Сишәмбе, 02 Май 2017 12:18

Тукай рухы безнең күңелләрдә

Rate this item
(0 votes)

2017 елның 28 апрель көнне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкләгән бер төркем язучылар мәшhүр Габдулла Тукай данлаган Балтач районында булып кайттылар.

Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан уздырылган әлеге очрашуларда 2017 елгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләре- язучы Мәдинә Маликова, дин әhеле Харис Салихов, сәнгать белгече, шагыйрь Розалина Шаhиева, язучылар - Марат Әмирханов, Госман Гомәр, Гөлзада Бәйрәмова, Алена Кәримова, Рәмис Аймәт, КФУ профессоры Ләйлә Минhаҗева бар иде.

Г.Тукай көннәре кысаларында уздырыла торган очрашуда катнашучы татар язучыларын Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин кабул итте. Ул килгән кунакларны район белән таныштырып,"Районыбыз җирлегендә 77 авыл бар. Алар арасында 200 елдан артык тарихы булган атаклы мәдрәсәсе белән билгеле булган Түнтәр, сөекле Тукаебызның газиз әнкәсе Бибимәмдүдә абыстайның җәсәден үз күкрәгендә саклаучы Сосна Пүчинкәсе, татар мәдәниятына алтын хәрефләр белән язылган Тумашевлар нәселен биргән Нөнәгәр, Мирхәйдәр Фәйзине мәшhүр "Галиябану" драмасын язарга рухландырган Шода, үзенең hөнәрчеләре белән билгеле булган Смәел, милли архитектурасы, төзеклеге белән сокландырган Куныр, Шеңшеңәр авыллары республикабызда да билгеле”,-диде.

Хакимият башлыгы Рамил Нотфуллин фикерләрен дәвам итеп, “Балтач районы күп кенә халкыбызның атаклы шәхесләрен тудырып, үстергән танылган әдип, Габдулла Тукай бүләге иясе Ибрахим Сәләхов, атаклы җырчы Алберт Әсәдуллин, җөмhүриятебезнең халык артистлары Римма Ибраhимова, Рәшит Мостафин, татарлардан беренче хатын-кыз реҗиссер Кәшифә Тумашева,Татарстанның атказанган артисты Җәвәhирә Сәләхова”, дип белдерде.

Район башлыгы белән очрашудан соң кунаклар Сосна Пүчинкәсе авылы зиратында Бибимәмдүдә абыстай каберенә чәчәкләр салдылар.

Көннең икенче яртысында язучылар ике төркемгә бүленеп Югары Субаш, Сосна, Норма, Карадуган авылы мәктәпләрендә укучылар hәм авыл халкы белән очраштылар.

Әлеге матур бәйрәм район мәдәният үзәгендә "Тукай рухы безнең күңелләрдә", дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә белән тәмамланды.

 

 

Казан, “Татарстан Язучылар берлеге”

 

Read 487 times
Союз писателей РТ