Сишәмбе, 10 Май 2016 11:35

Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?!

Written by 
Rate this item
(0 votes)


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

(2012–2015 нче елларда татар шигърияте)

 XX–XXI гасыр чикләре татар поэзиясендәге үсеш-үзгәреш, бер яктан, 1990 нчы еллардагы рухи һәм милли яңарыш, икенче яктан,  1960-80 нче еллардагы шигъри күтәрелешнең матур нәтиҗәсе буларак кабул ителә. Яңарыш традицияләрне дәвам итеп үсү-үзгәрү, тема-проблематик яктан төрлеләнү, яңа сукмаклар эзләү, иҗади тәҗрибәләр ясап карау, фәлсәфи яктан тирәнәю, иҗтимагый тормыштагы күренешләрне дә кешелек, яшәеш кыйммәтләренә бәйләнештә ачарга омтылу белән билгеләнә. Әлеге дәвер шагыйрьләрнең иҗат принципларын, кыйммәтләрне яңадан тагын бер кат күздән кичерүе ягыннан да үзенчәлекле.

Нәкъ шушы ике гасыр чигендә XXI  гасыр башы татар шигъриятендә урын алачак, сүз сәнгатен үсеш-үзгәрешкә китерәчәк төп стиль тенденцияләре аермачык билгеләнеп җитә: романтик, лирик-эмоциональ башлангычның дәвам ителүе; тәнкыйди башлангычның көчәюе; интеллектуаль тенденциянең үсүе; модернистик эзләнүләрнең алга чыгуы. Бу сыйфат-хасиятләр хәзерге чор татар поэзиясендә кешелекнең яшәеш кануннарын аерып чыгарган, кешене олы кыйммәт итеп күтәргән яисә тормыш закончалыкларын тәнкыйть утына алган яңа әдәби модельнең төзелүенә китерә.

Соңгы дүрт елда дөнья күргән поэтик әсәрләрдә дә әлеге үзенчәлекләр әйдәп бара. Әлбәттә күләме ягыннан чикләнгән бер мәкалә кысаларында гына дүрт ел дәвамында шагыйрьләрнең җыентыкларында, вакытлы матбугат битләрендә басылган һәр шигырьне аерым анализлап чыгу, аларның шагыйрь иҗатындагы һәм, гомумән, татар поэзиясендәге урынын билгеләп, тәгаенләп кую, һәр шагыйрь иҗатына аерым тукталу, җентекле бәя бирү мөмкин түгел.  Без, нигездә, шушы еллар аралыгында шигърияттә барган әдәби процессларны билгеләү омтылышын алга куябыз, шул үзенчәлекләрне чагылдырган аерым шигъри әсәрләргә күзәтү ясау белән чикләнәбез.

Беренчедән, алдан ук билгеләп үтү мәслихәт: татар шигърияте сан-сыйфат ягыннан шактый баеган һәм даими төстә татар укучысына тәкъдим итеп барылган, бу яктан поэзия төренә игътибар җитми дип зарлана алмыйбыз. Шагыйрьләрнең төрле нәшриятларда дөнья күргән саллы-саллы шигырь җыентыклары, вакытлы матбугат битләрендә укучыга тәкъдим ителгән әсәрләре моны дәлилли булыр. Бу яктан Татарстан китап нәшриятының, вакытлы матбугат басмалары арасында «Казан утлары», «Идел» журналларының, «Мәдәни җомга» газетасының ролен аерып әйтәсе килә, соңгыларының һәркайсында шагыйрьләрнең иҗаты даими тәкъдим итеп барылган, алар әдәби барышның үзенчәлеген, сулышын, ритмын тоярга мөмкинлек бирә. Мәкалә­дә шагыйрьләрнең шигырь җыентыкларына аерым тукталуны максат итеп куймыйбыз, җыентыкларда еш кына төрле чорга мөнәсәбәтле   әсәрләр туплап бирелә, күбесендә язылу елларының куелмавы да төгәл вакытны билгеләүне кыенлаштыра.

Гомуми планда караганда, ике съезд арасында басылган шигъри әсәрләрнең хәзерге татар поэзиясендә калыплашкан төп стиль тенденцияләрен, үзенчәлекләрен  дәвам итеп, әдәби мәйданга чыгуы күзгә ташлана: бер яктан, кешелекнең үзенә, яшәеш кануннарына бәянең, фәлсәфи гомумиләштерүләрнең, яшәү мәгънәсенә, яшәү кыйммәтенә мөнәсәбәтле уйлануларның алга чыгуы, шуңа бәйле күңел һәм фәлсәфи лириканың үстерелүе; икенче яктан, яшерен эчтәлек алымы аша ачылган субъектив, бу очракта тәнкыйди катламның җәмгыятькә, милләт тормышына, милли көнитешкә хас проблемаларны, иҗтимагый барыш, аның шәхескә, кеше тормышына йогынтысын ачып бирүгә юнәлтелүе, бу юлда гражданлык лирикасының активлашуы; өченчедән, поэзиянең тематик яктан төрлеләнүе, проблематик яссылыкта әхлакый мәсьәләләрдән гомумкешелек кыйммәтләрен яктыртуга таба хәрәкәт итүе; дүртенчедән, иҗат юнәлеше, агымнарының, стиль тенденцияләренең төрлелеге: сүз сәнгатенең бу төрендә лирик герой халәтенең хыялый-идеалистик омтылышларын, хис-кичерешләрен сурәтләү объекты итеп алган романтизм, җәмгыятькә бәя бирүгә юнәлтелгән реализм юнәлешләре төрле стиль тенденцияләре белән байый, алар белән янәшәдә модернистик, постмодернистик алымнар бергә берегеп үсә-үзгәрә.

