Print this page
Чәршәмбе, 24 Май 2017 14:20

Туган якның горур альбатросы

Rate this item
(0 votes)

2017 елның 23 май көнне Татарстанның Баулы үзәгенең Муса Җәлил исемендәге мәдәният сараенда күренекле язучы-прозаик, публицист, сынчы Әлмәт язучылар оешмасының Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе, 2004 елда публицистик хезмәтләре тупланган "Альбатрос язмышы "исемле китабы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган, Миргазиян Мөхәммәтзакир улы Юнысовның тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды.

М. Юныс - әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән каләм осталарының берсе. Сәүдә корабларында навигатор, капитан ярдәмчесе, сәяси тәрбияче сыйфатында ул бөтен дөньяны диярлек әйләнеп чыга, диңгез-океаннарны иңли, күп илләрдә була, төрле милләт халыкларының тормыш-көнкүреше, гореф -гадәтләре белән якыннан таныша. Бу истәлекләр аны кулына каләм алырга мәҗбүр итә.

Тантананы Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат   Хамидулдлин ачып җибәрде. "Данлыклы якташыбызны без hәрдаим искә алабыз. Миргазиян аганың туган авылы Исергәп мәктәбендә аның бәләкәй генә булса да музеен булдырдык. Киләчәктә аны Татарстанның "Туган якны өйрәнү" музее бүлекчәсе дәрәҗәсенә күтәрергә, дигән өмет белән яшибез. Иншалла, без бу эшне башкарып чыгарбыз дип уйлыйм ,"-диде.

Язучыны искә алу кичәсенә Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, әдәбият галиме, шагыйрь Равил Рахмани, Миргазиян Юнысның кызы Камилла, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Рәфкат Шаhиевлар килгән иде.

Данил Салихов шушы чараны оештырган Баулы муниципаль район җитәкчелегенә Татарстан язучылары исеменнән зур рәхмәтен җиткерде. Ул әдип үзе исән чагында тапшырылмый калган Шолохов исемендәге күкрәк билгесен кызына тапшырды.

Равил Рахмани үз чиратында Миргазиян Юнысның басылмый калган алтынчы җыентыгын әзерләп бастырып чыгарырга сүз бирде.

Әлмәт Язучылар берлеге җитәкчесе Рәфкат Шаhиев :" Без Әлмәт зонасында шундый зур шәхес булу белән чиксез горурланабыз"-диде.

Баулы сәнгать осталары hәм әдипне хөрмәт итеп килгән кунаклар чыгшлары белән чиратлашып барган  кичә  Фәнис Яруллин hәйкәленә чәчәкләр салу hәм Миргазиян Юнысның каберенә зиярат кылу белән тәмамланды.

 

 

       

 

 

Баулы,Татарстан Язучылар берлеге

 

Read 796 times Last modified on Пәнҗешәмбе, 25 Май 2017 09:27