Дүшәмбе, 11 Июль 2016 12:13

Язучы – сәер халык бит ул

Rate this item
(0 votes)

Язучы – сәер халык бит ул

 

Татарстан Язучылар берлегенең яңа рәисе Данил Салихов вазыйфасына Президент фатыйхасын алганнан соң кереште. Беренче очрашуда ук ул республика башлыгына язучыларның кайбер үтенечләрен җиткерергә дә өлгергән. Идарә дилбегәсен үз кулына алган җитәкченең беренче адымнары нинди булачак? Без әнә шуны белешеп кайттык.

 danil

– Данил абый, Сез бик рәх­мәтсез эшкә алындыгыз. Бер сораштыруда Нәбирә Гыйматдинова хәтта, бер генә рәисне дә эшләгәнең өчен рәхмәт дип озатканнарын хәтерләмим әле, дигән иде. Сез мондый карашка әзерме?

 
– Бу системаны тирәнтен бе­ләм, чөнки дүрт рәис белән бергә эшләдем. 13 ел әдәби фон­дны, 5 ел Әлмәт язучылар оешмасын җитәк­ләдем. Рәхмәт өчен генә эшләргә ярамый бит. Без рәхмәт ишетер өчен яшәмибез. Язучылар арасыннан ике генә кешегә ниндидер файда китерәм икән, аның белән дә бәхетле булачакмын. Беләм, бик авыр булачак. 337 язучы – 337 төрле холык ди­гән сүз. Берлеккә килгән кеше боларны белә, әзер булып килә. Язучыларга бүген, хет егыл, хет үл, иҗтимагый оешмада эшләп, тулысынча ярдәм итеп булмый. Аны язарга да өйрәтеп булмый, бу сәләт йә бирелә, йә юк. Язучыга, тегүче башта ак җеп белән типчеп чыккандай, киңәш белән ярдәм итеп була. Ә барыннан да бигрәк, аңа җылы сүз кирәк. Якты чырай күрсәтмәсәң, тау хәтле эшне юкка чыгарып була. Боларның барысын да белеп килдем. Чөнки мин – драматург, кеше психологиясен өйрәнгән кеше. Үземне начар драматург дип тә санамыйм, әсәр­ләрем бик күп сәх­нәләрдә уйналды. Чыгышымда да әйттем, сайлангач та шул сүз­ләрне кабатладым: эшләрем ида­рәдән кит­кәч тә урамда каләм­дәшләрем белән колач җәеп күрешерлек булыр. Әйтик, Гариф абый Ахунов шулай китте. Сәбәбе гади: үзеңә шик күләгәсе аудармас өчен бөтен эшне идарә белән хәл итәргә кирәк.

 
– Берлектәге хаостан арынырга кирәк дидегез. Бу барыннан да бигрәк нинди мәсьә­ләдә чагыла һәм аны ничек хәл итәргә җыенасыз?


– Мисалга Тукай премиясе ти­рәсендәге ыгы-зыгыны алыйк. Сораулар шактый күп монда. Тугы­зар-унар кеше Тукай бү­ләгенә тәкъдим ителә, алар арасына берлек исеменнән куелган кандидатуралар кермәскә дә мөмкин. Ә еш кына әдәбиятка бер­нинди катнашы булмаган оешмалардан тәкъдим ителгән кеше­ләр исемлеккә керә, алар­ның хәтта Тукай премиясен алган очраклары бар. Үпкә калмасын өчен кандидатларны гомуми җыелыш җыеп, тавышка куеп билгеләргә кирәк. Бу җыелышта кандидатлар тәкъ­дим итәргә җыенган башка оешмалардан да вәкилләр, журналистлар, мәга­риф хезмәткәрләре, әдәбиятка якын торган башка иптәшләр дә катнаша ала. Шушы җыелышта иң лаеклы ике-өч әсәр әлеге бүләккә тәкдим ителә һәм бу тәкъдим Тукай премиясе комитетына бирелә. Моннан соң язучылар үзләрен башка оешмалардан тәкъдим иттерә алмый инде. Андый юлга баралар икән, берлектән комитет таләп иткән юллама алырга килгәч, мин, “туганым, җыелыш вакытында кайда идең соң син? Гафу ит, мин өч йөздән артык язучы фикеренә каршы килеп сиңа хуплау кәгазе бирә алмыйм”, дип әйтәчәкмен.


– Корылтайда элеккеге идарәнең хисап эше авыр каралды, хәтта кабул итмәскә кирәк дигән сүзләр яңгырады. Анда яңгыраган кимчелекләр төзәтелерме?