Ике съезд арасында дөнья күргән шигъри әсәрләрне күзәтеп чыгу гына да чор шигъриятендә реализмның әйдәп баручы буларак үз позициясен саклап калуын дәлилли. Мондый шигъри әсәрләр, традицияләрне дәвам итеп, иҗтимагый тормышка, җәмгыятьтәге вазгыятькә, милләт тормышына аерым игътибар бирә, заманга, милли сәясәткә хас проблемаларны калкытып куя; гражданлык лирикасы жанрын үстереп бара, лирик геройның гражданлык позициясен ассызыклый. Шушы юнәлештәге шигъри әсәрләрнең бер төркеме җәмгыятьтәге вазгыять, көнкүреш, иҗтимагый барышка бәя бирүгә йөз тотып язылган.

Мондый эчтәлектәге иҗат җимешләрендә еш кына җәмгыятькә бәянең, милли хәл-халәткә мөнәсәбәтнең метафора-символлар, эзоп теле аша ачылуы күзгә ташлана. Бу күренеш үзе үк хәзерге татар поэзиясендә эзоп теле алымының кабат актуальләшүен, лирик герой кичерешләрен яки автор позициясен җиткерү барышында алга чыгуын дәлилли. Беребезгә дә сер түгел, совет чоры шигъриятенең «рәсми булмаган» канатында эзоп теле иң еш мөрәҗәгать ителгән алымнардан санала иде. 1990 нчы еллар шигъриятендә исә, символик образ, метафора, детальләргә мөрәҗәгать ителсә дә, милләт язмышы хакындагы фикерне турыдан-туры белдерү сыйфаты алга чыга, демократик җилләр биргән мөмкинлектән файдаланып, фикер әйтеп калу теләге көчәя. Бу күренеш үзеннән-үзе публицистик башлангычның активлашуына һәм эзоп теленең икенче планга күчүенә китерә. Гомумәдәби фонда «яшерен эчтәлек» алымының кабат яңаруы шигъриятнең «үз» традицияләренә әйләнеп кайтуы буларак кабул ителә, чөнки милли әдәбият өчен икенчел эчтәлек тудыру алымы традицион. Бу яктан Р. Харис, Р. Фәйзуллин, Г. Рәхим, Р. Низами, И. Гыйләҗев, Н. Әхмәдиев, Г. Морат, яшь буын авторлардан Р. Сәләхов, Р. Мөхәммәтшин, Ф. Гыйләҗев, Б. Ибраһимов иҗаты уңышлы.

Аерым мисалларга мөрәҗәгать итсәк, Г.Моратның «Әкиятне башлыйк яңабаштан» шигырендә әкият бүгенге яшәешне, милләткә мөнәсәбәтне бәяләү барышында кулланылган метафора вазифасын үтәп, икенчел планда  төрле эчтәлектәге сәяси лозунгларның әкият булуын ассызыклый. Бу яктан яшь шагыйрь Р.Сәләховның «Таш өстендә үскән куаклар» шигыре дә кызыклы. Бер караганда шигырьдә идеологик укыла торган яки идеологик эчтәлеккә ишарә ясаган образлар юк. Әмма шигырь тукымасында кабатлана килгән «таш өстендә үскән куак» образы, кабатлау алымы аша, символик югарылыкка күтәрелә. Шуңа мөнәсәбәттә куак / кеше, таш / иҗтимагый вазгыять янәшәлекләре пәйда була һәм яшерен эчтәлекне ачарга ярдәм итә: горур калганда, яшәүгә өметне җуймаганда алга таба яшәргә көч табып була! Шушы ук фикер символик эчтәлек аша милләт язмышына бәйле дә аңлашыла ала. Гомумән,  Р.Сәләховның күп шигырьләре образның мәгънәләрен уйнату аша мәгънә тирәнлегенә йөз тотып язылган.

Шуның белән янәшәдә иҗтимагый эчтәлекле аерым бер шигырьләрдә милли проблемалар калкытып куела. Мондый шигъри үрнәкләрдә, кагыйдә буларак, татар милләтенең киләчәге, татар теленең язмышы, аның тормыштагы урыны, роле, милли битарафлык, ваемсызлык мәсьәләләре әйдәп бара. Соңгы дүрт елда иҗат ителгән мондый эчтәлектәге әсәрләрнең аеруча Р. Фәйзуллин, Г. Рәхим, Р. Вәлиев, З. Мансуров, М. Мирза, Р. Шәрипов, Ф. Дәүләтбаев, Р. Бәшәр, Т. Шәмсуаров, И. Гыйләҗев, Р. Идиятуллин, Ә. Гаффар, Н. Әхмәдиев, Р. Сафин, Ф. Гыйләҗев, А. Суфиянов, Ф. Зыятдинов, Р. Мөхәммәтшин, хатын-кыз шагыйрәләрдән Л. Шагыйрьҗан, Э. Шәрифуллина, Ф. Гыйззәтуллина, С. Гәрәева, Ф. Тарханова, Р. Шаһиева, И. Иксанова, Г. Әхтәмова, Ф. Җамалетдинова һ. б. иҗатларында актив булуы күренә. Гомумән, бу темага кагылмаган татар шагыйрен табуы авыр, бүгенге шигърияттә иң актуаль һәм актив темаларның берсен нәкъ менә милли тема тәшкил итә дә.

