Сишәмбе, 10 Май 2016 11:22

Җаваплылык хисе...

Written by 
Rate this item
(0 votes)

 (Ике корылтай арасында драматургиянең торышы)

Ике корылтай арасында татар драматургиясенең торышы турында уйланганда беренче булып Туфан ага Миңнуллин исеме хәтергә килә. Аның арабыздан киткәненә дә 4 ел вакыт үткән. Чорыбызның олы әдибеннән башка сәхнә әдәбияты ятим булып, боегып калган, аның урыны һаман да буш икән. Бүген инде Туфан аганың кирәклеге, бик тә мәртәбәле урыны тагын да ачык күренә. Урта һәм өлкән буын әдипләр яхшы белә: соңгы кырык елда драматургия турындагы сөйләшү бөек драматургыбыз исеме, аның иҗатына зурлап бәя бирү белән башлана иде. Үзе һәм яңа гына чыккан әсәрләре булмаса да, бүгенге сүзебезне дә Туфан агадан башлыйбыз, чөнки аның иҗаты бу елларда җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә булды, пьесалары сәхнәләрдә куелды, иҗаты мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында өйрәнелде һәм киләчәктә дә шулай буласына һич тә шигем юк. Хәзер инде Т.Миңнуллин исемен икенче планда да искә алабыз – бу аның, эчке тоемлау, табигый сәләт, бай тормыш тәҗрибәсенә таянып, драматургия һәм театрыбыз алдына куйган зур таләбе белән бәйле. Менә аның кайберләре: 1) драматургия һәм театрның милли эчтәлек белән сугарылып, үз йөзен, үзенчәлеген яклавы һәм саклавы; 2) мәдәниятебезнең бай, гыйбрәтле традицияләренә тугры калуы; 3) заман рухын тоеп, үткән һәм бүгенге көн вакыйгаларына яңа гасыр биеклегеннән торып бәя бирү; 4) язмыш тарафыннан халкыбыз Көнчыгыш һәм Көнбатыш дөньялар уртасына куелганлыктан, әдәбиятта һәм сәнгатьтә аларның казанышларын файдаланган хәлдә, гомумкешелек кыйммәтләренә йөз тотып, чорыбызның гыйбрәтле характерларын, олы язмышлы типларын мәйданга чыгару. Язучы, кем булуына карамастан, халкыннан узып китә алмый. Шуңа да халык мәнфәгатен яклауны, аның рухи ихтыяҗларына җавап бирүне, шул ук вакытта сәнгати камил әсәрләр белән аның зәвыгын үстерүне, эстетик карашларын киңәйтүне кулына язучылык каләме алган һәркемнең изге бу­рычы, дип санады Туфан ага Миңнуллин. Хәзерге драматургия әлеге җитди таләпләргә ни дәрәҗәдә җавап бирә соң? Сорауга җавап эзләп, соңгы дүрт елда басылып чыккан яисә сәхнәләрдә куелган пьесаларга мөрәҗәгать итик.

Гомум әдәби барыш кебек үк, драматургия дә ике корылтай арасында билгеле бер үзгәреш кичереп яши. Бу елларда Г. Каюмовның «Ул...» (2013), Э. Яһүдиннең «Пьесалар» (2014), Р.Сәгъдинең «Гүзәл Аппаксылу» (2012), «Сынган беләзек» (2015) җыентыклары басылып чыкты, «Казан утлары», «Мәйдан» журналларында З. Хәким, Д. Салихов, Р. Сәгъди һ.б. пьесалары дөнья күрде. Китапларда драматургларның төрле чорларда язылып, сәхнәләрдә куелган яисә укучыларга журналлар аша ирешкән пьесалары урын алса да, алар шул чор сәхнә әдәбияты­ның торышын чагылдыра һәм язучы иҗатының бер этабына нәтиҗә дә булып тора. Г. Каюмовның «Ул...» китабына алты пьеса туплап бирелгән. Талантлы драматург алдагы елларда «Упкын өстендә уен», «Ыру», «Һинд кызы», «Сагынырсың әле син дә бер...» пьесаларына нигезләнгән спектакльләре белән безне сөендерсә дә, аннан тукталып калды. Әлеге тукталыш озаккарак сузылып, бүгенгәчә дәвам итә. Яңа җыентыгы белән танышу шундый нәтиҗәгә китерә: ул төрле юнәлештә уңышлы эшли ала һәм кыю экспериментлардан курыкмый. Җыентык исеменә чыгарылган «Ул...» әсәре Г. Каюмовның шигъри талантын гына түгел, бәлки тапкырлык һәм хикмәтле фикер куәтен аңлаткан чичән булуын да ача. Автор олы мәхәббәт, ана һәм ул мөнәсәбәте, яшәү мәгънәсе, яшәү һәм үлем, фани һәм бакый дөньялар, чиктәш халәт һ.б. аңлап һәм аңлатып бетерү мөмкин булмаган фәлсәфи төшенчәләр турында уйлана. Мин аны уй-фикергә, җитди акыл эшчәнлегенә этәрүче интеллектуаль иҗат юнәлеше тарафдары дип атар идем. Г. Каюмовның иҗат эшчәнлеген активлаштыруын бик тә телим.

