Чәршәмбе, 07 Сентябрь 2016 22:18

Язучылар – Түбән Ушмада

Rate this item
(0 votes)

Мамадыш районының Түбән Ушма мәдәният йортында язучылар белән күңелле очрашу узды.  

Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт, шагыйрә һәм прозаик Илсөяр Иксанова, драматург Альберт Гаделшин килгәннәр иде. Мамадышта аларга шагыйрь Рафаил Газизов, прозаик Вәрис Гали, җирле “Агымсу” әдәби-иҗат берләшмәсе каршындагы “Агымсу” дулкыннары” клубы җитәкчесе, шагыйрә Гөлнур Васыйлова, җырчылар Марат Локманов белән Илфир Исламов кушылдылар. Шагыйрьләрнең үз шигырьләрен аһәңле укулары тамашачыларны әсир итте. Рәмис Аймәт белән Гөлнур Васыйлова җырга осталыкларын да күрсәттеләр. Рәмис Аймәтнең үз сүзләренә язылган җырларын башкаруы көчле алкышларга күмелде. Драматург Альберт Гаделшин оригиналь жанр остасы – фокусчы да икән. Тамашачы аның чыгышын тын да алмый карап, көчле алкышларга күмде.

Җылы һәм эчтәлекле кичә бүләк иткәннәре өчен, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова кунакларга рәхмәтләрен җиткерде.

Минневәрис Мингалиев.

Мамадыш

Read 690 times
Союз писателей РТ