Сишәмбе, 10 Май 2016 10:54

Ике съезд арасында әдәби тәнкыйть

Written by 
Rate this item
(0 votes)

Нәкъ менә соңгы ике съезд арасында Рәсәй сәясәтендә башланган кардиналь үзгәрешләр сүз ирегенең шактый нык кысрыклануына, милли алгарышның әкренәюенә, тора-бара милләтнең Үзгәртеп кору еллары нәтиҗәсендә яулаганнарын берәм-берәм югалтуына китерде. Бу милли мәгарифкә, вакытлы матбугатка, әдәбиятка шактый саллы, селтәнүле сукты. Үз эчендә берничә тармакны берләштергән сүз сәнгатебез югалып калгандай булды, бигрәк тә тәнкыйтьнең аяк астындагы җир ычкынды. Әлегә көчкә-көчкә сулыш алса да, күп төрле исемнәр астында дөнья күреп килгән вакытлы матбугат битләрендә нәфис текстларга урын кимегән, ә инде аларны бәяләгән материалларга бөтенләй аз бирелгән шартларда каләм ияләренең язганнарын китап сый­фатында басылганчы апробацияләү мөмкинлекләре чикләнде. Икенче яктан, телебезнең сафлыгы шактый югалганлыктан, тулы канлы татар сөйләмен файдаланып язган әсәрләрне сүзлексез һәрбер юлын аңларлык аудитория тарайганлыктан, бигрәк тә зәвыклы укучылар саны азайганлыктан, тиешле сәнгати югарылыкта иҗат итүчеләр кимегәнлектән, вакытлы матбугат та авыр хәлдә калды. Газета-журналлар битләрендә йә уртакул әдәбиятка урын бирергә һәм тискәре күренешләрнең тагын да көчәюенә китерергә, йә, алардан баш тартып, публицистик язмаларны бастыру белән канәгатьләнергә тиеш булды.

Ни кызганыч, аның бер үк шарт-хәлләргә куелган һәм сыйфат ноктасыннан шактый артка чигенгән публицистикасы да заман таләпләренә, милләт мәнфәгатьләренә хезмәт итүгә җавап бирми башлады. Бирсә, публицистикада да аналитик ояның бер формасы саналган тәнкыйтьне журналистларыбыз читләп узар идемени? Бүгенге редакцияләрдә бары тик публицист сыйфатында гына хезмәт иткән журналистлар арасында нәфис текстларны объектив бәяләрлек, аларга фәнни анализ бирерлек кем дә булса, гомумән, күренми.

Әдәби тәнкыйть тиешле таләпләр куйганда да, заман язучыларына аларны тулысынча үтәү шактый кыен булыр иде, чөнки нәфис әдәбият теле яисә талантлы, белемле язучы сөйләме белән гади халыкның аралашу теле арасында зур аерма барлыкка килде. Кайбер сала мәктәпләренең күп фәннәрне русча укытуга күчүе, саф татарча белем бирү йортларының ябыла баруы, кечкенә авыл балаларының район үзәкләренә йөреп укуы, буыннар арасында коммуникация йомшау, матур әдәбиятка дәүләт институтларының тиешле игътибар бирмәве, халыкта эстрада сәнгатенә мөккибәнлекнең алгы планга чыгуы, кешеләрнең интернет хастасына әверелә баруы аркасында, китап, бигрәк тә татарча әдәбият укучылар кимеде, укыганнары да аңлауда кыенлык кичерә башлады.

Күпсанлы милләттәшләребез сөйләмендә актив катламның тараюын, шактый үзгәрешләр кичерүен күздә тотып, каләм ияләре, бигрәк тә шагыйрьләр сүзлек составыбызда зур урын алып торган, аерым очракларда инде татарча вариантлары да онытылган, бигрәк тә поэзиябезгә үзенчәлекле яңгыраш бирергә сәләтле гарәп-фарсы алынмаларын, борынгы төрки сүзләрне, диалекталь лексемаларны шактый чикләргә мәҗбүр. Мәктәп укытучылары исә, моннан егерме ел элек кенә ачык аңлаешлы булган ХХ гасыр башы әдәбиятын гына түгел, Торгынлык чоры прозасының төп көчләреннән булган Ә. Еники, М. Мәһдиев, А. Гыйләҗев кебек зур прозаикларыбыз каләменнән төшкән текстларны да инде авыл баласына да сүзлекчә төзетеп укыта. Димәк, тәнкыйть әдәби текстларга тел ноктасыннан якын килү принциплары турында да уйланырга тиеш, ә без бу хакта сүз алып бармыйбыз диерлек.

Әдәбият ниндидер планда артка чигенгәндә дә, вакытлы матбугат заман таләпләренә җавап бирмәгәндә дә, иң беренче чиратта, тәнкыйтьчеләребез борчылырга тиеш кебек иде. Кайда соң алар һәм кемнәр, дигән бик хаклы сорау туа. Мин бүгенге көндә кайчандыр Ф. Миңнуллин, Ф. Зөлкарнәй, Мансур Вәлиев, Р. Мөхәммәдиев кебек, әтрафлы мәкаләләре белән, нигездә, шушы өлкәгә хезмәт иткән бер генә зур тәнкыйтьчене дә атый алмыйм. Кайберәүләрне югалттык, исәннәре башка жанрларга күчте, йә тәнкыйтькә хезмәт итүдән туктады. Димәк, бу вазифаны шома каләмле һәм үткер күзле прозаикларыбыз һәм шагыйрьләребез үз өсләренә алырга тиеш. Айдар Хәлим, Сәгыйдулла Хафизов, Рабит Батулла, Вахит Имамов һ. б. кебек, төрле өлкәләрдә үзләрен күрсәтерлек каләмдәшләребез, аллага шөкер, әлегә арабызда бар, алар тәнкыйтькә үзләреннән шактый өлеш кертә дә. Шул ук вакытта кыска иҗат гомерендә бер үк затлар бар нәрсәгә ничек җитешсен? Һәм милли алгарышны да, мәгариф хәлен дә һәм халкыбыз, әдәбиятыбыз язмышына бәйле төрле мәсьәләләрне дә нигә әле бер төркем язучы гына тартып барырга тиеш, калганнарыбыз нигә йоклый, дигән җавап-сорау да туа.

Әдипнең иҗтимагый позициясе нәфис текстларында гына түгел, публицистикасында да, әдәби тәнкыйтендә дә чагылыш таба. Безгә моның шулай икәнлеген бөек Тукаебыз, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов һәм башка зур талантларыбызның мирасы ачык раслап тора; Илдар Юзеев, Равил Фәйзуллин, Әмирхан Еники, Фәнзаман Баттал, Зәки Зәйнуллин кебек асыл затларыбызның моңа кадәр ел йомгакларында, мәртәбәле корылтайларыбызда ясаган чыгышлары, вакытлы матбугатта басылган мәкаләләре дә сөйли. Шуңа мөнәсәбәттә, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Ринат Мөхәммәдиев, Фәүзия Бәйрәмова, Роберт Миңнуллин, Ф. Галимуллин һәм башкаларның нәтиҗәле парламент эшчәнлеге дә уйга сала. Бу очракта тагын, кызганыч ки, дип әйтергә кала, андыйлар саны көннән-көн кими, ил сәясәтен анализларлык, халкыбыз мәнфәгатьләрен курыкмыйча якларлык ир-егетләребез депутатлар корпусына үтә алмый.

Милли барышыбыздагы, әдәбият-сәнгать дөньясындагы чиге­нешләрне хаклы рәвештә, беренче чиратта, Рәсәйдә генә түгел, Рәсәйнең һәр боерыгын үтәп яшәгән Татарстаныбызда да эчке һәм тышкы сәясәттәге үзгәрешләр белән бәйлим. Президентның өченче идарә итү срогы, ни гаҗәп, татар язучыларының корылтай чикләре белән кисешә. Димәк, үзара чагыштырырлык күренешләр. Бу уңайдан, Стратегия-2020» фонды башлыгы Михаил Ремизовның Путинның өченче сайлануда ил белән җиткәкчелек итүенә шәрехләрен, мәгънәсен әз генә дә үзгәртмәс өчен, язылган телендә искә төшереп узасым килә:

«Путин третьего срока отличается, пожалуй, определенной усталостью, которая иногда проявляется в его поведении. Возможно, большим скепсисом по поводу партнеров внутренних и международно-политических, возросшим недоверием, скажем так, к своему окружению.»

Мин бу фикерне, күпмедер үзгәртеп, тәнкыйтькә һәм тән­кыйтьчеләргә карата да кулланыр идем. Чыннан да, узган гасыр башыннан алып торгынлык елларының ахырынача үз парын булдыра алганча чыгарган әдәби тәнкыйть, Үзгәртеп кору елларының тәүге этабын чагыштырмача лаеклырак узганнан соң, тәмам арыды, ял итәргә тукталды сыман. Әдәбиятны анализлау, бәяләү белән шөгыльләнүчеләр аның авторларга кирәкме-юкмы икәнлегенә шик белән карый башлады, чөнки әйткәннәреннән нәтиҗә ясалмый, ә инде катырак та тәнкыйтьләнгән кеше теге яки бу әсәр авторының гына түгел, аның тирәсендә тупланган төркемнең дә кан дошманына әверелә.

Шулай итеп, нинди сүз әйтергә алынса да, тәнкыйтьчене – әдәби мохит, язучы үзе, аның дуслары, әсәрен бастырган нәш­рият, анда хезмәт итүчеләр, әлеге коллектив әгъзаларының туган-тумачалары, моменттан файдаланып, шул туган-тумачалар белән булса да дуслашып калырга омтылучылар ни әйтер, дигән курку ала. Әгәр дә инде сыйфатсыз әдәби продукция югары җитәкчелек яклавы, ярдәме, тәкъдиме белән дөнья күрә икән, бүгенге язучы намусын сатырга да тартынмый, милләткә зыян салучы әсәрләрне дә яклау ягына баса. Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» тирәсендә барган шау-шу бу төр нәтиҗәләрне ачык ясата.

Гүзәл ханымның китабына бәйле бәхәсләр куерганда, бездә тәнкыйть бар икән, дип әйтүчеләр дә табылды. Бар, үлеп бетмәгән. Исән кеше турында, үлем хастасы булса да, юк дип әйтә алмаганыбыз шикелле, үлем чире белән авырып киткән тәнкыйть турында да вафат дип әйтергә әлегә тел бармый. Житмәсә, кайвакыт, аерым каләм ияләре көче белән, башын да калкытырга маташса.

Гүзәл Яхина романы бер нәрсәне ачык күрсәтте: бүгенге шартларда тәнкыйть җанлансын өчен, теге яки бу әсәрнең милләткә соң дәрәҗәдә зыянлы булуы кирәк, бу җанлану хастаны шок терапиясе белән терелтү рәвешендә булачак. Әлеге китап авторыннан көнләшерлек: хәзерге заманда асылда сценарийга тартым мондый уртакул романның гына түгел, ифрат камил әсәр­ләрнең дә берничә галим һәм каләмдәшләре, ике милләт халык тәнкыйтьчеләре тарафыннан бу кадәр тәфсилле анализланганы юк иде.

Татар әдәбиятына да, урыслашкан татарлар әдәбиятына да башкаларның шушы дәрәҗәдәге игътибары берәр вакыт күзәтелдеме икән? Әйтерсең, рус тәнкыйтьчеләрен безнең әдәби барыш һәм аерым язучыларыбызның, китапларының гына язмышы борчый. Алай дисәм дә, кайчандыр Диас Вәлиевне татар язучыларына каршы куюда, берлектәгеләребез арасына аңлашылмаучылык кертүдә урыс тәнкыйте шактый зур эш башкарган иде.

Үзгәртеп кору еллары башында әдәбиятта радикаль үзгә­решләргә юл ачылган иде, тәнкыйди сүзгә урын бирергә курыкмаган вакытлы матбугат мәйданы да ул чакта бик киңәеп китте. Тыелган әсәрләр кайту, моңарчы язарга курыкканны чагылдырган яңалары иҗат ителү халыкны әдәбиятка да, хәтта аны чагылдырган фәнни язмаларга да тартты, әдәбият гыйлеме өлкәсенә бик күп яшьләр килде. Әдәбиятка җәмгыятьтәге кызыксыну никадәр тиз үссә, шулкадәр тиз сүрелде дә сыман.

Бигрәк тә ике гасыр чигендә заман әдәби-тәнкыйди фике­ренең кыйммәтләре анык билгеләнгән иде. Тәнкыйтькә иҗти­магый-әдәби тирәлекнең генә түгел, гади укучыларның да игътибары зур булды, бигрәк тә милләтче язучыларга бәйле хәл-әхвәлләрне, аларның азатлык көрәшенә керткән өлешләрен һәм әдәби уңышларын яктырткан язмалар халыкны һәрвакыт уятып җибәргәндәй итте. Бу чордагы урыс тәнкыйтеннән аермалы буларак, татарныкы һаман да идеологик көрәш коралы сыйфатында каралды, әмма ул инде җитәкче катламнарның көрәш коралы булудан туктады, аны иҗтимагый-әдәби барышны янәшә куеп карый, бәйли алган һәм милли аңы югары галим-голәмә, әдипләр үз кулына алды. Әлбәттә, ул бүген дә милли умырткасын югалтмады. Шул ук вакытта, Гүзәл Яхина әсәренә бәйле рәвештә, әдәби бәхәсләр куергач, тәнкыйть яңадан элекке ызаннарына да кайтырга, азатлык көрәшен алга куйган милләтебезгә карата консерватив та, бу очракта – дәүләти һәм иҗтимагый тәртипләрне каты яклаучы да булырга мөмкин икән, дигән куркыныч уй чымырдатып ала башлады.