Э. Яһүдиннең «Пьесалар» җыентыгында җиде пьеса урын алган. Автор драматургия таләпләрен яхшы белүче, һәм заман, һәм тарихи темаларга иркен мөрәҗәгать итүче драматург булып ачыла. Э. Яһүдин актив эшли. Әсәрләре «Яңа татар пьесасы» конкурсында да еш кына җиңүчеләр арасында. Шул ук вакытта аның сәхнә «яулавы» озаккарак сузылды. Заман сорауларын үз эченә алган «Вагон», «Җиһанның серле затлары», «Эт чаба дип...» кебек пьесалары сюжет-композиция төзеклеге, уңышлы диалоглары һәм яшәеш мәсьәләләрен ачык һәм кискен куюы белән игътибарны җәлеп итә. Ерак тарихны күз алдына бастырган «Кол», «Олуг хан фәрманы», «Мәхәббәтнамә» әсәрләре тарих аша мәңгелек темаларга килеп чыгуы белән үзенчәлекле. Автор, яшәештәге яхшылык һәм явызлык көрәшенә нигезләнеп, геройларын сынау алдына куя. Әсәрләрнең конфликты да әнә шул көрәштән үсеп чыга. Нигездә, укучыны битараф калдырмый торган әсәрләрнең киң яңгыраш алмавы каршылыклар нигезендә яткан тартышларның тигез үстерелмәве, геройларның эш-гамәле һәм вакыйгалар чишелеше алдан билгеләнгән булу, җитди гомумиләштерүләргә килмәве белән аңлатыла.

Р. Сәгъди 2012 елда мәктәп укучылары өчен «Гүзәл Аппаксылу»ны, ә инде 2015 елда «Сынган беләзек» җыентыгын укучыларга тәкъдим итте. Проза һәм драматургия төрләрендә уңышлы эшләүче язучының пьесалары төрле тәэсир калдыра. Әмма драматург буларак иҗат йөзен билгеләгән «Гүзәл Аппаксылу», «Сынган беләзек», «Бакчасарай гөлләре» кебек пьесалары театрларыбыз репертуарында киләчәктә дә урын алыр дип уйлыйм.

Шулай да ике корылтай арасында драматургия төренең торы­шы, театрларда заманча пьесаларның урыны, киң планда сәхнә әдәбиятындагы табышлар һәм югалтулар «Яңа заман пьесасы» конкурслары нәтиҗәсендә басылып чыккан китаплардагы пьесалар белән билгеләнә. Тагын бер кат шуны ассызыклап үтәсем килә: 2003 елдан бирле үткәрелеп килә торган әлеге конкурс Г.Камал театры җитәкчелегенең, аеруча аның башлангычында торган элекке директоры Шамил абый Закировның, ТР Мәдәният министрлыгының, «Җыен» фондының, «Сетевая компания» җитәкчелегенең һәм оештыруда, тикшереп бәяләүдә катнашучы танылган шәхесләребезнең татар театрларына, димәк ки, халкыбызга олы бүләге булып тора. Конкурсның төп максатына ни дәрәҗәдә ирешүенә бәйле бәхәсләргә урын калса да, иң мөһиме – ул, бердән,  драматургларны актив эшчәнлеккә тартты, үзләрен сынап карарга этәрде, икенчедән, дәүләт һәм халык театрларының репертуарын баетуга җитди өлеш кертте; өченчедән, яшь драматургларны эзләп табып, аларга мәйдан бирде.

2012-2015 елларда дүрт тапкыр конкурс үткәрелеп, җиңүче пьесалар билгеле булса да, аларның барысы белән дә танышу мөминлеге әлегә юк, ягъни китап булып басылып чыкмаганнар. Безнең кулдагы 2012-2014 елларда дөнья күргән өч җыентыкта  26 пьеса урын алган. Шулардан З.Хәкимнең «Искән җилләр көенә», И.Зәйниевнең «Әрем исе», «Кәҗә, сарык һ.б.», Р.Зәйдулланың «Үлеп яратты», «Приют» («Казан ятиме») кебекләре сәхнәләргә куелып, нигездә, әйбәт яңгыраш алды. Жанр ягыннан эзләнүләр тарайган дигән фикер кала: 1 психологик драма, 1 моңсу комедия, 1 лирик комедия, 1 сатирик комедия, 1 мелодрама булып, калганнары «пьеса» яки «драма» дип кенә бирелгән.

