Сишәмбе, 10 Май 2016 12:48

Балалар әдәбияты турында

Written by 
Rate this item
(1 Vote)

Ике съезд арасында, дүрт ел эчендә, татар балалар әдәбияты­ның торышына игътибар итсәк, аның бәхәсләр һәм төрле караш-фикерләр өчен киң кыр булуын һәм, төп өч юнәлештә үсүен күрергә мөмкин:

1. Татар балалар әдәбиятында үз йөзен инде тапкан, билгеле авторлар иҗаты,  һәм,  бу өлкәдә каләм тибрәтүче яңа авторларның яңа әсәрләре басылу;

2. Моңа кадәр дөнья күргән уңышлы әсәрләрне кабат нәшер итү. Мисал итеп, К.Насыйриның «Әбүгалисина» (Балалар өчен кыйсса), Һ.Такташның «Тәүфыйклы песи», А.Алишның «Койрыклар», «Сертотмас үрдәк» (Әкиятләр),  М.Җәлилнең «Кызыл ромашка» (Балалар өчен шигырьләр, җырлар), Х.Халиковның «Сакчы күркә» (Балалар өчен шигырьләр, әкиятләр), Ш.Галиевнең «Шәвәли шуклыгы» (Балалар өчен шигырьләр), Р.Миңнуллинның «Мөгезборын белән озынборын» (Балалар өчен шигырьләр), Г.Гыйльманов «Самат батыр», Җ.Дәрзаманның «Карурман кунаклары» (шигырләр, әкият-поэма), Х.Җәләйнең «Әкиятләр» һәм Касыйм Тәхаунең «Өч әкият» (төрле елларда дөнья күргән әкиятләр бергә тупланган), татар халык әкиятләреннән үрнәкләрне китерергә мөмкин.

3. Тәрҗемә әсәрләрен нәшер итү аша соңгы дәвер татар балалар әдәбиятын баетырга омтылыш: Редьярд Киплингның «Маугли» (әкият), Мең дә бер кичә» (гарәп әкиятләре), Лев Толстойның «Слива төше» (Балалар өчен хикәяләр, мәсәл һәм әкият), Виталий Бианкиның «Тычкан баласы чи-чи» (Балалар өчен әкиятләр һәм хикәяләр), Михаил Туруновский «Күзәкә-Бүзәкә – куркуларны кулга ияләштерүче» (Балалар өчен әкиятләр), төрле халыклар авыз  иҗатыннан әкиятләр һ.б. Форсаттан файдаланып әйтеп китү урынлы булыр – сайланган әсәрләр балалар укуы өчен уңышлы, кызыклы.

Дөрес, тагын бер юнәлешне искә  алып китү зарур. Ул өч тел­дә – татар, рус, инглиз телләрендә татар әдәпләренең әсәрләрен бастыру, шулар аша балаларның аң-белем үсешенә тәэсир итү  омтылышы.

Мәгълүм, алдагы чыгышларда без Казанда, Яр Чаллы шәһәрендә, татар балалары өчен төсле рәсемнәргә бай, күз явын алырдай матур-матур бизәкләр белән байтак гәҗит-журналлар чыгу – «Салават күпере», «Көмеш кыңгырау», «Ялкын», «Сабантуй», «Мәйдан» (журналда балалар өчен махсус кушымта бар), әмма, укучыларның беренче әдәби тәҗрибәләренә артык зур урын бирелү сәбәпле, язучыларыбыз иҗаты читтә калуга тукталган идек. Әлеге чыгышта тагын бер кат басым ясап үтү урынлы булыр: бүгенге көндә, ХХ гасыр башында үз янына шул чорның иң затлы әдипләрен – Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Ш.Әхмәдиев кебек талантларны туплап, иң авыр елларда да милли рухлы «Ак юл» жруналын чыгара алган һәм аның төп программасын «балаларыбызны милли-әхләкый рухта тәрбияләү һәм балалар әдәбиятын баетудыр», дип бәяләгән Фәхрислам Агиев кебек нәшерләр җитешми. Димәк, әлеге хәлне истә тоткан хәлдә, төп фикерләребезне, телибезме теләмибезне Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән җыентыклар мисалында җиткерергә мәҗбүрбез.

Сүзне шигърияттән башлыйк. 

