Пәнҗешәмбе, 17 Ноябрь 2016 14:43

“Миндә бүген үткән белән киләчәк көрәшә...”

Rate this item
(1 Vote)

15 ноябрьдә Алабуганың үзәк китапханәсендә шәһәрнең йөзек кашы булган шагыйрә, Татарстан республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Гөлзадә Әхтәмованың 75 яшьлек юбилее уңаеннан бәйрәм кичәсе узды.

Гөлзада апаның тормышы һәм иҗаты инде утыз елдан артык Алабуга шәһәре белән нык бәйләнгән. Очрашуга, уку залын шыгрым тутырып, шагыйрәнең дуслары, язучылар, шагыйрәләр, укытучылар, аның иҗатын яратучы укучылар килгән иде.

Гөлзада апа үзенең туган авылы Исәнбаен яратып, аңа шулкадәр җылылык белән йомшак итеп “Аем” дип эндәшә икән. Сүзләрен үзе иҗат иткән, көе Владимир Мироваевныкы булган “Исәнбаем” исемле җырны башкарган Гөлфинур Гыйльфанова 2004 елда шәһәрнең 3 нче мәктәбендә Гөлзада апага багышлап ачылган музей турында да сөйләп үтте.

– Гөлзада Әхтәмова – кырык елдан артык гомерен балалар укытуга багышлаган, барлык авырлыкларны җиңеп, алга атлаучы, халкын яратучы иҗади шәхес. Безнең музей өч өлештән тора: “Йөгереп йөри ул балачак”, “Алабугам минем”, “Хисләремне өләшәм”, – диде ул.

Гөлзадә Әхтәмованы яхшы белгән, аның хезмәттәше, Алабуга дәүләт архитектура сәнгать һәм музей тыюлыгының фәнни хезмәткәре Светлана Әндәрҗанова һәм Алабуга дәүләт музей тыюлыгы, Хәтер музее директоры Роза Ибраһимова да аңа җылы теләкләрен җиткереп, бүләкләрен тапшырдылар. Алабуга мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча методик үзәк методисты Айсылу Балобанова һәм 2 нче мәктәпнең милли эшләр буенча директор урынбасары Әнисә Хәдиуллина исә Гөлзадә апаны “модалы ханым” дип атадылар.

– Булганыгыз өчен рәхмәт Сезгә, – диде алар котлау сүзендә.

Кадерле кунаклар арасында мәдәният идарәсе җитәкчесе Андрей Иванов та бар иде. Ул Гөлзада апаны район башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән тәбрикләде һәм аңа мактау грамотасы бүләк итте. Бәйрәм кичәсенә Чаллы каласыннан килгән  Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе язучы, шагыйрь Факил Сафин, шагыйрәләр Сирень Якупова, Әлфия Ситдикова, Алабугадан язучы, журналист Фирдәүс Хуҗин да юбилярга чын йөрәктән чыккан ихлас сүзләрен әйттеләр.

– Алабугалылар сезгә бүген мактау кәгазе тапшырды, музей ачканнар, әле һәйкәл дә салырлар, сез моңа лаек, – диде Факил Сафин.

Кичә соңында сүз алган Гөлзадә апа Әхтәмова:

– 1941 нче елның 23 июнендә әтием сугышка киткән, минем ноябрь аенда туасымны белгән инде. Военкоматта җыелганнарга Риза Ишморатның “Гөлзадә” спектаклен күрсәткәннәр, әтием беренче хатында ук: “Кыз бала туса, Гөлзадә исеме бирегез”, – дип язып җибәргән. Бәлки минем исемем әдәбияттан алыну, минем әдәбиятка килүемнең сәбәбе булгандыр. Беренче шигыремне 5 сыйныфта укыганда яздым, ул Яңа ел турында иде, – дип хатирәләре белән уртаклашты, яңа шигырьләрен укыды. Тиздән Татарстан китап нәшриятында дөнья күрәчәк “Шөкер итәм” дигән өр-яңа китабы хакында да әйтеп узды.

Якын дуслар янәшәсендә, җылы истәлекләргә бай күңелле кичә Гөлзадә Әхтәмова сүзләренә язылган җырларны кунакларга тәкъдим итү, укучылар тарафыннан ул ижат иткән шигырьләрне уку белән үрелеп барды. Гөлзадә апаны яратып килгән кунакларның гына түгел, бирелгән чәчкәләр һәм бүләкләрнең дә очына чыгарлык түгел иде.

Алисә ГАТИНА,

Албуга шәһәре.

Read 501 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 17 Ноябрь 2016 14:52
Союз писателей РТ