Драматургиядәге төп тенденцияләрне билгеләүне үз җилкәсенә салган З.Хәкимнең җыентыкларда «Искән җилләр көенә», «Бармы ришвәткә дәва?», «Җенле күл» пьесалары бирелә. Драматургның «Бармы ришвәткә дәва?» сатирик комедиясе исеменә чыгарылган мәсьәлә белән үк игътибарны җәлеп итә. Гаделлеге өчен эшеннән кыскартылган химия укытучысы ришвәткә дару, ягъни «нәфесне кайтара торган дару уйлап» табуы белән зур шау-шу уята. Әлеге даруның дөресме-түгелме , тәэсире бармы-юкмы икәнен белергә омтылып, район җитәкчеләре, һәртөр чиновниклар гына  түгел, ә Казаннан һәм Мәскәүдән килгән вәкилләр дә үзләренең чын йөзләрен ачып, хур булалар. Сатирик комедиягә хас булганча, гадәттән тыш арттыру, геройларның үз-үзләрен фаш итү, бер-берсенең ялган битлеген салдыру, сүз уйнату, максатчан рәвештә гади сөйләм элементларын куллану, түбәнлек һәм бөеклекне аңлаткан төшенчәләрнең урыннарын алыштыру кебек алымнар ярдәмендә район чиновникларын фаш итә, ришвәтчелек күре­нешенең тирән тамырларын ача. Үзенчәлек шунда, пьесада җиңүче дә, җиңелүче юк, авторның эстетик идеалы ачыкланса да, аны тормышка ашыруның юлы һәм мөмкинлекләре табылмый. Нигездә, автор әлеге күренешнең һәрберебезгә бәйле булуын һәм аны уңышлы хәл итүнең барыбыздан да торуын аңлауга китерә. Шулай да пьесада шактый таныш күренешләр урын алу һәм вакыйгаларның ничек дәвам итәсен алдан ук тоемлау, аның киң яңгыраш алуына китерми. Ә инде «Җенле күл»дә драматург тулы бер гасыр дәвамында булган вакыйгаларны күз алдына бастыра. Пьесада ике гаилә тормышы аша татар авылы, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында җитди сөйләшү бара. Үзәктә бик тә гыйбрәтле образ – гражданнар сугышы вакытында Җенле күл янында туган Сәфәрҗан образы. Акгвардиче улы гомере буе кыерсытылып, кире кагылып яши. Аның белән бәйләнештә сурәтләнгән язмышлар аша барыбызга да эндәшә: кеше булыйк, Ходай биргән гомерне аңлашып, ярдәмләшеп яшик. Кешене тарихларга, риваять-легендаларага кереп калган үткәннәр һәм киләчәккә омтылышлар яшәтә. «Җенле күл» бөтен илгә, идеология тәрбияләгән кешеләр язмышына метафора булып килә.

И.Зәйниев байтак еллар инде театрларда иң актив куелучы автор булып кала. Аны «Яңа татар пьесасы» конкурслары үстерде дип әйтә алабыз. Соңгы елларда драматургның «Кем мин?», «Бөке», «Ак чәчәкләр иле», «Әрем исе», «Амозонка» һ.б пьесалары басылып чыкты яисә сәхнәләргә куелды. Без сүз алып бара торган җыентыкларда алты пьесасы бирелә. Драматургның балаларга атап язылган «Ак чәчәкләр иле» һәм «Кәҗә, сарык һ.б.» әсәрләре бар. Икенчесе Камал театрының Кече залында куелып, чын мәгънәсендә киң танылу алды. «Ак чәчәкләр иле» пьеса-әкияте яшүсмерләр турында һәм яшүсмерләргә атап язылуы, шулай ук әхлакый һәм фәлсәфи эчтәлеге белән җәлеп итә. Без барыбыз да балачак иленнән, уенчыклар иленнән, ул безгә якын, кадерле. Әсәр геройлары да үзләре башлаган уен аша уенчыклар иленә эләгә һәм күптөрле сынаулар алдында кала. Без уен гына уйнамыйбыз, бәлки үзебезнең киләчәкне, язмышны да уйныйбыз икән. Шуларга бәйле автор яшәешнең җитди мәсьәләләренә алып килә. Әсәр герое Шамил сүзләре белән ул һәрберебезгә, беренче чиратта, олы тормышка атлаучы яшүсмерләргә эндәшә: «Һәркем эшләгән эшләре өчен җаваплы. Һәркем үз тормышын үзе уйлап чыгара, ничек тели, шулай дәвам итәргә сәләтле. Мөмкин булмаган нәрсә юк, бары тик теләк кенә кирәк. Теләк һәм хыял! Һәркемнең үз язмышы үз кулында». 

И.Зәйниев пьесалары тема һәм жанр төрлелеге белән дә игътибарга лаек. «Авыр туфрагың җиңел булсын» комедиясендә полиция хезмәткәрләре тормышы сурәтләү объекты булып тора. «Милиция» дигән атаманы «полиция»гә алыштыруга һәм әлеге авыр, катлаулы хезмәтнең асылын еш кына бозып аңлауга һәм аңлатуга, аерым алганда, полиция эшенең күрсәткече булып һәртөр начарлыкка, җинаятькә юл куелмау түгел, бәлки язылган беркетмәләр саны тору кебек гаять тормышчан кимчелекләр ачып салына, алар уңышлы фаш ителә. Әмма шуларга нигезләнгән сатирик конфликт оеша башласа да, ул дәвам иттерелми. Авыл милиционерының өстән төшерелгән планын үтәү максатында ялган-формаль җинаять «табуы», тәртип бозуны «оештыруы» зураеп китә һәм ул обсурд төсен ала. Шуңа бәйле вакыйга ваклана, таркала, каршылык бик тиз гап-гади көнкүреш материалы төсен ала. Нәтиҗәдә авторның нәрсә әйтергә теләве ачык чагылмаган пьеса буларак тәмамлана.

