Җомга, 16 Июнь 2017 17:21

Гасыр җырчысы Әлфия Авзалова бакыйлыкка күчте

Rate this item
(0 votes)

 


Татарлар яшәгән төбәкләрдә Әлфия апабызның моңы кайтаваз булып буыннардан - буыннарга, гасырлардан - гасырларга күчәр. Аның моңлы тавышы парта артында утырган мәктәп баласын да, иген иккән авыл агасын да, Донбасс шахталарында  күмер ваткан татар егетләренең дә, сугыштан гәрипләнеп кайткан каһарманнарның да, меңләгән ятимнәрнең дә күңелләрен җылытты, кирәк чакта елатты, уйландырды, елмайтты.

Әлфия ханым Авзалованың һәр башкарган җыры милләт язмышы, әдәбиятебезнең алтын баганалары булып торган шагыйрьләребезнең каләменнән тамган кыйммәтле сүзләреннән тора.

Әлфия Авзалова татар язучылары белән тыгыз элемтәдә иҗат итте. Киләчәктә дә язучыларыбыз Әлфия Авзалова образын әсәрләрендә тирән чагылдырырлар.

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе  Әлфия ханымның гаиләсенең, туганнарының авыр кайгысы белән уртаклаша.

Гасыр кызы, милләтебезнең сайрар сандугачы, халкыбызның күңелен даулаган бөек җырчыбыз күңелләрдә мәңге сакланыр.

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе  

 

 

Read 524 times Last modified on Җомга, 16 Июнь 2017 17:28
Союз писателей РТ