Пәнҗешәмбе, 27 Апрель 2017 09:30

Туган телем – Тукай теле

Rate this item
(1 Vote)

26 апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бу көн бөтен татар  дөньясында Туган тел көне, шигърият бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Тукай районы Иске Дөреш авылында да әдәби-музыкаль кичә узды. Бәйрәм район халкын, бик күп кунакларны, гомумән, Габдулла Тукай иҗатын яраткан кешеләрне җыйды. Әле кояш нурларына күмгән, әле көчле җил исеп, кар-яңгыр бөртекләрен бөтергән апрель һавасының кискен үзгәрешләренә карамастан, кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан халык мәдәният йорты ишегалдындагы Тукай һәйкәле янына ашыкты.

Ирексездән, шагыйрьнең «Бәйрәм бүген» дигән шигыре күңелгә килә. «Мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!»... Әйе, бу көнне мәдәният йорты, чын мәгънәсендә, гөрләп торды. 

Әнә, килгән кунаклар шагыйрьгә багышланып эшләнгән күргәзмәне күздән кичерәләр, сабыйлар кулы белән ясалган рәсемнәр буенча фикер алышалар. Кемдер Су анасы, Кәҗә белән Сарык, Шүрәле, Әби, Бабай булып киенгән әкият геройлары белән фотога төшә. Ә бәйрәмгә чыгыш ясарга килгән фольклор ансамбльләре һәм гармунчы агайлар халыкны җырлата да, биетә дә.

Тукайлыларны һәм кунакларны сәламләп, котлау сүзләрен район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров җиткергәннән соң,  сәхнәгә Сәмәкәй авылыннан «Зиләйлүк» фольклор ансамбле күтәрелде. Ап-ак алъяпкычлар кигән үзешчәннәр борынгыдан калган матур йолаларыбызның берсе – каз өмәсен күрсәттеләр. Алга таба Теләнче Тамак авылының «Алтын битлек» халык театрының ярченнәре тарафыннан «Шүрәле» һәм «Су анасы» поэмасыннан мини-спектакль уйнады. Балалар үзләренә бирелгән рольләрне оста итеп башкардылар. Елдагыча, бөек шагыйребезнең туган көне алдыннан оештырыла торган шигырь уку бәйгесендә җиңеп чыгучылар да бүләкләнде. Бүләкләү өлеше тәмамлангач, яшь талантлар саф татар телендә  Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Аеруча, тамашачыны Биклән авылы кызы Диләрә Гыймазиева шаккаттырды. Нәни кызчык «Шүрәле» поэмасын яттан сөйләде. Мусабай-Завод авылыннан килгән курайчылар ансамбле мәдәният йорты бинасын курай моңына күмде. Алга таба бәйрәм кичәсе җирлекнең үзешчән артистлары, нәфис сүз осталары, җырчылары, гармун-баянчылары чыгышлары белән үрелеп барды. 

Әлеге кичәгә Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы, шагыйрь Факил Сафин, шагыйрәләр Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова килгән иде. Алар тамашачыларга үз шигырьләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм ахырында Тукай шигыренә язылган һәм татар халкының рәсми булмаган гимнына әверелгән «Туган тел» җыры яңгырады.

Бәйрәмгә җыелган халыкның күплеге, балаларның Тукай шигырьләрен соклангыч итеп сөйләүләре, шагыйрьгә карата халык мәхәббәтенең никадәр зур булуынның тагын бер дәлиле булды.

 

Эльвира Абдуллина.



Read 475 times
Союз писателей РТ