Дүшәмбе, 22 Май 2017 11:07

Китапханә паркта

Rate this item
(0 votes)

2017 елның 27 маенда – Гомумроссия китапханәләр көнендә – Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Казан дәүләт мәдәният институты белән бергәлектә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән «Китапханә паркта» дигән мәдәни-мәгърифәти чара уздыра. Әлеге бәйрәм чарасы Казан шәһәренең «Черек күл» паркында сәгать унбердән көндезге сәгать өчкә кадәр үткәреләчәк.

Бәйрәм программасына театраль корылышка нигезләнгән күргәзмәле тематик мәйданчыклар эше кертелгән. Аларда паркка килгән һәрбер кеше иң кызыклы һәм мөһим китаплар, әдәби әсәрләр белән танышып кына калмый, режиссерлар уйлап тапкан һәм тәкъдим иткән интерактив уен-күренешләрдә катнаша, үзе яраткан әсәрләрдән өзекләр укый, музыка коралларында уйный, рәсем ясап карый алачак.

Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр балалар өчен уен мәйданчыгы эшләячәк. Анда әдәби әсәрләр каһарманнары чыгыш ясар, балалар үзләре дә, битләрен буяп, танылган персонажларга әверелер, һәртөрле ярыш-бәйгеләрдә, отыш лотереясендә, китапханә эше осталарының һәм курчак театрының мастер-классларында катнашыр, онытылмаслык әкияти сынаулар аша узар, гаҗәпләндерә торган тематик «Фәнни шоу» һәм башка кызыклы, күңелле һәм мавыктыргыч тамашалар күрер дип көтелә.

Үзәк мәйданчыкта чараның иң күңелле өлеше – Казан дәүләт мәдәният институтыннан килгән сәнгать төркемнәре һәм сәләтле башкаручылар катнашындагы театральләштерелгән концерт булачак.

«Ачык микрофон» кысаларында республикабыз язучылары һәм шагыйрьләре, төбәгебездә чыгып килә торган вакытлы матбугат басмалары вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре чыгыш ясаячак.

Шулай ук Татарстанның иҗат дөньясындагы күренекле шәхесләр белән очрашулар, китап күргәзмәләре һәм иллюстратив тематик күргәзмәләр, нәшрият эшчәнлегенә караган остаханә оештырылачак.

Китапханәчеләр иҗатына багышланган күргәзмә-ярминкәдә истәлеккә яки бүләк итү өчен кул эшләнмәләре, сувенирлар сатылачак. Буккроссинг яратучылар өчен китаплар алмашу, ягъни, укылган китапны киштәдә калдырып, үзеңә ошаган башка китапны алу мөмкинлеге тудырыла. Шулай ук барлык теләүчеләр өчен «Ачык һавадагы уку залы» эшләячәк, китапханәгә беренче тапкыр мөрәҗәгать итүчеләргә бердәм укучы билеты бирү дә каралган.

Бу чара җәмәгатьчелекнең игътибарын китап укуга юнәлтү, китапның иҗтимагый һәм мәдәни тормыштагы әһәмиятен арттыру, халыкны китапханәләргә җәлеп итү максаты белән уздырыла. Бәйрәмнең шигаре – «Укы. Уйла. Сөйлə. – Читай. Думай. Говори. – Read. Think. Speak». Рәхим итегез!

Казан, Кремль ур., 33 йорт

Телефон: (843) 238-65-34, 292-68-26

Һадиев Ирек Габделхәй улы, Милли китапханәнең директор урынбасары

 

Казан, Оренбург тракты, 3 йорт

Телефон: (843) 277-58-36

Әхмәдиева Роза Шәйхәйдәр кызы, Мәдәният институты проректоры

 

Read 501 times
Союз писателей РТ