Мәгълүм ки, балалар әдәбиятының төп үзенчәлекләреннән берсе – баланың эчке дөньясы, кичерешләре олы кеше тарафын­нан сурәтләнә. Сабыйлар өчен иҗат итүче, беренчедән, тормыш вакыйгаларын балаларча кичерә белергә тиеш. Шуның белән бергә талантлы әдип, тормышны берьюлы ике яссылыкта күрә: балаларча һәм өлкән кеше буларак. Нәтиҗәдә, зурлар яшәеше аңлатмаларын балалар теленә күчерү урынына, тормышны аларча күрү һәм шуны сәнгатьчә ачу мөмкинлеге туа. Чынбарлыкны алдарак әйтеп үтелгән яссылыкта күрә алмаган очракта инде балалар тормышын, телен «охшатып» бирү, нәтиҗәдә мораль уку, «төссезлек» алгы планга чыга. Чөнки  бу очрата, балалык яшеннән чыккан шагыйрьнең герое  һичничек «шагыйрьнең әдәби чагылышы» була алмый. Нәтиҗәдә, бала психологиясен аңламау проблемалар тудыра. Икенчедән, бүгенге чор әдәбияты һаман да элекке юнәлештә барып, күптән урнашкан карашларга таянып, балаларга тәэсир итәргә, аны тәрбияләргә тырыша. Бу зур ялгыш. Чөнки, балалар өчен язасың икән, үзең күп белергә, прогресив нана-технологияләргә таянырга, бүгенге балалар тормышын, аның законнарын өйрәнергә кирәк. Әмма, соңгы еллар балалар поэзиясен бәяләп, «охшатып бирүнең» өстенлек алуын билгеләү, яңалыкның бик аз булуын ассызыклау дөрес булыр:

 

Мин – үрмәкүч, үрмәкүч!

Җеп эрләп ясыйм оя.

Мин ясаган ояга

барлык бөҗәкләр сыя.

Челтәрләрем бизәкле,

бәйләргә мин бик оста!

Бәйләр идем шәлләр дә,

вакытым гына кыска.

Яки,

Мин – бака, бака, бака!

Бака-ка-ка, бака-ка!

Җәй буена кызынып

сузылып ятам ярда.

Мин – бака, бака, бака!

Миңа һәркем шакката.

Миңа һәркем шакката,

бака-ка-ка, бака-ка!  

Әлеге юллар бизәкләп,  бик матур итеп нәшер ителгән  «Аю булу кыенмы?» (Гөлнур Корбанова, 2012) китабыннан алынды. Китапның беренче битенә «Балалар өчен шигъри табышмаклар» дип язылган. Биредә мин, шәхсән, табышмак кысаларына туры килгән жанрны күрмәдем. Әмма, шигырьләр үзләре «табышмак» кебек. Үрмәкүч җеп эрләп бөҗәкләр өчен оя ясыймы? Бакага нигә һәркем шакката?.. Аңлашылмый, шагыйрә әлеге китабы белән нәрсә әйтергә теләгән? Һәм, ниһаять, балаларга бирелергә тиешле дөрес тәрбия яки танып белү максаты кайда? Сөйләнгән хис-сүзләрдән баланың рухи ләззәт алуы да бик шикле. Дөрес, ахыр чиктә тел көрмәкләндергеч, сүз уйнату кебек жанрларга охшатырга тырышып карадым. Чөнки, баланың телен чарлар  өчен алар да бик әһәмиятле. Әмма, бу очракта да ниндидер мәгъ­нә, нәтиҗә булырга тиештер бит!  Мисал өчен, иҗатында балалар өчен кызыклы гына ачышлар бирә алган Әлфия Ситдыйковадан, шушы ук бакалар турында өзек:

 

Авыл янында гына,

Ерак түгел, якында,

Камышлы яр буенда,

Булдым бака туенда.

«Бак-ак, бак-ак, бак-ак!» – дип,

Бакылдаша бакалар  ...

                    («Мәйдан», 2015, ноябрь).

 

яки, мондый төр шигырьләрнең иң матур үрнәкләрен тудыра алган  Р.Миңнуллин иҗатыннан мисал:

 

Булат барган балыкка –

Сөн буена таллыкка!

Әле иртә ич, иртә,

Ә балык шундый чиртә!

У-у-у, бу Сөндәге балык...

Өлгереп булмас алып! 

...

Чөнки балык шәп чирткән...

Булатның борынына!

                    («Мин мактанчык түгел!», 2013)

Аерма бик зур бит! Мәгънәле, оста корылган сюжет, гадилек бала өчен нинди кызыклы! Балалык кичерешләрен саклаган, бу тойгыны кабат үзе аша кичергән шагыйрьләр генә фикерләрен шул рәвештә оста бирә ала, әлбәттә.

Дөрес, бүген балалар өчен иҗат итүе бик авыр. Песи, эт образын әсәргә кертеп, образга самимилек, бератлылык биреп кенә дә балалар өчен менә дигән шигырьләр туа дип уйлаучылар бик нык ялгыша. Алай түгел шул:

 

Керпегә әйтә Әдилә:

– Белдем синең сереңне!