Туксанынчы елларда нәкъ менә әдәбиятның яңача эчтәлеге, кыюлыгы әдәби тәнкыйтьнең игътибарын җәлеп итте, актуаль яңгырашлы әсәрләр нигезендә, публицистикабыз яңарды, әхлакый-психологик темаларны тарихи-милли, иҗтимагый-сәяси юнәлештәге әдәбият-сәнгать белән дә бәйләнештә ача башлады. Әдәби тәнкыйтьтә, үткәндәге мирасны чагылдырган гыйльми язмаларда яңа әдәби-иҗтимагый вазгыятьнең бөтен сыйфатлары чагылыш тапты: әсәрләрнең идея эчтәлегенә, фәлсәфи ягына һәм бигрәк тә язучының гомумкүзаллауларына аеруча игътибар бирелде, әдәбиятны яңа заманга хезмәт итәрлек биеклекләргә әйдәделәр. Дөрес, бу чорда тәнкыйтьтә тәфсилле анализ, теге яки бу әсәргә хас җитешсезлекләрне табып күрсәтү инде икенче планга кала башлаган иде, һәм ул акрынлап бөтенләй юкка чыгуга юл тотты.

1985 елдан соң татар язучылары ике тапкыр исәрләнгәндәй булды. Беренчесендә, үзләре үк яулап алган иректән ничек файдаланырга белми тордылар, инде аңышып, ныклап эшкә тотынганнар гына иде, ил сәясәте яңадан үзгәрү, асылда чын ирекнең юкка чыгуы аларны тагын көтелмәгәнрәк хәлгә куйды. Шушы шартларда, беренче чиратта, сүз сәнгатен бәяләргә алынучылар йә тәнкыйтьтән бөтенләй читкә китте, йә әдәбият тирәсендәге ваграк мәсьәләләр турында сүз куерту гамәлиятен сайлады; кайберәүләр электрон сайтларда үзара бәхәсләшү эшенә кереште; өченче төркем, яшерен исемнәр артына качып, интернет ярдәмендә, һәр зур шәхесне ничек тә чеметкәләү белән шөгыльләнә башлады.  Кыскасы, без, шул исәптән тәнкыйтьчеләр, ирек белән сынауны да, ирексезлек белән кыйнауны да лаеклы узмадык – позициябезне көчәйтү, кире какшамаслык итү максатында файдаланмадык.

Бигрәк тә туксанынчы елларда тыелган әдәбиятның кайтуы яңа заман әдәби барышына да этәргеч көч булган иде. Ул әдәбиятыбызның милли асылын ныгытырга булышты, язучыны батыррак һәм рухи таянычлы итте, галимнәргә әдәбиятка милләтче каләм ияләре күзлегеннән карарга булышты, моңарчы рухи сукырлыкта яшәгәннәрен бик күп нәрсәләрне күрергә өйрәтте. Укучыга кире кайтарылган мирас инде үзенең вазифасын үтәде һәм аның тәнкыйтькә нык тәэсир итәрлек көче калмады.

Ә бит узган чорлар әдәбиятына нисбәтлелегенә карамастан, Г.Исхакый кебек каләм ияләребезнең иҗаты, башка авторларның аерым әсәрләре Үзгәртеп кору елларының казанышлары кебегрәк тә кабул ителде. Әлеге дә баягы сүз сәнгате тарихыбыздагы тыелган милли мираска тиң әдәбият туганда, бүгенге татар тәнкыйте җанланып китәр идеме? Мөмкин дә кебек, әмма шиклерәк. Шулай булса да, тасвирланган шартларда әдәби тәнкыйтьтәге сизелерлек күтәрелешкә, дулкын кебек кубарылышка инде артык өметләнмим.

Без әдәби әсәрне объектив һәм җентекле бәяләгән, уңай якларын гына түгел, җитешсезлекләрен дә күрсәткән тәнкыйть юклыктан барыбыз да зарланабыз, ә мин әйтер идем: әдәби әсәрне бөтен тирәнлегендә, тулылыгында уңай яктан гына ачкан тәнкыйть тә юк, кайбер гүзәл әсәрләребезне күреп, күтәреп алучылар да бик күренми. Ф. Бәйрәмова, А. Хәлим, В. Имамов, Р. Батулла, М. Галиев кебек талантлы каләм ияләре нинди генә тирән эчтәлекле әсәрләр бастырмый?! Ә бит алар хакында да тиешле дәрәҗәдә тәнкыйть сүзе әйтелмәгән әле. Һәм әйтелмәстә.

Бүгенге көндә хәтта персональ белешмәлекләр, татар әдәбияты тарихын язудагы кыенлыклар да әдәбият гыйлеменә хезмәт итүче зур галимнәрнең кимүе, аларга алмашның әзерләнмәгәнлеге белән бәйле. Ай саен диссертацияләр тикшерүгә куелган еллар булды. Кайда аларны яклаган аспирантларыбыз, югары уку йорты галимнәре, кайда аларның зур әдәбиятны кайгырткан ялкынлы сүзләре һәм фәнни нигезле язмалары?! Хәтта безнең буыннан да зур фәнгә ныклап хезмәт итүчеләр бармак белән генә санарлык: Д. Заһидуллина, Т. Гыйләҗев, З. Мөхәммәтшин, Ф. Җәүһәрова, Д. Абдуллина, яшьрәкләрдән – Г. Даутов, А. Шамсутова, И. Гомә­рев һ. б. Мөмкинлеге барлар бу исемнәр белән генә чикләнми, әмма алар төрле җитәкче урыннарда шулай ук милләтебез, әдәбиятыбыз өчен кирәкле гамәлләр башкара. Кыскасы, һәркайда, шул исәптән тәнкыйтьтә, шуны яктырткан матбугатта, радио-телевидениедә дә кадрлар кытлыгын кичерәбез.

Әдәби тәнкыйтьнең йомшавына, бер яктан, Үзгәртеп кору еллары алып килгән уңышлар да сәбәп булды. Милли алгарышка файдасы тисен дип, әдәби текстларның, язучы иҗатларының эстетик ягына, сәнгати эшләнешенә игътибар иттүдән битәр, галимнәр тарихи һәм әхлакый категорияләр белән эш итте. Бу ул чор өчен аклана да иде. Әдиптән тарихи хакыйкатьне таләп итә торгач, халкыбыз язмышын объектив чагылдырган әсәрләр югары бәяләнгәч, текстларның стиленә, гомуми эшләнешенә, шагыйрьнең поэтик иҗегенә игътибар кимеде, һәм тәнкыйтьнең берьяклырак үсеше бүгенге нәтиҗәләргә китерде, ул инде стиль җитешсезлекләрен, әдәби берәмлеккә куелган барлык таләпләр үтәлешен тотып ала алмаслык хәлгә килде.

«Казан утлары», Язучылар берлеге яисә башка вакытлы мат­бугат органнары, иҗтимагый оешмалар нигезләгән бәйгеләрдә социаль-психологик эчтәлектәге кызыклы гына повестьлар, хикәяләр мәйданга килде. Аларда аерым кешенең эчке күңеле ачылган, тирәлеккә үзенчәлекле мөнәсәбәтләре чагылдырылган, дөнья матурлыгының кими барганлыгын тасвирлаган әсәрләр дә бар иде. Боларны бәяләү, гадәттәгечә, Дания Заһидуллинага йөкләнде. Эш урыны бик җаваплы бу галимәбез дә инде даими күзәтүләр ясау вазифасыннан арыгандыр, инде башкаларның да шушы рәхмәтсез һәм дошман туплата торган эш белән шөгыльләнүен телидер дип уйлыйм. Әле бит, әгәр бу төр бәйгеләр гадел булсын дисәң, конкурска катнашучылар иҗатына бирелгән бәяләрне бәяләүчеләр дә кирәк. Андыйлар инде бездә бөтен­ләй юк.

Хәзерге вакытта әдәби тәнкыйть кичергән кризисның иҗтимагый-сәяси вазгыятькә бәйсез сәбәпләре дә бар. Рус фәнендәге методологик төрлелек, терминологиядә бәхәсле моментларның артуы; гуманитар өлкәдә төрле фәннәрнең теге яки бу төшенчәләргә үзләре аңлаган, үзләренә кирәк булган мәгънәләр салуы; һәрберсенең, әдәби текстлар белән эш иткәндә, үзара ярышуы һ.б. татар әдәбият гыйлеменә көчле тәэсир ясый. Моңа кадәр традиционрак терминнар белән эш иткән, югары уку йортларында элеккерәк елларда белем алган, яңа фәнни аппарат­тан таныш булмаган филологлар югалып кала, әдәби әсәрләргә якын килүнең нинди методологияләренә таянырга белми, тео­риядәге яңалыклар, үзгәрешләр белән танышырга әзер түгел, ә искечә анализ ясаучы булып күренүдән курка дип уйлыйм.

Шул ук вакытта бер нәрсә сөенечле: рус тәнкыйтендә нинди эчтәлектәге һәм рухтагы материаллар күренмәсен, асылда әдәби тәнкыйть бүгенге көндә дә узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында Ю. Б. Борев, А. Г. Бочарова, А. С. Бушмина һәм башкалар тарафыннан формалашкан ышандыргыч, көчле теориягә таяна. Инде туксанынчы еллар башыннан Г. А. Золотухин, В. Е. Хализев, Л. В. Чернецларның әдәбиятны анализлау теориясен дә ныклап үзләштерә. Әмма… рус тәнкыйть теориясе, тиешле биеклеген алды да хәзер бер урындарак таптана. Әллә, эзләнә-эшли торгач, теориядә бәхәсле моментларның артуы гына аркасында, нишләргә белмәс хәлгә килде микән?

Әдәби тәнкыйтьтәге, теориясендәге кризис бу өлкәдә буын­нар алмашы белән дә билгеләнә. Әлегә прозада, бигрәк тә шигърияттә лаеклы алмаш әзме-күпме тәрбияләнсә дә, ун ел дәвамында махсус рәвештә укытып чыгарган һәм үтә дә гыйлемле шәкертләребез, белемнәренә лаеклы эш таба алмыйча, тәнкыйтькә матбугатта урын юклыгын һәм тәнкыйтьченең каләм ияләренең үзләренә дә кирәксезлеген тоеп, башка өлкәләргә күчтеләр. Рөстәм Галиуллин, Лилия Гыйбадуллина, Йолдыз Миңнуллина, Эльвира Һадиева кебек үтә талантлылары үзләре язучы булып киттеләр һәм тиз арада танылдылар да. Мин аларның кайчан да бер тәнкыйть өлкәсен үстерүгә дә үзләреннән өлеш кертүләрен, кандидатлык диссертацияләре язу, фәнни китаплар чыгару яисә теге яки бу дәрәҗәдәге җитәкчелек эше белән генә канәгатьләнеп калмауларын телим. 

Шунысы да игътибарга лаек: безнеке белән чагыштырганда, күпкә актив рус тәнкыйте дә, яңа гасырның икенче дистәсенә аяк баскач, үзен тупикта, чын мәгънәсендә таяныр нокталарын югалткан, аңа хезмәт итәрлек урта буыннар юк, яшь алмашның килүе өметсез бер хәлдә, дип саный. Димәк, тәнкыйтьне яшәтү механизмнары гомер бакый тотрыклы кыйбласыз Рәсәй халыкларында гомумән югалган булып чыга. Инде тәнкыйтьнең бүгенге торышына китергән сәбәп-шартларны сөйләүдән тыелып торып, ике съезд арасында дөнья күргән материалларга да күпмедер тукталыйк һәм алар белән танышу нәтиҗәсендә туган гомуми фикерләргә барып чыгыйк.

Хәзерге тәнкыйть, әйтик, егерменче гасыр башындагыдан аермалы буларак, журнал, газета битләрендә генә түгел, эфирда – телевидение һәм радио тапшыруларында да, төрле китаплар, әйтик, монографияләр рәвешендә дә яши һәм аларның һәрберсенең үз сыйфат үзенчәлекләре була. Газеталарда, беләбез ки, күбрәк юбилей материалларына урын бирелә, сирәк-мирәк кенә рецензиялар дөнья күрә, әдәби-нәфис дип игълан иткән басмаларда гына әзме-күпме башка төр, әйтик, күзәтүләр, хисаплар, әдәби барыш хакында аналитик материаллар һ. б. урын ала. Радио-телетапшырулар эчендә әдәбиятка махсуслары шулай ук бар, әмма татар каналларында әдәби тәнкыйтькә кагылышлы чараларга гына түгел, башкаларына да вакыт аз бирелә. Шунлыктан, аларны алып баручылар, теләгән очракта да, мөмкинлекләре булса да, бервакытта да мәсьәләнең төбенә төшеп җитә алмый.