Шигъри әсәрләрне бербөтенгә туплап караганнан соң, соңгы елларда «милли эчтәлекле» шигырьләрнең образлы фикерләү, сүз-сурәт үзенчәлеге ягыннан баюы күзгә ташлана, аларда эзоп теле алымы аеруча көчле. Берсеннән-берсе төрле образлар артына яшеренгән «икенчел эчтәлек тудыру» алымы шигырьләрне кат-кат укырга, әсәрдән яңа мәгънәләрне табарга этәрә, шушы юлдагы матур табышлар сокландыра. Мәсәлән, Р.Фәйзуллинның хронотопка бәйле төстә шартлы өч өлешкә бүленгән «Китә казлар...» шигырендә казлар язмышы икенчел эчтәлектә татар халкы язмышының төрле борылышларын «укырга» мөмкинлек бирә. М.Кәримовның «Рәшәткәләр» шигырендә рәшәткәләр ачкыч сүзе уйнатылып, «рәшәткәле язмыш» варианты хөр булып яшәргә хыялланган кеше һәм татар халкы  язмышы булып укыла, рәшәткәләр образы яшәп килгән вазгытьне символлаштыра.

Р. Бәшәрнең «Мираж» шигыре метафорик сурәтлелек ярдә­мендә милләт язмышына бәя бирү ягыннан да, шигъри үлчәме җәһәтеннән дә ХХ йөз башында иҗат ителеп, онытылган, бүген аз катлам укучыга гына таныш поэмалар кебек укыла. Шигырь структурасында мираж (төш каршылыгы чынбарлык) хыял кебек төгәлләшә, миражга хас сусыз, эссе чүл, шомлы ил, шәүлә, әләмсез, адәмсез ил метафора, эпитетлары татар милләтенең бүгенге халәтен ачуга буйсындырыла. Татар укчысына Дәрдемәнд иҗатыннан яхшы таныш булган искән җил, тузгытылган комнар һәм ком таулары күмгән юллар кебек символик образлар ассоциация уятып, шигырь структурасында кылган гамәлләрнең, үткән елларның мәгънәсезлеге, эзсез үтүе мотивын яңарта һәм лирик герой күңелендә әрнү тудыра. Оппозицион вариантта бирелгән төштәге азан моңы, бәхетле кешеләр, җәннәт тормышы кебек образ-детальләр исә лирик геройның милләт киләчәге хакындагы хыялы булып төгәлләшә. Шигырь тукымасыннан милләтне шушы хыял яшәтә дигән фикер саркып чыга.

М.Галиевның «Чыдам тау да, үзән дә без» шигырендә әрнеп үскән әрем образы татар халкы язмышының ачылыгын да, хокуксызлыгын да, лирик геройның әрнүен дә үзенә сыйдыра һәм тагын бер кат шагыйрьнең сүз остасы булуын дәлилли. М.Галиевның соңгы елда дөнья күргән «Су каргышы» циклы бу яктан аеруча игътибарга лаек. Шагыйрь иҗатының гына түгел, XXI гасыр башы татар шигъриятенең күрке буларак бәяләнүгә лаек бу әсәрендә М.Галиев милли тема-проблематиканы мотивлаштырылган су образы аша ачуга ирешә. Су язмышы вакытлар агышын да, татар халкының бай тарихын, болганчык язмышын да, данлы һәм шанлы вакытларының үтүен дә символлаштыра. Үзенчәлекле яңгырашка корылган әсәр үзе чәчмә һәм тезмә жанр формаларының синтезы төсендә уйланылган. Циклның башындагы «Бәгырь авазы»нда ук башланып, әсәрнең үзәгенә куелган «Барыберме сезгә?» Барыберме безгә?» соравы кабатланып, әсәрне тотып торучы композицион принцип ролен үтәве белән янәшәдә, авторның идеясен үткәрүдә үзәк вазифаны башкара. Ул идея милләтнең бүгенге халәтенә, киләчәк яшәешенә барып тоташа һәм автор фикерен кабатлый: «Үчләшсеннәр, көнләшсеннәр, үлчәшсеннәр (Булганбыз ла! Булабыз да! Булачакбыз!) Мең елдан да татар булып туачакбыз!».

А.Хәлимнең соңгы еллардагы иҗат җимешләрен туплаган «Үзем тыныч – күгем тыныч түгел», «Туган илгә йөгерәсе килә» шигырьләр бәйләмнәренә тупланып бирелгән шигырьләрендә дә яшерен эчтәлек алымы ап-ачык, нәкъ менә шул алым шигырьләрне ике – турыдын-туры һәм икенчел мәгънәдә уку мөмкинлеген калдыра, яз, кыш, кар, яңгыр образларын лирик геройның тормышына бәйле генә түгел, икенчел вариантта – идеологик эчтәлектә аңлауга этәрә, мәхәббәтне дә ике кеше арасындагы кичерешләр ноктасыннан милләтне ярату югарылыгына күтәрә. Шул ук вакытта А.Хәлимнең «Мөрәҗәгать», «Эмпайр-Бильдинг, 106 кат» кебек шигырьләре хәзерге татар поэзиясендә сәяси лириканың, үтә аз санда гына булса да, яшәвен раслый.

