Сишәмбе, 10 Май 2016 11:56

Татар прозасы:

Written by 
Rate this item
(0 votes)


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«Максуд җитәр; бара торгач −

юл кыскарыр...»

                                   Габдулла Тукай

 Әдәбият буенча Нобель премиясе лауреаты Эрнест Хемингуэй «Дөньяда кеше турында гади, гадел проза әсәре язудан да кыен­рак эш юк», – дип әйтеп калдырган. Чыннан да, беренче карашка гади тоелган әлеге хезмәт чынлыкта бик зур тырышлык һәм көч сорый, чөнки, Э. Хемингуэйның үз сүзләре белән әйтсәк, «язучы нәрсә турында язганын яхшы белсә, ул үзенә билгеле булган бик күп нәрсәләрне төшереп калдыра, ә укучы боларны бик яхшы тотып ала». Бу рәвешле язу, әлбәттә, язучыдан һөнәри осталык һәм каләм көченә таләпчәнлек сорый.

Әлеге мәкаләдә куелган төп максат − соңгы дүрт ел эчендә (2012-2015) татар чәчмә әдәбиятының ирешкән уңышларына күзәтү ясау һәм алга таба язу перспективаларын билгеләү. Максатка ирешү өчен, без проза әсәрләре басыла торган газета-журналларга мөрәҗәгать иттек һәм Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан китапларга, китапханәләрдән алынган сораштыру нәтиҗәләренә күзәтү ясадык.  

Соңгы елларда татар прозасы беркадәр җанланды. Иң беренче чиратта, әлбәттә, 2010 нчы еллар тирәсендә проза жанрына куелган таләпләрнең артуын, проза теленең көчле тәнкыйтькә дучар булуын әйтеп үтәргә кирәк. Бу тәнкыйть язучылар күзеннән читтә калмаган. Зур эпик жанрлы әсәрләр язу кимегән иде, хәзер бу өлкә дә шактый алга китте. Кече жанрларда иҗат итүчеләр әсәрнең теленә игътибарны арттырдылар, нәтиҗәдә, проза теле уңай якка үзгәреш кичерә башлады. Татар прозасында яңа исемнәр барлыкка килде, аз санда булса да, яшь иҗатчылар пәйда булды.

«Казан утлары» журналы озак еллар дәвамында татар проза әсәрләрен халыкка танытуда төп чара булып тора. Әлбәттә, элегрәк нәшриятта китап булып басылып чыккан әсәрләр монда урын алмый, беркайда да басылмаган яңа әсәрләр генә бирелә (классиклардан кала). Соңгы дүрт ел эчендә әлеге журналда унҗиде роман, кырык ике повесть (бәян), иллегә якын хикәя, истәлек-хатирәләр басылып чыккан. Шунысы куанычлы: «Казан утлары» журналы соңгы елларда түгәрәк өстәлләр, эшлекле сөйләшүләр үткәрү алымы белән әдәби иҗатка җентекле анализ ясый, басылып чыккан әсәрләргә бәя бирә. Бу − бик кирәкле эш, чөнки әдәби процесска тулаем күзәтү ясау, авторларга тәнкыйть сүзләре җиткерү заман таләбенә әверелде. Республикабыздагы башка әдәби басмалар да бу күркәм башлангычны кабул итеп алсалар, бик урынлы булыр иде.