Син элек Миләүшәләрдә

Кактус идең түгелме?

– И-и-и, – диде Керпе, елмаеп, –

Рәхмәт таныганыңа!

Ул ялкау кыз су сипмәгәч,

Киттем чишмә буена

         (Ринат Мәннан, «Кызыл күбәләк», 2015).

 

Мондый сәмимилек балаларда кызыксыну уятыр дип һич тә ышанасы килми. Чагыштырып бирү омтылышы кызыклы. Әмма мәгънә анлашылмый, иң кызыгы, кактусның су яратмаганлыгын балалар бик кечкенә яшьтән үк беләләр бит. Нигә соң ул чишмә буена китә? Бәйләнеш, мәгънә кайда, һәм, гомумән, бармы ул бәйләнеш бу шигырьдә? Мондый лирик әсәрләр балага нәрсә бирә?  Яки, икенче бер автордан мисал:

 

Алан тулып сибелгән

Кызыл, кара бөрлегән.

Каплаган бары үлән,

Аралап карый өйрән

           (Фәйрүзә Мөслимова, «Бүләк», 2012).

 

«Аралап карый өйрән»... Бу нәрсә дигән сүз? Бала түгел, хәттә татар телен бик камил белгән өлкәннәр өчен дә бу юлларны аңлау кыен түгелме?

Нинди әсәрләр кирәк бүген безнең балаларга? Эзләнәләрме балалар өчен язучылар, әллә бер-берсен кабатлап кына утыралармы?!

Мәгълүм, кайчандыр, югалткан ручканы иясенә табып бирүнең тасвиры да  зур тәрбияви көчкә ия иде:

 

Бераздан ул аптырашта:

«Мин таптым, дип, сөенәм дә,

Югалтучы көенә лә!

Ул да аны яраткандыр,

Ялгыш кына югалткандыр!...

   (Шәүкәт Галиев, «Авторучка тапкан малай»).

 

Әмма, бүген һәр почмакта кадерсез булып аунап яткан мондый әйберләрне мисал итеп куеп, тәрбия мәсьәләсен хәл итеп булмый. Безнең өчен кадерле булган кыйммәтләр бала өчен хәзер кызык тугел. Гомумән, мондый төрдәге, Ш.Галиевны шактый уңышсыз кабатлаган әсәрләр, әлбәттә, чор уңышы исәпләнә алмый.

 

 

Кап-кара карлыганнар,

Җый тизрәк, коелам, ди.

Мин бит шундый файдалы,

Коелып әрәм булам, ди.

Менә җыйдым, кемгә кирәк?

                     ( Г.Әхтәмова, «Мәйдан», 2014) –

 

кебек сүзтезмәләр дә, әлбәттә, Татарстан Язучылар союзы әгъзәләре булып торган авторларыбызны бизәми. Фикерне турыдан-туры әйтү – ул бит әдәбият эше түгел! Образны бит сынландырганда, төсле бизәкләр белән баетканда гына уңышка ирешергә мөмкин.

Дөрес, бүген – базар иктисады чорында, рухи кыйммәтләргә мөнәсәбәт үзгәргән дәвердә, әдәбиятка, шул исәптән, балалар әдәбиятына да игътибар кимеде. Яңа кызыклы әсәрләр булмавын, уңышлы кулъязмаларның редакцияләргә  кермәвен әйтеп зарланучы мөхәррирләрне дә ишетәбез. Әмма... Моннан чыгу юлларын бергәләп эзләү зарур. Үткәнгә күз салсак, тарихның төрле чорларында зурлар өчен иҗат итүче талантлы язучыларны, махсус, балалар әдәбияты өлкәсенә чакырулар, балалар өчен иң яхшы әсәрләр конкурслары оештырулар да юкка гына булмаган бит! Бу эшне яңарту кирәк.