Р. Мөхәммәтшинның «Ак бүре» либреттосы милли проб­лематиканы лиро-эпик әсәр материалында бирүе ягыннан үзенчәлекле. Бер яктан ул, татар халык әкиятләренә нигезләнеп язылган либретто буларак, хәзерге татар поэзиясендә бу жанрның актуальлеген тагын бер кат раслый. Билгеле, әсәрнең уйланмасында, сәнгати эшләнешендә М.Җәлилнең «Алтынчәч» либреттосы белән охшашлыкларны да күрми мөмкин түгел. Татар язмышы Хан һәм Ханбикә ыруының фаҗигасе аша ачылып, татар әкиятләренә хас начарлык кылуның нәтиҗәсе үзеңә начарлык булып кайту, гафу ителү, сихер кайтару, югалту – табу мифологик мотивлары татар язмышын чагыл­дыру һәм бәяләү юлында отышлы файдаланыла. Шагыйрьнең «Бүрелек», «Кәккүк», «Көчек» кебек шигырьләре дә, икенчел эчтәлек аша милләт язмышы мәсьәләсен калкытып куя, узган ел дөнья күргән «Сәгатьләрне төзәтергә вакыт» шигырьләр бәйләме авторының образлы сурәтлелек остасы буларак формалашып җитүен тәгаенли.

Соңгы еллардагы аерым шигырьләрдә милли теманы танылган шәхесләр образларына  мөнәсәбәтле ачу алымының активлашуы күренә. Тукай турындагы поэзиядә ХХ йөз башында ук әйләнешкә кергән бу алым татар шигърияте өчен шулай ук традицион, аның әле бүген дә актуальлеген югалтмавы Р.Вәлиевның «Җанымны җылыткан уй табам» бәйләменә туплап бирелгән соңгы еллардагы багышлаулары, И.Иксанованың «Тукайга»,  Ф.Җамалетдинованың «Балта» шигырьләре, З.Мансуровның «Җаны барның юне килми калмас», Г.Моратның «Мин дә бәет чыгармакчы идем», Л.Шәехның «Моабит», «Болдино Пушкинны көтә», «Без сайлаган юллар хата түгел», «Ике Салих» кебек шигырьләре, Ф.Тарханованың «Туфан», С.Әхмәтҗанованың «Арча поезды», Р.Низаминың «Хөрмәтле Шамил ядкяре»  һ.б. шигырьләр бәйләмнәрендәге багышлаулары аша тагын бер кат дәлилләнә, барысында да шәхесләр образына мөнәсәбәт милләтнең үзенә бәя булып укылып, иҗат кешесе халыкның рухи яшәешен тергезүче, телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклаучы югарылыгына күтәрелә.

Күренгәнчә, милли тематикага йөз тоткан шигырьләр сәнгати алымнарга, яшерен эчтәлеккә байлыгы белән аерылып тора, образларга яңа мәгънәләр өстәп, поэтик яңарыш, жанр төрлелеге хакында хәбәр итә, милли шигъриятнең үз традицияләренә тугрылыгын да ассызыклый. Шулай да, соңгы елларда дөнья күргән иҗтимагый эчтәлекле поэтик үрнәкләр белән тулаем танышып чыкканнан соң, аваздаш мотивларга, охшаш калыпка нигезләнеп язылган шигырьләрнең күп булуы күзгә ташлана, күрәсең, милләтнең бүгенге халәте шартларында шигъри мәйданда аваз салу – шагыйрьләрнең җан сыкравын ишеттерерлек бер чара.

Романтик юнәлешкә мөнәсәбәтле шигъри әсәрләр, нигездә, яшәеш кыйммәтләрен аңлау-анализлауга йөз тота, фәлсәфи гомумиләштерүләр ясау омтылышы көчле. Бу юнәлештә Р. Гаташ, Р. Вәлиевләр иҗаты әйдәп бара. Хатын-кыз шагыйрәләр иҗатында К. Булатова, Р. Рахман, Ф. Җамалетдинова, И. Иксанова, Х. Мөдәррисова, С. Якупова, яшь буын шагыйрәләрдән Л. Янсуар, Л. Гыйбадуллина, Г. Корбанова, Л. Вәлиева һ.б. шул юнәлеш­тәге шигырьләре уңышлы кабул ителә. Аерым әсәрләрдә еш кына көнчыгыш әдәби сурәтләре шигырь структурасына уңыш­лы кертеп урнаштырыла, суфичылык әсәрләренә охшатып стильләштерү дә күзгә ташлана, романтик әсәрләрнең фәлсәфи яктан баюы күренә. Болары аеруча Р.Гаташ, М.Мирза, М.Галиев  иҗатларында отышлы.

Берничә шигырьгә мөрәҗәгать итсәк, бу юнәлештә Р.Рахман шигырьләренең уңышлы булуын билгеләп үтми мөмкин түгел. Мәсәлән, «Ә сагышым – моңлы җыр икән» шигырьләр бәйләменә тупланган шигъри үрнәкләрдә мәхәббәт лирикасының фәлсәфи мотивлар белән баюы күзәтелә. Шагыйрә мәхәббәтне ике кеше арасындагы хис-халәт баскычыннан яшәү мәгънәсе, яшәеш гармониясенең чыганагы югарылыгына күтәрә, шушы юлда җир кояшы, якты көн, баеган кояш кебек шартлы-романтик образ-детальләргә мөрәҗәгать итә.