Роман − зур күләмле эпик жанр. Үзенең агышын тизләткән бүгенге чорда кешеләрнең зур эпик жанрга ихтыяҗы кими кебек тоелса да, соңгы елларда басылган татар романнары бу фикернең киресен раслый.  Роман жанрына ихтыяҗ бар.  «Казан утлары» журналы да бу фактны ачык күрсәтә: дүрт ел эчендә унҗиде роман басылып чыгу − сөенечле күренеш. «Үткән» − бүгенге әдәбиятыбызның төп сурәтләү объекты булып кала», − дип язды күренекле әдәбият галиме Дания Заһидуллина. Чыннан да, әлеге сүзләр роман жанры үсешен тулысынча сурәтләп бирә: басылган романнар арасында хәзерге заман  вәзгыятен тасвирлаганнары сирәк, күпчелек автор якын һәм ерак үткәнгә мөрәҗәгать итә (әдәбият галимнәре күрсәтүенчә, «хәзерге заман» узган гасырның 80 нче еллар уртасыннан башлап, бүгенге көнгә кадәр дәвам итә). Роман жанрында эш итүче (монда һәм моннан соң фамилияләр, тәхәллүсләр алфавит тәртибендә бирелә) Ахир («Таш калада баш кала»), Тәлгат Галиуллин («Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы»), Хәким Галидән («Патша солдаты Әхмәтнәсир»), Анатолий Егин («Үзбәк хан» (Рөстәм Галиуллин тәрҗемәсендә), Вахит Имамов («Утлы дала», «Күләгә», «Сөләйман солтан»), Марат Кәбиров («Бердәнбер һәм кабатланмас»), Рәфкать Кәрами («Кая чабасың, гомер юртагы?»), Камил Кәримов («Тургайлы болытлар»), Әмирҗан Моталлапов («Гамь»), Роза Хәбибуллина («Мулла килене»), Әнәс Хәсәнов («Бәхет кайда оя кора?»), Зиннур Хөснияр («Гарасат»), Салават Юзеев («Үлгәннәрне бүлдермә»), Фәрит Яхин (Умырзая») кебек язучыларыбызны билгеләп үтәргә кирәк. Әлеге романнар турында матбугатта шактый тәнкыйть яңгырады, алар арасында уңай  фикерләр дә, тискәре фикерләр дә бар иде («Казан утлары» журналында Дания Заһидуллина, Мансур Вәли-Барҗылы, Гүзәл Насыйбуллова, Ләйсән Бәдертдинова, Гөлнара Мансурова фикерләрен үз эченә алган «Заман прозасында − чор сулышы» дип аталган түгәрәк өстәл материаллары, Рөстәм Зариповның «Юлга чүпне кем аудара?» мәкаләсе,  Мөхәммәт Миначевның «Яңа әсәр турында бер фикер» язмасы һ.б.). Әлеге тәнкыйть мәкаләләрендә романнарның төп кимчелекләре итеп, түбәндәгеләр күрсәтелде: 1) тема ярлылыгы; 2) тел ярлылыгы; 3) әсәрнең сурәтләүгә түгел, сөйләп бирүгә корылуы; 4) күпсүзлелек; 5) тарихи фактларны берьяклы тасвирлау; 6) автор позициясе тәгаен билгеләнмәве; 7) персонаж характеры хәрәкәттә ачылып бетмәве һ.б.ш. Уңай яклардан исә күпчелек авторларның эзләнү юлында булуы, әсәрләрнең позитив мотивларга тәмамлануы, роман жанрының төрле формаларына мөрәҗәгать итү (детек­тив роман, роман-элегия, роман-эссе, фантасмагорик роман), психологизм алымнарын уңышлы куллану, персонажларны сурәтләүдә автор осталыгы артуы әйтелде.

«Казан утлары» журналыннан тыш, Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан романнарга да тукталу кирәк. Аларның кайберләре алдагы елларда журналда дөнья күргән иде. Айдар Хәлимнең «Хунвейбин» романы, Рабит Батулланың «Бию җене кагылган» романы, Тәлгат Галиуллинның «Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы» романы, Марат Әмирхановның «Казан-йорт», Рабит Батулланың «Сөембикә» әсәрләре 2012-2015 нче елларда аерым китап булып басылып чыкты. Татарстан китап нәшрияты татар язучылары әсәрләрен популярлаштыруда бик зур эшчәнлек күрсәтә, биредә ел саен йөздән артык китап басыла. Республикабызда мондый нәшриятның булуы, әлбәттә, язучылар өчен бик зур ярдәм һәм язу стимулы.