– Берлеккә идарә ни өчен сайлана? Рәис белән иңгә-иң ида­рә итәр өчен. Рафис Корбан барлык эшләрне дә идарә белән берлектә башкарган булса, бернинди дә сорау тумас иде.


– Ревизия нәтиҗәләре бе­лән таныштырган Фарсель Зыятдинов язылмаган әсәр өчен гонорарлар кире кайтарылырга тиеш дигән иде.


– Егетләрнең гаебе юк, бу – җитәкче хатасы. Ник дигәндә, күләмле әсәрне бер кичтә утырып язып булмый. Ул ата-анаңа хат язу гына түгел. Балаңның аягына чыра гына килеп кадалсын, шундук кулдан каләм төшә. Акчага килгәндә, бер генә җирдә дә акчаны алдан түләп куймыйлар, эшне башкарып чыккач исәп-хисап ясыйлар.


– Президент белән көне-сәгатендә очрашуыгыз яхшы фалдыр. Очрашуда нинди мәсьәләләр күтәрелде?


– Очрашуда Илбашының әйт­кән беренче сүзе: Данил, Язучылар берлегендә тәртип булырга тиеш. Ул шулай ук язучыларның үз казаннарында гына кайнамавын теләде. Иҗат кешесе миллә­тен алга сөрү­че, әдәбиятны пропагандалаучы. Шуңа күрә иң беренче чиратта башка телләргә тәрҗемә мәсьәлә­се күтәрелде. Республикабызда төрле милләт вәкилләре яши. Бездә башка милләт язучыларына да шундый ук шартлар, шундый ук игътибар булырга тиеш. Әдәбият­ның бит аның милләте юк. Әгәр дә син шедевр язасың икән, аны һәр милләт үзенә якын итә, үз теленә тәрҗемә итәчәк. Чыңгыз Айтматов, Рәсүл Гамзатов кебек шәхес­ләр моны үз иҗатлары бе­лән раслады да. Үзебезне­ке­ләр­дән Сибгат Хә­ким, Хәсән Туфан, Аяз Гыйләҗевне шундый ук даһи­лар рәтенә кертәм. Ә бит “Балта кем кулында?” әсәре үз вакытында тәрҗемә ителгән булса, татар әдәбияты Россия күлә­мендә тагын да танылган булыр иде. Менә шушы мәсьәләләр турында сөйләштек. Президент язучыларга ярдәм итәр­гә әзер икәнлеген белдерде. Шунысы да бар, бездә язучының хәле башка төбәкләргә караганда яхшырак. Китап чыгаруга да, башка мәсьәләләргә дә кагыла бу. Президентка рәхмәт­тән ары сүзебез юк.


– Тәрҗемә дигәндә, иң беренче нинди телне күз алдында тотасыз?


– Безнең әле күп әсәрләребез хәтта рус теленә дә тәрҗемә ителмәгән. Тәрҗемә өлкәсендә әле эшлисе дә эшлисе. Алга китешебез дә бар. Әйтик, әсәрләребез төрек, казах теленә һәм башка телләргә тәрҗемә ителде.

 

Кызганыч, совет системасы белән тәрҗемә мәктәбе нигезе дә какшады шул.
– Язучы бүген китабын укучыга җиткерүдә ярдәм итүгә мохтаҗ. Моны башка җир­ләр­дә агентлыклар үз өстенә ала, Татарстанда, кызганычка, китап таратуны үз өстенә алган агентлыклар әле дә юк.


– Берлек бу мәсьәлә җәһә­теннән шактый эш башкара ала. Укучылар белән очрашулар оештыру, китабын тарату, язучыны үз казанында гына кайнаудан арындырып, аңа иҗади командировкалар оештыруда ярдәм итү – берлекнең хәленнән килә тор­ган эшләр. Язучы дөнья күр­мәсә, чагыштырудан мәхрүм булса, аның иҗаты ышандырмаячак, укучыны үзенә җәлеп итмәячәк. Шул ук вакытта без язучыларның ялын да оештырырга тиеш. Мә­дәният министрлыгы соңгы елларда шифа­ханәләргә юлламалар бирә башлады. Аның санын арттыру буенча сөйләшүләр башларга кирәк. Без аягында йөргән исән язучылар белән тү­гел, арабыздан кит­кән язучылар­ның гаиләләрен дә кайгыртырга тиешбез. Бу өлкәдә дә башкарасы эшләребез күп. Шулай ук тәҗрибә өйрәнү җәһә­теннән дә, башка мәсьәлә­ләрне уртага салып сөйләшү өчен дә Мәскәү белән араларны якынайтырга тиешбез. Ахыр чиктә без бер-беребезнең үрнә­гендә үсә­без.


