Дүшәмбе, 14 Ноябрь 2016 16:51

“Аклык хисе сүнмәсен!”

Rate this item
(0 votes)

Ак төс ул – сафлык, самимилек, пакьлек, чисталык, күнел байлыгы,   матур өметләр. Ә бу исә матур тормыш, матур киләчәк. Күптән түгел генә Актаныш үзәк китапханә хезмәткәрләре әнә шулай  матур киләчәккә өмет белән караган, күңеле, бөтен җаны-тәне белән аклыкка омтылып, ак чәчәкләр кебек матур итеп  яши белгән  якташыбыз, язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның  “Баланнарда бал тәме” китабы буенча  китап премьерасы  үткәрде. Кичәнең исеме дә җисеменә туры килә иде:”Аклык хисе, сафлык хисе, өмет хисе сүнмәсен!” дип атала иде ул.

Кичә Айгөлнең  “Ак чәчәкләр” җыры видеоклибы  белән башланып китте. Чарада язучының тормышы  һәм иҗатына багышланган электрон презентация  күрсәтелде. Аның  иманлы гаиләдә үскәнгә тәрбияле булуы, матур тормыш алып баруы, шуңа күрә иҗаты да  матур икәнлеге азсызыклап  күрсәтелде. Кичәдә республика балалар һәм яшүсмерләр китапханәсенең  заман таләпләренә туры китереп эшләнгән  “Мин гашыйк булдым”, китапханәче Ф.Гайнанова, программист Р.Солтанов тарафыннан  “Баланнарда бал тәме” китаплары буенча эшләнгән буктрейлерны һәркем яратып кабул итте. Шулай ук авторның китаплары буенча китапханәче Р.Гыйльмуллина төзегән викторина да кызыклы һәм мавыктыргыч булды, китапханәче Л.Мирзанурова оештырган “Һәркемнең үз каләме”  китап күргәзмәсе дә кичәдә катнашучыларда зур кызыксыну  уятты. Чарага килгән кунаклар Айгөлнең әти-әнисе Габдулла абый  һәм Гөлзәлифә апа белән дә таныштылар. Иң мөһиме – Айгөл Әхмәтгалиеваның эчтәлекле, тирән мәгънәгә ия булган чыгышында иде. Ул әти-әнисенә, гаиләсенә рәхмәт хисләрен белдерде. Яшьләрне әдәби геройлардан гыйбрәт алып, ак һәм караны аерырга, ничек кенә авыр булмасын, сынмыйча, сыгылмыйча, күңел аклыгын җуймыйча, кеше булып калырга чакырды; матур әдәбиятне яратып, рухи байлыкларын арттырырга өндәде.

“Агыйдел дулкыннары” иҗат берләшмәсе әгъзалары  Йосыф Хуҗин, Альбина Авзалова, Энҗе Разоваларның  чыгышлары да бик урынлы һәм табигый булды; Рәвидә Нурлыева, Илнур Могтазиров, Алеся Арслановаларның матур җырлары ямь өстенә ямь өстәде. Чара ахырында китапханә директоры Ландыш Шәмсунова бу кичәнең тәрбияви әһәмиятенә басым ясады, язучы Айгөл Әхмәтгалиевага истәлек бүләкләре тапшырды.

Фәндия Гайнанова

Read 481 times Last modified on Дүшәмбе, 14 Ноябрь 2016 16:55
Союз писателей РТ