Идеологик планда төрле тип вакытлы матбугатның татарларда булмавы сәбәпле, руслардагы кебек, аны теге яки бу басма органга бәйле бәяләү мөмкин түгел. Язучыларның төп журналы «Казан утлары» булганлыктан, ә тәнкыйть китапларының башта, беренче чиратта, өлешчә шунда сыналуын күздә тотып, ел саен тәнкыйть буенча докладлар бик хаклы рәвештә әлеге басмага таянып ясала да. Һәм без дә алга таба шулай эшләрбез.

Әдәби тәнкыйтьнең зур өлешен елын елга юбилейлар уңаеннан язылган материаллар тәшкил итә, ә аларда һәрвакыт иҗатның уңай яклары атала яисә каләм иясенең әдәби үсеш баскычлары тасвирлана, аерым очракларда стиль алымнарына тукталу кебек яклар өстенлек итә. Бер карасаң, боларны язу артык авыр да түгел кебек. Бигрәк тә әдип иҗаты сиңа кадәр монографик планда өйрәнелгән булса. Әмма… Шулай дим, чөнки еллар дәвамында юбилейлар уңаеннан дөнья күргән мәкаләләрнең, бигрәк тә саллыларының авторлары да, нигездә, бер кешеләр, әйтик, Тәлгат Галиуллин, Айдар Хәлим, Рифат Сверигин, Факил Сафин, Әлфәт Закирҗанов, Ркаил Зәйдулла, Равил Фәйзуллин, Рафикъ Шәрәфиев һәм тагын берничә кеше … булу мондый типтагы материалларны язуга да барлык каләм ияләренең хәзерлекле  түгеллеген күрсәтә.

«Казан утлары»нда 2012 елда дөнья күргән әсәрләрдән чыгып фикер йөрткәндә, теге яки бу әсәргә каратамы, иҗатка мөнәсәбәттәме игътибарга алырлык язмалар бар, әмма аз. Туфан абый Миңнуллинның иҗат, иҗат лабораториясе; әдәбиятта остаз­лык, тиңлек, фикер хөрлеге; татар язучысы өчен мөһим тема­тика; автор һәм тамашачы мөнәсәбәте, пьесаларның адресаты, популярлык һәм башка проблемаларны күтәргән «Иҗат» язмасы шактый үзенчәлекле дигән карашта торам. Ул табигый аккан уйлар-хатирәләр рәвешен алган һәм узган чорларны туктаусыз бүгенге белән бәйли. Әлеге мәсьәләрнең берише русча язган милләттәш драматургыбыз Диас Вәлиевнең иҗатына таянып та хәл ителә. Һәм мине шунда бер нәрсә таңга калдырды: Диас Вәлиев киңәш сорап килгәч, Туфан абый аңа әдәбиятта татар рухын бирүнең һәм тамашачыны үзеңнеке итүнең серләрен сөйли, Диас абыйның адресатсыз язуын, татар дөньясын белмәвен әйтә. Драматург шушы киңәш өчен генә дә икенче көнне үк Туфан абыйга кул бирүдән туктый. «Үзгәрү» тупланмасы эчендәге «Иҗат» язмасында, димәк, татар тәнкыйтенең ничек итеп үлем хастасына әверелүен фаразлатырлык та юллар бар.

Журналда күпмедер тәнкыйтькә дә мөнәсәбәтле икенче кызыклы язма – Фәнис Яруллинның «Хәтер төпләрендә утлы күмер»е. Әлеге язмада тәнкыйть шактый кискен, туры, кайвакыт асмәгънә рәвешендә, бәлки, аерым очракларда субъективрактыр да һәм ул күбрәк каләмдәшләренә төбәп әйтел­гән – реплика, ә үз иҗатына – киңәйтелгәнрәк бәяләмәләр характе­рында. Башка төрләрне дә аерып чыгарырга мөмкин. Менә кем булган безнең чын тәнкыйтьчегә әверелерлек шәхесебез!

Ф. Яруллинның каләмдәшләренә, теге яки бу әдәби күре­нешләргә биргән бәяләмәләре журнал битләрендә урын алгач, 2012 елда да, инде аерым истәлекләр китабы рәвешендә дөнья күргәч тә, язучылар шактый шаулашты. Әйе, кайвакыт кечкенә генә бер реплика да зур тирән эчтәлекле фәнни мәкаләләргә караганда да зуррак эш башкара икән. Үзем, мәсәлән, М. Мәһдиевнең күпләр тарафыннан югары бәяләнгән, җанымны шактый тетрәндергән һәм минем тарафтан үтә тормышчан кабул ителгән «Бәхилләшү»енә карата Фәнис Яруллинның мөнәсәбәте шактый үзенчәлекле булган икән, дип гаҗәпләнеп тә куйдым. Тыштан караганда, авторның фикере уңай, язучының ялганын иҗади фантазиягә тиңләү кебек тоелса да, соңгы җөмләдә күпмедер ирония дә төсмерләнгәндәй: «М. Мәһдиев үз ялганына үзе ышанып, илһамланып язган. Ышандырырлык итеп ялганлый белү әдәбиятның терәк баганасы инде. Бу – тимер баганада чын табигый яфраклар үстерү кебек». Ф. Яруллин, әле мин, бүгенге тәнкыйть янәшәсенә куеп карап, язганнарын югары бәяләгән Р.Мөхәммәдиев кебекләрнең тәнкыйтен дә бик өстән генә язу дип бәяләп үтә.

Тәлгат Галиуллинның шушы ук елны журналда урын алган «Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы» исемле роман-эссесын шулай ук әдәби тәнкыйть кысаларында бәяләргә, ачарга мөмкин, ул киң планлы, күләмле иҗат портреты сыйфатларына ия. Әлеге хезмәттә әдип әсәрләренә, әлбәттә, уңай гына бәяләр урын алган, чөнки М. Мәһдиевнең иҗаты аларга, чыннан да, лаек.

Журналның өченче санында Гомәр Даутовның «Уйланыр вакыт җитте» исемле мәкаләсе дөнья күргән. Әгәр аны редакциягә юллавы белән, теләсә кайчан атылып чыкмый торган Әлфәт Закирҗанов кебекләрне бәхәсләр мәйданына тарта алган икән, димәк, нәрсәдер бар бу язмада, дип укырга керешкән идем, шулай булып чыкты да. Гомәр Датуов соңгы елларда татар әдәбиятының кайбер сәнгати яктан түбән әсәрләрен дөрес тотып алган, кыю бәясен биргән, андый әдәбиятның яшәүгә сәләтлелеген тәнкыйть торышы, язучыларның объектив тәнкыйтькә тискәре мөнәсәбәте белән бәйләгән, аерым бер әдәби берәмлекләрнең кайбер җитешсез якларын атап узган яисә әдәбиятта теге яки бу күренешләрнең артып китүенә борчылуын чагылдырган. Минем уемча, ул авторларга әллә ни каты бәрелмәгән дә. Дөрес, аның хирыслы язу стилен барлык кеше дә кабул итеп бетермәс.

Әлфәт Закирҗанов, язучының теге яки бу авторга карамаган гомуми фикерләре, әйтик, тәнкыйтьнең йомшаклыгы турындагы карашлары белән килешә, ә менә нигә йомшак икәнлеген ачкан юллар белән – юк, ике арадагы кычкырып торган бәйләнешне тотмый. Г. Даутов, әгәр тәнкыйть көчле булса, сүз сәнгатебездәге фәлән-фәлән күренешләрне күрер иде, ди бит. Гомуми тәнкыйть­не күтәреп алган Әлфәтебез, шулай итеп, оппонентының һәрбер адресатлы сүзенә рәттән таш атып бара. Шәрехләп тору да кирәк түгел очрактагы тәнкыйди бәяләмәләрен дәлилсез дип атый, кайвакыт Г. Даутовның тәнкыйди сүз ракурсын исәпкә алмый, аның белән читкәрәк китеп бәхәсләшә, әдәби барышның гомуми сыйфатлары турында сүз куерта. Тәнкыйтьче теге яки бу әсәрләр­нең җитешсезлекләрен тапса, һәрвакыт заман әдәбиятының   мөһим күренеше, үзенә лаек сыйфаты, сүз сәнгатендәге котылгысызлык итеп күрсәтергә тырыша.

Ә. Закирҗанов Г. Даутовка, нәрсәләрне күздә тотканлыгын күзалалу кыен булмаганда да, фәлән-фәлән авторларның әсәрләрен мисалга китермәгәнсең, ди; теге яки бу әдипнең язганнарының фәлән якларына игътибар итмәгәнсең, дигән сүзләр дә әйтә. Шулай, чөнки куелган тема-проблема башка. Гомәр Даутов язмаларында үзе чишәргә тырышкан мәсьәлә­ләргә тотынып фикер йөртә. Икенче төрле әйткәндә, Г. Даутов әсәрләрнең бер ягын тәнкыйтьли йә булмаса бүгенге прозага хас кайбер күренешләрнең әдәбиятыбызда күп урын алып торуына борчылуын белдерә. Ә. Закирҗанов исә, аның фикерләрен кире кагу өчен, күпчелек очракта әсәрләрнең икенче якларын мактый, билгеле бер күләмдә кайберләренең эчтәлекләрен дә сөйли; әдәбиятның гомуми барышы турында фәлсәфәгә бирелеп тә, бәхәснең төп темасыннан ерагая.

Г. Даутовның кайбер фикерләре астына мөһер сугарлык язма булса да, әлбәттә, анда бәхәсләшерлек, килешмәслек урыннар юк түгел. Аның фикер йөртеше һәрвакыт шома гын да бармый. Әмма тәнкыйтькә тәнкыйть язарга алынгансың һәм оппонентыңа, фәлән фикерең белән килешеп булмый, дип әйтәсең икән, нигә килешеп булмаганлыгын безне дә ышандырырлык аңлатырга ләзым. Аннан инде үзең теләгәннәрне дә яза аласың. Әйтик, мин үзем дә Гомәр Даутовның Аяз Гыйләҗев «Җомга көн кич белән»дә иҗат иткән Бибинур карчыкта «элементар физиологик тайпылыш» күрүне шик астына куям, әмма болай аңлаучы укучыларны шактый очраттым. Димәк, башкалардан аермалы аңлауның ниндидер сәбәпләре бар. Объективмы ул сәбәпләр, юкмы – шуны ачыкларга тырышырга кирәк.

«Татар әдәбиятында гадәттән тыш мәхәббәт тарихлары» дигән темага курс, диплом эшләре яклатканда, әлеге әсәргә бер бүлек багышлаттым. Чыннан да, идеалдагы кеше кебек тасвирланган Җиһангир ире дә, үз балалары да юк, аңарчы юньле җитәкче дә, үзенә ярдәм кулы сузучы да күрмәгән һәм шулай ук актан-ак, сафтан-саф Бибинур карчыкның күңелендәге бөтен төр бушлыкларын да, бигрәк тә интим ялгызлыгын тутыра бит. Аның яшь иргә булган күңел якынлыгы – һич кенә дә элементар физиологик тайпылыш түгел түгелен, алай дип әйтергә ничек   тел барсын?!

Бибинурның үз-үзен тотышы фәндә психологик тайпылыш термины белән билгеләнә. Карчыкның Җиһангирга мөнәсә­бәте – барыбер дә өлкән яшьтәге кешенең үзеннән күпкә яшь «авыл хуҗасы»на булган гадәттән тыш мәхәббәте ул. Аның тышкы тотышындагы кайбер гамәлләре, кинәттән өс-башы, кыяфәте турында кайгыртулары, эчке уйлары Җиһангирга гадәти генә мөнәсәбәттә түгеллеген ачык күрсәтә. Бибинур карчыкны «сәер мәхәббәт» иясе дип аңлау ни аның, ни әсәр нигезендә яткан тирән фәлсәфәне күрүгә һич тә комачауламый. Әле бит образны бәяләгәндә, әсәрнең гомуми идея эчтәлеген ачканда, икенче якны, Җиһангирның үзен дә исәпкә аласың, карчыкның башка мөнәсәбәтләрен дә…

Әйтик, үзәк образ үзе дә болар хакында уйлана. «Ничек дип атарга инде бу мөнәсәбәтне?

Мәхәббәт дисәң, ышанмаслар. Гыйшык дисәң, шикләнер­ләр!..

Ничек атасаң да, ышансаң-ышанмасаң, Бибинур карчык Җиһангирны күрмичә, аның калын тавышын ишетмичә, бер генә көн дә яши алмый иде.

Дөресен генә әйткәндә, Бибинур карчыкның сизгер, мәхәб­бәтле йөрәге берәүгә дә гашыйк булмыйча калган иде  бит!»

Бибинур үз хисләрен дәвамлы анализлый, торып-торып, ирләргә булган мәхәббәт икәнлеген таный. Ахыр чиктә, Аллага болай дип ялвара: «Ярабби, мин тилене кичер! Рәнҗемә миңа! Тик нигә бу хисләрне картлыгымда татырга боердың?»

Вазифам – әдәби текст анализлау булмаганлыктан гына, сүз сөрешемне чиклим.

