Чәршәмбе, 26 Апрель 2017 16:13

Казанда Г.Ибраhимовның тууына 130 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция булды

Rate this item
(0 votes)

2017 елның 25 апрель көнне Татарстан Фәннәр академиясендә татар әдәбияты классигы,дәүләт эшлеклесе,галим Галимҗан Ибраhимовның тууына 130 ел тулуга багышланган "Мәдәниятлар күп төрлелеге контекстында Галимҗан Ибраhимов мирасы" темасына халыкара фәнни- гамәли конференция узды.

Ике көн дәвамында барган көнференцияне Татарстан Фәннәр академиясе, Халыкара Төрки академиясе,Россия гуманитар фән фонды, Г. Ибраhимов исемендәге тел,әдәбият hәм сәнгать институты оештырган.

Конференциядә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова,  Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, Башкортстан Фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязов, Г. Ибраhимов исемендәге тел,әдәбият hәм сәнгать институты директоры Ким Миннуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Кыргызстан Республикасы Фәннәр академиясе вәкиле Гөлҗегет Соронкулов, Крымнан татар язучысы Диләвер Османов, Казахстан Республикасының  Л.Н.Гумилев исемендәге Милли университеты профессоры Мантас Жакупов катнашты .

Конференциядә татар язучыларыннан, Разил Вәлиев, Рәдиф Гаташ, Роберт Миннуллин, Лирон Хәмидуллин, Ркаил Зәйдулла, Камил Кәримов, Ләбиб Лерон, Вакыйф Нуриев, Нәҗибә Сафина, Фоат Галимуллин, Әлфәт Закирҗановны күрергә мөмкин иде.

Фәнни конференция түбәндәге юнәлешләр буенча эшләде.

-         Г.Ибраhимовның сәнгать, публицистик hәм эпистоляр мирасының фәлсәфи аспектлары;

-         Г.Ибраhимов иҗатында шигърият проблемалары;

-         Г.Ибраhимов җәмәгать hәм дәүләт эшлеклесе буларак;

-         Г.Ибраhимовның әдәби-тәнькыйди эшчәнлеге;

-         ХХ гасырның беренче чирегендә татар вакытлы матбугаты hәм Г. Ибрагимов;

-         Г.Ибраhимов hәм тел белеме мәсьәләләре;

-         Г. Ибраhимов әсәрләрен дөнья халыклары телләренә тәрҗемә итү проблемалары;

-         Г. Ибраhимов фольклористика, сәнгать белеме hәм педагогика мирасы;

-         Татарстан hәм Россия музей, китапханә, архив эшчәнлеге контекстында Г. Ибраhимов мирасын өйрәнү, саклау hәм пропагандалау;

-         ХХ1 гасыр мәктәбендә Г.Ибраhимов тормышын hәм иҗатын өйрәнү.

  

 

Казан,”Татарстан Язучылар берлеге”

Read 481 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 27 Апрель 2017 09:37
Союз писателей РТ