Мөгаллимлек һөнәре белән бәйле рәвештә укучылар конфе­ренцияләрендә, төрле конкурсларда катнашырга туры килә. Еш кына, батырлык белән бәйле сорауларга җавап, шәхсән мине, сүзсез калдыра. Бүгенге укучы күрше әбигә сөт алып керүне дә, бабайны юл аша чыгаруны һәм ялкаулыгын, комьютерда уен уйнау теләген җиңүне дә «батырлык» дип саный. Дөрес, бүгенге яшәештә, бәлки, кешелекле мөнәсәбәтләр дә батырлыктыр...  Әмма, ул чакта, азатлык өчен дип гомерләрен кызганмаган, утка-суга кергән бабаларыбыз батырлыгын, үлем көтеп камерада ятканда да юмористик шигырьләр язган Муса Җәлилнең гамәлләрен нинди сүз белән  атарга? Яки, ничә дистә ел урын өстендә ятып иҗат иткән, төшенкелеккә бирелүне бер сүз белән генә дә балаларга күрсәтмәгән Фәнис Яруллинның батырлыгын нинди сүзләр белән язарга?... Бәлки, безгә бүген  туган телебез яшәсен өчен көчләрен кызганмый, көрәш алып баручыларны батыр итеп күрсәтергә кирәктер. Һич югы, үз телендә иркен, саф сөйләшә алган татар баласын үрнәк итик. Яки, гаделлек тантанасы турында язарга авырмы? Дөрес, бүген дөньяда гаделсезлек тантана итә. Бүген заман геройлары Украина, Сүриядә гаделлек өчен көрәшүчеләр. Әмма, безнең язучыларыбыз бу турыда берни язмыйлар дияргә мөмкин.

Дөрес, шигърияттә уңышларыбыз да бар. Мисал өчен, балалар язма поэзиясе тудырган бай традицияләргә тирән хөрмәт белән караучы Роберт Миңнуллин, Рафис Корбан, Галимҗан Гыйль­манов, Рәшит Бәшәр кебек шагыйрьләр иҗаты. Безгә, еш кына, Роберт Миңнуллин иҗатын мактап язган өчен тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килә. Әмма, ихтибар итсәгез иде, язмаларыбызда без һәр фикерне дәлилләп барырга омтылабыз. Әлеге иҗатка бәйле фикерләр дә һәрдаим дәлилләнгән. Һәм иң зур дәлил – иҗатка балаларның, укучыларның ихтибары һәм мәхәббәте! Шәхсән без, Роберт Миңнуллин иҗатын югары бәялибез, чөнки ул балалар күңеленә тирәнтен үтеп керү осталыгына ия.  Шагыйрьдә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән талант белән бергә, нечкә сиземләү, тоемлау хисе бар, сабый чакның җанлы хәтере саклана аңарда, һәм ул һәрвакыт чиста, үткен. Нәкъ менә шушы халәт Р.Миңнуллинга тормышны берьюлы ике яссылыкта күрә белергә ярдәм итсә кирәк. Беренчедән, акыллы өлкән кеше – тәҗрибәле шәхес генә идеяне тирән гомумиләштерү сәләтенә ия. Шаян да, гади һәм беркатлы бала да – Р.Миңнуллин геройлары кичерешләрен чын балаларча әйтергә сәләтле:

 

Бабайның да         

Улы мин,           

Әбинең дә          

Улы мин, ...          

...Соң бит инде

Олы мин,

Туган илнең

Улы мин!

(Кыскартылып алынды.

«Мин мактанчык түгел», 2013).

 

Шигырьдә максатның санау юлы белән җиткерелүе кызыклы. Гомумиләштерелгән, күчерелмә мәгънәдәге сүзләр, образ, детальләр шулай ук икелекнең (автор, лирик герой) тормышны ике планда танып белүен ассызыклый. «Зурлар» фикере, «бала» хисләре дә конкрет детальләрдә бирелә. Нәкъ менә хисләр яктылыгында балалар лирикасының үзенчәлеге ачыла да инде. Ул аерым, сабыйларга хас горурлану интонациясе, җөмләнең синтаксик төзелеше, кабатлаулар бер үк төрле шигъри юллар ярдәмендә бирелә – шул рәвешле бары бала гына уйларын әйтә ала. Соңгы юллар исә «зурлар» башлангычына якын, чөнки бары тәҗрибәле кеше генә шул рәвештә фикерне, истәлекләрне һәм тормышны тирән фәлсәфи гомумиләштерү сәләтенә ия. Димәк, өлкәннәр һәм бала башлангычы шигырьләрнең үзәгендә. Нәкъ менә шуңа күрә Р.Миңнуллинның поэтик әсәрләрендә бала тавышы еш кына авторның «мин»е белән кушылып китә һәм бу хәл еш кына уңышның төп нигезен билгели.

Р.Корбан иҗатында еш кына балачак хыялларына мөрәҗәгать итә. Мәгълүм, көндәлек тормышны, яшәешне уй-хыял, фантазия ярдәмендә кызыклы итәргә, могҗизалар тудырырга мөмкин:

 

Күктә болыт көтүләре,

Күк тә зур болын кебек.

Болытлар да әле бәрән,

Әле бер колын кебек.

