Сишәмбе, 06 Июнь 2017 14:58

Үткәннәрне хәтерләү өчен

Rate this item
(0 votes)

Күптән түгел Түбә Кама шәһәренең 33нче урта мәктәбендә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең чишмә башында торган шәхес, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Мизхәт Хәбибуллин истәлегенә күргәзмә-музей ачылды.

Ачылу тантанасының  “Тормышны яратучы шагыйрь...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль өлешендә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе аксакаллары Фәтхулла Абдуллин һәм Рифкать Имаев аны тирән юксыну һәм сагыну белән искә алдылар, якты истәлекләре белән уртаклаштылар. Шагыйрьнең үтә дә эчтәлекле шигырен Фәтхулла абый яттан сөйләде, Рифкат ага исә  укучыларны 1979 елда башкалабыз Казанда дөнья күргән, икесенең бергә шигырьләре һәм фотосурәтләре басылып чыккан газета белән таныштырды һәм кадерле истәлеген мәктәп музеена тапшырды.

Музей дигәннән, биредә экспонатларны өч урынга урнаштырганнар. Мизхәт Хәбибуллинның көнкүрештә кулланган кирәк-яракларын үз эченә сыйдырган өй почмагы сыйныф түрендә урын алган булса, икенче өлеше мәктәп китапханәсе киштәләренә куелган. Тормышын һәм эшен чагылдырган мөһим сурәтләр, дипломнар исә коридорга эленгән. Миңа калса, мондый алым тагы да уңышлы. Кая карама – истәлек, үткәннәрне ачыграк хәтерләү өчен маяк.

35 микрорайон җитәкчелеге, музей хезмәткәрләре һәм башка кунаклар  музей-күргәзмә ачуны хуплап, аның патриотик тәрбия бирү өчен бик тә мөһим булуын ассызыкладылар. 33 нче мәктәп директоры Лилия Салихҗанова киләсе уку елында шагыйрьнең якты истәлегенә багышланган фәнни-гамәли конференция дә уздырачакларын әйтте.

Мизхәт ага Хәбибуллинның тормыш юлы кыска булса да, төзелеп килүче  шәһәребез өчен нәтиҗәле булган. Ул шәһәребезне туган йортын яраткан кебек яраткан, якташларының тирән ихтирамын казанган. Халык күңелендә сакланырлык шигырьләр иҗат иткән. Шигырьләрендә туган җир, туган як, туган тел, гаилә, мәхәббәт, дуслык темаларын, гаделлек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек кебек гомумкешелек проблемаларын яктырткан. Балалар өчен дә күп кенә шигырьләр иҗат иткән. Көндәлек эш, иҗат белән генә чикләнмичә җәмәгать эшләрендә дә актив катнашкан.

33 нче мәктәп укучылары алып барган тантаналы кичәдә дә, музей белән таныштырганда да, мәктәп китапханәсендә дә, коридорда да Мизхәт Хәбибуллинның шигырләре  яңгырап торды. Берсеннән-берсе эчтәлекле, олуг мәгънәгә ия шигырьләр әле дә колагымда чыңлый.

“Гөл булып киң болыннарда ак чәчәк атсаң иде,

Сүнсә дә гомер, дөньяга җыр булып кайтсаң иде,” - дип язган әдип “Хыял” шигырендә. Хыялың тормышка ашты, Мизхәт абый. Диварларга эленгән, киштәләргә куелган һәрбер истәлегең синең турыда сөйли, шигырь-җырларың күңел кылларын чиертеп, еракларга нур булып тарала...

 

 Нурзия Мирхазова,

Түбән Кама шәһәре.

 

 

Read 602 times Last modified on Сишәмбе, 06 Июнь 2017 15:11
Союз писателей РТ