Яшь драматургның соңгы елларда язылган әсәрләре арасында «Әрем исе» мелодрамасы иң уңышлысы дип әйтер идем. Яшәешнең җитди мәсьәләләрен үзәккә куйган пьеса үзара мөнәсәбәттәге ярату һәм нәфрәт, өмет һәм өметсезлек,  ышану һәм ышанмау, горурлык һәм курку кебек төшенчәләрне иңләп үтә, аларның асылы турында уйланырга этәрә. Бер караганда, әллә ни яңалык та юк. Туган җирен, аннан да бигрәк авырлы хәлдә сөйгән кызын ташлап киткән Сәфәр 35 елдан соң туган авылына кайта. Яшьтәшләре белән очрашу яшь чагындагы хисләрен кузгатып җибәрә. Ул үзенең ялгышуын, әмма аны төзәтеп булмаячагын аңлауга килә. Ничек кайткан булса, шулай китеп барган ирнең эш-гамәленә, яшәү рәвешенә Сара бер сүз белән бәя бирә – кызганыч кеше! Игътибар итик, әлеге күренешләр теге яки бу дәрәҗәдә байтак әсәрләрдә урын алды инде. Арада әдәбият тарихында калганы – А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир»е. И.Зәйниевнең яңалыгы шунда, ул олыгаеп барган кешеләр язмышы аша яшь буын турында уйлануга китерә. Сәфәр белән Сара оныгы Нурзилә образы үзенчәлекле характер булып ачыла. Яшьлек хатасына дучар булган кыз хис белән генә яшәми, акылын эшкә җигеп, тормышка ачык күз белән карый белә. Укучы-тамашачыда аның киләчәктә үз-үзен табасына өмет туа. 16 яшьлек Сәяр белән физкультура укытучысы Равил образлары да чор рухын тудыра һәм Нурзилә образын киңрәк ачарга ярдәм итә. Әрем исе – туган җир исе буларак, кешенең туган җире, авылдашлары, барыннан да бигрәк ата-анасы, сөйгәне, якыннары алдындагы җаваплылык символы дәрәҗәсенә күтәрелә. Ә инде әсәрне иңләп үткән җыр-моң моны тагын да үстерә, киң яңгырашлы итә. Шуның белән бергә, пьесадагы аерым күренешләрнең ясалмалылыгы аның тәэсирен киметә. Әйтик, беренче күренештә үк 17 яшьлек кыз яңа гына авылган кайткан, бабасы дип белсә дә, моңа кадәр бер тапкыр да күрешмәгән иргә үзенең авырлы булуы, бу турыда әле бер кешенең дә белмәве турында сөйләп ташлый. Гәрчә чит кешегә күңелен ачуга китерерлек сәбәп юк. Шул ук вакытта, Нурзиләнең авырлы булуын ярты авыл белә, ә менә тәрбияләп үстергән әбисе генә белми икән. Гомумән, сызлану фәлсәфәсе белән сугарылган пьеса мелодраматик пафосы, тормышның серле дә, каршылыклы да күренешләре аша җитди уйлануларга этәрүе белән күңелдә кала.

И.Зәйниевнең эзләнүләрен уңышлы чагылдырган әсәрләре­нең берсе – «Бөке» комедиясе. Машиналар хәрәкәте тукталуны аңлаткан күренеш буларак «Бөке» бүгенге тормышыбызга метафора булып килә. Үткән тормышыбызга әйләнеп караганы­быз бармы? Без үзебез бөкедә түгелме? Яшәү мәгънәсен югалтып, бары «тамак тук, өс бөтен» дип кенә гомер кичермибезме? Ә бит күпләребез бөкедә, әсәр герое Радик әйткәнчә, «гомер буе бөкедә кебек. Гел каядыр барып төртеләбез, бер рәхәтләнеп тын да алган җук». Ә әлеге халәттән, битарафлыктан ничек котылырга? Урамдагы бөкене таратып кына үзеңнең барыр юлыңны ача, таба аласыңмы?  Бик тә үзенчәлекле күренеш – бөкедә машиналар туктап калган, төрле яшьтәге, төрле характерлы кешеләр очраша. Беренче күренешләрдә машина эчендә барган сөйләшү шуны ачык күрсәтә – үзара әңгәмә коручыларның күңелләре тыныч түгел, һәрберсенең үз борчуы, кайгы-хәсрәте барлыгы ачыклана. Иң мөһиме – җаннары борчыла, үз-үзләрен эзләгәннәре сизелеп тора. Төрле җирдән җыелган, бөкедә туктап калган кешеләрнең үзара диалогларыннан оешкан текст әкренләп бербөтенгә оеша һәм чорыбызның тулы картинасын күз алдына бастыра. Әсәр геройлары күңелләрендә җыелып килгән борчу-икеләнүләрен ачкан саен, тыштан күренгән кырыслык, дорфалык әкренләп кими һәм һәрберсенең матур сыйфатлары ачыла бара. Үз-үзләрен, теләк-омтылышларын, борчу-мәшәкать сәбәпләрен аңлый барган саен, үкенү хисе дә үсә. Соңгысы исә якыннарына карата булган матур хисләрен ача алмау, аларга тиешле җылылыкны бирмәү белән бәйле. Вакыйга барышында күңелләрдәге борчулардан арынган кешеләр, хәтта аерылышырга теләмиләр, бөкенең дәвам итүен телиләр. Автор әсәре белән мәңгелек хакыйкатьне искәртә: без бит кешеләр, аңлашып, ярдәмләшеп яшәүгә ни җитә?