 

Шигырьнең үзәгендә – күктә йөзеп йөрүче болытларга карап торган бала күзәтүләре. Бу күзәтүдән ассоциацияләр туа. Болыт – тәкә, колын, куркынычрак ассоциация тудырганы – үгез һ.б. Образлы фикер, хыял алга таба үстерелә бара, нәтиҗәдә болыт-хайваннар сынландырыла, җансыз предметлар җанлана:

 

Сөзде берсен – җиргә утлар

Атылды яшен булып.

 

Тормыш чынбарлыгыннан аермалы булган хыялдагы күренешләр туа. Үзенчәлекле фикер агышы, чагыштыру ярдәмендә романтик, беркадәр сәеррәк тә тормыш картинасы барлыкка килә. Әмма ул реаль җирлектә шагыйрь фантазия ярдәмендә реаль тормыш материалын танымаслык итеп үзгәртә. Гадәти хәлне гадәттән тыш вакыйгага әйләндерү, көндәлекне тылсымга төрү – бу уен, фараз кылу, әдәби күзаллау уены. 

 

Бер дә уйнап әйтү түгел, –

Без дә хәзер өлкәннәр.

Безнең төркем ишегенә

Шулай язып элгәннәр.

 

Әлеге юллар да Р.Корбан шигыреннән алынды («Рафис Корбан шигырьләре», 2013). Сабый вакытта тизрәк үсү теләге бала өчен нинди әһәмиятле! Моны аңлаган шагыйрь иҗатта балаларны өлкәннәр тормышына әзерли. Мондый халәтнең реаль тасви­рына, фикердә баларча садәлек, гадилеккә исә, кызганыч, һәр каләм иясе дә ирешә алмый.

Г.Гыйльманов иҗаты кичерешләргә бай («Самат батыр», 2012). Ул еш кына укучысын авыр психологик кичерешләр алдында калдыра,  аңарда нечкә психологик «уен», детальле психологик-этик эзләнүләр, әхлак проблемаларының чишелеше кызыклы. Шигырьләрдә, проза һәм драматургиядә дә Г.Гыйльманов үткен күз белән генә күрергә мөмкин булган вак, әмма бала өчен тормыш бөтенлеген тудыручы әһәмиятле материалны уңышлы ача ала. Аның шигырьләре лирик рухта, тормышчан, күпчелеге шаянлык, юмор белән сугарылган. Автор бик җитди мәсьәләләрне дә уенчыл характерда укучысына җиткерә белә.

Мәхмүт Газизовның «Бүремалай белән Аюбай» (Балалар өчен шигырьләр һәм әкиятләр, 2012) җыентыгына төрле елларда язылган уңышлы гына әсәрләре туплап бирелгән. Г.Моратның «Йолдыз илчеләре» (Балалар өчен шигырьләр, 2012), Флера Мәрданова «Без ясаган кар бабай» (Балалар өчен шигырьләр, 2015), Нур Әхмәдиев «Мырауҗанның туган көне» (Балалар өчен шигырьләр, табышмаклар, поэма һәм шигъри әкият, 2013)  җыентыгы да матур гына тәэсирләр калдыра. Шулар арасыннан, Флера Мәрданова шигырьләрендә көтелмәгән чишелешләр кызыклы.

Нигә елмаймый

Әхәткә Әхмәт?

Аңладыгызмы,

Нәрсәдә хикмәт? –

 

кебек сорау куеп бетерү дә урта яшьтәге балар өчен уңышлы. Алар телиме, теләмиме, сорауга җавапны эзли башлыйлар. Ә җавап шигырьләрдә үк бирелгән.

Шушы ук фикерне Ленар Шәех иҗатына карата да кулланырга мөмкин. Аның «Алдамыйм» шигырьләр җыентыгын укыганда Ә. Фәйзи, Б. Рәхмәт, Ш. Галиев, Р. Миңнуллин, Р. Корбан, Г. Гыйлмановтан килгән традицияләрне күреп күңел сөенде. Резедә Шәрипованың «Үзем буласым килә», Зөләйха Минһаҗеваның «Кәрлә белән хәзинә Хисмәт», «Аю һәм бал кортлары» («Мәйдан», декабрь 2013; март, 2015) цикллары кысаларында басылган шигырьләр дә кызыклы гына. Әмма, бүген татар балалар поэзиясе һәрьяклап эзләнүләргә мохтаҗ...

