Сишәмбе, 02 Август 2016 09:50

Әдәбият һәм тормыш чынбарлыгы

Rate this item
(0 votes)

29 июльдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Казанның “Оргсинтез”  акционерлык берләшмәсе генераль директоры Фәрит Миңнеголов  белән очрашты.

Әңгәмә барышында Д.Салихов Язучылар берлеге тарихы, аның бүгенге эшчәнлеге  турында сөйләде. “Әдәбият – ул тормыш. Шуңа күрә без, язучылар, үзебезнең әсәрләребездә хезмәт кешесен, аның борчуларын, шатлыкларын сурәтләргә тиешбез, ” – диде ул.

«Казаноргсинтез» берләшмәсе – газүткәргеч торбалар, фенол, ацетон, нефть чыгаруда һәм табигый газ эшкәртүдә кулланыла торган суыткыч сыеклыклар, химик реагентлар эшләп чыгара.  Россиядәге полиэтиленның 38 проценты биредә җитештерелә.

Берләшмә җитәкчесе, предприятие турында сөйләгәндә, әлеге коллективта иҗатка битараф булмаган һәм мактауга лаек хезмәт ияләре барлыгын да ассызыклады.

Әлеге җылы әңгәмәдә катнашкан генераль директор урынбасары Гайфетдин Шәйхиев та әдәбият-сәнгатьне яратучы җор телле кеше булып чыкты.

“Казаноргсинтез” берләшмәсенең генераль директоры   Фәрит Миңнеголов фикеренчә, Язучылар берлеге белән хезмәттәшлек итү хезмәт кешесен данлауда тагын бер баскыч булачак.

Read 513 times Last modified on Сишәмбе, 02 Август 2016 09:53
Союз писателей РТ