Повесть жанры соңгы елларда үзенең үсешен дәвам итте. Күпчелек мөхәрриятләр бу жанрны «бәян» дип атый. Бу форманың активлашуында, һичшиксез, аерым журналлар яисә дәүләт тарафыннан игълан ителгән конкурсларның да роле бар. Мәсәлән, «Казан утлары» журналы 2014 елда «Кыска бәяннар конкурсын» игълан иткәч, журналга утыз ике бәян килгән, шуларның унсигезе повесть басылган (2014-2015). Соңгы елларда бәян иҗат иткән авторларыбыз − Фәтхулла Абдуллин, Гүзәл Әдһәм, Марат Әмирханов, Нәҗип Әминов, Клара Булатова, Рабит Батулла, Рәмзия Габделхакова, Рафаэль Газиз, Хәмидә Гарипова, Нәбирә Гыйматдинова, Гомәр Даутов, Әхтәм Зарипов, Рөстәм Зарипов, Зәки Зәйнуллин, Сәйдә Зыялы, Хәбир Ибраһим, Ринат Камал, Кәрим Кара (Һади Кәримов), Мидхәт Миншин, Рауль Мирхәйдәров, Гөл Мирһади, Таһир Нурмөхәммәтов, Рифә Рахман, Рәдиф Сәгъди, Зөлфәт Хәким, Алмаз Хәмзин, Шамил Хәнифов, Фирдәвес Хуҗин, Рахман Шәфигуллин, Наил Шәрифуллин һ.б.).

Санап үтелгән авторларның әсәрләрендә жанр төрлелеге күзәтелә: мәсәлән, Марат Әмирхановның «Ир-Мамай» бәяны тарихи бәяннар категориясенә караса, Ахирның «Кәбисә елы», Зөлфәт Хәкимнең «Сәер никрут» әсәрләре сатирик бәян төренә, Фарсель Зыятдиновның «Авылдашның авыр юл башы», Зәки Зәйнуллинның «Курск дугасы батыры», Рахман Шәфигуллинның «Утлы дулкын», Әхтәм Зариповның «Хатирәләрем − хәзинә­ләрем», Рәдиф Сәгъдинең «Мин дә бер татарыңдыр», Шамил Хәнифовның «Кеше булып калырга», Гомәр Даутовның «Моңнар булып кайтырмын» әсәрләре документаль бәян төренә карыйлар. Күренгәнчә, документаль бәяннар еш языла.

Күренекле тәнкыйтьче, прозаик Мансур Вәли-Барҗылы «Үз янәшәсендә «телевизор», «интернет» дигән көчле көндәшләр барлыгын искә алмыйча булдыра алмый инде бүгенге әдә­бият», − дип язды. Тәнкыйтьченең «табигыйлеккә зыян итмәгән психологик тирәнлек тә, арзанлы шау-шуга якынаймаган вакыйгаларның мавыктыргыч агышы да, укылган китаплардан яисә күрелгән кинолардан түгел, ә нәкъ менә тормышның үзеннән килгән мәгънәви яңалык та күбрәк кирәк бүген» дигән сүзләре повесть (бәян) язучы авторларыбыз өчен маяк булып торырлык. Повестьләр тема ягыннан төрлелек белән дә аерылып торалар. Мәхәббәт темасыннан алып, җәмгыять, милләт темаларына кадәр киңлекне колачлый әлеге жанр. Шулай да тәнкыйтьчеләр авызыннан яңгыраган кайбер искәрмәләрне кабат яңгыратып үтәбез:

1) Бүгенге көн, ягъни ХХI гасыр өчен актуаль темаларга язылган урта эпик жанрда язылган әсәрләр җитми; 2) авторлар сюжет-композиция мәсьәләләренә игътибарны киметтеләр; 3) форма һәм эчтәлек бәйләнеше йомшады; 4) документаль бәяннарда тормыш яисә каһарман тасвиры кирәгеннән артык  ваклап бирелә. Үзебездән өстәп, шуны әйтергә була: урта яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган повестьләр бик сирәк күренә (бу өлкәдә язучыларыбыз Рашат Низами, Вакыйф Нуриев, Айгөл Әхмәтгалиева, Алмаз Гыймадиевларның матур әсәрләре бар). Язучылар бу мөһим мәсьәләгә дә игътибар итсәләр иде, чөнки әдәби әсәр аша тәрбия алган буын юкка чыгып бара. Балаларның китапка мәхәббәте югалуга без үзебез дә гаепле: баланың дөньяга карашы формалашкан бер вакытта аның кулына алып укырлык татар китабы юк... Һәм ул Гарри Поттер маҗараларына мөрәҗәгать итә.

