Пәнҗешәмбе, 27 Апрель 2017 16:36

Кунакчыл Арча җирендә кунакларны Тукай әкияте геройлары каршы алды.

Rate this item
(0 votes)

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ). Бүген, 27 апрельдә, Татарстанның 2017 елгы Габдулла Тукай премиясе лауреатлары, Башкортстан кунаклары һәм Татарстанның бер төркем иҗат әһеле бөек Тукайның туган туфрагына баш ияргә Арча районына кайтты. 

Арча хакимияте башлыгы Илшат Нуриев, Арча ягын, Тукайны зурлап кайткан кунакларга рәхмәтен белдерде. Кичә Арча һәм Кырлай ягы сәнгать ияләре, балалар чыгышы белән үрелеп бара.

 Кунакларны Биектау-Арча  ызанында ипи-тоз белән каршы алдылар. Кырлай туфрагына баскач, әдәбият һәм сәнгать әһелләрен Тукай әкияте геройлары сәламләде.

 

 

 

Read 481 times Last modified on Җомга, 28 Апрель 2017 09:33
Союз писателей РТ