Ә.Закирҗанов ике арадагы бәхәстә, Гомәр Даутов карашларын кире кагу өчен,  Бибинур әбинең ярату хисләренә икенче төрле интерпретацияне тирәнрәк бирәсе урынга, сүзне, «Әсәрне һәм Бибинур образын»ың фәлсәфи җирлеген дөрес аңламагансың, дип башлый. Аннан, Бибинурның үткән тормышын тел очында әйләндерә-әйләндерә дә корбан бирү сыйфатына барып чыга. Гомәр Даутов Бибинур әбинең әлеге дә баягы ярдәмчеллеген, кешеләргә карата миһербанлыгын һәм башка уңай сыйфатларын кире какмыйдыр ләбаса! Алайга китсә, галимнәр фикеренә ышансаң, нәкъ менә аерым төр «физиологик тайпылышлы» кешеләр үз-үзләрен бигрәк тә корбанга китерүчән булалар бит, йә корбан эзлиләр. Г. Даутовның да кайбер башка фикерләре белән дә икенчерәк калыпта бәхәсләшергә кирәк шикелле.

Шул ук вакытта Ә.Закирҗановның Г.Даутовның сюжетка бәйле үз хатасын да тотып алуы миңа охшады, хәлбуки, этләр белән очрашкан карчыкның йөрәге кайчан туктау бу әсәр өчен әлләни мөһим дә түгел кебек. Автор үзе тудырган якты образга карата чишелештә миһербанлылык күрсәткән, башкача булдыра алмаган һәм шуңа гына этләрдән исән чагында ук ашатмаган, әмма бу хакта фаразларга урын калдырган. Монда шул нәрсә мөһим: Бибинур карчык үзе өчен барлык кадерле кешеләрне югалткач, хәтта табигатьнең дә – башка җаннарының да миһербансызлы­гын аңлагач дөньядан китә, чөнки яшәвенең мәгънәсе калмый.

Кайчандыр «Мәхәббәт – психик тайпылыш» дигән бер мәка­ләдән менә менә бу хакта теркәгән идем. «ВОЗ» исемлегендә әлеге хасталык  F63.9 саны белән тора. Аның күп сиптомнарын Бибинур карчыктан табарга була. Әлеге мәкаләдә болай дип язылган иде: «Интересен тот факт, что чем сильнее внутреннее одиночество человека, тем сильнее он влюбляется. Наверное, внутреннее одиночество и способствует придумыванию раз­личного рода идеалов. Ведь есть люди, которые считают, что у них должен быть идеальный руководитель, идеальный муж и идеальный ребенок». Нәкъ Бибинурга характеристика бит бу җөмлә! Әлеге ноктадан фикер йөрткәндә, карчык образы психик тайпылышлыларга – мәхәббәт белән чирләүчеләр исемлегенә, чыннан да, керә ала һәм аның яратуын алтынчы төр мәхәббәт төшенчәсе белән – агапэ дип бәяләргә кирәк тә. Бу мәхәббәт аның башка төр мәхәббәтләргә ихтыяҗын оныттырып торырга сәләтле. Һәм аның карчыкның яшәү проблемаларына җавап рәвешендә дә дөньяга килгәнлеген танырга кирәк.

Бибинур карчык – шактый үзенчәлекле образ. Аны төрлечә аңлауга юллар калдырылган, чөнки, көчле прозаик булганлыктан, А.Гыйләҗев һәр нәрсәне чәйнәп каптырмый. Боларны фикер алышуларда катнашкан укучылар һәм студентларым сүзеннән дә чыгып язам. Әлбәттә, без барыбыз да аны А.Гыйләҗев күрсәтергә теләгәнчә аңлауга якынаерга тиештер.

Әлфәт әфәнде Гомәр Датуовны әдәби әсәрне тәүге укып чыкканнан соң туган фикерләрне вакытлы матбугатка чыгаруда гаепли, аңа аналитик язмалар язарга киңәш бирә. Ә бит беренче тәэсирләр турындагы язмалар гына түгел, хәтта бер җөмләдән торган тәүге реплика да яшәргә хаклы. Ул – тәнкыйть формасы дип санала һәм, тамырлары белән, әдәби тәнкыйтьнең иң борынгылары булган «яхшы» һәм «начар» дигән яисә шул мәгънәләрдәге бер сүзле бәягә барып тоташа. Укып чыккан әсәргә карата әйтелүчән әлеге төшенчәләр бүген дә – тәнкыйтьнең бер примитив формасы, калыбыдыр. Әдәби берәмлеккә карата җиткерелгән фикер аналитик ояны гына тәшкил итми, аның бит әле информатив характердагылары да, әдәби-публицистиклары да, әйтик, шуның эчендә хәтта пародия рәвешендәгеләре дә һәм башка бик күп төрләре бар, күләм планында ул хәтта ымлыктан башлана ала.

Тагын шунысын да әйтергә кирәк: тәүге тапкыр укыганда, әсәр уңай яктан ныграк тәэсир итә, ә анализлый башласаң, тарала да төшә, элекке тәэсирләрең бөтенләй җуела. Камил Кәримов кебек әдипләребезгә «язышып» утырган редакторларыбыз минем белән килешер дип уйлыйм. «Идел» редакциясендә уздырган «Әдәби суд»ларыбыз да моның шулай икәнлеген ачык күрсәтте. Тәфсилле укысаң, текст эченнән бихисап җитешсезлекләр табыла. Шуннын чыгып, текст белән ныклап һәм кат-кат танышмаганга да, кай­чакта теге яки бу әсәрне артыграк мактыйбыз, дигән фикердә торам.

Әлфәт Закирҗанов язмасын укыганнан соң, гади укучыда шундый фикер туарга мөмкин: ничә еллар югары уку йортында студентларга әдәбият тарихыннан һәм нәкъ менә әдәби тәнкыйть фәненнән белем биргән Гомәр Даутов әдәби барышны гомумән күзалламый, оппоненты лекциясенә мохтаҗ. Мин бу ике галимне дә бик хөрмәт итәм, әмма, әгәр без тәнкыйди рухтагы һәр язмага болай таш арты таш тондырабыз икән, кайсы каләм иясенең яңадан тәнкыйть сүзе әйтергә йөрәге җитсен?

Гомәр Даутовка да Ә.Закирҗанов телгә алмаган киңәшне бирә алам. Ул А.Хәлимнең үз әсәрен анализлаган «Татар балалар шигърияте һәм «Орчык малай Биктырыш» » китабын тәнкыйтьнең кайсы төренә кертергә белми. Бу мине аптырашта калдырды. Үзрецензия дип ата, әдәбиятлар тарихында аның мисаллары шактый. Әдипләрнең иҗатларын каләмдәшләренә аңлатып язган хатлар да үзрецензиягә якын тора. «Әдәби бәхәс»ләрдә теге яки бу язучыларының, үз әсәрләре дөрес аңлашылсын дип, оппонентларына каршы язганнары, каләмнәреннән төшкән текстка анализ биргәннәре юкмыни?! Бездә үзрецензияләр күп языла, әмма аңа башка кеше култамгалары куела. Бу күренеш бигрәк тә диссертацияләр яклау барышына хас.

Хәер, А. Хәлимнең китабы үзрецензия чикләренә генә сыймый, ул – аның шәхси иҗатына да таянып язган проблемалы мәкалә. Әдәби тәнкыйтьтә үзтәнкыйть тә була ала, булырга тиеш! Каләм ияләренең үткәндәге мирасларыннан баш тартуларын шәрехлә­гән кайбер мәкаләләре, мәкаләчекләре дә шул оячыкка карый. А. Хәлим ни язган, ничек язган, традицион этикет кысаларына  бу сыямы-юкмы – анысы инде икенче мәсьәлә. Мин шулай уйлыйм: язып-язып та ни дәрәҗәдә иҗат иткәнеңне күрмәсәләр, теләсә кайсы әдип үзенә бәяләмә язарга алынырга мөмкин. Баш­ка кайбер каләмдәшләребезнең шәхси җыентыкларына кереш сүзләре кайвакыт үзтәнкыйть рәвешендә була бит.

Күпчелек галимнәр шикелле, әдәби әсәрләргә уңай яктан гы­на бәя биреп утыру ул зур осталык та, талант та, күпкүрүчәнлек тә таләп итми, гомуми анализ ясау гына студентлар көченнән дә бик килә. Ничә еллар дәвамында югары уку йортында укыттым, галимнәрнең әдәби әсәрләргә җитешсезлекләрен дә эзләп якын килгән очракларын күрмәдем диярлек. Тәнкыйть язмаларым һәм әдәбият буенча дәреслекләргә эчке рецензиям өчен, үземне кафедрада тикшергән һәм сүккән берничә очрак булды. Җитәкче сүзенә ышансаң, имеш, мин, бергә эшләгәнлектән, башка галимнәр исеменнән дә сөйләүче булып чыгам һәм, турылыгым белән, аларның йөзенә кызыллык китерәм. Алдамыйм, Ә.Закирҗанов үзе дә шуларның шаһиты иде.

Галимнәр, гадәттә, теге яки бу иҗатны үзләре куйган проб­лема яссылыгында гына анализлый. Диссертацияләр хәтта әсәрнең сәнгати үзенчәлекләрен ачуны күздә тотканда да, аны башкаручылар, нигездә, тел-сурәтләү чараларын эзләп табудан, инде башкалар да күргән стиль үзенчәлекләрен билгеләүдән, бигрәк тә прозаның идея эчтәлеген ачудан әлләни ерак китми, сәнгати планда кычкырып торган җитешсезлекләре булганда да, әллә тотып алырга сәләтсез, әллә әйтергә курка, һәм моны алардан беркем дә таләп тә итми.

Бервакыт шундый күренешнең шаһиты булган идем. Мин моны бер яздым да шикелле. Инде сүзгә сүз онытылган да. Гаять тә белемле галимебез М. Бакиров читтән килгән бер диссертантка, темаң фәлән кеше шигъриятенең сәнгати үзенчәлекләре турында икән, сеңлем, нинди үзенчәлекләргә ия соң, кергәч, җавап бирәсең булыр бит, дип әйткән иде. Теге кызның күзе тонды, Марсель абый, шундый катлаулы сораулар биреп, башымны катырмагыз әле, җавап бирә алмыйм, диде. Яклады, хәтта бик җиңел яклады. Еласаң ела, көлсәң көл. Бәлки, Марсель абыебызның аңлатып кертүе файда иткәндер. Димәк, диссертант башкарып чыккан хезмәтенең темасы нинди икәнлеккә дә игътибар итмәгән…

Тәнкыйтькә мөнәсәбәтле сүз әйтүемә дә карамастан, 2012 елда аерым саннарның шушы рәвешчә бәхәсләр мәй­даны булып алуы мине алай да бик сөендерде, тәнкыйтьне тыныч кына кабул итә алмавыбыз гына борчыды. Ә. Закирҗановның үз чыгышын да зур кыюлык сыйфатында кабул иттем. Гомәр Даутовка язмаларына җитдирәк якын килергә кушкан әлеге галим сүзләрендә дә, күрергә теләсәң, хаклык бар. Гомәрнең үз язу стилендә дә «мин генә беләм»лелек тә кычкырып торгач, үтә кайнарлык, урыны белән дуамаллык та тоелгач, һәр сүзен үлчәп кенә әйтүчеләрне барлык язмаларының да канәгатьләндермә-венә аптырамыйм.

Кискен бәяләмәләр дә, үпкәле тонда язу да, әлбәттә, йөрәккә тия. Хәтта нигезле һәм йомшак сүзең дә, ишетеп күнекмәгәнлек­тән, күпләргә кискен тоела. Әлеге дә баягы – фикерне турырак бәргән Фәнис Яруллин мәкаләсендә саннан санга яңгыраган лейтмотив бар: бездә беркем дә тәнкыйтьне кабул итми һәм дөрес тәнкыйтьне дә, әсәрнең җитешсезлеге күзгә бәрелеп торганда да, бер-беребезгә әйтмибез, әйтмәгәч, һәрберебез үзен гений дип саный. Моның белән килешми мөмкин түгел.

Шул ук вакытта, гадел тәнкыйть ишеткәндә, Ф.Яруллинның үзенең кайбер әсәрләрен яңадан эшләгәне күренә. Ул бер үк әсәр турында берничә кеше уртак фикер әйтә икән, димәк, әсәр камил түгел, дигән фикергә килә. Журнал битләрендә басылган чакта ук әдипләребезгә хакыйкатьне ачып салсак, бүгенге көндә прозабыз да, шигъриятебез дә бихисап чүп-чардан арынмас, ә бик күпләрнең китапларын редакторларыбыз тилмереп төзәтә-төзәтә чыгарырлар идемени?! Журнал саннары белән танышуны дәвам иткән саен, Фәнис абыйның көндәлекләре – беръяклырак булса да, әдәбият тарихыбызның иң кызыклы елъязмасы, ә аларда сибелеп яткан тәнкыйть ике съезд арасында язылган һәм башкалар тарафыннан күбесе кычкырып әйтелмәячәк үзенчәлекле карашлар җыелмасыдыр, дигән нәтиҗәгә киләм.