Аерым шигырьләр образлы сурәтлелек ягыннан үзенчәлекле кабул ителә, традицион образларны өстәмә мәгънәләр белән баету яки яңа образ-детальләр кертеп җибәрү романтик шигърияттәге поэтик эзләнүләрне раслый. Мисалга бу яктан Р. Фәйзуллинның «Күчмә утраулар» шигыре кызыклы. Күчмә утрау (утрак җир) каршылыгына корылган әсәрдә Аккошта, Кабанда булган утраулар образы метафора төсен ала. Шушы фонда тормыш, яшәү елгасында очраган күчмә утраулар мәхәббәт тарихлары булып төгәлләшә. Гомер юлында кичерелгән мәхәббәт кеше күңелендә онытылмый, гомер буе саклана дигән фикер автор идеясе кебек төгәлләшә. М. Галиевның «Төштән – төшкә» шигырендә дә мәхәббәт темасын ачу барышында Сөю Таҗы, Илаһи наз кебек шәркый, суфичыл эчтәлекле романтик образларның яңарышы уңышлы кабул ителә.

Соңгы дүрт елда дөнья күргән аерым шигырьләр роман­тик материалда кешенең яшәеш кануннарын бәяләргә, яшәеш закончалыкларын аерып куярга омтыла. Аерым әсәрләр мисалында дәлилләсәк, К. Булатованың узган елда дөнья күр­гән «Яшәргә омтылыш шундый нык» шигырьләр бәйләменә тупланып бирелгән шигырьләрендә ата-ана сүзен хаклап яшәү; иҗтимагый кануннарга баш имичә, кешелегеңне саклап калу; матди тормышка түгел, рухи яшәешкә, рухи югарылыкка омтылу; мәхәббәттә тугрылык автор тарафыннан шундый яшәеш кануннары буларак билгеләп куела.

И. Иксанованың соңгы еллардагы шигырьләре шагыйрә иҗатында экзистенциаль мотивларның ешлыгын дәлилли. И. Иксанованың «Арчада бер кичә», «Җәй белән хушлашу», «Минем җәем», «Акдиңгез көндәлеге» кебек шигырьләрендә гомер агышында кеше яшәешенең мәгънәсезлеген, эзсез югалуын җиткерүче образлар мәхәббәтнең сафлыгын, аны югалтуга бәйле сызлануны ачуга юнәлтелә. Шагыйрә мәхәббәтне ике кеше арасындагы хис-халәт баскычыннан кеше яшәешенең Мәңгелек мәгънәсе, кыйбласы югарылыгына күтәрә.

Яшь шагыйрәләр арасында үз сукмагын булдырган Л. Янсуар шигырьләрендә буыннар алмашы, кеше гомеренең вакыт чикләрендә көчсезлеге, кеше рухының бөеклеге хакындагы фикерләр аша кеше фәлсәфәсе тәкъдим ителә. Шушы ук фикерне соңгы елларда «Казан утлары» журналында дөнья күргән  «Ирек мәйданында – уфалла» шигырьләр бәйләме мисалында яшь шагыйрьләрдән Л. Гыйбадуллинага карата да кабатлап булыр иде, ул үзенең хис-кичереш үстерелеше ягыннан да, фәлсәфи фикере, образлы сурәт ясау үзенчәлеге белән дә романтик шигърияткә яңа бер дулкын булып килеп керүен раслый.

Аерым бер шигырьләрдә дини мотивациянең көчле булуы күзгә ташлана. Мәсәлән, Ф. Мөслимова, Җ.Әхтәмова, Г. Корбанова, Р. Идиятуллин һ.б. соңгы еллардагы иҗат җимешләре шуны раслый, аларның күп шигырьләрендә илаһи ярату – Аллаһка мәхәббәт – кеше гомеренең төп кыйммәте, яшәү мәгънәсе, яшәештәге иң төп таяну ноктасы югарылыгына күтәрелә, замана чиренә әверелгән динсезлек-денсезлек өчен борчылу үзәккә куела. Ләкин бу юнәлештәге әсәрләрдә дидактик башлангычның көчле булуын да билгеләп үтмичә мөмкин түгел, охшаш калып, образлылык өстенлек итә, матур табышлар аз.

Соңгы еллар шигъриятенә хас сыйфатларның берсе буларак интеллектуаль тенденциянең, шартлы-метафорик юнәлешнең үсеш алуы билгеләнә. Р. Харисның күп әсәрләре шушы агымга мөнәсәбәтле бәяләнә ала, гомумән, аны бу агымның «лидеры» буларак та бәяләп булыр иде. Мисалга, аның күпкатламлы, күп мәгънәле метафорик-символик сурәтлелеккә корылган, укучының үзенә чишәргә калдырылган шигъри табышмакларны хәтерләткән, әзерлекле укучыга юнәлтелгән «Кара түгәрәк» шигыренә күз ташласак, сәнгати чаралардан көтелмәгән борылышлар, катлаулы чагыштырулар, сынландыру, янәшә кую, бер күренешнең мәгънәсен икенчесеннән табу, өченчесе ярдәмендә ачу – Р. Харисның лирик фикерләү үзенчәлеге – бу шигырьдә дә актуаль булып кала.

Интеллектуаль алымнар аша яшәешкә (җиһан) һәм җир тормышына, кешегә бәя бирү омтылышы Сөләйманның «Татар бишегендә татар баласы», «Канатларны – каурый каләм иттем» кебек шигырьләрендә, «Югалыр күк бу мизгел» шигырьләр бәйләменә тупланган үрнәкләрендә көчле чагыла.