«Хикәя – сөйләп бирүгә, хикәяләүгә нигезләнгән, катлаулы булмаган вакыйгаларны, күп очракта тормыш-көнкүрешнең бер эпизодын, кеше характерының, психологиясенең бер сыйфатын, чалымын сурәтләнгән кечкенә күләмле жанр төре. Әдәбиятның эпик төренә карый, повесть жанрына якын тора», − дип өйрәтә әдәбият гыйлеме теориясе. Гамәлдә исә хикәя язучыларыбыз еш кына әлеге чикләрне киңәйтәләр, хикәядә бер эпизодны гына чагылдырып калмыйча, кеше тормышын тулысынча сурәтләп бирергә омтылалар (мәсәлән, Айгөл Әхмәтгалиеваның «Капка» хикәясе). Соңгы елларда хикәя язу активлашты. Моңа, әлбәттә, «Казан утлары» («Хикәя яза беләсеңме?»), «Идел» журналлары (хикәя конкурсы) һ.б.  башлап җибәргән конкурслар да сәбәпче булгандыр. «Заман хикәясендә татар әдәбияты өчен традицион алымнарның − психологизм, фәлсәфи гомумиләштерүләргә алып килү, эмоциональлек, символлар теле белән эшләүнең – яңа мөмкинлекләре барлана. Болар матур нәтиҗәләргә ките­рә» – дип яза Дания Заһидуллина. Чыннан да, соңгы дүрт елда иҗат ителгән хикәяләрдә кешенең эчке күңел халәте сурәтләнә, яхшылык һәм явызлык, тәрбия мәсьәләләре күтәрелә. Хикәя язучы осталар да билгеле. Бу өлкәдә күбрәк хөрмәтле хатын-кыз язучыларыбыз шөгыльләнә. Айгөл Әхмәтгалиева, Гүзәл Әдһәм, Рәмзия Габделхакова, Фирүзә Җамалетдинова, Нәбиуллина, Рифә Рахман, Сирин Якуповалар хикәя жанрында үзләренең тотрыклы урыннарын яуладылар. Соңгы дүрт елда «Казан утлары» журналында М. Абдуллин, Марат Әмирханов, Фәнзаман Баттал, Рөстәм Галиуллин, Гөлинә Гыймадова, Рүзәл Мөхәммәтша, Рашат Низами, Вакыйф Нуриев, Айдар Хәлим, Рифкать Хуҗи, Солтан Шәмси һ.б. хикәяләре басылган. Бу хикәяләрдә тематик яктан төрлелек күзәтелә: яшьләр һәм өлкәннәр дөньясын тасвирлау, лириклык, тормыш фәлсәфәсен ачып салу чагыла. Соңгы елларда хикәя жанрына тәнкыйтьчеләрнең каты бәрелгәне күренмәде; хикәя турында сөйләгәндә, күбрәк бу өлкәдә эшләүчеләрнең уңышына игътибар ителде сыман. Чыннан да, тел-сурәтләү ягыннан да, сюжет-композиция һәм идея-тема ягыннан да соңгы елларда «Казан утлары»нда басылган хикәяләрнең дәрәҗәсе югары. 