Милли яшәешне, милли рухны чагылдыруның бер юлы булып тарихка, тарихи шәхесләребезнең әдәби образларына мөрәҗәгать итү тора. Ике гасыр чигендә әдәбиятта, шул исәптән драматургиядә дә Идегәй, Колшәриф, Сөембикә, Г. Тукай, М. Җәлил. Х. Туфан, Һ.Т акташ К. Тинчурин, Г. Исхакый кебек шәхесләрнең образларына мөрәҗәгать ителгән булса, соңгы елларда бу тенденция күзәтелми. Бары Р.Зәйдулла гына әлеге бик тә кирәкле юнәлешне саклап килә икән. Шагыйрь, прозаик буларак киң танылу алган Р. Зәйдулла – хәзер инде сәхнә әдәбиятында да үз сүзен, саллы сүзен әйткән драматург. Аның сәхнәләргә куелган «Үлеп яратты» һәм «Казан ятиме» драмалары әдәби вакыйга буларак яңгыраш алды. Татар халкының күпгасырлык тарихында халыкның «моңлы көен» җырлаучы, «үз улы» булып танылган Г. Тукай үзгә урын алып тора. Сәхнә әдәбиятының алдагы чорларында халык шагыйренең якты образы тудыры­лып, аеруча И. Юзеев, Т. Миңнуллин, Р. Батулла пьесалары югары бәяләнде. Р. Зәйдулла «И минем яктыртучым...» («Шул булды эш...») драмасында Тукай шәхесенә, иҗатына XXI гасыр биеклегеннән күз ташлый, «Тукай феномены»н аңлау омтылышы белән бергә, Тукайның эш-гамәлләре аша бүгенгебезгә, заманга бәя бирә. Драма конфликты да ике яссылыкта бара: берсе – Тукай белән ул яшәгән җәмгыятьтә хөкем сөргән карашлар арасында. Вакыйгалар барышында ул бүгенгебез белән аваздашлык ала, аерым күренешләрдә ХХ гасыр башы белән XXI гасыр башы татар тормышы кушылып та китә һәм Тукай шәхесе, аның иҗаты милли асылыбызны юк итүчеләр белән көрәшүче төсмерен ала. Икенчесе – Тукайның эчке каршылыгы булып, мәхәббәт хисе белән янучы шагыйрьнең төрле сәбәпләр аркасында тәкъдиренә буйсынырга мәҗбүр булуында ачыла.

Р. Зәйдулла шагыйрьне гади-гадәти, көндәлек борчу-мәшә­катьләр белән яшәүче, шул ук вакытта, олы йөрәге, «пәй­гамбәрлек» сыйфаты белән аерылып торучы кеше итеп ача. Тукайның Зәйтүнәгә булган хисләре романтик төсмерләрдә, Шәрык әдәбиятында киң урын алган «җан мәхәббәте» – әфләтүн мәхәббәте концепциясендә ачыла. Тукай сәламәтлегенең начар булуын, гомер кояшының сүнүгә таба баруын, шагыйрь буларак омтылышлары, янып яшәве белән гаилә корып, балалар үстерергә әзер түгеллеген яхшы аңлый. Әмма ул яратырга һәм үзен дә яраттырырга тели. Әлеге саф хисләренең Зәйтүнәдә теләктәшлек табуы, Тукайга шатлык, вакытлы гына булса да бәхет китерә, иҗат дәрте уята, яшәүгә көч бирә. Пьеса ахырында сызлану, сыкрану чагылышы булып яңгыраган җыр белән автор Тукай язмышын гына искәртми, бәлки бүгенгебезгә дә ишарә итеп, җан ачысы белән аваз сала.

«Үлеп яратты» драмасында Р. Зәйдулла татар халкының мәгариф һәм дин тарихында гыйбрәтле урын алып торган, абыйлары Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйлар ярдәме белән Иж-Бубый авылында кызлар мәктәбе оештырган һәм Үзәк Россия мөселманнарының Диния нәзарәте тарихында беренче хатын-кыз казый булган Мөхлисә Бубый шәхесенә мөрәҗәгать итә. Аның фаҗигале язмышы аша аерым шәхесләрнең генә түгел, бәлки халык фаҗигасе калкып чыга. Әйе, гаять каршылыклы чор. Автор моның сәбәпләрен ачуга җитди игътибар бирә. Ни гаҗәп, «халыклар төрмәсе» булган патша Россиясенең дә, Сталин тоталитаризмының да, бүгенге «бердәм һәм бүленмәс Россия» тарафдарлары төзегән «власть вертикале»нең дә көрәш объекты булып аерым милләтләр, беренче чиратта, татар милләте торган һәм тора. Иманын һәм тормышны яратуын калкан итеп күтәргән Мөхлисә Бубый образы, һичшиксез, Р. Зәйдулланың зур табышы. Соңгы еллар драматургиясендә мондый көчле кеше образы юк иде. Пьесада ул, беренче чиратта, үзенең рухи азатлыгын югары бәяләгән чын кеше булып ачыла. Ул – иманлы булуы, Коръән кушканча яшәве белән көчле. Аның рухи ныклыгының чыганагы яратуда – Аллаһы Тәгаләне, әти-әнисен, балалары-туганнарын, милләтен, кешеләрне, тормышны яратуда. Татарны татар итеп саклап калуның бердәнбер юлы дип, аны белемле, мәгърифәтле итүне, мәдәни яктан үстерүне, иманлы шәхес итеп тәрбияләүне саный Мөхлисә һәм гомере буе шул юлда хезмәт итә. Әсәрнең төп идеясе иман ныклыгы, әхлакый чисталыгы, өмет-ышанычы кешене көчле итә, үз эшенең хаклы булуына ышану үстерә, ә инде милләт мәнфәгате белән янып яшәү рухи баета һәм иң кыен шартларда да чын шәхес булып калырга ныклы җирлек тудыра, дигәнгә кайтып кала.