Яшь шагыйрьләрдән бу үзенчәлекләр аеруча Й.Миңнуллина иҗатында көчле. Мәсәлән, соңгы елда дөнья күргән «Үпкә тулы җырлар» циклы шушы дулкында кабул ителә. Кар, кыш, җыр  образларының төрле мәгънәләрен уйнатуга корылган әсәрдә автор мәхәббәтне яшәү мәгънәсе югарылыгында тәкъдим итә. Шигырьләре белән янәшәдә, соңгы елларда дөнья күргән «Өтүкән җирендә ут яна» поэмасы да шушы дулкында кабул ителә.

Соңгы елларда басылган аерым поэтик әсәрләр бер тенденция төсендә модерн алымнарның дәвам ителешен раслый. Мондый эзләнүләр Р. Зәйдулла, Р. Акъегет, Р. Аймәт, Б. Ибраһимов, Р. Мөхәммәтшин шигырьләрендә урын ала. Мәсәлән, бу яктан Р. Зәйдулла шигырьләре үзенчәлекле, кызыклы. 1990–2000 нче еллар аралыгында экспрессионистик алымнарга еш мөрәҗә­гать иткән, гыйсъянчы лирик геройны әдәби мәйданда яңарт­кан Р. Зәйдулланың соңгы еллардагы шигырьләрендә башка стиль тенденциясе алга чыга. «Кояш эзе», «Кичке табын», «Җәлил» шигырьләре шул яссылыкта кабул ителә, шагыйрь символик сурәтлелеккә яратып мөрәҗәгать итә. Гомумән, Р. Зәйдулла иҗатында Дәрдемәнднең символик үрнәкләренә хас традицияләрнең дәвам ителүе күзгә ташлана, хәтта шагыйрьнең аерым шигъри юллары интертекст буларак та урын ала, «Татар шагыйрьләр китә» шигырендә «Туй гөрли дөньяда соңгы / «Без монда кияү түгел» юллары Дәрдемәнд иҗаты белән ассоциация уята. «Кирмән» шигырендә кирмән, чәнечкеле гөлләр, үксез кош образлары бүгенге вазгыять шартларындагы милләт яшәешен шәрехләргә мөмкинлек бирә. «Төрек кызы» шигырендә лалә, янып торган пиала кебек суфичылык поэзиясе аша таныла торган образлар һәм яну мотивы дөньяви мәхәббәтне ачуга юнәлтелә. Суфиларда шәраб эчеп исерү сурәте актив кулланыла; Аллаһ белән кушылу мотивының көчле булуы билгеле. Шигырьдәге әлеге сурәтләр исә дөньяви контекстта хатын-кызга мәхәббәтне тасвирлый. Лирик герой җир кызына мәхәббәт тотучыга әверелә. Шуларга нисбәтән шигырьнең идеясе дә формалаша: мәхәббәт кеше күңеленә рәхәт бирә, бәхет китерә.

«Җәлил» шигырендә дә символик сурәт алга чыга. Дәрдемәнд шигъриятеннән үстерелә килгән ил карабы, диңгез образлары милләт тормышын, яшәешен гәүдәләндереп килә. Үзенчәлекле образлар системасы ярдәмендә шагыйрь татар милләтенең торышын күрсәтә, шагыйрь һәм милләт язмышын илаһи бердәмлектә сурәтләргә омтыла. Җәлил гомеренең милләт язмышыннан аерылгысызлыгы ассызыклана: ул, милләтенең киләчәк бәхете хакына, халкын коткару өчен җанын бирә. Иҗат кешесе – милләт сакчысы, иҗат – рух сакчысы мотивы Р.Зәйдулланың «Җиз кыңгырау», «Риваять» шигырьләрендә дә үзәккә куела. Гомумән, Р. Зәйдулла шигырьләре сәнгати яктан югарылыгы, үзгәлеге, күпкатламлы булуы белән игътибарны җәлеп итә.

Р. Акъегетнең «Казан утлары»нда дөнья күргән «Күңелем – салават күпере» шигырьләр бәйләмендә үзгә күренеш белән очрашабыз. Әлеге бәйләм иҗади стильләштерү күренешенә таянып язылган, биредә янәшәлекләрне үзәккә кую төп алым буларак аерылып чыга, нәкъ менә әлеге үзенчәлеккә, үзгә шигырь калыбына мөрәҗәгать итү, бер яктан, Р. Фәйзуллинның кыска шигырьләре белән ассоциатив бәйләнешләр уздырырга мөмкинлек бирә, икенче яктан традицияләрнең дәвам итүен, алай гына да түгел, 1960 нчы елларда яңалык буларак кабул ителгән бу сыйфат-үзенчәлекләрнең «үз» булып өлгерүен, милли шигърияткә хас күренеш буларак үзләштерелгәнлеген раслый.

Ике съезд арасында язылган поэтик әсәрләр татар шигъриятендә жанрлык хасиятләрен, аларның үсеш-үзгәрешен, ешлыгын билгеләү мөмкинлеген дә бирә. Бу урында шигъриятебезнең жанрлык төрлелеге ягыннан шактый ярлылануын да танымый мөмкин түгел. Билгеле, лириканың, сәяси лирикадан кала, барлык жанрлары да үсештә дияргә нигез бар. Татар шигъриятенең иң авыр өлкәсе булып лиро-эпика кала.

