Җомга, 16 Сентябрь 2016 11:04

Яңа китап

Rate this item
(1 Vote)

 Шагыйрь Рәмис Аймәтнең Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән бу китабына Яшәү һәм үлем аша үлемсезлек фәлсәфәсенә тоташа торган үтә дә нечкә лирик шигырьләре тупланды. Сагышлы моңга төреп, замана кырыслыгын буйсындыра алган Шигъриятнең һәр ачышы укучыда зур кызыксыну уятыр дип ышанабыз.

 

          Рәмис Аймәт

             Адашу

Киләчәкнең канлы кыйбласында

Дөрләп янган чакта өметләр,

Төннәр буе тулган Айга карап,

Шыңшып өргән чакта ят этләр...

 

Дәверләрне айкап, мин эзлимен,

Мең табышлар – югалтулардан,

Җиңелүләрдән мин җиңүләр эзлим,

Мәгъсум мескенлектән – шөһрәт, дан.

 

Җилгә чәчеп тарих тузаннарын,

Сузмак булам юллар – тап-такыр.

Барыр юлыбызны мең югалтып,

Эзләп таптык инде мең тапкыр.

 

...Тагын Иблис адаштыра бугай,

Вәсвәсәдән ничек айныйсы?!

Шайтан туен ясап ята заман,

Кияү булып кемнәр уйный соң?

 

Мең тәшвишле юллар очын чишеп,

Шанлы чакка ничек кайтасы?

Күк капусы ачылгандыр димә –

Баш очында аҗагандай уйный,

Канга сусап җәллад балтасы.

 

Сүз – ирекле! Тик сүз ирегенең

Аяк-кулы һаман богауда.

Эзоп теле – йозак теле. Сине

Тагын сынау көтә бу яуда.

 

Ә ул безнең соңгы орыш булыр,

Дастан булып калкыр изге җыр.

...Киләчәккә ышанычың булса,

Уңыш бирер хәтта кысыр җир...

 

           Халәт

                   1

Киләчәктән берни өмет итмим,

Тоташ каралама бүгенгем.

Рәхим-шәфкать көтмим Ходайдан да,

Максатлардан, ахры, чигендем.

 

Таҗым да юк минем, хаҗым да юк.

Кыйблам кайда? Бар да буталган.

Ярты җаным – бозлык дәверендә,

Ә яртысын – тоташ ут алган.

 

Тәлинкәгә салып китерсәң дә,

Бәхетләрең миңа кирәкми.

Хәзер миңа барыбер – җир ни, күк ни,

Дошманың ни хәзер, терәк ни?!

 

Күпме гомер яшәп, тәүге тапкыр

Язмыш алларында йөгендем.

...Киләчәктән берни өмет итмим,

Тоташ каралама бүгенгем.

 

                   2

 Тынлык эчендәге тынлык кебек,

Дулкын эчендәге дулкындай,

Яңгыр эчендәге тамчы кебек,

Ялкын эчендәге ялкындай,

 

Сүреләмен, сүнәм, югаламын,

Тараламын, эрим, онтылам,

Убыламын бәгыренә җирнең,

Кояш тотылгандай тотылам.

 

Юк, моңсу да, куркыныч та түгел,

Шундый чагы була күңелнең.

Тирәнлекнең тирән тамырына

Тере тамчы булып күмелдем.

 

Кирәк түгел миңа юлдашлар да,

Үз-үземә табам чыгар юл.

Күтәрелсә балкып салават күпере –

Минем елмаюым булыр ул.

Read 628 times Last modified on Җомга, 16 Сентябрь 2016 14:45
Союз писателей РТ