Демократик җәмгыятьтә кеше шәхесе иң зур кыйммәт булып санала. Шуңа да Яңа заман әдәбиятында Кеше яшәеш үзәгенә куелып, аның һәртөр теләк-омтылышын яклау һәм саклау мәсьәләсе төп темаларның берсе буларак даими чагылыш таба. Бүгенге тормышыбызда матди кыйммәтләрнең алга чыгуы, әхлакый кыйммәтләрнең икенче планда калуы һәм шуларга нисбәтле социаль тигезсезлекнең, гаделсезлекнең һаман саен тирәнәя-киңәя баруы күзәтелә. Р.Зәйдулланың «Казан ятиме» драмасында җәмгыятьтәге әнә шундый авыру нокталарның берсе булган ятим балалар тормышы үзәктә тора. Автор карашлары Камил образында тулы ачыла. Ул романтик төсмерләрдә сурәтләнә: матур хыяллар белән яши, тормышны яхшылык һәм матурлык ярдәмендә үзгәртеп була дип ышана. Шигъри җаны моны тагы да үстерә. «Оча торган татар малае» дип бәяләнгән егет үзен ирек кошы белән чагыштыра. Аның кешеләрне коткарып калган аккошлар турындагы риваять-әкияте кеше һәм җанлы табигать мөнәсәбәте, адәмнәрнең җирдәге миссиясе турында гыйбрәтле уй-фикерләргә этәрә. Р. Зәйдулла яңа миф тудыра: кеше кош­лар – аккошлар – нәселеннән икән бит. Камилнең «Акку» дигән кушамат алуы да шуңа ишарә итә. Спектакльдә ятим балалар тормышына бәйле социаль катлам белән бергә, ил-җәмгыять турында уйланырга этәргән иҗтимагый-сәяси катлам да ачык тоемлана. Киң планда ятимнәр приюты, андагы хәл-күренешләр җәмгыятькә метафора булып тора. Безгә инде куркудан, коллык психологиясеннән күптән арынырга вакыт, канатларны иркен җәеп, милли горурлыгыбызны, ирегебезне яклап, саклап яшик, ди автор һәм ул фикер әсәрдә үзгә бер лейтмотив булып яңгырый. Р.Зәйдулланың бөтен иҗатына хас үзенчәлек буларак, аның образ-символлардан, әдәби детальләрдән, мифологиядән, метафора булып килгән күренешләрдән уңышлы файдалануы яхшы билгеле. Бу пьесада да алар гаять мөһим әдәби функция үтиләр. Әлеге сәнгати чаралар әсәрдәге аерым күренешләрне, геройларның эш-гамәлләрен төрлечә шәрехләүгә урын калдыра.

Соңгы елларда Әлфис Гаязов иҗат активлыгы белән игътибарны җәлеп итә. Җыентыкларда аның «Урманнарга керсәң...» һәм «Дөньясы шундый, балакай, дөньясы» пьесалары урын алган. Алар заманчалыгы, авыр һәм каршылыклы, буталчык чорга хас үткен мәсьәләләргә, аерым алганда, таркалып барган авылларда ялгызы калган карт-карчыкларның күңел халәтен ачуга һәм гомере буе тулай торакта, киң планда «тормыш төбендә» яшәүчеләр язмышын чагылдыру белән игътибарны җәлеп итә. Әмма әсәрләргә эчке бөтенлек җитми. Беренчесендә автор сөйләү белән мавыга, хәрәкәт аз, геройлар да мөстәкыйль образ булудан бигрәк, автор теләге белән хәрәкәт итәләр. «Психологик драма» дип аталуы да ясалма. Икенче пьесаны сызлану пафосы иңләп үтә. Кырыс реализмга нигезләнгән әсәрдә әйләнә-тирәбездә яшәүчеләргә, авыр хәлдә калучыларга  игътибарлы булу кирәклеге ассызыклана. Шул ук вакытта, вакыйгаларны диалог аша сөйләү өстенлек итә, конфликтның чишелеше дә ачык түгел, шуңа да ул гади көнкүреш вакыйгасы гына булып кала.