«Казан утлары» журналында чыккан тәнкыйть мәкаләләренең бер өлешен елын-елга Тукай премиясенә кандидатлар иҗатын яктыртан язмалар алып тора. Әлбәттә, Ф.Хәсәнова язамы, Рүзәл Юсуповмы, башка бер галимме – алар барысы да тәнкыйть объектының уңай якларын барлау рәвешендә, һәм бу шулай булырга тиеш тә, чөнки син каләмдәшеңнең олы бүләккә лаеклыгын расларга телисең, шунлыктан аларның барысына да махсус тукталмыйм, Татарстан язучыларының ХVΙΙ корылтае турында да сүз куертмыйм.

2012 елгы тәнкыйть язмалары арасыннан Рифат Сверигин­ның Нурислам Хәсәнов иҗатына багышланган әдәби очеркын, Фәрит Хатиповның «Әсәрләребезгә ни җитми?» дип исемлән­гән проблемалы мәкаләсен, Муса Мөлековның «Хунвэйбиннар заманы» исемле рецензиясен атарга мөмкин. Соңгысында автор, әсәргә колачлы анализ ясаудан ерак торам, дисә дә, материал шак­тый саллы, язманың композиция һәм идея үзәге отышлы табыл­ган, шома тел белән, укучыны тартырлык итеп формалаштырылган. Әлбәттә, журналда «Әдәби тәнкыйть» рубрикасында бирелгән, асылда әдәбият тарихына караган кызыклы язмалар бар, әмма урынлы булмаганлыктан, мин аларның авторларын да атамыйм.

Югарыда телгә алынган хезмәтләрдән бигрәк тә Фәрит абыйның отышлы мисаллар ярдәмендә аерым әсәрләргә (хәтта танылган язучыларныкы булганда да!) хас җитешсезлекләрне дәлилле ачкан күзәтүен бу елның гына түгел, ике съезд аралы­гында язылган иң мәртәбәле тәнкыйть материалларының берсе сыйфатында билгеләп узарга кирәк.

Ф. Хатиповның М. Хәбибуллинның «Сөембикә-ханбикә һәм Иван Грозный» романына карата әйтелгән фикерләре, кычкырып торган кимчелекле якларына төртеп күрсәтүләре белән дә килешәм. Кызганыч ки, инде әдәби әсәрләрне бик җентекле укыган Фәрит абыебыз да, татар әдәбияты тарихын яхшы күзаллаган, аның бүгенге барышын объектив бәяли алырлык Рифат абый Сверигин да олыгаеп бара, әмма аларны алмаштырырлык галимнәребез әлегә бик күренеп тормый.

Унөченче еллар әдәби тәнкыйтен «Казан утлары»нда Айдар Хәлимнең «Мин – гаделлек җиле…» язмасы ачып җибәрә, дип язарга тиешмен, чөнки, Азат Зыятдиновның Әхмәт Мазһар улы Мазһаровның тормыш юлын һәм өлешчә эшчәнлеген дә чагылдырган материалы йә «Фән», йә «Тарих», йә «Юбилейлар» рубрикасында урын алырга тиеш иде, анда бүгенге әдәбиятка кагылышлы бер генә фикер дә юк. Айдар Хәлим мәкаләсе, Фәрит Габдрәхимнең сиксән яшьлеге уңаеннан язылган булса да, без күрергә күнеккән традицион юбилей мәкаләләренең кысаларыннан үтеп чыга. Автор анда бүгенге әдәбиятка хас проблемаларны, җитешсезлекләрне тотып ала, аларга карата үзенең мөнәсәбәтен белдереп бара. Аларның әдәби тәнкыйтькә кагылышлылары да юк түгел. Шуларның бик мөһиме: каләм ияләребезнең чын милли сыйфатлары белән аерылып торган һәм «милли тематикада үрчегән иҗатны бутарга ярамау» фикере.

Айдар Хәлимнең телгә алынган мәкаләсен портрет очеркы йә булмаса биографик очерк дип тә атарга мөмкин. Ул билгеле бер дәрәҗәдә Фәрит Габдрәхимнең шәхесен, эчке дөнья­сын, язганнарының социаль-психологик мотивларын билгели. Иҗатын­дагы драматизмны әдәби барыш, ил сәясәте, шагыйрьнең шәхси сыйфатлары белән дә бәйли.

Айдар абый мәкаләсе гаять талантлы булып та, дәрәҗә артыннан кумавы, үзен таныту артыннан йөрмәве аркасында, Татарстанда аз билгеле укучыга аның кемлеген ачык аңлаешлы тасвирлап, әсәрләре аша ачып бирүе белән дә кадерле булса, Резеда апа Ганиеваның, китап укучыларны сөендереп, Айдар Хәлим мәкаләсеннән соң килгән «Рухи-әхлакый яңарышка таба» язмасы тирән эчтәлеккә ия булу, фәнни нигезлелек белән истә кала. Ул дөрес гомумиләштерүләргә, отышлы чагыштыруларга нигезләнә, әдәбиятны иҗтимагый җирлектә яктырта. Автор игътибарын Мөхәммәт Мирзаның тел-стиль үзенчәлекләренә дә, аерым китапларының мөһим образ-символларына да, шагыйрь иҗатында актив кулланыштагы жанрлар системасына да, әлеге дә баягы төрле жанрда иҗат ителгән әсәрләренең М.Мирзага хас сыйфатламаларына да – кыскасы, бик күп-бик күп мәсьәләләргә юнәлтә. Әгәр тәнкыйть иҗатны уңай гына бәяләү юлыннан бара икән, менә шундый төпле, нигезле һәм теләсә кемне ышандырырлык булсын инде ул.

Икенче санда нибары бер генә язма – Рәдиф Гаташның китап күзәтү рәвешендәге «Тансык һәм бай бу кәрван» язмасы урын алган. Укырга җиңел, Фирүзә Җамалетдинова иҗатына игътибарны уята алырлык дигән карашта торам. Өченче санда урын алган Равил Фәйзуллин, Гөлфия Гайнуллина мәкаләлә­ренә дә уңай мөнәсәбәттәмен. Беренчесенең язма­сы, Тәлгат Галиуллинның «Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы» әсәреннән этәрелеп китеп, шагыйрьләргә хас уйланулары белән күңелне җәлеп итсә, икенчесенеке Нәбирә Гыйматдинованың «Хатыннар сагышы» повестен анализлаганда, теге яки бу әсәрләргә йә лейтмотив, йә пейзаж, йә хикәяләүче теле ноктасыннан якын килеп-килеп ала. Бу санда Ленар Шәехнең «Телләрнең күптөрлелеге – бөтендөнья байлыгы» дип исемләнгән язмасын әдәби тәнкыйтьнең нәфис-публицистик оясында каралырга лаек һәм ХΙХ гасыр чигендәге сәяхәтнамәләр традицияләрендә язылган юл очеркы дип билгеләргә мөмкин.

Профессорыбыз Фәрит Яхинның да тәнкыйть өлкәсендә уңышлы, актив эшләвен билгеләргә кирәк. Ике съезд ара­сында ул, төрле конференцияләрдә кызыклы чыгышлар ясау өстенә, китапларга рецензияләр дә язды, матбугатта күзәтү характерындагы мәкаләләр дә чыгарды. Аның бишенче сандагы «Шигъри рух тантанасы»нда мәкаләсен, үзәккә узгандагы әдәбиятка бәя бирүне куйса да, әдәбият тарихыннан да битәр, әдәби тәнкыйтькә кертеп карау дөрес булыр, чөнки арабыздан киткән К.Сибгатуллин һәм Нияз Акмаллар иҗаты бүгенге әдәбият белән тыгыз бәйләнә, егерме биш еллык әдәби барышның үрнәкләре рәвешендә анализлана.

Фәрит абыйга җитмешенче еллардан алып бүгенгегәчә хәрә­кәт иткән татар шигъриятен бер агым рәвешендә тасвирлау ике зур талантның шул поэтик җирлектә, төрле тип идеологик шартларда ничек үзләрен күрсәтүләрен чагылдыру өчен кирәк. Галим, бер яктан, ике иҗатчыга да хас уртак һәм аермалы якларны тотып ала, әйтик, К.Сибгатуллин белән Н.Акмалның уртак шигъри модуслар белән эш итүен билгели.

Ф. Яхин, төрле күзәтүләренә таянып, татар шигъриятендә «шартлы шигъри фикер агымы» яшәп килүен, ул агымның кемнәр хисабына көчәя баруын күрсәтеп бирә. Галим бу юнәлешне, үз сүзләре белән әйткәндә, «шартлы шигъри идеология» агымы һәм «шартлы шигъри сурәт агымы» янәшәлегенә куеп карый һәм кызыклы гына нәтиҗәләргә килеп чыга. Чагыштырма-типлогик планда тудырылган иҗат портретлары әкренләп татар шигъриятендәге агымнарны ачуны максат иткән проблемалы мәкаләгә якыная.

Әлбәттә, кайбер моментларда Фәрит Яхин белән дәлилле бәхәсләшергә дә мөмкиндер. Ихлас ышанып язылган мәкаләләр, бигрәк тә әдәбиятны теге яки бу ызаннарга кертеп утыртырга теләгән язмалар тирәлектә һәрвакыт каршылыклы фикер уятып җибәрә. Шул ук вакытта мин Фәрит абыйга, үз күзәтүләренә таянып, фәнни җирлекле мәкалә язганы, анда поэтик мисаллар һәм уйланулар рәвешендәге игътибарны тартырлык бизәкләр булганлыгы өчен, рәхмәтемне җиткерергә телим. Ике зур иҗатны янәшә куеп караган бу төр язмаларыбыз әлегә әдәби тәнкыйть киштәсендә берән-сәрән генә.

Айдар Хәлимнең чираттагы сандагы М.Вәлиевнең иҗат портреты буларак бастырган мәкаләсе дә образлы теле, игътибарны алырлык калкытып куелган җөмләләре, логик эзлеклелеккә нигезләнгән конструкциясе белән бары тик уңай тәэсирләр генә калдыра.

Рәфикъ Шәрәфиев исемле тәнкыйтьчебез көн дә каләмдәш­ләре белән аралашып тормаса да, әдәби мохитның үзәгендә кайнагандай яза. Ул – милли мөстәкыйльлегебезне, әдәбиятның алга китешен иң кайгырткан каләм ияләреннән. Кирәк чагында кыю, туры сүзле дә була белә. Әле шунысы да мөһим: Рафикъ абыебыз булыр-булмас иҗатлар турында, үзенең дәрәҗәсен киметеп һәм язучылык атына тап төшереп, мәдхияләр язу белән мавыкмый. Мактаса, мактарга тиешлене һәм мактаганына ышандырып яза. Р. Шәрәфиевнең И. Иксанова иҗатына багыш­ланган «шундый матур аның шигырьләре…» һәм ике съезд арасында газеталарыбызда дөнья күргән башка язмалары, бигрәк тә рецензияләре арабызда ни дәрәҗәдә зәвыклы, әдәби әсәргә талымлы каләм иясе яшәгәнлекне күрсәтә.

Камил Кәримов 2014 елгы «Казан утлары»ның икенче санын­да Р .Шәрәфиев хакындагы мәкаләсен юкка гына «Горурлыкка мәдхия» дип атамый. Әле шунысы да бар: тәнкыйтьче бер генә язмасын да үтенеч буенча башкармый, ә күңеле кушканга иҗат итә дип беләм. Үз прозам хакында да сүз әйтеп, аның сыйфатларын үзем аңлаганча билгеләп, мине дә шаккатырган иде ул.

Р. Шәрәфиев, аерым иҗатка бәяләмәләре белән генә түгел, теге яки бу төр, жанр үсешенә хас сыйфатларны чагылдырган күзәтүләре белән дә, татар язучыларының күңелен яулады. Шул ук елның унберенче санында «Заман шигъриятендә ил гаме» дигән бик актуаль проблема күтәреп чыкты. Аны проблемалы очерк дип атарга була, чөнки автор үз алдына куйган мәсьәләне, беренче чиратта, публицистик планда яктырта. Ул, тойгылы җөмләләр, проблемага бәйле зур гомумиләштерүләр ясап, укучыны да диалогка чакыра сыман. Р. Шәрәфиев башта проблемалы ситуация тудыра, аннан үз уй-фикерләрен укыган әсәрләренә, тарихи хәтеребезгә таянып ныгыта, дәлилли.

Татар тәнкыйтендә аналитик шәрехләү стратегиясе төп позициядә тора. Мин монда аның тирәнлеге турында әйтмим, юнәлешне генә билгелим. Рәфикъ Шәрәфиевнең үзем белгән тән­кыйтен дә, башка кайберәүләрнекен дә шуңа мисал сыйфатын­да китерә алыр идем. Жанр ноктасыннан караганда, бигрәк тә язучылар тәнкыйтендә эсселар, очерклар, иҗат портретлары, рецензияләр өстенлек итә. Кайчандыр, юбилейлар уңаеннанмы, башка бер сәбәп беләнме, реаль кешеләрнең тормышта кичергән вакыйгалары янәшәсендә иҗатларына бәяләмәләр, теге яки бу әсәрләренә анализ органик үрелгән ярымдокументаль-ярым­нәфис очерклар язу хәзергедән активрак иде шикелле.