Прозага килик. Бу жанр турында фикер йөрткәндә дә сүзне «бүген татар балалар прозасы да һәрьяклап эзләнүләргә мохтаҗ» фикере белән башлау хата булмас кебек. Мәгълүм, озак еллар   тәнкыйтьтә балаларда җәмгыять күрергә теләгән төп мораль-әхлак сыйфатларны тәрбияләүгә игътибар иткән әсәрләрне мактау үзәктә булды. Геройларның кылган эш-гамәлләре дә «яхшы» яки «начар», «дөрес» яки «хаталы» якларны җентекле сайлап алу юнәлешендә анализланды, юнәлеш бирелде. Бүген исә балалар прозасына караш үзгә. Әмма, яңалыкка урын зур булса да, «Алмачуар» (Г.Ибраһимов), «Ул үксез бала шул» (Ф.Әмирхан), «Ана әкиятләре» (А.Алиш) кебек әдәбият тарихында калырдай әсәрләр аз. 

Ел йомгакларында инде әйтеп үтелгән иде, бүген дә аерым тукталу кирәк. Ике съезд арасында язылган проза әсәрләре арасында Айдар Хәлимнең «Тал баласы Талхаветдин» (2014) хикәяләр циклы аерылып тора. Кызыклы, бик уңышлы язылган әсәр. Хикәяләрне бер ноктага туплап торучы герой – Талхавет­дин белән бәйле вакыйгалар тормышчан, Аллаһы Тәгаләбез, Коръән Кәрим, сүрә, аятьләр турында мәгълүматлар уңышлы. Мәкаль-әйтемнәр куллану тел-стильне камилләштергән. Төп фикерне кыска итеп әйтеп бирү мөмкинлеген ачкан. Бер тында, кызыксынып, дулкынланып укыла торган китап. Без дә улым Айнур белән төнге 12не тутырсак тутырдык, әмма, китапны укып бетерми туктала алмадык. Бу юнәлештә, үз вакытында, Фәрит Яхин да кызыклы үрнәкләр биргән иде. Башка язучыларыбыз да дини риваятьләрне, Коръән сүрәләрен, аятьләрне күп төрле әдә­би образларга әйләндереп, тәрбия юнәлешендә куллансалар иде.

Аерылып торучы әсәрләр арасында Солтан Шәмсинең «Ут хәйләсе» җыентыгын (2014) әйтеп үтү дә хакыйкатькә хилафлык булмас. Мәгълүм, ул – формалашып килүче балалар психология­сен фәлсәфи җирлек белән бәйләп караучы үзенчәлекле, кызыклы автор. Аның күпчелек әсәрләре яшь буында ата-бабаларыбыз рухына, милли-тарихи хәтергә, традицияләребезгә тугърылык тәрбияләү, милли киләчәгебез өчен тарихи-интеллектуаль җир­лек ныгыту максатына буйсындырылган. «Ут хәйләсе» җыентыгы да шулар җөмләсеннән. Автор Кояш-ата һәм Җир-ана, аларның балалары – Урман, Агымсу, Һава һәм Кеше, Ут – алар арасындагы мөнәсәбәтләрне, аерым хәлләрне фәлсәфи планда, үзенә генә хас чаралар ярдәмендә тасвирлап, сәнгать чынлыгына әйләндергән сүз остасы буларак ачылган.

Прозада, тагын, соңгы берничә  дистә ел эчендә язучылар тарафыннан бала психологиясен тасвирлауга булган игътибар уңышлы. Биредә тирә-юньнән алынган тәэсирләрне сурәтләү, герой күңелендәге тирән кичерешләрне ассызыклау, борчуларын характерлау, эчке монолог һ.б. санарга мөмкин. Әмма төп кимчелек – мондый әсәрләрдә вакыйгалар, нигездә, мәгълүм сюжетларны кабатлау юнәлешендә үстерелә. Яңарак тема, идеяләргә урын бик аз. Мисал өчен, Рәйсә Юсупованың «Тэтчер маҗаралары» повесте (2012) шундыйлардан. Яңалык булмаса да, әсәр төп героиня һәм этнең тормышчан вакыйгаларда яктыртылуы белән кызыклы. Тэтчер исемле этнең хуҗасына тугърылыгы психологик тирәнлек белән яктыртылган, һәм ул ышандыра да. Гомумән, балалар әдәбиятында кешелекнең, сабыйның табигатькә мөнәсәбәтен ачу әһәмиятле, чөнки ул мәңгелек проблема – яхшылык һәм явызлык төшенчәләре белән бәйләнә.

