Чәршәмбе, 11 Май 2016 16:23

Төркестан шәһәренә сәяхәт

Rate this item
(0 votes)

Көньяк Казакъстанда Сыр-Дәрья буенда мең ярым елдан артык тарихы булган Төркестан каласы бар (элекке атамасы Ясы, Яссы). Ул – элек-электән ислам дөньясының мөһим дини, мәгърифәти, мәдәни үзәге. Мәшһүр шагыйрь һәм фикер иясе Хуҗа Әхмәт Ясәви (1166 елда үлә), биредә яши һәм җирләнә. Аның хөрмәтенә зур биналар корылган. Еш кына бу җирләрне мөселманнарның икенче мәккәсе дип йөртәләр.

Узган гасырның 90 еллары башында Төркестан каласында халыкара казакъ-төрек университеты эшли башлады. Хуҗа Әхмәт Ясәви исемен йөрткән бу уку йортында күп санлы студентлар белем ала, зур-зур галимнәр эшли, төрле мәдәни һәм фәнни чаралар уздырылып тора. Шундыйларның берсе шушы елның 5-7 маенда үткәрелде. Тюркология мәсьәләләрен үзәккә куйган бу халыкара конференция казакъның күренекле галиме, әдәбиятчысы, әдибе, җәмәгать эшлеклесе Күлбәк Эргабәкнең тууына 63 ел (Мөхәммәд Пәйгамбәр яше!) һәм гыйльми, әдәби эшчәнлеге башлануга 40 ел тулуга багышланган иде. Аның эшендә Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төркия, Башкортстан, Татарстан һ.б. җөмһүриятләрең күренекле галимнәре, әдипләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Бу чара киң күләмдә һәм югары дәрәҗәдә уздырылды. Аның эшендә Казан университеты професоры Хатыйп Миңнегулов һәм күренекле шагыйрь Ркаил Зәйдулла катнаштылар, пленар утырышларда, секцияләрдә чыгышлар ясадылар. Ркаил Зәйдулла шигырьләре тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.

Чара кысаларында Татарстсан вәкилләре Хуҗа Әхмәт Ясәви мавзолеенда, борынгыдан калган тарихи урыннарда булдылар.  Конференция вакытында Төркестан каласында рәсми рәвештә төрки телле китаплар көтепханәсе, картиналар галереясе, күренекле тюрколог Бәйсенбай Кенжебаев музее ачылды. Җирле театр Күлбәк Эргабәк пьесасы буенча куелган спектакльнең премьерасын күрсәтте. Бу чарада Казан кунагы Хатыйп Миңнегуловка затлы казакъ чапаны бүләк ителде һәм кидерелде. Татарстан һәм Казакъстан арасында мөнәсәбәтләр елдан-ел ныгый һәм киңәя бара. Төркестандагы чара да – шуның бер билгесе.

Read 2675 times Last modified on Дүшәмбе, 16 Май 2016 10:34
Союз писателей РТ