Соңгы елларда иҗат портерын тулысынча ук ачмаган, укучыга еш кына «иҗат портретына штрихлар», «әдип иҗатының кайбер үзенчәлекләре» кебек тәкъдим ителгән язмалар еш күзәтелә. Кайбер мисаллары: Рәфикъ Шәрәфиевнең «Хак сүз өчен кабат кайткандыр: Факил Сафин иҗатына бер караш»  һәм А.Әхмәдуллинның «Заманчалык: Данил Салихов драматургиясенең кайбер үзенчәлекләре». Иҗат портретларына отышлы үрнәк сыйфатында Т.Галиуллинның «Сөләйман (шагыйрь Җәүдәт Сөләйманның иҗат портреты»н) китерергә мөмкин.

Кабат саннар буенча барган эзлеклелеккә кайтып, Айдар Хәлимнең 2013 елның сигезенче санында дөнья күргән «Йөрәк җебе өзелгән җирдә»се – эссе, ә Радик Сабировның «Уйлар, уйлар, уйлар…» язмасы да иҗат портреты икәнлекне әйтик. Ирекле композициягә корылган эссе бүгенге көндә проза жанры сыйфатында да карала. Катгый таләпләргә буйсынмау аркасында, авторга бу төр әсәрләрне язуы җиңел дип уйлау­чылар ялгыша. Анда тәнкыйтьченең шәхси кичерешләре, уйлары чагылыш табарга тиеш. Башкаларныкыннан аермалырак фикер йөртү исә талантларга гына хас. Әле бит эссе стиле образлылык, фикер хәрәкәтчәнлеге, афористиклыгы, кайвакыт хәтта антитезалылыгы, сөйләм интонациясе, җан ачылуы кебек сыйфатлар калыплаштыруны да онытмыйк. Димәк, авторда шагыйрьлек сәләте бик көчле булырга тиеш. Менә ни өчен      Айдар Хәлим безгә татар эсселарының классик үрнәкләрен бү­ләк итә икән!

Галим авторларда, әйтик, Дания Заһидуллина язмаларында терминологик аппаратка зур игътибар бирелә; ул текстларга үзе өчен тирән анализ ясамый торып, зур мәкаләләр язарга алын­мый дип уйлыйм. Аның Равил Фәйзуллинга 70 яшь уңаеннан басылган «Шаш рухым – дуласын җан» язмасы да моның шулай икәнлеген исбатлап тора.

Айдар Хәлим язмаларын әдәби тәнкыйть таләпләренә иң җавап биргән хезмәтләр рәтендә билгеләп үтәр идем. Алар, чыннан да, матур әдәбият һәм әдәбият гыйлеме чикләрендә иҗат ителгән. Һәрберсендә дә нәфис тексатларга заман күзлегеннән торып бәя бирү күзәтелә, шәхси фикерләре калкуландырыла. Әлеге тәнкыйть иҗтимагый фикер формалашуга зур йогынты ясарга сәләтле, әдәбият тарихына, фәлсәфәгә, эстетика казанышларына нигезләнә, күпчелек очракта көн кадагына суккан сәяси характерга, публицистик яңгырашка ия. Аның «Туры тулпар кая чаба?» (2014 ел. 5 сан) язмасы да саналган фикерләремә отышлы мисал булыр дип уйлыйм.

Тәнкыйтебездәге рус әдәбият белемендә «коррекцион», ягъни «төзәтмәләр кертү» дип бәяләнгән юнәлеш байрагын мин бүгенге көндә Гомәр Даутовка тоттырыр идем. Аның «Тәрәзә кыегын кем төзәтер?» язмасы да шул стратегияне күздә тотып иҗат ителгән. Галимебез әдипләр күзаллауларындагы заман тудырган үзгәрешләрне юкка чыгарырга, иҗатларындагы, гомуми әдәби барыштагы җитешсезлекләргә төзәтмәләр кертергә алынган сыман. Гомумән, Гомәр Даутов тәнкыйте классик кыйммәтләрне түбәнәйтүгә, фикер тарлыгына, үзаңның ирексезләнүенә һәм башка бик күп күренешләргә каршы аяусыз көрәш алып бара.

Егетебезнең әдәбият язмышы турында чын-чынлап кайгыртуы ачык күренеп тора. Ул иҗтимагый-әдәби аңдагы бик күп хасталыкларын уңышлы тотып ала, заман әдәбиятындагы, беренче чиратта, прозабыздагы схематизмга, бертөслелеккә, иҗтимагый фикер тарлыгына чын мәгънәсендә каты бәрә. Г.Датуов төрле хасталыкларның тамырларын Торгынлык елларыннан, Сталин реперессияләре вакытыннан гына эзләми, хәтта Казан ханлыгы алынган вакытларга китереп тоташтыра.

«Югары дәрәҗәдәге иҗтимагый фикерне тиешле дәрәҗәдә иярли алмаган әдипләрнең әдәбият мәйданына хуҗа булып    яшәве Казан ханлыгы егылгач, әйдәп баручы катламы – мор­залары – юкка чыгарылгач башлана. ХVΙΙ – ХVΙΙΙ гасырларда язма әдәбиятыбыз дини эчтәлекле, чөнки милләтне саклап калу турыдан-туры мөселман булып калуга бәйле. ХΙХ гасырдан дөньяви белем алуны пропагандалау алгы планга чыгарыла, алга киткән халыклар ирешкән уңышларын үзләштереп, татарлыкны саклап калып була, дип ышаналар мәгърифәтчеләребез. ХХ йөз башында милли үзаң үсеше күзәтелә, ләкин монда да әлеге үсеш, үз эчендәге кадимчелек белән көрәшеп, бик нык көчен югалта. 1917 елдан соң әдәбият тар идеологик кысаларга куып кертелә». Бу цитатаны стиль планында күпмедер эшкәртергә кирәк булса да, авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау кыен түгел дип уйлыйм.

Г. Даутовның бер карашы белән тамырдан килешмим: «Язучы, гомумән, макталырга тиеш түгел. Макталса, бетә ул, сүнә, оеп йокыга китә. Буа суы тынчый, аккан су гына яши». Макталган язучыны – тынчыган буага, хурланганын аккан суга тиңләү бернинди җирлеккә ия түгел. Язучы артыгын яисә лаексыз макталса, тынчый, теләсә кайсы әсәренең яхшылыгына ышана, ә инде аны гаделсез рәвештә даими хурлау рухи, хәтта физик үтерергә, әдәби аренадан китәргә мәҗбүр итәргә дә мөмкин.

Тәнкыйтьтә чама хисен югалтмаска кирәк. Икенче яктан, әдәбиятны чүп-чар белән тутыручыларны кискен тәнкыйть итеп чыксаң да, алар китүеннән сүз сәнгатебезгә зыян килмәс, ә инде язучы тәнкыйтьне аңлап кабул итсә, әйткәннәр белән килешсә, күзе ачылырга, яхшырак та яза башларга мөмкин. Зур талант асылда ни мактауга, ни хурлауга мохтаҗ түгел, ул үзенең болай да күпләрдән яхшы язганлыгын белә, аның өчен укучыда иҗтимагый фикер уяту, үз аудиториясен булдыру алгырак планда тора дип уйлыйм. Шулай да синең гүзәл әсәрләреңне күреп алып, башкаларга тәкъдим иткән тәнкыйть тә сөендерә, яңа уңышларга үсендерә. Г.Тукайның югары күтәрелүендә язганнарына югары бәя биргән, үз фикерен әдәби җәмәгатьчелеккә дә тараткан Ф.Әмирхан кебек хезмәттәшлек итүче дусты  һ.б.лар булу да зур роль уйнамаганмыни?!

Әдәбият тарихыбызга күз салыйк. Ә.Еникинең тәнкыйтьлән­гән чаклары булган, ә макталган еллары бермә-бер күбрәк. Боларга карап ни үзе, ни язганнары тынчу буага әйләнеп калмады, яшәү рәвешен дә тынчу сулык дип  бәяләп булмый. Әдип иҗат гомеренең тәүге елларыннан алып ахыргы көннәренәчә әдәбиятыбызны алга җибәрерлек әсәрләр иҗат итүдән туктамады.

Чаллы төбәгендә әдәбият бик көчле, сүз дә юк. Анда яшәүче­ләр кайвакыт казанлылар безне танымаска тырыша, дип дәгъвә дә белдергәли, хәлбуки мин Ф. Бәйрәмованы да, А. Хәлимне дә, Ф. Сафинны да, башка берәүләрне дә һәрвакыт үз арабызда хис итәм, зур әдәбиятыбызны төбәкләрнекенә бүлгәләмим. Хәтта Башкортстанда яшәгән Марат Кәримов, Мөнир Вафин һәм башка кайберәүләрне, аралашып яшәмәгәндә дә, янәшәмдәгеләр итеп тоям.

Әдәбиятны яшәү урынына бәйле бәяләүдән битәр, сәнгати югарылыгына мөнәсәбәттә яктыртырга кирәк. Г. Даутовның, үзенә хас булмаганча, әллә инде Ә. Закирҗановның каршы язуыннан куркып, әллә фикер-карашлары үзгәреп, гадәттәге каләменекеннән аермалы рухтагы мәкалә иҗат иткән, шуңа да карамастан прозабыздагы, публицистикадагы кайбер әсәрләрне уңай планда яктыртканнан соң ясаган нәтиҗәсен җитди кабул итә алмыйм, ул миндә көлке генә тудыра: «Шайтан алгыры, хуплаганнарым барысы да Чаллы җирлегеннән булып чыга. Казаннан да бер-икене әйтергә иде. Ләкин кемне? Әнкәйләр җырчысынмы, мәхәббәт шагыйренме, З.Зәйнуллиннымы? Әмма Зәки абый да Казанны ташлап китте».

Гомәр Датуов атаган авторларының туган һәм яшәгән җирләрен буташтыра шикелле. Бердән, Тәлгат абый ни Чаллы төбәгендә тумаган, ни гомер буена анда хезмәт итмәгән. Ул – асылда бу якныкы, аның иң актив эшчәнлеге, татар тарихында эз калдырырлык еллары – КДУда декан вазифасын башкарган     чоры иде. Бу – бер, сез исемнәрен атамасагыз да, укучы чамалаган шагыйрьләр, шул ук Зәки абыегыз кебек, тумышлары белән – Башкортстаннан. Бәлки, берчак, туган-үскән авылларын сагынып, алар да кайтып китәр.

Әдәбиятта биографиягә бәйле моментлар юк түгел, шулай да, кешенең кайда яшәвеннән дә битәр, үзаңының кайда чын-чынлап формалашуы, иҗатының кай заманнарда ныклап танылуы мөһим. Бер шәһәрдән икенчесенә күченеп йөрде дип, Ф.Сафинны, В.Имамовны әле Чаллы язучысы дип мактыйк, әле Казан язучысы дип сүгикме? Тар даирәчелек чире белән авырмасак иде. Инде дә килеп, автор бик югары бәя биреп узган, әмма Кама буендагы калаларны, бәлки, күреп тә белмәгән Р. Сибатларны,     Р. Мирхәйдәровларны да Чаллы оешмасы вәкилләренә кертикме? Соңгысы Казакъстан Республикасы, Актүбә өлкәсенең Мартук поселыгында туган, Мәскәүдә яши. Р. Сибат – Казан артыннан иде. Галим югыйсә аларны да бик уңай яктан телгә ала.

Каләм иясенең талантын ул алга куйган тематика билгеләми. Мәхәббәт шагыйре халкын саклап калуга башка төр юнәлештәге гамәлләре белән дә өлеш кертә ала. Икенче яктан, гыйшык темасына гына язып та, дөньякүләм танылган шагыйрьләр бихисап. Өченчедән, хәзерге заманда бер генә шагыйрь дә беркайчан да аерым темалар белән генә чикләнми, ул темаларны аның иҗатыннан галимнәр тарайтып күрсәтә. Ватаны, халкы язмышы, ил гаме белән яшәмәгән кеше шагыйрь булып китә дә алмый, хәтта мәхәббәт шагыйре буларак та танылмаячак!

Әле бит иҗтимагый фикерне белдерергә поэзиядән тыш өлкәләр дә бар. Гел милли хиссиятләрне генә җырласаң, халык сине укудан шулай ук туктарга мөмкин. Тукай мирасында да мәхәббәт тематикасы гаять зур урын алып тора. Әсәрләрне ныклап анализлаганда, ул әллә ничә дистә шигырь белән билгеләнә. Әле бит үзәк тема бар, подтемалар бар. Тәнкыйтьче ишарәләгән шагыйрь иҗатында көчле иҗтимагый лирика да зурлыкка телемне кисмәгә бирәм. Үзегез кебек, исемен атамыйча гына язам. Ә менә Тәлгат Галиуллинның «Замана балалары» китабына мөнәсәбәттә әйткән һәр фикерегезне кабул итәм, аларның берише исән шәхесләргә килеп тиясен белеп тә, молодец, бу очракта куркып калмагансыз.

