Сишәмбе, 27 Июнь 2017 12:47

Татарстан Язучылар берлеге бакчасында шигьри слэм

Rate this item
(0 votes)

Күптән түгел генә Татарстан Язучылар берлеге бакчасында ел саен уза торган Туфан Миннуллинны искә алу кичәсе булырга тиеш иде. Һава шартларының бозылып китүе әлеге планнарны тормышка ашырырга комачаулык иткән иде.

26 июнь көнне hава шартлары  шушы ук бакчада яшьләргә  шигъри слэм уздырырга комачаулык итә алмады.

Әлеге чара турында алхәбәр Татарстан Язучылар берлеге сайтында күптән урын алган иде инде.

Шигъри ярышта катнашырга 22 кеше теләк белдергән булса да ниндидер сәбәпләр аркасында нибарысы сигез кеше генә килгән булып чыкты.

Татарстан Язучылар берлеге бакчасының бизәге булып торган Бөек татар шагыйре Г. Тукайның, агачтан  уеп  ясалган әкияти  геройлары  сыннары  арасында жыелган тамашачылар арасында Татарстан Язучылар берлегенең  идарә әгъзасы, язучы, шагыйрь, галим Хәнәфи Бәдигый, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Расих Сабиржанов та бар иде.

Идарә әгъзасы, шагыйрь буларак бүгенге яшьләрнең ижатын ишетергә килгән Хәнәфи ага түзмәде, үзенең яшьлеген исенә төшереп бәйгедә катнашып икенче урынны яулады. Беренче баскычка Гүзәл Закирова, өченче Алсу Сәләхова, дүртенче  урынга – “Карлыгач” лаек булды.

Җиңүчеләрне “Печән базарында“ узачак җәйге шигъри слэм көтә.

Казан, Татарстан Язучылар берлеге

Read 536 times Last modified on Сишәмбе, 27 Июнь 2017 12:58
Союз писателей РТ