Башка матбугат чаралары арасыннан әдәби иҗатка «Идел» яшьләр журналында зур урын бирелә. Әлбәттә, бу журналда романнар сирәк һәм кыскартып, журнал нөсхәсе буларак басыла, чөнки зур күләмле язмалар белән эш итү шактый кыен. «Идел» журналында әлеге уңышка Марат Кәбировның «Китап» һәм Рифә Рахманның «Татар кызы» романнары лаек булган. Яшьләр үз иткән журналда соңгы елларда егермегә якын бәян, туксаннан артык хикәя, новелла, әкият, «шаярыш» һәм кыйссалар басылган. «Идел» журналында яшь авторларның беренче язмалары, хикәя һәм бәяннары дөнья күрә. Яшь, башлап язучының әсәре хилафсыз булмый, шуңа күрә журналның әдәби дәрәҗәсен югалтмау өчен редакция өлкән язучыларыбыз иҗатына да мөрәҗәгать итә. Айгөл Әхмәтгалиева, Фәнзаман Баттал, Рәмзия Габделхакова, Тәлгат Галиуллин, Нәбирә Гыйматдинова, Ркаил Зәйдулла, Фирүзә Җамалетдинова, Мәдинә Маликова, Ринат Мөхәммәдиев, Амур Фәлах, Альберт Хәсәнов, Зиннур Хөснияр һ.б. олпат язучылар янәшәсендә яшь каләм ияләре − Айгөл Абдрахманова, Зөһрә Вилданова, Светлана Гыйләҗева, Лилия Закирова, Алмаз Мансуров, Гүзәл Фарсыева, Зилә Сабитова, Раил Садретдинов, Гөлүсә Шиһапова һ.б. иҗатлары урын ала. Дөресен әйтергә кирәк, яшьләр иҗатына кытлык сизелә. Даими язучы яшь авторлар сирәк. Бу − дөнья мәшәкатьләре белән аңлатыладыр, күрәсең. Яшьләргә акча эшләргә, тормыш корырга, үз юлларын табарга кирәк. Студент чакта яхшы гына язып килгән авторларыбыз олы тормышка кереп киткәч, югалалар, әдәби процесстан төшеп калалар. Күпме талант шул рәвешле югалыр да, күпмесе пенсия яшенә җиткәч, яңадан әдәбиятка әйләнеп кайтыр... Илкүләм проблема бу.

Тагы бер журнал − «Мәйдан» журналы әдәби процесска җанлылык өсти. Бу журнал безгә Казаннан читтә яшәгән язучыларыбызның иҗатын танытуы белән дә кадерле. 2012-2015 елларда биредә Фәтхулла Абдуллин, Рәшит Бәшәр, Ринат Баттал, Сирин Батыршин, Наилә Вилданова, Вәрис Гали, Гали Гыйззәт, Фарсель Зыятдинов, Вахит Имамов, Илдар Кыямов, Сәгыйть Лашманлы, Мөршидә Мамбетова, Хәдичә Махиянова, Зөләйха Минһаҗева, Әмирҗан Моталлапов, Ирек Садыйков, Факил Сафин, Рәдиф Сәгъди, Булат Сәләхов, Индус Сирматов, Сәмига Сәүбанова, Нәсих Таҗи, Ләйлә Фәхретдинова, Наилә Харисова, Дамир Хәйретдинов, Данис Хәйруллин, Вәсимә Хәйруллина, Айдар Хәлим, Шамил Шәйдуллин, Таһир Шәмсуаров, Марс Яһудин һ.б.  (йөздән артык язучының) бәян һәм хикәяләре басылган. Журналның эшләнеше кызыклы, юбилей саннарының бирелеше һәм бизәлеше әйбәт, балалар өчен кушымтаның әһәмияте зур. Журналның үзенчәлекле якларыннан берсе итеп, аның бүгенге көндә вафат булган язучыларыбызның кадерле мирасын яңадан халыкка тәкъдим итүдә актив булуын әйтеп китәргә кирәк.

«Мәдәни җомга» һәм «Ватаным Татарстан» газеталары да әдәби процесска үз өлешләрен кертеп, татар прозасы турында күзаллау барлыкка китерергә ярдәм итәләр, «Безнең мирас», «Татарстан» журналларында да әдәби язмалар күренә. Әлбәттә, бу басмаларда да кече жанрдагы әсәрләр өстенлек итә.

Әлеге журналларның һәм газеталарның барысының да интернетта үз сайтлары эшләп килә, шуңа күрә проза әсәрләре белән электрон вариантта да танышу мөмкин. «Казан утлары» һәм «Идел» журналларына электрон рәвештә язылу мөмкинлеге дә бар. Бу − хәзерге заман интернет кулланучылары өчен бик кирәкле, актуаль мөмкинлек. 

