Җомга, 03 Июнь 2016 13:30

Тукай – Казахстанда

Rate this item
(0 votes)

Аның исеме бөтен дөньяга билгеле: Россиядə, Башкортостанда, Казахстанда, Төркиядə, Үзбəкстанда һəм башка иллəрдə əдип истəлегенə күп объектлар, əдəби һəм мəдəни чаралар, оешмалар аның исемен йөртə. Аның өчен һəйкəллəр Казанда, Санкт-Петербургта, Мəскəүдə, Җаекта, Әнкарада бар. 27 яшь кенə яшəсə дə, татар халкы өчен гаять зур һəм онытылмаслык мирас калдырган шəхес ул. Əлбəттə, сүз татар халкының бөек шагыйре, татар əдəбияты классигы, əдəби тəнкыйтьче, публицист, яңа заман татар əдəбиятына һəм əдəби теленə нигез салучыларның берсе булган Габдулла Тукай турында бара.

Быел аның тууына 130 ел. Əлеге дəрəҗəле датаны татар халкы зур горурлык белəн билгелəп үтə. Шушы уңайдан күптән түгел Казахстанның Җидепулат (Семей) шəһəре җирендə, төгəлрəк əйткəндə, Иртыш елгасының Семипалатинка кушылдыгы яр буенда Тукайга мемориаль комплекс ачтылар. Шуны да искəртеп үтəргə кирəк: узган елның 20 нче сентябрендə Тукай һəйкəле булачак җирдə тантаналы рəвештə таш урнаштырылды. Чарада Җидепулатның акимы, шəһəрнең иҗтимагый татар оешмалары активы, эшмəкəрлəр, Татар сəнгать мəктəбе укытучылары, укучылары һəм Казаннан килгəн махсус кунаклар катнашты. Хəзер исə əлеге таш урынында гранит постаментта бакырдан коелган Габдулла Тукайның бюсты тора. Һəйкəлнең ике ягында Тукай поэмасы персонажлары Былтыр һəм Шүрəле урнашкан. Əлеге комплекс шəһəр мəслихəте депутаты, эшмəкəр һəм туган шəһəренең ватанпəрвəре Рафаил Хазипов финанс ярдəме белəн төзелде. Əйтергə кирəк, Җидепулатның татарлары да моңа битараф кала алмадылар, кулдан килгəнчə ярдəм итəргə тырыштылар. Нəтиҗəдə, Җидепулат халкы, иганəчелəр һəм Астана халкы ярдəме белəн барлыгы 750 мең тəңгəгə кадəр акча җыелды. Комплексның проект авторы – җирле архитектор Əсхəт Бакиров.

 Габдулла Тукай мемориаль комплексын ачу тантанасында Җидепулат шəһəренең акимы Ермак Сəлимов, Парламент Сенаты депутаты Талгатбек Абайдильдин, Өскəмəндəге Россия Федерациясенең баш консулы Сергей Анненков, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рəисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рəисе урынбасары, шагыйрь Рəмис Аймəт, Казахстан Республикасының татар-башкорт милли-мəдəни үзəге Ассоциациясе оешмасының хөрмəтле рəисе, язучы Тəүфыйкъ Кəримов, «Идел» татар  һəм татар-башкорт мəдəни иҗтимагый үзəклəре  Ассоциациясе рəисе Габделхəй Ишмуратов, Җидепулат шəһəренең татар һəм башкорт Иртыш буе берлегенең Президенты, Татар сəнгать мəктəбе директоры Габдулхак Ахунжанов, рəсми шəхеслəр, эшмəкəрлəр һəм Җидепулат  җəмəгатьчелеге катнашты.

Тантананың башында үзенең кереш сүзе белəн  Җидепулат  шəһəре акимы Ермак Сəлимов чыгыш ясады. Шəһəр башлыгы һəйкəл ачылу Җидепулат шəһəре тормышында зур вакыйга булуын ассызыклады. «Бүгенге вакыйганың Абай, Шəкəрим, Мөхтəр Ауэзовлар кебек бөек казах фикер иялəре яшəгəн изге җирдə баруы аеруча бер символик мəгънəгə ия. Тукайның Казахстанда популярлыгы, бер яктан, аның сəлəтенең бөеклеге, əсəрлəренең идея һəм сəнгати кыйммəтлелеге белəн аңлатылса, икенче яктан, халыкларыбызның язмышы, мəдəнияте, авыз иҗатының якынлыгы һəм охшашлыгы белəн аңлатыла» – дип белдерде Ермак Бидəхмəт улы. – «Җидепулатлылар ике кардəш халыкларны бəйли торган бай тарихны, мəдəниятне, традициялəрне зур ихтирам белəн олылыйлар. Мин ышанам, бүгенге вазгыятьтə əлеге һəйкəлнең ачылуы безнең күпгасырлы дуслыгыбызга, тынычлыгыбызга дəлил булып торыр».

