Сишәмбе, 02 Август 2016 09:53

Тел, лөгать вә гадәт алмашып...

Rate this item
(0 votes)

28 июльдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил СалиховТатарстанның Халыклар дуслыгы йорты  директоры  Ирек Шәриповны кабул итте.

Халыклар дуслыгы йортында республикада яшәүче милләтләрнең милли мәнфәгатьләрен кайгырту юнәлешендә җитәрлек шартлар тудырылган. Биредә милли оешмалар компьютерлаштырылган һәм зур тизлекле интернетка тоташтырылган эш урыннары белән тәэмин ителгән. 300 кешелек яхшы акустикалы концерт залы заман таләпләренә җавап бирә. Моннан тыш биредә конференцияләр залы, 25 кешелек киңәшмәләр бүлмәсе һәм мәгълүмат үзәге бар.

Киштәдәге казакъ, үзбәк, кыргыз китабы гына түгел – турыдан-туры Казакъстан, Үзбәкстан һәм Кыргызстанның милли китапханәләре белән элемтәләр булдырылган һәм аларның фондларына керү мөмкинлеге тудырылган. Шулай ук милли оешмалар вәкилләре белән җыелып, тугандаш республикалар, илләр белән телекүперләр оештырырга мөмкинлек тә бар.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары арасында рус, чуваш, башкорт, төрек телләрендә иҗат итүче әдипләр бар. Шунлыктан ике  җитәкченең әңгәмә-килешүе төрле телләрдә каләм тибрәтүчеләр һәм чит төбәкләрдә иҗат итүче милләттәшләребезгә файдалы булыр дип көтелә.

Read 430 times Last modified on Сишәмбе, 02 Август 2016 09:57
Союз писателей РТ