Пәнҗешәмбе, 27 Апрель 2017 10:34

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне

Rate this item
(0 votes)

2017 елның 26 апрель көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм  Миңнеханов татарның бөек улы Казанның Тукай скверында урнашкан Габдулла Тукай hәйкәленә чәчәкләр салды.

Бу истәлекле вакыйгада Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин,Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан хакимияте башлыгы Илсур Метшин,Татарстан Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин,Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучылар, чит төбәкләрдән килгән кунаклар, сәнгать hәм мәдәният эшлеклеләре катнашты.

Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чаралар Муса Җәлил исемендәге дәүләт опера hәм балет театры бинасында дәвам итте. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен язучы Мәдинә Маликовага, дин әhеле Харис Салиховка , сәнгать белгече Розалина Шаhиевага тапшырды.

Әлбәттә, бу олы бәйрәмнең төп бизәге булып шигърият бәйрәме торды. Әле яңа гына зур бүләк алган лауреатларны Казанның Г.Тукай hәйкәле янындагы олы мәйданны тутырып торучы шигырь сөючеләр котлады. Бәйрәмдә шагыйрьләр, Разил Вәлиев , Равил Фәйзуллин,Рәдиф Гаташ, Гәрәй Рәхим, Роберт Миннуллин, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат , Рифә Рахман,Нәҗибә Сафина, Хәнәфи Бәдигый,Рифат Җамал,Борис Вайнер һ.б чыгыш ясады. Бу көнне Казанга килгән кунакларда, Кыргызстан Язучылар берлеге әгъзасы Гөлҗегет Соронкулов, Кырым Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе, шагыйрь Диләвер Осман, Башкортостан Фәннәр академиясе президенты, шагыйрь, драматург Әлфис Гаязов, Язучылар берлеге рәисе Зәки  Алибаев һәм шагыйрә Лариса Абдуллина, Марий Эл республикасы Язучылар берлеге рәисе Светлана Архипова, Удмуртия республикасы Язучылар берлеге рәисе Петр Захаровта татар халкының бөек улы, Тукайга булган ихтирам хисләрен җиткерде.

 

Казан, “Татарстан Язучылар берлеге”

 

Read 528 times Last modified on Чәршәмбе, 17 Май 2017 13:37
Союз писателей РТ