Сишәмбе, 28 Июнь 2016 13:02

Мюнхгаузенны татарча сөйләштергән язучы

Rate this item
(0 votes)

Бүген Габделхәй Сабитовның тууына 85 ел


Кемдер аны "Туган җир туфрагы", "Агач аяклы кеше", "Өч күңел", "Корбан ашы", "Сәйлүн чәе", "Урман кызы", "Үлемсез Акылгали" кебек хикәя, әкиятләре аша хәтерли, кемдер драматург буларак белә. Габделхәй Сабитовның "Кичерелмәс гөнаһ", "Чулпан таңны уята" драмалары, "Мәхәббәт һәм нәфрәт" дигән комедиясе төрле сәхнәләрдә уйналды.

Эрих Распеның мәшһүр "Барон фон Мюнхгаузен маҗаралары"н, Памела Трэверсның "Мэри Поппинс", Феликс Зальтенның "Бемби" ("Урман әкияте") повестьларын татар теленә Габделхәй Сабитов тәрҗемә иткән.

Габделхәй Сабитов турында тулырак мәгълүмат белән сайтның "Язучылар" бүлегендә танышырга мөмкин.

Read 1346 times
Союз писателей РТ