– Мәскәү дигәннән, Гүзәл Яхинаның “Зәләйха күзләрен ача” китабы – агентлык белән эшләүнең иң отышлы варианты. Мин үзем тырышып карадым, булмаганын аңлагач, агент­лыкка килдем, дигән иде ул. Шуны күз уңында тотып, агентлыклар булдыру мәсь­ә­лә­сенә тукталган идем.


– Бу мәсьәлә идарә утырышында да күтәрелде. Өзеклек пропаганда бүлекләре юкка чыкканнан соң килеп чыкты дип уйлыйм. Пропаганда бүлеге шул исәптән китап тарату эшен дә азмы-күпме җайга сала иде. Язучы белән телевидение арасында да элемтәне җайга салырга кирәк. Телевизорда игенче белән дә, һөнәрчеләр белән дә тапшырулар бар. Булсын, күп­сенеп әй­түем түгел, әмма язучыга да укучы белән эшләү мөм­кинлеген тудырырга кирәк. Без тапшыруга “Язучы сәгате” дигән исем дә уйлап таптык хәтта. Аны төрле форматта эшләп була. Безнең халык фантазиягә бик бай.


– Корылтай читтә яшәүче язучылар белән элемтәләрнең тотрыклы булмавын да күр­сәтте. Без төрле чаралардан читтә калабыз, хәтта корыл­тайның вакытын хәбәр итүне дә кирәксенмәделәр, диюче­ләр булды.


– Монда язучыга үзенә активлык күрсәтергә, проблемалары бар икән, берлеккә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәр идем. Хәзер техника заманы, телефон аша да, интернеттан да хәл-әхвәлеңне җиткереп була. Соңгы вакытта үпкә белдерү, гаеп эзләү шактый. Ләкин үпкә белдерү белән мавыгып Рафис Корбанның эшләгән эшләренә күз йоммасак иде. Ә башкарылган эшләр шактый. Эшләмәгән Рафис дип әйтү оятсызлык булыр иде.


– Язучыны иң беренче чиратта милләт язмышы борчый. Сез бу җәһәттән нинди мәсьәләне күтәрәсез?


– Язучыны бүген милли мәгариф системасы булмау, татар мәктәпләренең ябылуы борчый. Милли университет мәсьә­ләсен Президент каршында кү­­тәрергә телибез. Аның язмышы ничек булыр – бернинди фараз кылып булмый. Мәктәпләр системасын да төрлечә аңлап була. Бер генә мисал. Узган ел Азнакай районында булдык. Рөстәм Зәкуанның туган авылындагы ике катлы силикат кирпечтән салынган мәктәпкә бардык. Ул мәк­тәптә беренче сыйныфка нибары ике укучы килгән иде. Авылларда балалар бетүдә кемне гаеп­ләргә? Ә киләсе елда бер бала да килмәсә нишләргә? Мәсьә­ләнең төрле яклары бар. Шулай да, ничек тә булса  мәктәпләрне саклап калырга иде. Мәктәп бетсә, авыл бетә. Анысы көн кебек ачык. Әле ике бала килү ниндидер өмет уята. Хәтта бер генә бала укырга килсә дә, аның үз телендә, туган авылында укырга хакы бар. Хәзер кайбер авылларда яңа йортлар салына, хәтта йорт салырга җир табып булмый дию­челәр бар. Эш урыны булса, авыл яши. Милләтнең телен, гореф-гадәтен саклаучы, ни дисәң дә, авыл.


– Җитәкчелек эше иҗа­ты­гызны чикләмәсме?


– Ике елдан артык вакытым “Чукрак” дип аталган романны язуга китте. Ул кулак мөһере тагылып авылдан сөрелгән кеше­ләрнең нәсел дәвамчыларының киредән ватаннарына кайтуы хакында. Нинди генә булдыклы кешене алсагыз да, аның канын тикшереп карасагыз, күпчелек­нең бабалары кулаклык ярлыгы күтәргәнен ачыкларсыз. Алар моны эшлекле, зиһенле, булдык­лы булганнары өчен алганнар.


Романнан соң кулга каләм алган юк әле. Холкым буенча махсус утырып яза торган кеше түгел. Ниндидер эш эшләгәндә башыма бер уй килергә мөмкин. Шул атналар-айлар буе уйландырып өстәл артына утырта, компьютер төймәсенә басарга мәҗ­бүр итә. Үзеннән-үзе язасы килә башлый. Шуңа да бит язучыны сәер кеше диләр. Башына уй килсә – яза, юк икән – еллар буе язмаска мөмкин.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 96, 24.06.2016/)

Read 1386 times Last modified on Дүшәмбе, 11 Июль 2016 12:39
Союз писателей РТ