«Яңа татар пьесасы» конкурсларында Сөмбел Гаффарованың даими катнашып килүе сөендерә. Соңгы җыентыкларда аның ике пьесасы урын алган. Яшүсмерләргә атап язылган «Самат һәм Кара король» әкият-пьесасында шахмат уены, шахмат фигуралары аша яшүсмер күңелендәге каршылыклы уйларны ача, шәхси, эгоистик теләк һәм әхлакый кыйммәтләр каршылыгында төп идея ачыла: дөнья төрле булган кебек, кешеләр дә төрле. Тормышта иң зур җиңү – ул үз-үзеңне җиңү һәм башкаларга кирәкле, файдалы эш-гамәл кылу. Әсәр герое Самат әнә шуны аңлауга килә.  Әмма пьесага гомуми оешканлык җитми, төп фикерне аңлау, тотып алу авырлык тудыра. «Хәтерлим...» пьесасында вакыйга­лар сюрреалист, ягъни чынбарлыкны бөтен кискенлегендә, шәрәлегендә, каз тәннәре чыгарырдай төсмерләрдә сурәт­ләүче рәссам Сылуга бәйле үстерелә. Әлеге талантлы кызның иптәшләре белән мөнәсәбәтендә яшәешнең җитди мәсьәләләре чагыла. Ул кеше психологиясе белән бәйле. Кеше үткән, бүгенге бәйләнешеннән котыла алмый, аны хатирәләре озата бара, ди автор. Аң төпкелендәге хәл-күренешләр, онытылган төшләр еш кына кешенең эш-гамәлен, теләк-омтылышларын билгели дигән нәтиҗәгә китерә. Вакыйгаларның бүлгәләнгән булуы, аерым өзекләрнең, кисәкләрнең кушылуы яшәеш каршылыгын, кеше аңының һәм күңеленең аңлап-аңлатып бетереп булмаган якларын тоемларга мөмкинлек бирә. Шуның белән пьеса постмодернистик юнәлештәге эзләнүләрнең бер чагылышы булып тора. Яшьләр өчен, төрле экспериментлар яратучы режиссерлар һәм тамашачы өчен әйбәт материал. Әмма классик традицияләрдә формалашкан киң катлам татар укучысы әлеге пьесаны авыр кабул итә.

Марат Кәбировның «Күзләр»ен уйга-акылга ризык булырлык интеллектуаль юнәлештәге һәм фәлсәфи эчтәлек белән суга­рылган драма дип кабул иттем. Автор кызыклы, гыйбрәтле сюжетка мөрәҗәгать итә: ил белән идарә итүне куркытуга корган усал, явыз хан халыкның шагыйрьне яратуыннан, шагыйрь даныннан көнләшеп яши. Ниһаять теләгенә ирешә – шагыйрь күзләрен үзенә ала һәм ... танымаслык хәлдә үзгәрә: гадел идарә итә, халык мәнфәгатен кайгырта. Шул ук вакытта кешеләрдә кайгы-хәсрәтне күрү, тоемлау йөрәгенә көчле тәэсир итеп, хәлен ала, ул авырый башлый. Хәзер инде аңа шагыйрьнең йөрәге кирәк...  Әнә шундый шартлы-фантастик күренешләр артында авторның шагыйрь-иҗатчы, аның асылы, җирдәге бурыч-вазифалары турында уйланулары ята. Алар исә яшәештәге иң мөһим мәсьәләләргә – азатлык, горурлык, гаделлеккә – барып тоташа. Авторның ярату һәм нәфрәт, ирекле булу һәм буйсынып яшәү турындагы фикерләре әлеге төшенчәләрне яңа яктан ачу-бәяләве белән тулы бер фәлсәфи трактат төсен ала. Җир белән күк арасында яшәгән «шагыйрь күзләре күргән дөньяны гади кеше йөрәге генә сыйдыра алмый икән». Шагыйрь исә пьесаның төп идеясен аңларга ярдәм иткән ачыклык кертә: «Башта аңа (ханга) минем күзләр кирәк иде. Ә хәзер шагыйрь күзләре күргәнне сыйдыра алырлык йөрәк кирәк». Әсәрнең төзелеше, вакыйгалар бирелеше шундый тәэсир калдыра, ул сәхнәдә куюдан бигрәк уку өчен язылган. Аны повесть яисә роман варианты бар дип әйтсәләр дә гаҗәпләнмим. Соңгы вакытта бездә андый мисаллар арта бара. З.Хәким пьесаларының проза вариантлары булган кебек, Р.Зәйдулла да берничә хикәясен пьеса буларак эшләп чыкты.

А.Әхмәтгалиеваның «Бәхет агачы» драмасы гаилә тормы­шын сурәтләүгә багышланган. Ир – хатын мөнәсәбәте, аның каршылыклы яклары сызлану фәлсәфәсе аша ачыла. Тормышта очрый торган күренешләрдә автор бер-беребезгә игътибарлы булып, аңлашып, бер-береңне кичереп яшәү идеясен яклый. Яшүсмерләр психологиясе уңышлы бирелә. Төп герой Гөлнара безгә билгеле Зөбәйдә (Ш.Хөсәенов.»Зөбәйдә адәм баласы»), Алсу (Ф.Бәйрәмова. «Болын») кебек геройларның дәвамчысы кебек кабул ителә. Әмма әлеге образны ачуда бөтенлек җитми, эшләнеп бетмәгән дигән тәэсир кала. Әсәрнең прозаик кулы белән язылганлыгы да сизелә, автор сөйләү белән мавыга. Зәбир Гыймаевның «Әҗәт» драмасында вакыйгалар мәхәббәт-хыянәт аша рухи һәм матди кыйммәтләр яссылыгына үстерелә. Үзенчәлекле геройларны сурәтләп, автор бүгенге тормыштагы күңел катылыгы, кырыслык, кешелекле мөнәсәбәтләрнең кими баруы турында борчыла.  Шулай да әсәрнең зур яңгыраш алмау сәбәбе түбәндәгеләрдә: геройлар үз характеры белән ачылып бетми, куелган сорауларга бәйле тартыш, бәхәс ачык бирелми, бу исә конфликтның уңышлы куелып та, аңлаешлы итеп үстерелмәвенә китерә.