Иң беренче чиратта күләмле шигъри жанрларга мөрәҗәгать итик һәм поэма жанрыннан башлыйк. Соңгы дүрт елда дөнья күргән сан ягыннан шактый аз поэмаларның ике калыпта язылуы күзгә ташлана. Бер төркем поэмалар татар поэзиясендә ХХ йөз башыннан Ф. Кәрим, С. Хәким һ.б. тарафыннан үстерелә килгән традицион стильне дәвам итеп мәйданга чыга. Мондый әсәрләрдә лирик герой хикәяләүче, хис-кичерешне җиткерүче функциясен ала, теге яки бу тормыш вакыйгасы хис-кичерешнең сәбәбенә әверелә. Мәсәлән, Р. Шәриповның «Биш алма» поэмасында лирик геройның әрнү хисенә кайчандыр шаулап-гөрләп торган, тулы канлы тормыш белән яшәгән авылның югалуы фаҗигале төсмер бирә, аның бетүе нәтиҗәсендә илаһи матурлыкның югалуы сызлану тойгысы тудыра.

М. Мирзаның сугыш темасына язылып, бер гасырлык тарихны үз эченә алган «Кысыр Гариф» поэма-кыйссасы лиро-эпик шигъриятнең уңышы булып татар поэзиясендә үз урынын алыр дип ышанабыз. Әлеге әсәр соңгы елларда актуальлеген югалта төшкән сугыш темасына язылган поэмалар рәтен тулыландыруы ягыннан да игътибарга лаек. Лирик башлангычка йөз тотып язылган бу поэмада сугыш темасы үзәккә куелып, ул китергән фаҗигаләр һәр персонажның язмышында кабатлана, гасыр тарихын һәм яшәеш тарихын аңлауга ачкыч булып әверелә. Ил тарихындагы бу фаҗиганең һәр кеше тормышына эз салып үтүе әсәрнең буеннан-буена шәрехләнеп бара.

Соңгы елларда мәйданга чыккан икенче төркем татар поэмаларының төп хасияте булып төрле катламнарның синтезына омтылыш тора. Ул синтез еш кына дини-мифологик образлар, гыйбарә-әйтелмәләр аша уздырылган фәлсәфи уйланулар: кеше һәм гомер, яшәү һәм үлем, вакыт агышы, кеше гомеренең бәясе, яшәү мәгънәсе; сәяси-иҗтимагый фикерләр: идеология һәм милләт язмышы, система алып килгән фаҗига, милләтнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге кебек мәсьәләрнең бер әсәр чикләрендә очрашуына бәйләнә. Катламнарның бергә кушылуына әдәби текстның үз эчендә башка текстлар белән ассоциациясе аша – интертекстуальлек ярдәмендә ирешелә.

Мәсәлән, Й. Миңнуллинаның «Өтүкән җирендә ут яна» поэ­масы шундый катламнарның синтезы төсендә иҗат ителгән. Дәүләтчелекне югалту вакыйгалары белән бәйле халык фаҗигасе төрле катламнарның синтезы, интертекст алымнары аша терге­зелә. Гомумән, бу әсәр Й. Миңнуллинаның гына түгел, гомумән, соңгы еллар матур табышы буларак та бәяләнергә лаек.

Ф. Гыйззәтуллинаның «Яну дәверләрендә», «Илаһилык һәм даһилык» кебек әсәрләре дә соңгы еллардагы күләмле әсәрләр исемлеген тулыландыра. Билгеле, бу әсәрләрнең ша­гыйрә үзе куйган жанр формалары белән килешеп булмас иде, мәсәлән, «Илаһилык һәм даһилык» дастаны нәзари яктан, Р.Рахман билгеләп үткәнчә, шигъри цикл таләпләренә җавап бирә. Шагыйрәнең «Яну дәверләрендә» роман-поэмасы да, жанр таләпләре ягыннан шигъри повесть буларак кабул ителә. Билгеле, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан соңгысы күпкә көчлерәк эшләнгән.

Әсәр структурсында шартлы-символик сурәтлелек икенчел эчтәлек тудырыла. Әсәрнең үзәгендә торган милләт фаҗигасе бик күп күренеш, деталь, элементлар аша көчәйтелә: Агыйдел күренеше, ак пароход, кораб образлары, ут, кое һ.б. Лиро-эпик әсәрнең үзәгенә куелган ут образы символик яңгырашка ия. Әсәр структурасында аның күп мәгънәләре уйнатыла, шушы алым хәтта бер әсәр чикләрендә ут / хыялларның юкка чыгуы, ут / хәтерне уятучы, ут / милләт фаҗигасе, ут / иҗат кебек төрле янәшәлекләрне яктырта алуга китерә. Шуның белән янәшәдә автор ассоциация уята алырлык образ-детальләргә дә мөрәҗәгать итә. Агыйдел – елга – гомер агышы, ак пароход  кеше гомере, тормышы кебек укыла, пароход янәшәсендәге караб образ-детале милли шигърияттәге караб образы белән бәйләнеш урнаштыра, нәтиҗәдә образның мәгънәсе киңәя, ул аерым кеше чикләрендә генә калмыйча, милләт булып гомумиләшә. Шулар аша милләтне саклап калучы көчләр буларак дин, иман күтәрелә.

