Сишәмбе, 10 Май 2016 12:43

Проза остаханәсе эше турында

Written by 
Rate this item
(0 votes)

Проза остаханәсе элек-электән үк үзенең тынгысызлыгы белән аерылып торды. Аның һәр утырышында язучылар актив катнашты. Дистә-дистә еллар эчендә аның үзенә генә хас традицияләре барлыкка килде. Яшь талантларны барлау, туплау, аларның киләчәге турында кайгырту күпмедер дәрәҗәдә остаханә бурычы булып калды, һәм иң авыр йөк тә аның җилкәсенә төште. Чөнки проза әсәрләре, романмы ул, бәян яисә хикәяме – күләме ягыннан шактый зур, шуңа күрә кулъязмаларны укып чыгар өчен бик күп вакыт һәм көч сарыф ителә. Соңгы елларда без нигездә яшь авторлар белән элемтәләр урнаштырып, аларның иҗатына игътибар бирдек. Бу остаханәнең төп юнәлеше булды. Мәсәлән,  яшь авторларыбыз Зилә Сабитова, Миләүшә Нигъмәтуллиналар өчен мастер-класс дәресләре үткәрдек. Айгөл Абдрахманова, Илсөя Галиәкбәрова, Ләйсән Исмәгыйлева хикәяләре остаханәдә тикшерелде. Рабит Батулла, Халисә Ширмән, Рифә Рахман, Солтан Шәмси, Камил Кәримов кебек әдипләребез аларның хикәяләрен тикшереп, бәя бирде. Нәтиҗәсе дә күренде: кызларыбыз бүген актив иҗат итә, әсәрләре матбугатта даими басылып тора. Тагын бер авторыбызның исемен атап үтик әле, ул – прозаик, драматург Алмаз Мансуров, Казан мәктәбендә татар теле һәм әдәбият укыта. Без аның бер көлтә кыска-кыска хикәяләрен укып, җыентык әзерләргә кушкан идек, Алмаз өлкән язучыларның фикеренә колак салып, хикәяләрен эшкәртте-шомартты. Шуннан соң Язучылар берлеге исеменнән хат язып аның кулъязмасын Татарстан китап нәшриятына юлладык. Озакламый «Мәхәббәт әкияте» дигән җыйнак кына беренче җыентык дөнья күрде. Чираттагы утырышта без кабат Алмаз Мансуровның иҗатына әйләнеп кайттык, бу юлысы аны Язучылар берлегенә тәкъдим иттек. Безнең сафларыбызның шундый яшь талантлар белән тулылануы сөнечле хәл. Үткен каләмле журналист, бәяннар остасы Наил Шәрифуллин да остаханә фатихасы белән берлек әгъзасы булды. Бу исемлекне тагын да дәвам итәргә мөмкин. Каләме чарланган өметле авторлар шактый, шуларның берсе – Гөлнур Әхмәдуллинаның остаханә исеменнән нәшриятка тапшырылган хикәяләр китабы да, бәлки, киләчәктә басылып чыгар дип өметләнәбез. Әдәбият мәйданына Ландыш Әбүдарова да үз сукмагын салды: утырышта өлкән каләмдәшләребез аңа матур-матур теләкләрен җиткерде. Остаханәдә «Сөембикә» журналы мөхәррирләре Асия Юнысова, Эльмира Закировалар белән хикәя жанры турында фикер алышуларның да  уңай нәтиҗәсе булгандыр. Әлеге басма әдәбиятка зур урын бирә һәм нигәдер «Сөембикә»нең бу гамәлен күреп бетермибез шикелле. Язучылар берлеге  белән журнал «Хикәяләр» конкурсы оештырса, ике як та отар гына иде, мөгаен.

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, М.Җәлил исемендәге республика Яшьләр премиясенә, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең  әдәби  премияләренә  кандидатлар  иң әүвәл остаханәләрдә карала һәм шактый гына ыгы-зыгы тудыра. Шөкер, бу җәһәттән проза остаханәсендә бәхәсләр купкан очракта да әлеге четрекле мәсьәлә тыныч кына хәл ителде. Бу инде прозаикларның әдәпле һәм акыллы халык икәнен раслый.

Остаханә башка юнәлешләрдә дә эш алып барды: авыл-район мәктәпләрендә яшь иҗатчылар яисә әдәбият түгәрәге әгъзалары белән очрашулар беркайчан да өзелмәде. Төрле конкурслардан да читтә калмадык. Мәсәлән, узган ел Бөтендөнья татар конгрессы карамагындагы «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы татар кызларының образын чагылдырган хикәяләргә конкурс игълан иткәч, Зиннур Мансуров, Эльмира Шәрифуллина, Вакыйф Нуриев, Нәбирә Гыйматдиновалар жюри составында сайланып, йөзәрләгән әсәр укып чыкты. Нәтиҗә ясаганда ике язучыбыз – Ркаил Зәйдулла белән Галимҗан Гыйльмановка беренче, икенче урыннар бирелде.

Һәр ялтыраган – алтын түгел, дигәндәй, остаханәдә тикшерелгән яшь һәм башлап язучы авторларның һәммәсе дә «үтереп» мактарлык түгел шул, таланты чамалы, үзе әрсез «бөекләр»нең чүпкә генә ташларлык күләмле кулъязмаларын яки спонсор акчасына бастырылган китапчыкларын укып кире борганда башыңа күпме каһәр яуганын бер Аллаһ та, бер үзең генә беләсең.

Алар остаханә җитәкчелеге әдәби консультант вазифасын да башкара дип уйлый, моның түләүсез хезмәт икәнен аңламый, «әсәрләренә» без рецензия, тәкъдимнамәләр язарга тиеш дип бәхәсләшә. Еш кына язучылар арасында, жанрлар буенча остаханә кирәкме, дигән сорау да туа. Без болай да сирәк күрешәбез, әгәр мондый утырышларны да бетерсәк, бер-беребездән бөтенләй ерагаймабыз микән? Әдәбиятның киләчәге турында кайгыртабыз икән, остаханәләр яшәсен, таралмасын әле.

Нәбирә Гыйматдинова,

остаханә җитәкчесе

Read 2412 times Last modified on Сишәмбе, 10 Май 2016 12:48
Союз писателей РТ