Күзәтү характерындагы язмаларны күбрәк КФУ галимнәре авызыннан ишетергә гадәтләнгәнбез. Араларында иң активы – Нурфия Юсупова. Миңа мөгаллимнәребезнең, кайберәүләр кебек, иҗат турында укымыйча, бер-ике әсәре белән танышлыгыннан гына чыгып сөйләмәве ошый. Нурфиянең тәнкыйть мәкаләләре турында да шуны әйтәм. Бәлки, һәр шагыйрь аның язганнарында үзе көткәнне күрмидер дә, күзәтүләрдә бүгенге татар шигърия­тенең бөтен яклары ачылып та бетмидер, әмма аларны башкаруга зур көч куелганлык, галимәнең бу төр язмаларга теоретик әзерлекле булуы ачык күренә. Университет укытучылары язмасын, шул исәптән Нурфиянекеләрне дә, нинди гомуми­ләштерүләр ясар микән, дип кулга алам.

Рус әдәбияты, зур күләмгә иялегенә дә карамастан, аның хакында хәтта үземә дә язуы җиңелрәк булыр иде, чөнки аерым әсәрләрне ышандыргыч итеп һәм объектив анализлаган хезмәтләр күп, әдәбият тарихы да безнекеннән тәфсиллерәк яктыртыла. Кыскасы, этәрлелеп китәргә җирлек җитәрлек, ә менә Гөлфия Гайнуллина да, Нурфия Юсупова да, башка галимнәребез кебек үк, дәресләргә хәзерләнгәндә, фән программаларын төзегәндә, бары тик үз көчләренә – үз белемнәренә һәм интуицияләренә таянырга мәҗбүр. Хисапсыз китап продукциясе чыккан бер заманда, яңа дөнья күргән һәр төр әдәбиятны укып бетереп түгел, күзәтеп бару да – гаять катлаулы һәм күп вакыт сорый торган эш. Хәзерге галим-мөгаллимнәргә куелган таләпләрне, мәгънәсез эшләрне исәпкә алганда, бигрәк тә.

Нурфия Юсупованың мөһим нәтиҗәләре дип санаган аерым фикерләрен ассызыклап үтим: «… әсәрләрне күзәтеп чыгу … чор шигъриятендә реализмның әйдәп баручы буларак үз позициясен саклап калуын дәлилли. Мондый шигъри әсәрләр, традицияләрне дәвам итеп, иҗтимагый тормышка, җәмгыятьттәге вазгыятькә, милләт тормышына аерым бер игътибар бирә, заманга, милли сәясәткә хас проблемаларны калкытып куя»; «Соңгы елларда мәйданга чыккан татар поэмаларының бер хасияте булып төрле катламнарның синтезена омтылыш тора. Ул синтез еш кына дини-мифологик образлар, гыйбарә-әйтелмәләр аша уздырылган фәлсәфи уйланулар: кеше һәм гомер, яшәү һәм үлем, вакыт агышы, кеше гомеренең бәясе, яшәү мәгънәсе; сәяси-иҗтимагый фикерләр: идеология һәм милләт язмышы, система алып килгән фаҗига, милләтнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге кебек мәсьәләләрнең бер әсәр чикләрендә очрашуына бәйләнә».

Әйткәнемчә, зур көч түгеп язылган күзәтү. Күңелемә ятты, һәр уңай тупланманы тотып алган, дөрес бәяләгән, аерым очракларда кайбер әсәрләрне анализлап та үткән. Әлбәттә, мин киләчәктә университетта укыткан галимәдән әлеге дә баягы «төзәтмә характердагы» тәнкыйть язмалары да көтәм. Әгәр тәнкыйтьче үз гомерендә әдәбиятны бер генә чүп-чардан арындыруга да өлеш кертми һәм акны карадан аеруга сәләтсез икән, язучылар катламында ни үзе, ни каләме хөрмәткә ирешми.

Гөлфия Гайнуллина белән Нурфия Юсуповалар булмаса, язучыларның мәртәбәле трибуналарыннан сүз әйтерлек кеше дә таба алмаган чаклар байтак. Аларның каләмдәшләре үтенечен аяк астына салмавы үзе генә дә зур мактауларга лаек.

Башкортостан язучыларының, әдәбиятыннан да битәр, тән­кыйтен яратып кабул итәм. 2014 елның бишенче санында Илдус Фазлетдиновның «Кар кешеләре – арабызда» исемле китап күзәтүе урын алган икән. Аны Әмир Әминевнең «Кар кешесе» китабына язылган яисә берничә әсәренә бәя биргән полире­цензия дип кенә бәяләп булмый, ул киң планлы тәнкыйть мәкаләсенә әврелеп киткән. Автор җыентыкны жанр эволюциясе яссылыгында да, биографик планда да, идея-тематик ракурста да, образлар ноктасыннан да анализлаган. Башкорт язучысының иҗатын бәяләвенә карамастан, И.Фазлетдинов язмасы, татарча тәнкыйть мисалы булганлыктан, җитмәсә, фәннилеге, логик эзлекле фикер сөреше, әсәрләрдәге нәкъ кирәкле моментларны гына калкытып куюы белән аерылып торганга, күзәтүемдә урын алырга тиеш дип санадым.

Бүгенге көндә рус галимнәре тәнкыйтьтәге совет ментальле­генә каршы көрәшне кире кагуга юнәлтелгән эшчәнлекне мактау юлына басты. Аллага шөкер, бу әлегә бездә күзәтелми. Рус галимнәренең шактые туксанынчы елларда идеологик координанталар дөрес сайланмаган һәм әдәбиятта совет ментальлеге уңай бәяләнергә тиеш иде, илне яшәткән нормаларның җимерелүе аңа зур зыян салды, дигән фикер әйтә. Бу, билгеле, тәнкыйтьтә кабат югарыдагыларга ярарга тырышу, совет патриотизмын, шул чорның идеологиясен, бигрәк тә башка милләтләргә элекке мөнәсәбәтне яңадан торгызу омтылышы булып аңлашыла. Ул эчке сәясәттәге үзгәрешләр, демократиягә каршы көчләрнең ныгый баруына бәйле. Узган чорлар әдәбиятын бәяләгәндә, совет ментальлегенә ия типлар турындагы әсәрме ул, әллә башка эчтәлектәгеме – без, беренче чиртта, әлеге образларның милләтебезгә мөнәсәбәтен, ә эчтәлекнең кем ихтыяҗларын күздә тотып иҗат ителгәнлеген алга куярга тиеш. Элеккене – бүген хакимлек иткән идеология кысаларындагы әдәбиятны пропагандалаучы тәнкыйтьне дә үзебездә әлегә бар дип санамыйм. Сәбәбе гади: әдәби тәнкыйтьнең төп көче – милләтпәрвәр әдипләр үзләре.

Рәсми идеологиягә хезмәт итүче тәнкыйтьчеләрнең караш­лары инде бездә дә таралмасын иде, дип теләргә кала. Аның аерым чагылышлары бар инде. Г. Яхина китабына бәйле интер­нетта барган бәхәсләрдә дә ул күпмедер күренде. Авторның, әлеге дә баягы романы белән, бөтен илне бер халыкныкы итмәкче, шул халык эчендә лидерлык позицияләрен рус яисә руслашканнарга бирмәкче шовинистлар тегермәненә су коюын танырга теләмәгән тәнкыйтьтә үткәнне яңадан кайтарырга омтылган тәнкыйтьнең яралгылары, һичшиксез, бар.

Хәер, аналитик стратегия алып баручы тәнкыйтьне дә Рәсәйнең төп милләтеннән чыккан галимнәр кебек аңларга ярамый. Алар әйтүенчә, ХХΙ гасырның аналитик тәнкыйте яңа ментальлекне анализламыйча гына кабул итә; әхлакый-менталь планны икенче планга куя, ә менталь-психологик бәяне кирәгеннән артык актуальләштерә. Бездә бу хәлләр башкачарак тора дип уйлыйм. Ничек кенә булмасын, аналитик рухтагы язмаларда анализ үзәк- доминанта компонент булып тора, әхлакый-менталь яссылыктагы бәяләмәләр һаман калку.

Бүгенге татар тәнкыйтенең әдәбиятта кризис күренешләрне тотып алса да, мисаллар белән ахыргача ачарлык көче, дөресрәге, кыюлыгы юк. Бу хакыйкатьне кабул итәргә әлегә аның укучысы да, әдәбиятка хезмәт иткән каләм иясе үзе дә әзер түгел шикелле. Шул ук вакытта аерым галимнәребез – Д. Заһидуллина, Р. Ганиева һәм башка кайберәүләр, теге яки бу күренешләрнең, агым-юнәлешләрнең фәлсәфи нигезләрен ачарга омтылып язулары белән, фәнни-аналитик тәнкыйтьнең алга таба үсешенә хезмәт итә.

Тәнкыйтебезнең җитешсез яклары сыйфатында – язмалардан текстның төбенә төшеп уку, асыл сыйфатларын тотып ала белү күренмәүне; язучының стилен башкаларныкы белән бер үк икән дип уйлатмаслык мәкаләләр азлыгын да атарга кирәк. Бу күзәтү, укучым, сиңа да тәнкыйть мәкаләләрен бик аз сандагы әдипләр генә язганны ачты дип уйлыйм. Бәхетебезгә, мисалга китергән персональ тәнкыйтьләрнең авторлары бер-берсен кабатламый, стиль төрлелекләре, караш аерымлыклары күренә.

Теләсә кайсы милләттә әдәбият зурлыгы да, аны бәяләргә алынган  тәнкыйтьнең көче дә каләм ияләрендәге талант дәрәҗәсе, алар туплаган белемнәренең төрлелеге, тәнкыйтьтәге һәм нәфис әдәбияттагы стратегияләре, таянган методологияләре һәм башка сәбәпләр белән аңлатыла.

«Казан утлары»ның узган елгы саннарында әдәби тәнкыйть бераз позицияләрен биргән, димәк, тәнкыйтьчеләребез пассив­лык күрсәткән. Бердән, ул сан ноктасыннан кимегән. Икенчедән, кайбер рецензияләрнең, укылышлылыкларына карамастан, эчтәлеге зур тирәнлек белән аерылып тормый. Мәсәлән, Ф. Җамалетдинованың «Хикәяләр»енә Р. Габделхакова язган бәяләмәдә (Сафлыкка манылган әсәрләр. 2015. №3) хис-тойгылар өстенлек итә, ул, бу кеше мактауга лаек бит инде, мактыйк, дигән рухтарак язылган. Аңлавымча, юбилей уңаеннан журналда урын алган язманы Фирүзә прозасына да, шигъриятенә дә теше үтәрлек кеше башкаруы бик мөһим иде.

И. Вәлиулланың «Шигъри мәйдан ни сөйли?» күзәтүләренә дә фәннилек, киңлек җитә дип булмый. Мәкаләнең, укучыны төп темадан читкәрәк алып киткәнлектән, фикри яссылыкта сыекландырган, гомуми сүзлерәк, риторикалырак өлешләре аны күләмле итү өчен генә иҗат ителгәндер кебек. Аллаһыга эндәшле фразаларны һәм башка төр фәлсәфәләрне күп мәкаләләрендә дә кулланган Илшатыбыз шактый кабатлана, текст эченә үк кермичә, гомуми яңгырашына, темасына игътибар итеп, өсләреннән йөгереп уза шикелле. Безнең язучылар, әгәр аны мактыйлар икән, кайсы тәнкыйтьне дә күккә чөеп каршы ала. Ул әнә шуңа ияләнде. Ә бит, чынлыкта да, гаять талантлы егет, әгәр күпләр кабул иткән традицион теорияне үзләштерсә, зур тәнкыйтьче дә була алыр иде. Аңа кешене реальлектән алып китә торган хезмәтләр уку  һәм шулар нәтиҗәсендә туган үз «тараканнары» комачаулый кебек.

Н. Юсупованың дүртенче санда дөнья күргән «Шигърият дөньясы: 2014» күзәтүе исә татар әдәбиятында, беренче чирата, идея-проблематик киңлекне ачыклау рухында һәм алдагы елда журналда дөнья күргән әсәрләрне шул яссылыкта эзлекле бер чылбырга тезә, аерым әсәрләрдәге теге яки бу төр тропны авторның уңышы буларак аерып чыгара, кайбер образ-символларның мәгънә киңлеген ачыклый, әдәби традицияләр җирлегенә куеп карый. Мәкалә журналда басылган һәр әсәргә аңлы рәвештә уңыш позициясеннән генә торып якын килгәнгә, текст җитешсезлекләре исәпкә алынмаганга, уртачарак әсәрләр дә уңай бәяләнгәнгә, шигъриятебез бары тик югары кимәлдә иҗат ителгән текстлардан тора икән, дигән хата фикер уянуга хезмәт итә.

Шул ук вакытта Нурфиябезнең теоретик хәзерлеге тоелып торырлык язуы, ашыкмавы-чәбәләнмәве, темадан бервакытта да читкә китмәве, зур гомумиләштерүләр ясый алуы, иҗатны чор күренеше буларак тәкъдим итүе, заман шигъриятен узган чорлар әдәбияты белән дөрес ялгый алуы һ. б. – чын тәнкыйтьче-галимнәргә хас мөһим сыйфатлардыр. Тәнкыйтьче каләме әдәби күренешләрнең һәр ягын исәпкә алырга тиеш, кебек әйтеп узсам да, Нурфиянең күзәтү характерындагы язмалары мин моңарчы танышкан барлык шул тип мәкаләләр арасында иң тирән эчтәлектәгеседер һәм, беләм ки, озак еллар университетта укыткан, студентларга төпле белем биргән галимәбез тәнкыйди фикерләр дә әйтә ала, әмма ул каләм ияләреннән оешкан аудитория ихтыяҗын, аның туры сүзгә мөнәсәбәтен исәпкә ала.