Бу нисбәттән, Ф.Әмирхан, И.Гази, М.Әмир исемнәре белән бәйле традицияләрне, реалистик юнәлешне үзенчәлекле юмор белән баетып дәвам итүче Алмаз Гыймадиев иҗатын да билгеләп үтү урынлы булыр. «Телефонлы кәҗә» җыентыгының (Балалар өчен хикәяләр һәм повесть, 2013) – исеме дә тасвир ителгәннәргә туры килә. «Заманча» кәҗә образы төрле уйларга этәрә. «Мәхәббәткә хәреф киртә түгел», «Әкәм-төкәм рәсеме», «Зәлфия +... мин» (көндәлек мәтбугатта басылган хикәяләр), «Син дә соңга калдыңмыни?», «Әләкче», «Кыш бабай, бүләк давай!» хикәяләре, «Үзең булып кал!..» повесте балалар тормышыннан. Кызыклы, талантлы, «назәкәтле» юмор белән сугарылган әсәрләр. Пейзажның шәхси кичерешләр белән үрелеп китүе, тышкы дөнья белән сабыйның эчке дөньясы арасындагы чикләрнең җуелуы А.Гыймадиев әсәрләрендә еш очрый  һәм бу хәл күңелдә якты хисләр уята.  Гомумән, авторның язу стиле, теле,  балалар психологиясен белеп эш итү, аеруча кызыклы детальләр – табыш формалашуга сәбәп була дип бәяләргә ныклы нигез бар. 

Галимҗан Гыйльманов балалар әдәбиятында инде сыналган, чарланган язучыбыз. «Илекәй батыр» китабына тупланган әкиятләр, «Тәкъдиргә юл» китабында бирелгән аерым хикәяләр һәм новеллалар безгә тагын бер кат балалар һәм яшүсмерләр өчен ничек язарга кирәклеген күрсәткән үрнәкләр булды. Г.Гыйльманов иҗатында еш кына фольклордан килгән традицияләргә таяна, борынгы миф, легенда, риваять мотивлары белән баетып әкият, хикәяләре нигезенә бер хикмәт, сер сала белә. Әлбәттә, болар барысы да тырышлык, эзләнү нәтиҗәсе. Кабатлану булса да әйтеп китү зарур: галимлеге, фольклор белән бәйле эзләнү эшләре аның әдәби эшчәнлегенә дә гаять уңай тәэсир ясый.

Соңгы елларда Л.Лерон иҗат иткән балалар образлары галереясы, шулай ук, игътибарга лаек. Чөнки автор тарафыннан «тудырылган» һәр бала тормышчан бер характерга ия һәм сюжет, нигездә, (мисал өчен, «Чын күңелдән», «Көтәбез», «Бәхәс» «Ике чиләк су» хикәяләре) юмор һәм сатирага корылган. Жанрлар да үзгә: хикәятләре – «хикмәтле», әкиятләре «әкәмәт», киңәшләре «кирле-мырлы», җырлары «бөтерчек», шигырьләре «төсле» һ.б.

«Кирле-мырлы киңәшләр» циклын укыган вакытта, тәэсирен күрергә теләп, баламны күзәтәм. 10 яшьлек улым Айнурның күзләре үк ялтырый башлады. Үзе көлә. «Әни, абый юри генә яза бит инде, әйеме», ди. «Юк, – мин әйтәм – чынлап яза». «Беләм ич инде әни, андый булмагыз, ди. Кызык яза. Әйдә тагын укы инде». Димәк, тискәрене мактаган булып язып та тәрбия юнәлешендә уңышка ирешергә мөмкин. Югыйсә, бала белән бәхәсләшикме?!

Нәкыйп Каштанов «Бөркеткә сәлам әйтегез» (Хикәяләр, 2012), Ләлә Гыймадиева «Ике әни һәм бер математика» (Балалар өчен хикәяләр һәм повесть, 2012), Сәмига Сәүбанова «Нәни болан баласы» (Әкият, 2013), Нияз Мансуровның «Пиратлар эзеннән» («Көмеш кыңгырау», 2014) – маҗаралы-мавыктыргыч бәянен, шулай ук, аерым әйтеп китү кирәк. Дөрес, соңгы әсәрдә аерым вакыйгалар кабатлана кебек, шулай да, маҗара эзләп йөргән геройлар Шукмый белән Шуксылу образында бала үзен күрә. Алар хәлендә ул үзен ничек тотар иде? Аларың шул хакта уйланачагын белеп язган автор.