Шуның белән янәшәдә поэмаларда ассоциатив-метафорик башлангычны тирәнәйтү кирәклеген дә ассызыклап үтү мөһим, поэма жанры ХХ йөзнең икенче яртысындагы күтәрелешен көтә. Мәсәлән, И. Юзеев иҗатында гына да поэма жанрының төрле жанр формаларында үсүен күрә алабыз. Бүгенге татар укучысы поэзия мәйданына С. Хәким, И. Юзеев, Р. Әхмәтҗанов, М. Әгъләмов һ.б. кебек поэма осталары килүен, шулар каләменнән төшкән лирик башлангычка йөз тоткан поэмалар белән янәшәдә эпик башлангычка ия әсәрләрне көтә, яңа алым, яңа агымнарга йөз тотып язылган, үзгә әдәби концепциягә таянган, шартлы-ассоциатив сурәтлелеккә йөз тоткан поэмалар уку өмете белән яши, фәлсәфи эчтәлекле интеллектуаль поэмалар, поэма-хроника кебек жанр формаларының яңарышын күрергә тели. Ә бит поэма жанры һәм, гомумән, күләмле жанрлар үсеше поэзия үсешен дәлилләүче күренешләрнең берсе буларак билгеләнә.

Шуның белән янәшәдә соңгы еллар татар поэзиясендә робагый жанрының активлашуын, шигъри циклларның артуын да билгеләп кую мөһим, циклның төрле жанр формалары мәйданга чыга, вакытлы матбугат битләрендә басылган әсәрләр арасында да алар шактый. Бу урында Р. Низаминың «Әйе!» һәм «Юк!» исемле публицистик циклын, С.Әхмәтҗанованың соңгы еллардагы шигъри циклларын да билгеләп үтми мөмкин түгел.

Соңгы еллардагы шигъриятне күзәтеп чыкканнан соң, «иң авыр, мөшкел хәлдәге» жанр булып баллада жанрының калуы күренә, гомумән, аның «торгынлык» кичерүе күзгә ташлана. Шушы ук фикерне либретто жанрына карата да кабатларга мөмкин булыр иде, бу яктан әлеге жанрны «яшәтеп торган» Р. Харис, Р. Мөхәммәтшинга бары рәхмәт кенә әйтәсе кала. Лиро-эпик жанрларга ярлылык хәтта мәктәп программалары, дәреслекләре төзегән вакытта да калкып чыга.

Шушы ук фикерне сонет жанрына карата да кабатлап булыр иде. Г. Рәхим иҗатында матур үрнәкләрен биреп, Ш. Мөдәррис, Роб. Әхмәтҗанов иҗатыларында урын алган сонет жанры соңгы елларда шулай ук активлыгы белән мактана алмый. Ф. Сафин­ның «Тын суларга карап» сонет-такыясы шушы бушлыкны тулыландыруы ягыннан мактауга лаек, хис-кичерешне җиткерү алымнары, юллары белән дә лирик әсәрләр арасында үзгә сүз буларак кабул ителә, көнчыгыш әдәбиятларындагы бай образлылыкка нигезләнгән лирик әсәрләр кебек укыла.

Тагын бер якка игътибарны җәлеп итәсе килә: моңа кадәр поэзиягә килгән яшь буында күпмедер күләмдә әдәби сүлпәнлек, иҗади кризис сизелә иде. Әмма соңгы елда вакытлы матбугат битләрендә аларның җанлануын, активлашуын билгеләп үтми мөмкин түгел. Й. Миңнуллина, Л. Янсуар, Р. Мөхәммәт­шин, Р. Сәләхов, Э. Һадиева, Л. Фәтхетдинова, Б. Ибраһимов кебек яшь шагыйрьләрнең иҗатын бу яктан аерым билгеләп үтәсе килә. Аларның  күбесенең иҗатында традиционлык­тан поэтик эзләнүләргә борылыш күзәтелә. Э. Байназаров, Д. Нәгыймуллина, Л. Аланлы кебек өметле яшь авторларның шигърияткә килүе куандыра. Бу урында яшь авторларның иҗаты белән таныштыруны максат иткән «Идел» журналының ролен ассызыклап кую урынлы.

Йомгаклап әйткәндә, ике съезд арасында дөнья күргән шигъри әсәрләр хәзерге шигъриятнең сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да шактый бай булуын чагылдыра. Традицион образлылык, традицион мотивлар шагыйрьләрнең милли нигезләргә йөз тотуы, татар поэзиясенең элгәреге уңышларын дәвам итүе, үстерүе, камилләштерүе, баетуы хакында сөйли. Нәкъ шушы сыйфатлар шигъриятнең гасырлардан-гасырларга күчә килгән шигъри көченең сакланып калуын тәэмин итә.

Бер үк вакытта әдәбиятта эзләнүләр барганлыгы да күренә. Традицион образларны яңа мәгънә калыплары белән баету, ХХ йөз башы татар поэзиясендә кулланылып, даими барыштан читтәрәк калган алымнарны, образларны яңартып җибәрү, форма эзләнүләре шул хакта сөйли. Мәкаләнең исемендәге Тукай шигыреннән алынган «Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?!.» юлларына, шөкер, шигырь утыбыз сау дип җавап бирәсе һәм киләчәктә дә сүнмәвенә ышанасы килә.

Нурфия Юсупова,

КФУ доценты

 

Read 1865 times Last modified on Сишәмбе, 10 Май 2016 11:56
Союз писателей РТ