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рəисе Ринат Закиров та һəйкəл ачуны барыбыз өчен дə бик истəлекле вакыйга булуын əйтте. Казахстан җирлəрендə ул беренче генə тапкыр түгел, һəм һəр килүен ул якты хəтирəлəр белəн искə ала: «Əлеге җирлəр безне бик җəлеп итə, чөнки татар халкы биредə шактый күп эзлəр калдырган. Бүгенге вакыйганы булдыру – ул җитəкчелəребезнең һəм миллəттəшлəребезнең уртак эше. Шулай булганда гына, бабаларыбызның рухы сакланачак, шулай булганда гына, без бу дөньяда үзебезнең миссиябезне үти алачакбыз, ягъни миллəтебезнең рухи байлыгын килəсе буыннарга тапшырырбыз. Биредəге халкыбызның рухы саклануын мин үз күзлəрем белəн күреп шатланам!» – ди, Ринат Зинур улы. Шулай ук ул үзенең чыгышында Татарстан белəн Казахстан халкының бер-берсе белəн гомер гомергə дуслашып, ярдəмлəшеп яшəгəнлеген билгелəп үтте. Мисал итеп, ул композитор Латыйф Хəмиди, опера җырчысы Бибигөл Тулегенова, рəссам Камил Муллашев кебек Казахстанда, казах җирендə яшəп, иҗат итеп, үзлəренең бөтен талантларын күрсəтə алган татар шəхеслəрен китерде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рəисе фикеренчə, Казахстанда төрле миллəтлəрнең үсешенə, яшəешенə уңайлы шартлар тудырылган: «Һəр миллəт вəкиллəренең үзенең мəдəниятен саклый һəм үстерə алуы – илнең Президенты Нурсолтан Назарбаевның дөрес сəясəте нəтиҗəсе. Тукайның 130 еллыгы уңаеннан һəйкəл ачу, моңа ачык дəлил булып тора», – дип ассызыклады Ринат әфәнде.

Шулай ук сəлам сүзе белəн Бөек Ватан сугышы ветераны, Җидепулатның һəм Көнчыгыш Казахстанның хөрмəтле гражданины Габделгазиз Əхмəров чыгыш ясады. Габделгазиз Гайнетдин улы əлеге вакыйганың Казахстан Республикасының бəйсезлек алуына 25 ел тулу уңае һəм якынлашып килүче Җиңү көне белəн туры килүен искə төшереп китте, һəм, шəһəр җитəкчелегенə, һəйкəлне урнаштыруда катнашкан кешелəргə рəхмəтен белдереп, иллəрдə тынычлык, дуслык булуын телəде.

Өскəмəндəге Россия Федерациясенең баш консулы Сергей Анненков та татар теленең реформаторы, шагыйрь комплексының ачылуын халыклар арасындагы дуслык символы буларак билгелəде.

Чараның рəсми өлешеннəн соң, Габдулла Тукай мемориаль комплексы тантаналы рəвештə ачык дип игълан ителде, телəүчелəр һəйкəл нигезенə чəчəклəр салдылар. Чараның икенче өлеше Габдулла Тукайның иҗатына багышланды: Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рəисе урынбасары, шагыйрь Рəмис Аймəт Тукай шигырьлəрен, үзенең шагырьгә багышланган хезмәтен укыды, җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы Чулпан Əхмəтҗанова һəм җырчы, алып баручы, бөтенроссия һəм халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел Билалова берничə җыр башкардылар. Шулай ук «Иртыш моңнары» ансамбле Г.Тукай сүзлəренə язылган «Карлыгачым» җырын һəм башка əсəрлəр тəкъдим иттелəр. Тантана татарларның рəсми булмаган гимны «Туган тел!» җыры белəн тəмамланды.

Ачылу кысаларында халыкка һəм килгəн кунакларга Җидепулатның Татар сəнгать мəктəбен күрсəттелəр һəм Абай исемендəге өлкə универсаль китапханəсендə концерт тəкъдим иттелəр. Концертта Татарстан Республикасы мəдəният министры А.М.Сибагатуллинның сəлам хаты укылды.

Җəмəгатьче Рашидə Əшрəф кызы Хəсəнова сүзлəре белəн йомгаклап əйтсəк, «Габдулла Тукай – татар халкы өчен юл күрсəтүче сүнми торган йолдыз. Ул шаулы Иртышка юнəлгəн моңлы күзлəре белəн татар балаларына мөрəҗəгать итеп, татар телен онытмагыз, өйрəнегез, килəчəк буыннарга тапшырыгыз, дип əйтə сыман».

Чыннан да, бөек шагыйрьнең һəйкəле Җидепулат шəһəрендə тикмəгə урнаштырылмаган. Соңгы 25 ел эчендə шəһəребездə беренче тапкыр куелган бу һəйкəл барлык миллəтлəр өчен дə зур вакыйга булып тора. Абай, Шəкəримнең туган җирендə Тукайның булуы миллəтлəрнең дуслыгын дəлилли, халыкларны берлəштерə. Татарлар да үзлəренең үткəнен онытмас, татарлыгы белəн горурланып яшəр!

Дилəнур АХУНҖАНОВА,

Виктория КУПЦОВА фотосы

Read 2477 times Last modified on Җомга, 03 Июнь 2016 14:20
Союз писателей РТ