Дүшәмбе, 06 Июнь 2016 15:16

Мөслим кунаклар кабул итте

Rate this item
(0 votes)

Шушы көннәрдә Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин җитәкчелегендә бер төркем язучылар һәм журналистлар Мөслим районында кунакта булды.

Мәртәбәле кунакларны Мөслим муниципаль район хакимияте аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов, халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев, шагыйрә Лилия Садриева каршы алды. Кунакларның игътибарын Мөслимнең искиткеч гүзәл табигате, тирә-яктагы чисталык, район үзәгендәге матур төзек биналар җәлеп итте.

Сәяхәт Мөслимдәге туган якны өйрәнү музее белән танышудан башланды. Аның директоры Синара Яббарова һәм музей хезмәткәрләре күптән түгел генә яңартылган бинада урнашкан әлеге затлы музейның эшчәнлеге турында сөйләде. Аннан соң Чаллы кунаклары Мөслимнең үзәк китапханәсендә булды. Заманча җиһазландырылган, бөтен уңайлыклары булган “Китап йорты”нда укучыларга рухи байлык туплау өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган булуы сокландырды.

Зифа Басыйрова исемендәге Мәдәният йортында исә Мөслим турында төшерелгән видеороликны тәкъдим иттеләр. Шуннан соң чаллылылар күптән түгел генә ачылган экстрим-паркка таба атлады. Биредә балалар һәм яшьләр күпләп җыела, төрле спорт төрләре белән шөгыльләнә икән. Бераздан кунакларга Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбен күрергә дә насыйп булды.

А.С. Пушкин исемендәге сквер да үзенең матурлыгы, бизәлеше белән күзләрне иркәләде. Сквер буйлап атлаганда, Пушкин әкиятләреннән күренешләр озата бара, азрак үткәч, ял итәр өчен куелган эскәмияләргә юлыгасың. Биредә кунакларны Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин каршы алды. Ул районда башкарылган эшләр, киләчәк планнар турында бәян итте. Район башлыгына фикер-теләкләрен Факил Сафин, Айдар Хәлим, Рәзинә Мөхияр, Мирһади Разов, Әлфия Ситдыйкова, Зифа Кадыйрова җиткерде, китапларын бүләк итте.

Киләсе “тукталыш” Түреш авылы булды. Шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов Чаллы кунакларын бик җылы сәламләде. Иң элек язучылар һәм журналистлар Харрас Әюп каберенә зиярәт кылды, шагыйрь каберенә чәчәкләр салды. Аннан соң инде “Харрас” чишмәсенең шифалы суларын эчү бәхетенә дә иреште. Чишмә янында Мөҗәһит абый Түреш авылының тарихын, шушы җирдән чыккан танылган шәхесләр турында сөйләде. Ул чиксез горурлык хисе белән искиткеч талантлы шагыйрьләр һәм язучылар: Зөлфәт, Харрас Әюп, Наис Гамбәр, Фоат Садриев, Факил Сафин, Ләбиб Лерон, Шәмсия Җиһангирова һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Әюповның исемнәрен атады.

Ә бераздан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Абдуллин, төрле уен коралларында уйнап, бар тирә-якны моңга күмде. Кунаклар да сынатмады: табигать сәхнәсендә бер-бер артлы моңлы җырлар, шигырьләр яңгырады.

Чаллы шәһәреннән килгән кунаклар Мөслимнән илһамланып, дәрт-дәрман алып кайтты. Татарстаныбыз чиксез зур һәм бай, Мөслим районы – шуның бер төбәге. Шәхесләребез белән горурланып,  әдәбиятыбызның байлыгына сөенеп яшик, милли мирасыбызны саклыйк, югалтмыйк!

 

 

 Фәнсилә Шәйдүләтова

Read 1994 times Last modified on Дүшәмбе, 06 Июнь 2016 15:21
Союз писателей РТ