Ел саен Татарстан Милли китапханәсе тарафыннан «Ел китабы» республикакүләм бәйгесе уздырыла һәм халык тарафыннан иң күп укылган китап авторлары билгеләнә. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, соңгы өч ел эчендә (2015 ел нәти­җәләре әлегә билгеле түгел) халык Рәмзия Габделхакова, Нәбирә Гыйматдинова һәм Зифа Кадырова әсәрләрен бигрәк тә яратып укыйлар икән. Жанр ягыннан бу әсәрләрнең күбесе бәян формасында, темалары (уртак рәвештә әйткәндә) − гади кешенең катлаулы язмышы. Ни үкенеч, татар телендәге проза китаплары елдан-ел азрак күләмдә басыла башлаган (53/47/39).

Әлбәттә, материаль кызыксындыру бүгенге көндә әдәбиятка тартуның иң көчле чараларының берсе булып кала. Моның яхшы ягы да, тискәре ягы да билгеле: яхшы, чөнки конкурс игълан ителгәннән соң, язучылар шактый җанланып алалар, күп кенә әдәби әсәрләр языла һәм алар басылалар. Начар, чөнки әдәби әсәр җентекле хезмәт сорый, ә конкурс кысалары язучыдан тизлек таләп итә һәм аның әсәрне кат-кат төзәтергә, чарларга, шомартырга вакыты калмый. Нәтиҗәдә әдәби һәм тел эшләнеше ягыннан бик үк камил булмаган әсәрләр конкурста призлы урын алмаса да, әдәби процесска кереп китә һәм татар әдәбияты турында фикер барлыкка китерәләр. Ярышта җиңгән әсәрләр, әлбәттә, башкалар өчен үрнәк булып тора.

2014 елда ТӨРЕКСОЙ һәм Евразия Язучылар берлеге төрки дөнья прозаиклары арасында уздыра торган хикәяләр конкурсы өченче тапкыр узды. Беренче тапкыр ул 2009 елда Мәхмүт  Кашгарыйның 1000 еллыгына багышлап уздырылган. Беренче премия казах язучысы Нургали Оразовка, икенче премия Татарстан язучысы Айгөл Әхмәтгалиевага (Муллагалиевага), өченче премия Әзәрбайҗан язучысы Азер Алпайга бирелде. Милләттәшебезнең әлеге дәрәҗәле конкурста икенче урын яулавы татар прозасы өчен горурлык хисе уята.

2013 нче елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге бүгенге авыл тормышын яктырткан проза әсәрләренә конкурс игълан итте. Бу ярышта сигез роман, егерме алты повесть, утыз дүрт хикәя катнашкан. Җиңүчеләре − Зиннур Хөснияр, Вахит Имамов, Нурислам Хәсәнов, Хәбир Ибраһимов, Сәгыйдулла Хафизов, Рәдиф Сәгъди, Айгөл Әхмәтгалиева, Габит Фәрхетдинов, Кәрим Кара, Рифә Рахман. Күренгәнчә, татар прозасының әйдәп баручы язучылары белән беррәттән, халыкка яңарак танылып килә торган язучыларыбызның да уңышы сөенечле. 2014 елда да бу конкурс дәвам итте, җиңүчеләр Рәдиф Сәгъди, Зиннур Хөснияр, Нурислам Хәсәнов, Наилә Харисова, Илсөяр Иксанова, Рәдиф Сәгъди, Нәбирә Гыйматдинова, Рифә Рахман, Фирүзә Җамалетдинова булды. Шунысы кызыклы: соңгы елда «роман жанрында беренче урынга лаек әсәрләр юк» дип табылды.

«Казан утлары» башлап җибәргән кыска бәяннар конкурсы да әлеге жанрны үстереп җибәрү өчен бер этәргеч булды. Әлеге конкурста Рабит Батулла, Зөлфәт Хәким, Рифә Рахман, Нәбирә Гыйматдинова, Рөстәм Зарипов, Кәрим Кара, Гомәр Даутов, Гүзәл Әдһәм җиңеп чыкты. Биредә дә җәмәгатьчелек өчен яңа исемнәр яңгырады: элегрәк ачы телле тәнкыйть мәкаләләре белән вакытлы матбугатта күренеп алган Гомәр Даутов үзе дә кулына каләм алып, документаль бәян иҗат иткән; соңгы елларда «Идел» журналында бәяннары белән еш күренгән Кәрим Кара (Һади Кәримов) исеме дә укучыларның хәтерендә уелып калды.

