Сишәмбе, 15 Гыйнвар 2013 23:04

Салават Рәхмәтуллага 70 яшь

Rate this item
(0 votes)

    Күренекле әдибебез Галимҗан Ибраһимовның туган җире – Авыргазы районының Солтанморат авылында туып үскән, сабый чагыннан ук каләм тибрәтә башлаган Салават Рәхмәтуллин зур әдәбият мәйданына узган гасырның 70 нче елларында  килеп керә һәм тиз арада әдәбият сөючеләр арасында танылу ала. 

   Ләкин әле аңа кадәр шактый катмарлы сукмаклар узарга туры килә. 1965 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, шактый гомер туган авылы мәктәбендә балаларга белем бирә, директор урынбасары булып эшли. Әнә шул елларда шагыйрьнең беркемнекенә дә охшамаган үзенчәлекле каләме чарлана.  Стәрлетамак шәһәрендә Бошкортстан язучылар берлегенең җирле оешмасы барлыкка килгәч, аны шунда эшкә чакыралар. Шагыйрь биредә Стәрлетамак  педагогия институтында да мөгаллимлек итә.

   Салават Рәхмәтулла беркайчан да әдәби иҗаттан аерылмый. Өлкәннәргә дә, балалар өчен дә берничә шигъри җыентык нәшер итә ул, аның яңа шигырьләре һәм поэмалары матбугатта  дөнья күреп тора.

    Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” дәүләт нәшриятында чыккан “Кояш артыннан йөгерәм” исемле шигъри җыентыгы аеруча зур уңыш китерде талант иясенә. Бу китап татар телендә 2 мең  данәдә басылды.  Әлеге җыентык Салават Рәхмәтулланың ташка басылган сигезенче китабы.

   Талантлы әдипнең “Әйтелмәгән әйтер сүзләрем”, “Күперләр” дип исемләнгән китаплары да әдәбият сөючеләр һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан аеруча югары бәя алды. Аларны да хәзер китап кибетләреннән табып булмый, шунда ук таралып беттеләр.

   Салават Рәхмәтулла үзенең 70 яшьлек юбилеен туган авылы Солтанморатта билгеләп үтте. Иҗат кичәсенә Уфадан да күп кенә каләмдәшләре килде. Кичә шигырьләр уку һәм җыр-биюләр белән аралашып барды.

                                                                  Фәнис Фәтхи, Уфа.

Read 4592 times Last modified on Шимбә, 27 Сентябрь 2014 23:22
Союз писателей РТ