Пәнҗешәмбе, 28 Июль 2016 12:27

Иске Татар бистәсендә хәйрия ярминкәсе

Rate this item
(0 votes)

24 июль көнне Казанның Иске Татар бистәсендә хәйрия ярминкәсе узды. Биредә милли киемнәр, бизәнү әйберләре, кул эшләнмәләре, татар телендә чыккан дисклар, китаплар, газета-журналлар, сувенирлар һ.б. тәкъдим ителде.  

Ярминкәдә милли продукция сату-күргәзмәләреннән тыш танылган каллиграфия остасы Нәҗип Нәккашның эшләрен, Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларының шигырь укуларын, рәссам Рушан Шәмсетдиновның иҗат җимешләрен, Иске Татар бистәсе музейлары экспонатларын тамаша кылу мөмкин булды. Алар арасында Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее һәм Каюм Насыйри музее да бар иде. Моннан тыш, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары “Сәйяр” труппасына бәйле тамаша күрсәтеп, бистәнең театр тормышына кагылышлы тарихи өлешен  бәян итте. Балалар өчен дә аерым мәйданчык  бар иде.

 Иске Татар бистәсе хакында күп кенә мәгълүматны туристлар гына түгел, хәтта Казанда яшәүчеләрнең дә шактые белми. Кешеләргә бистә хакында аз булса да мәгълүмат җиткерү өчен, радиода викторина оештырылган иде, ул хәйрия ярминкәсе белән тәмамланды.  Иске Татар бистәсе бу ярминкә аша төрле яктан ачылырга тиеш иде. Анда мәгърифәтчеләр, хәйриячеләр, дин әһелләре яшәгән, басмаханәләр эшләгән. Шуны халыкка җиткерү максатыннан оештырылган ярминкәдә җыелган акчалар Теләче районы Иске Җөри авылында яшәүче 10 ятим баланы үзенә сыендырган Мәликә апага тапшырылачак. Әлеге ярминкәнең максаты − товарны чыгару һәм күрсәтү генә түгел, ә аны сатып, ярдәм итү дә иде.

Ярминкәдә Габдулла Тукай иҗатына өстенлек бирелде. Хәйрия акциясендә бөек шагыйрьнең әсәрләренә багышланган кул эшләнмәләре, рәсемнәрне сатып алу мөмкин булды. 

Язучылар Р.Аймәт, Г.Рәхим, Э.Шәрифуллина, Җ.Әхтәмова, Й.Шәрәпова, Б.Ибраһимов, Ф.Гыйләҗев чыгышы ярминкәнең бизәге булды. Алар Иске Татар бистәсе тарихы һәм шул җирлек белән бәйле шәхесләргә багышланган әсәрләрен тәкъдим итте.

Концерт программасына килгәндә, биредә Рәсим Низамов, Рөстәм Закиров, Ранис Габбасов, Эльвира Хамматова, “Казан егетләре” һәм “Риваять” төркемнәре һ.б. чыгыш ясады.

Кунаклар татар чәе, тәмле коймаклардан да авыз итте.

Read 360 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 28 Июль 2016 12:31
Союз писателей РТ