Җыентыкларда А. Гәрәева, В. Нуриев, Р. Фазылҗанов, С. Юзеев, Р. Сабыр, Б. Сәләхов, Г. Тарханова һ. б. пьесалары да урын алган. Аларга аерым тукталмастан, шуны искәртеп үтәсе килә, тормышның четерекле мәсьәләләрен тотып алу, тема-идея яңалыгына омтылу күзәтелү белән бергә, әлеге әсәрләр җитди яңалык алып килми.

Ике корылтай арасында дөнья күргән драма әсәрләренә күзәтү аша түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга мөмкин: 1. Татар драматургиясе бар, ул яши, билгеле бер эзләнүләр алып бара. Театрларда З.Хәким, И.Зәйниев, Р.Зәйдулла һ.б. әсәрләре буенча куелган спектакльләр уңыш белән бара. Әмма аның торышы, ни кызганыч, канәгатьлек бирми. Киң җәмәгатьчелектә кызыксыну уятып, җитди бәхәсләргә этәргән әсәрләр юк дәрәҗәсендә аз. 2. Татар театрларының репертуарына бәйле тәнкыйть сүзләре күп әйтелә, режиссерларны еш кына чит ил яисә башка халыклар әдәбиятына күп мөрәҗәгать итүдә гаепләү дә ишетелә. Билгеле монда уйланырлык та, бәхәсләшерлек тә урын бар, әмма, киң планда караганда, безгә тәкъдим ителгән пьесаларның күбесе, югарыдагы бәяләмәдән күренгәнчә, театрлар таләбенә җавап бирми. 3. Драматурглар гади көнкүреш мәсьәләләреннән читкә чыгарга куркалар, ахры. Карагыз инде, күпчелек пьесаларда бертөрле геройлар, алар төссез, үз йөзләре, характерлары күренми. Пьесаны олы характерлар тотып тора. Бу урында тагын бер кат Т. Миңнуллин, А. Гыйләҗев, И. Юзеев, Ш. Хөсәенов, Р. Хәмид кебек әдипләрнең күңелгә кереп калган геройларын искә төше­рик. 4. Драмалар-комедияләр тарлыктан интегә, татар тормышы мисалында башкалар өчен дә кызыклы, гыйбрәтле булырлык вакыйга-күренешләрне, иң мөһиме, гомумиләштерүләрне күрәсе килә. Әсәрләрнең күбесе тормыш-көнкүреш вакыйгасына кайтып кала. Югарыда бәяләнгән пьесаларның күбесе, минемчә, сәхнәгә менмәячәк. Авторларга, А. Гыйләҗев сүзләре белән әйткәндә, галәм масштабында уйлану, фикер йөртү, нәтиҗәләр ясау җитми. 5. Соңгы елларда тарихи темаларга, тарихи шәхесләргә мөрәҗәгать итү бик аз. Дөрес, моның өчен тарихны өйрәнергә, күп укырга, архивларда казынырга, эзләнергә кирәк. Бәлки, төп сәбәп шундадыр. 6. Татарның фаҗигаләр белән тулы тарихы турында күп сөйләсәк тә, шуларны трагедия жанрына төреп укучы-тамашачыга җиткерү юк дәрәҗәсендә. Драматургиянең «таҗы» булган трагедияләр еш кына әлеге әдәби төрнең торышын да билгели. Соңгы 10-15 елда казаныш булырдай нинди трагедия язылды? Юк бит. Бу өлкәдәге бушлыкны, бәхеткә, алдарак Р. Батулланың, соңгы елларда Р. Зәйдулланың фиҗигале драмалары гына билгеле бер күләмдә тулыландыра.

Бүген сәхнә әдәбияты өлкәсендә эшләүчеләр аз түгел, күп булмаса да, яшьләр дә бар. Мине урта буын драматурглардан Аманулла, Г. Каюмов, Х. Ибраһимов, Д. Салихов, Ю. Сафиуллин, Л.Лерон, М.Гыйләҗев кебек үзләренә хас әдәби стиле белән аерылып торган драматургларның иҗаттан читләшүе, пьесаларының матбугат битләрендә яисә театр репертуарларын­да күренмәве (күп дигәндә 1-2 пьеса белән урын ала) зур борчу тудыра. Әдәбиятның торышы, драматургия һәм театрларыбыз өчен барыбыз да җаваплы. Татар сәхнә әдәбияты бүгенге каршылыклы халәттән чыгып, мәдәни тормышта үзенә лаеклы урынны алыр дигән өметтә һәм теләктә калам.

Әлфәт Закирҗанов,

филология фәннәре докторы

 

Read 2406 times Last modified on Сишәмбе, 10 Май 2016 11:33
Союз писателей РТ