Җомга, 16 Июнь 2017 13:28

26 июньдә 19.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлеге бакчасында (Мөштәри урамы, 14) бишенче татар шигъри слэмы узачак.

Rate this item
(0 votes)

 

Беренче этапта катнашучылар бер-бер артлы шигырләрең укый. Һәрберсенә төгәл бер минут вакыт бирелә. Лимиттан тыш һәр биш секунд өчен баллар киметелә. Уку вакытында булышучыларның ярдәмен һәм реквизитларны кулланырга ярамый. Балларны тамашада катнашучылар арасыннан  сайланган биш кеше бирә. (Шигырь  һәм уку остылыгы өчен бердән бишкә кадәр балл бирелә). Иң аз һәм иң зур баллар алып ташланыла, калганнары кушыла. Алып баручылар теләге буенча җюри әгъзалары алышына ала. Баллары бер үк булган кешеләр тагын бер турда катнаша, анда бер генә шигырь укыла.Иң күп баллар җыйган 10 кеше икенче турга уза. Ул 6 августта «Печән базарында» узачак.
https://vk.com/tatpoetryslam2017

Гаризалар 20 июньгә кадәр кабул ителә. https://goo.gl/forms/qwm8fI2TvGuTaCDk1

Керү ирекле

Элемтә өчен телефон:89376267961(Рәдиф)  

Read 531 times Last modified on Җомга, 16 Июнь 2017 13:32
Союз писателей РТ