Алдагы – өченче санда «Заман прозасында – чор сулышы» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүләрдә дә, Гөлнара Мансурова чыгышын исәпкә алмаганда, бер генә кеше дә заман прозабызга чор алып килгән тискәре күренешләр хакында сүз алып бармый. Ә бит алар биниһая зур! Кайбер макталган әсәрләрнең дә кычкырып торган җитешсезлекләре бар. Һәркем ләм-мим. Телгә алынган тәнкыйтьчеләр кибет киштәләрендәге заман прозасы, «Казан утлары»нда дөнья күргән барлык әсәрләр белән ни дәрәҗәдә таныш, дигән сорау туа. Алар Гөлнара Мансурова күзәтүләрендә генә чагыштырмача тулы чагылыш таба, аның журналда 2014 елда дөнья күргән әсәрләрнең бары­сын да укып чыкканлыгы ачык күренә. Тәнкыйте дә урынлы, мактаганы да дөрес. Сөенеп куйдым: үзем укыткан тәнкыйтьчеләр төркеменнән шул. Менә кемнәр кулына калырга тиеш иде бу өлкә! Журнал хезмәткәрләре оештырган сөйләшүдә, гомумән алганда, заман прозасында чор сулышы ахыргача ачылган, дигән карашта тормыйм. Аз мисаллар ярдәмендә, темага кереп-кереп чыгу гына бар. Шул ук вакытта кирәкле, мөһим сөйләшү икәнлеген, проблеманың актуальлеген дә таныйм.

Татар әдәби тәнкыйтендә бүгенге көндә каләм ияләренең әдәби әсәрләргә үз зәвыкларыннан чыгып якын килүе, аларны анализлаганда, идея эчтәлекне ачу һәм лингво-стилистик принципларны алга кую күзәтелә, әмма ул да ахыргача эшкә җигелми, чөнки автор теленең җитешсезлекләрен тотып алу юк дәрәҗәсендә; норматив принциплар исә бөтенләй арткы планга күчерелә. Шулай да әсәрләргә тел яссылыгында таләпчән килгән очраклар бар.

Журналда 2015 елда басылган мәкаләләрнең кайберләре Рабит Батулла каләменнән төшкән. Рабит абый – милли телебез сагында торучы сирәк язучыларның берседер. Кайсы әсәр хакында язмасын – җентекле укыганлыгы күренә, кемнең иҗатын гына бәяләмәсен – сөйләмен читтә калдырмый. «Бер-ике генә сүз» рәвешендә әйтсә дә, шул ике сүз галимнәребезнең күләмле мәкаләләренә алыштыргысыз да булгалый.

Журналда дөнья күргән азсанлы рецензияләр арасыннан Р.Низаминың «Поэма белән очрашу» язмасын да уңай яктан бәяләргә кирәк. Аның шагыйрь каләменнән төшкәнлеге күренә: бердән, әсәрне аңлау бар, икенчедән, баш катыргыч терминнар боткасы түгел, шул ук вакытта фәннилектән ерак дип тә әйтеп булмый. Анда һәр нәрсә чама белән. М.Мирзаның «Кысыр Гариф» әсәренең татар әдәбиятында килгән кайбер тамырлары да барлана, эчтәлеге дә әсәр белән таныш укучы күзалларлык дәрәҗәдә бирелгән, композициясе дә ачылган, нәфис текстка хас уңай сыйфатлары да билгеләнгән.

Шагыйрьләр язган тәнкыйтьтә фәннилек аз булып тоелу – кайвакыт аларга чагыштырма якын килгәнлектән: чөнки галим­нәр руслар аша кергән терминнар белән эш йөртә, язучы­ларыбыз шулар урынына үз телебездәге төшенчәләр куллана. Терминнарның эчтәлеген белмәгән кеше галим язмасын шуның аркасында үтә фәнни дип саный, ә әдипнекен гади күрә, чөнки аңлый. Моның кайсы каләм иясе өчен файдалырак, үзегез хәл итегез. Дөрес, Рифат абый Сверигин, Фәрит абый Хатипов, Фоат абый Галимуллин кебек халыкка да аңлаешлы, әмма фикерләрен укучыга күз күрмәс томанга төреп җиткермәүчеләр дә бар бит әле. Мин үзем әнә алар язганны яратып укыйм. Кеше башын катырмауларыннан чыгып кына да, әдәбият язмышын кайгыртканлыклары, әдипләргә ярдәм күрсәтү максатыннан язганнары күренеп тора.

Суны, үз төшенчәбездән тыш, водород оксиды дип атарга, водород һәм кислород атомнары ярдәмендә барлыкка килгән молекуляр формула аша чагылдырырга мөмкин, латин сүзе аква ярдәмендә һ.б. юллар белән дә белдерергә була. Бер үк нәрсә булудан туктамаса да, син һәрберсен икенчерәк төсмерләрдә кабул итәсең. Әйтик, формула аша атаганда, шунда ук химик матдә сыйфатында күзаллыйсың, аква дигәндә, фармацевтлар кулланган сыеклыктыр кебек тоела. Татарча сүзләрдән йөз чөергән тәнкыйтьтә дә шулай. Берәү миннән модернизмның нәрсә икәнлеген сорады, яңарыш дип сөйли генә башлаган идем, сүземнең ахырын да көтмичә, ә – ә, шулай гынамыни, дип китте дә барды.

Әйе, терминнар чолганышында бәяләнгән әдәбиятыбыз белән эш шулайрак тора. Кайберәүләр, галим ул аңламаган сүзләрне ешрак кулланган сан, ай-йай шәп яза, дисә, икенче акыл­лырагы, әллә соң бу татар теленең әдәбиятыбызны бәяләрлек мөмкинлекләре дә юк микән, дип уйлап куя. Терминологик аппараттан тулаем качу дөрес түгел, әлбәттә, чөнки терминнар инде мәктәп дәреслекләренә дә шактый кертелде, заман укучысына да яхшы танышлары күп, әмма аларны текстыңны язучы аңламас дәрәҗәдә активлаштыру да дөрес булмас.

Ике съезд арасындагы материаллардан чыгып фикер йөрткән­дә, анда алтмышынчы елгылар белән бәйле традиционалистик тәнкыйть өстенлек итә, шулай да чит илләрнең «яңа тәнкыйть» тәэсиренә эләккән рус әдәбияты йогынтысында бездә дә башка төр тәнкыйть чалымнары да күзәтелә. Тәнкыйтьтән без әдәбиятны алга этәрерлек объективлык көтәбез, әмма әлегә ул мактау тәнкыйте булып кала бирә, макталу-хурлану гына түгел, хәтта игътибарга алынмау да еш кына кайбер галимнәрнең теге яки бу авторга шәхси мөнәсәбәтләренә кайтып кала.

Бүгенге көндә татар тәнкыйте әдәби әсәрнең барлык сыйфатларын ачып бирер, ә инде җитешсезлекләрен күрсәтер дәрәҗәдә түгел. Аның хәтта уңайны гына күрү юнәлешендәге чын тәнкыйте дә, әйткәнемчә, аз санлы кешеләр көче, беренче чиратта, үзләре дә нәфис әдәбиятка хезмәт итүчеләр тарафыннан гына тудырыла. Бүгенге татар прозасын, шигъриятен, бигрәк тә тәнкыйтен бөтен тулылыгында, бөтен ваклыкларын аңлап бәяләрлек бер генә кешебез дә юк. Ә инде аны гомумдөнья әдәбиятында мөстәкыйль барышлы сүз сәнгате сыйфатында характерлау бөтенләй көн кадагыннан төшеп калды, андагы эреле-вакылы сыйфатлар, тулыканлы күренеш дәрәҗәсенә әверелмәгән теге яки бу очраклар, рус тәнкыйтенә ияреп, чәчәк аткан кирәкле процесс сыйфатында ачыла.

Тәнкыйть Рәсәй территориясендә яшәгән башка рус булма­ган халыкларда да шулай, хәтта чагыштырмача объективрак, безнекеннән югарырак торган рус тәнкыйте дә, алда язып үткә­немчә – артка чигенештә. 2014 елда бу уңайдан Рәсәй язучылары берлегендә мәртәбәле түгәрәк өстәл дә оештырылган иде, бездән, кызганыч ки, беркем дә бармады дип беләм. Ә бит фикерләре­безне электрон формада да җибәрә ала идек.

Мәҗлесне оештыручылар аның төп максатын камил иҗат ителгән традицион рус әдәбиятының яшәү-үсү хокукларын яңадан кайтару; чүп әдәбиятны мактаулары, кайбер әсәрләрнең мөһимлеген танымаулары белән, классик әдәбиятның алга таба үсешенә зыян салган галимнәргә тәэсир итү; китап продукция­сенә базар хезмәте итеп караган буржуаз реальлеккә каршы көрәшү дип билгеләгән.

Түгәрәк өстәлнең Светлана Замлелова хәзерләгән сораулары, бәхәскә алынырга тиешле фикерләре аеруча игътибарга лаек:

• Ни өчен ни тәнкыйтьчеләрне, ни филологларны нәзакәтле сөйләм сәнгатенең үлеп баруы, нәфис телнең деградацияләнүе борчымый?

• Бүгенге язучы кемгә атап иҗат итә, һәм Язучылар берлеге халык арасында популярлаштырылган әдәбиятка альтернатив булганының укучыга барып ирешүенә булышлык кыла аламы?

• Тәнкыйтьченең хәзерге әдәби процесста роле нинди, ул нәрсә эшләргә тиеш, мәрҗән орлыкларын кайдан эзләргә?

• Заманның әдәби массивы эченнән укучы яхшы әдәбиятны ничек табарга тиеш? /…/

• Укучыга ориентир һәм кызыксындыру системасы булган премия – яхшы идея. Әмма бүгенге көндә, коммерциягә һәм «лохотронга» әверелгән премияләрнең вакыты чыкты. Теге яки бу конкурслар һәм, гомумән, премияләр кирәкме икән?

Болар – татар әдәбияты, язучылары өчен дә гаять актуаль сораулар. Аларга дөрес җавап бирә алган сүз сәнгатькәрләре генә әдәбиятны алга этәрүгә хезмәт итәчәк. Рус язучыларының түгәрәк өстәлдә әйткән һәм үзем  мөһим дип аерган кайбер фикерләрен түбәндә тәрҗемә итмичә генә китерим, безгә дә файдасы тимәсме?

Светлана Замлелова: «Это именно с подачи критиков отпала для писателя необходимость владеть языком, как инструментом. С подачи критиков стало нормальным писать кое-как».

Юрий Павлов: «Сегодняшняя система книгораспростране-   ния – это преступление перед литературой, народом, страной…»

Нина Ягодинцева: «Критика по определению является частью общественного диалога, и если диалога как такового практически нет, то и критика не у дел – не востребована, не публикуется широко, не обсуждается, не развивается.»

Андрей Тимофеев: «В современном литпроцессе широко распространено мнение о том, что писатель должен «подстраиваться» под среду, о которой пишет, в том числе подстраивать под неё свой язык. В этом принципиальном заблуждении корень проблем многих современных авторов.»

Түгәрәк өстәлдә сүз алган бөтен рус тәнкыйтьчеләре дә укучының, нигездә, классикага тартылганлыгын, нәкъ шул юлдан үсеп барган әдәбиятның гына тәнкыйтьчеләр тарафыннан яклануга, макталуга, укучыга тәкъдим ителергә тиешлеген таныган. Гасырлар дәвамында милләт яшәвенә хезмәт иткән әдәбиятыбызда бигрәк тә, милләтне дә, әдәбиятны да югалтмыйк дисәк, нәкъ менә үзен аклаган традицияләр алга куелырга тиеш.

Шәхси мәнфәгатьләрен күздә тотып, теләсә кемне, теләсә кайсы сәнгати кайтыш әсәрне дә мактарга әзер татар тәнкыйтьчесе, кулына каләм алганда, яхшы язып та тиешенчә бәяләнмәгән каләмдәшләре каршысында оят хисе кичерсен иде. Русча гыйльми китапларда, тәнкыйть хезмәтләрендә күзне буып язган, әдәбиятта тегендә-монда булган тайпылышларны аның мөһим күренеше, киләчәккә алып барачак юлы, котылгысызлыгы итеп күрсәткән рус тәнкыйтенә иярүдән туктавыбыз да тиз арада әдәбиятның иҗтимагый, тәрбияви, эстектик вазифаларын бердәй лаек башкарган сәнгать продукциясе сыйфатындагы татлы җимешләрен китерә ала.

Рифә Рахман,

филология фәннәре кандидаты

 

Read 1666 times Last modified on Сишәмбе, 10 Май 2016 11:22
Союз писателей РТ