Соңгы вакытта үзешчән прозаикларның әсәрләре дөнья күрә башлады, үзешчән проза барлыкка килде. Үзешчәнлек һәрвакытта да булган, моны тыеп тору мөмкин түгел. Булсын. Бу әсәрләр фольклорга тиң, халык аларның иң яхшыларын сайлап алып, үзе укый, башкаларга тәкъдим итә. Кайбер язучылар һәм әдәбият сөючеләр мондый әсәрләрне зыянлы дип атыйлар, аларны халыкның зәвыгын бозуда гаеплиләр. Безнең карашка, зәвыгы югары булган кешенең зәвыгын бозу мөмкин түгел, ә дөньяга карашы формалашкан зәвыксызда зәвык тәрбияләү шулай ук буш эш. Балалар һәм яшүсмерләр өчен мондый әсәрләр тәкъдим ителсә, без каршы булыр идек.

Үзешчәнлекне Язучылар берлегендә әгъза булып тору гына бетерә алмый, берлеккә кабул ителеп тә, үзешчән калыбында язучылар җитәрлек. Шул ук вакытта үзешчәннәр арасында да кайбер һөнәри язучыларны уздырып иҗат итүчеләр очрый. Шундыйлардан, мәсәлән, Екатеринбург шәһәрендә яшәп иҗат итүче Физалия Дәүләтгәрәева исемен атарга мөмкин. Филология, әдәбият белеме дөньясыннан ерак торса да, аның хикәяләре күп кенә газета битләрендә урын алып, халык тарафыннан бик җылы кабул ителә.  Шулай да, ничектер, шигърияттә ул көчлерәк, анда аның үз урыны бар.

Хәзерге вакытта урта һәм югары белеме булган кешеләрнең күбесен үз дөньясына Интернет бөтереп алды. Бигрәк тә «Одноклассники» һәм «ВКонтакте» сайтларында хикәя язу киң таралган, «Матбугат.ру» сайты да даими рәвештә хикәяләрне куеп бара. Физалия Дәүләтгәрәева, Гөлсинә Зәкиева, Гүзәл Галләмова, Зиннур Тимергалиев, Нурания Төхбәтуллина, Сәмига Сәүбанова, Айсылу Хафизова, Гөлнирә Хөсәенова, Наилә Харисова һ.б. нәкъ менә интернет галәмендә танылды.

«Хәзер аеруча хатын-кызлар язган әсәрләр бик чуар. Юлда, автобуста ишеткәннәрне язып алалар да, эшкәртмичә әдәби әсәр дип тәкъдим итәләр. Газета битләре дә кемнәрнеңдер юлда ишеткән кыйссалары белән шыплап тулган», − дип яза Фәүзия Бәйрәмова (аның соңгы 2015 елда чыккан «Ана» китабы аерым искә алуга лаек). Әлбәттә, монда дөреслек бар, интернет авторларының да үз әсәрләренә игътибарлы булуы таләп ителә. Интернет сәхифәләрендә «лайк»лар җыю («ошады» тамгасы кую) ул әле камил әсәр язылды дигән сүз түгел.

Язу перспективаларын билгеләү шактый кыен. Татар проза­сында бөтенләй буш торган урыннар бар, менә шул бушлыкны тутырасы иде. Бу, иң беренче чиратта, татар прозасында фантастик әсәрләрнең булмавында чагыла. Адлер Тимергалин, Атилла Расих, Ринат Мәннан, Радик Фәизовлардан соң әлеге жанрда иҗат итүчеләр юк диярлек. Фантасмагорик әсәрләр/фэнтэзи да юк диярлек бездә (Марат Кәбировның әсәрләрен искә алу мөмкин). Шулай ук детектив жанры да көч-хәл белән җан асрый. Ара-тирә күренгәләп алган әсәрләр (Вахит Имамов, Мәдинә Маликова һ.б.) яисә әсәр кысасына кертеп утыртылган детектив сюжет элементлары бу бушлыкны тулаем тутыра алмыйлар. Яшүсмерләр прозасы аксый. Бу, алда әйтелгәнчә, татар прозасының иң авырткан урыннарының берсе. Кояш Тимбикова, Роза Хафизова кебек язучыларыбыз бөтенләй югалды.

