтенләй язудан туктыйлар, активлык күрсәтмиләр. «Әдипләребез» дигән китапны алып карасагыз, анда язучы саналган шактый иптәшләрнең тынып калуын, сүлпәнләнүен, иҗади үсмәүләрен күрерсез. Шуңа күрә, яшьләр кирәк, дип авыз суын корытып, коридорда сөйләнеп йөрү бер хәл, ә инде, шуларны исәпкә алып, берлеккә кабул иткәндә, таләпчәнлекне киметмәү икенче мәл.

Коллегия һәм Язучылар берлегенә кабул ителде турындагы нигезләмәләрне карап чыгып, соңгы ун-унбиш ел эчендә иҗаттан һәм оешма эшеннән читләшкән кешеләрне Язучылар берлегеннән, идарә карары белән, чыгарырга дигән тәкъдимне язып куярга кирәктер. Бер-ике әгъзага карата булса да, шул «санкцияне» куллансак, башкалар уйланыр иде дип уйлыйм.

 Тәлгат Галиуллин,

әдәбият галиме, тәнкыйтьче, язучы

 

Read 2489 times Last modified on Сишәмбе, 10 Май 2016 11:35
Союз писателей РТ