Чәршәмбе, 11 Май 2016 10:10

Язучылар игътибарына!

Rate this item
(0 votes)

 

Билгеләнгән көнендә Республика җитәкчелегенең катнашу мөмкинлеге булмау сәбәпле Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы XVIII корылтае  2016 елның 25 маеннан 16 июньгә күчерелә.

Корылтайда катнашучыларны теркәү иртәнге 9.00 сәгатьтә башлана.

Корылтай көн тәртибендә:

1) Ике корылтай арасында башкарылган эш турында Берлек рәисенең хисап доклады.

2)  Ревизия комиссиясе хисабы.

3)  Докладлар буенча фикер алышулар.

4)  Язучылар берлеге Уставына үзгәрешләр кертү.

5)  Берлек рәисен сайлау.

6)  Яңа идарә сайлау.

Корылтайга килгәндә, Язучылар берлеге сайтында язучылар турында белешмәне яңарту өчен, 2009 елда Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган «Әдипләребез» дигән белешмәлек китабындагы үзегез турында белешмәгә соңгы елларда тормышыгызда булган яңалыкларны өстәп, шуны татар һәм урыс телләрендә эшләп алып килүегезне сорыйбыз.

Корылтай эшендә катнашуыгызны көтеп калабыз.

Read 2256 times Last modified on Җомга, 27 Май 2016 14:11
Союз писателей РТ