Әлбәттә, бу − татар прозасын үстерергә теләгән очракта язылырга тиешле жанрлар. «Бернинди кысага сыя торган әйбер түгел бит бу: безнең илдә язучылар бар, әмма исемлектә язучы дигән һөнәр юк. Алар пенсиягә чыга башласа да, гонорар мәсьәләсендә дә һәрвакыт проблема килеп туа», − дип язды Разил Вәлиев. Чыннан да, язучы һөнәре рәсми рәвештә теркәлмәсә, сыйфатлы әсәр язу турында сүз бара алмый, чөнки язучыларыбыз капиталистик җәмгыять шартларында менеджер, продюсер ярдәмен кулланып эшләргә өйрәнмәгән. Без үзебез эшләп чыгарган продукцияне халыкка җиткерә белмибез, шуңа күрә дәүләт эшендә эшләп, язучылыкка бары хобби, өстәмә бер эш итеп кенә карарга туры килә. Пенсия яшендә генә язучы чынлап торып яза башлый.

«Әдәбият-сәнгать тормыш укладыннан шытып чыга һәм мәдәният беренчел түгел шикелле. Милләтне дә, аның мәдәниятен дә яшәү рәвеше саклый. Мин шәхсән үзем кайчак шундый сораулар куям: язучы язган әсәрләргә, шагыйрь иҗат иткән шигырьләргә, театрда барган тамашаларга буй җитмәс һәм чиксез таләпләр куюның кирәге юктыр, бәлки? Әдәби әсәрләр, спектакльләр белән генә кешенең үзаңын, дөньяга мөнәсәбәтен үзгәртү мөмкинме соң? Бит укучы, тамашачы үзенең күңеленә аваздаш булган әсәрләргә тартыла. Күп еллар дәвамында гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә, тирә-як мохиттә тәрбияләнгән кешене шигырь белән яки ике сәгать эчендә генә спектакль йогынтысы белән үзгәртеп буламы икән?

Һәм капма-каршылыклы уйланулардан соң бер фикергә киләм – моңа шагыйрьләр, язучылар, һичшиксез, омтылырга тиеш! Язучының коралы – каләм һәм ул акылын, сәләтен, өмет-хыялларын шул корал ярдәмендә генә гамәлгә ашыра ала. Чын язучылар, чын шагыйрьләр, чын драматурглар бер заманда да күп булмаганнар, аларны бармак белән генә санарлык. Әмма шул бөек каләм ияләренең әсәрләре галәмәт тәэссоратка ия», − дип яза Зөлфәт Хәким («Иҗат яклауга мохтаҗ түгел», «Ватаным Татарстан», № 52, 15.04. 2016).

Әйе, каләм − корал, язучы − җәмгыять барометры, дип өйрәндек. Миңа калса, бик дөрес сүзләр. Югарыда телгә алынган Эрнест Хемингуэйның мондый фикере бар: «Сиңа кадәр язылган нәрсәләр турында язуның ни мәгънәсе бар, әгәр син  шуларның барысыннан да яхшырак язмасаң?» – дип сорый ул. Димәк, алдагы елларда язучыларыбызга тагы да тырышыбрак язарга, татар прозасы бер урында тормасын, үссен, гөрләсен өчен тагы да зуррак көч куярга кирәк... Бу урында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның әйткән сүзләре күңелгә килә:

 

Максуд җитәр; бара торгач − юл кыскарыр;

Әллә кайда яткан хиссият кузгалыр;

Бөкре түгел, төзәлергә кабер көтмим,

Тәңрем фәйзы минем күңлемгә эз салыр...

 

Халисә Ширмән,

филология фәннәре кандидаты

Read 2537 times Last modified on Сишәмбе, 10 Май 2016 12:43
Союз писателей РТ