Гомумән, соңгы еллар прозасында язучылар рухи яктан авыр һәм жаваплы шартларга куелган нәни геройларының хис-кичерешләрен эчке монологлар аша гәүдәләндерүгә игътибар юнәлтә башладылар. Болай эшләү, әлбәттә, үзен аклый. Беренчедән, геройлар күңеленең киеренке, газаплы вакытында үзләренең кичерешләрен тирәнрәк ачарга сәләтле. Икенчедән, тормышның бала өчен шатлыклы яки күп очракта авыр вакытларында герой тарафыннан үзенең рухи халәтен билгеләве дә табигый. Бу юнәлештә, Айгөл Әхмәтгалиева исемен мисалга китерү максатка яраклы булыр («Мин гашыйк булдым», 2014). Әйтергә кирәк, яшүсмерләр өчен әлеге авторыбыз уңышлы яза, әсәрләре тәэсирләндерә. Гаилә, туганнар, әни кадере, дуслык – болар язучы өчен иң зур кыйммәтләр. Мисал өчен, «Кыргый»да Рөстәмне рәнҗеткән малайлар Ф.Әмирханның «Ул үксез бала шул» хикәясендәге кебек, үзләре үк гаепләрен аңлау дәрәҗәсенә үстерелә. Ясалма рәвештә түгел, чын, тормышчан итеп. «Әнием бар шул минем», «Алма тәме», «Авылда, бабайда...» хикәяләре дә чор укучысының ихтияҗларын искә алып язылган.

Кече яштәге мәктәп балалары өчен иҗат ителгән проза әсәрләреннән, Фарсель Зыятдиновның «Җаен таптык» («Мәйдан», 2012, июнь), Альберт Хәсәнов «Камзуллы бака» циклы («Мәйдан», 2015, июнь) табигать, тирә-юнь турында тирән мәгълүмат бирүе белән аерылып тора. Гади, йөгерек тел белән язылган әсәрләрдә, беренчедән, авторлар яшәешкә бала күзе белән карый алганнар, икенчедән, үзләре дә табигать белгече буларак ачылганнар.  Әсәрләре белән әдипләр балага аң-белем, киңәш тә бирәләр, сиздерми генә бала күңеленә игелек эшләү оеткысын да салалар.

Татар балалар әдәбиятында фәнни фантастик, детектив, маҗаралар жанрында эшләүчеләр аз. Югыйсә, аның балалар­ны фәнни ачышлар белән таныштырудагы үзенчәлеге, бала фантазиясен үстерүдәге роле зур. Бу юнәлештә Ф. Кәрим, Г. Кутуй традицияләрен алга таба А. Тимергалин, Р. Фәизов, Җ. Дәрзаман, Г. Рәхим кебек авторларыбыз дәвам итте. Әмма, ни өчендер мондый жанрлар безнең әдәбиятта зур уңыш казана алмады. Сөмбел Гаффарованың да «Чынга ашачак хыял» повесте (Балалар өчен фәлсәфи-аллегорик повесть, 2015) балалар әдәбиятында беркадәр яңарак жанрда иҗат итү омтылышы – эзләнү буларак кабул ителсә дә, әсәр, гомумән, балалар тарафыннан кабул ителү, таралып китүе ягыннан шик калдыра. Чөнки биредә әле геройлар, сюжет, вакыйгалар бирелеше нисбәтеннән уйланыр җирлек зур.

Соңгы дүрт ел эчендә балалар өчен байтак әсәрләр язылган, китаплар нәшер ителгән: Вахит Имамовның «Тимучин» («Мәйдан», 2014), Фоат Садриев «Тургай» («Көмеш кыңгырау», 2015), Р.Вәлиева «Йолдызстан батыры», Рәшит Бәшәр «Нәни кунаклар», Эльмира Шәрифуллина «Балалар өчен  шигырьләр, җырлар, сценарийлар, әкиятләр, хикәяләр, табышмаклар» җыентыгы, Флера Тарханова «Карлыган белән чия», Әлфис Гаязов «Мин бәләкәй бит әле», Сәмига Сәүбанова «Фил малае Зурколак», Римма Шәехова «Серле сораулар» һ.б. Аларның барысына да тукталу, әлбәттә, мөмкин эш түгел. Шуңа күрә әлеге язмада без яңарак идеяләр алып килгән, үзенчәлекле тел-стильгә ия, балалар психологиясен һәм дөньясын аңлап эш итүче һәм бу өлкәнең беркадәр үсеш перспективаларын билгеләче авторлар иҗатын гына киңрәк бәяләдек.

Гомумән, балалар әдәбиятында әле өйрәнәсе мәсьәләләр байтак. Күп сораулар ачык кала... (Шул нисбәттән балалар драматургиясе мәсьәләсе дә!) Бүгенге көндә күпләрне борчыган мәсьәләләрнең бер өлеше генә күтәрелде. Шуңа күрә, тәнкыйть тә тыйнак булды. Әле киләчәктә балалар әдәбияты турында җитди сөйләшүләр булыр дип өметләнәбез.

 Ләйлә Минһаҗева,

балалар әдәбияты

остаханәсе җитәкчесе

Read 2837 times Last modified on Сишәмбе, 10 Май 2016 12:53
Союз писателей РТ