Print this page
Якшәмбе, 04 Декабрь 2016 11:15

Буыннардан- буыннарга...

Rate this item
(0 votes)

Тормыш – сәхнә, сценарийларын үзе төзи, дибез. Күренекле шәхесләрнең тормыш һәм иҗат юлын буыннардан-буыннарга илтүче ефәк җепне өзмичә үреп баручы тагын бер чылбыр – сәхнә өчен язылган сценарийлар. Яшьнәп үткән шәхесләр гомереме, күкрәп иҗат итеп ятучы әдипме – бары да, алдан төзелгән тәртип буенча, үз вакыты, үз төсе белән сәхнәдә әйләнә, сәхнәдә күзаллана. Ни рәвешле сәхнә әйләнә, шул рәвешле тормыш та үзгәрә. Кызганычка каршы, арада онытылуга дучар булган шәхесләр дә очрый тора. Ә менә «Китапханә сәхнәсе» аларны оныттырмый: Китап авторы, үз эшенең остасы, китапханәче Роза Галимулла кызы Хәмидуллина эзли, барлый, таба, төрледән-төрле матур кичәләр оештырып үткәрелгән очрашулардан соң сценарийларын китапта бастырып калдыра.
«Чаллы язучылары» биобиблиографик күрсәткечләр сериясенең икенче юнәлеше төсен алган «Китапханә сәхнәсе», 2012 елдан башлап, ике ел саен чыгып килә. Инде менә бүген укучыларга җыентыкның егерме язучы иҗатын колачлаган өченче чыгарылышы тәкъдим ителә Ул, гадәттәгечә, өч бүлектән тора: «Балачак иртәсе», «Иҗат сәхнәсе, «Ләйсән тамчылары». Андагы сценарийлар искә алу кичәләре, әдәби-музыкаль композиция, яңа китап тәкъдир итү кичәләре белән бай. Һәр сценарий язучының үз дөньясына алып кереп китә, әйтерсең лә аларның һәрберсе «Табышмаклы сербакча». Шул исемдәге Мансур Сафинның шигырь-табышмакларына нигезләнеп төзелгән әдәби композиция, «Бишле билгесе куям» шигарәсе белән Әлфия Ситдыйкованың шигырь-табышмакларына нигезләнеп төзелгән композиция, гаҗәеп серләргә бай Факил Сафин иҗаты, Мәхмүт Газизов санамышлары, «Мин дөньяны үзем иҗат итәм» дип сөрән салган Әнвәр Шәрипов иҗаты – барысы да мавыктыргыч укылалар. Һәр иҗат үзенчә серле. Сирень Якупова да: «Җир – Кояшның кызы. Мин – Җирнеке. Кояш миңа әби буламы?» – дип шаккаттыра («Бу дөнья – мәңгелек туудыр...» әдәби-музыкаль композициясе).
Шулай ук китапка кергән: «Иң кирәкле әйтер сүземдер», «Туар көнгә якты ышанычым», «Йөрәк тибеше», «Моңнар тула күңелгә», «Дөнья аклыкка күмелсен» дип исемләнгән Хәниф Хөснуллин, Айрат Суфиянов, Данис Хәйруллин, Мирһади Разов, Рахман Шәфигуллин иҗатларына багышланган әдәби-музыкаль композицияләр, «Дөнья аклыкка күмелсен» исемендә Айгөл Әхмәтгалиеваның «Синең өчен яшим» китабын тәкъдим итү кичәсе дә укучыларны битараф калдырмастыр. Аларда – тормыш үзе.
Дөнья серләрен кем генә ачып бетерә алыр икән? Язучылар күп уйлана бу хакта.

Серле әкият, матур әкият
Кебек дөнья.
Башы да юк, юктыр аның
Азагы да.
Татлы аның михнәте дә,
Газабы да.
Ерак, ерак күп йолдызлар
Бизи күген.
Җир ашкына чиксезлеккә,
Белми чиген.
Чиксезлекне беркем җирдә
Хис итмәгән,
Әкиятне дә һичкем тулы
Ишетмәгән.
Һәркем өчен, кем килсә дә
Бу дөньяга,
Матур әкият һаман серле,
Һаман яна, –

дип язган үз вакытында Рахмай ага Хисмәтуллин да. («Яшьнәп үткән гомер» Рахмай Хисмәтуллинга 80 ел тулу уңае белән әдәби-музыкаль кичә).
«Китапханә сәхнәсе»ндә Яр Чаллы төбәгендә яшәп иҗат итеп киткән олпат язучылардан башлап, әдәби мохиткә әле яңа аяк баскан башлап язучы-шагыйрьләр иҗаты хакында үткәрелгән очрашулар сценарийлары, китапка күзәтүләр дә даими бирелеп барыла Бу чыгарылышның «Ләйсән тамчылары» бүлегендә дә бик кызыклы материаллар урын алган. Әдәбият мәйданында үз сүзен, саллы-саллы хезмәтләрен язып калдырган хәрби журналист Рафис.Могыйнов, халык яратып җырлаган җырларын калдырып бакыйлыкка күчкән шагыйрә Шәрига Таһирова кебек шәхесләр, шигърият һәм проза өлкәсендә үз каләмнәрен чарлаган Рәкит Әбделманов, Зимфира Исламова, дистәгә якын шигъри җыентыклар авторы Кадрия Наил, тәүге шигъри җыентыгын бастырып чыгарырга өлгергән Айрат Шәйхетдинов, хикәяләрен туплап беренче китабын чыгарырга тәвәкәлләгән Илсөяр Тимербаева иҗатлары хакындагы әдәби-музыкаль кичәләр сценарийлары, шулай ук иҗатларына бирелгән бәяләмәләр дә игътибарга лаек.
Әдәбият, сәнгать әһелләренең китапханә сәхнәләрендә үткәрелгән чараларда яктыртылган тормыш һәм иҗат юллары «Китапханә сәхнәсе» җыентыкларында дәвам итә, яши, саклана. Әлеге бик кадерле хезмәттә урын алган материаллар ул – дәреслек, ул – тарих! Рәхим итеп укыгыз, кулланыгыз, кадерле укучылар!

Фәния ХАММАТОВ,
Яр Чаллы, 2016

Read 576 times Last modified on Якшәмбе, 04 Декабрь 2016 11:27