Чәршәмбе, 05 Июль 2017 13:44

«Сәләт» – аерым бер дәүләт

Rate this item
(0 votes)

«Көмеш кыңгырау» тагын юлда. Балалар кайда, без дә шунда дигәндәй – сәфәрләребез хәзер җәйге ял лагерьлары белән бәйле безнең. Бу юлы да редакция хезмәткәрләре, баш мөхәрриребез, язучы, шагыйрь,  Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин җитәкчелегендә, «Сәләт» аланына юнәлдек.

Бездә «Сәләт» лагерын кем генә белми икән? Татар яшьләрен-яшүсмерләрен Татарстанда гына түгел, Россия, хәтта дөнья күләмендә бергә җыя торган тулы бер система ул. Инде дистә еллар дәвамында актив эшләп килгән, үз тәртип-кагыйдәләре, үзенчәлекләре булган оешма. Татарның иң тынгысыз күңелле, дәртле, эшлекле егет-кызларын бергә туплый һәм алардан нәкъ менә милли рухлы кадрлар (!) әзерли торган бер зур хәрәкәт, аерым бер «дәүләт».

Әле менә система, дигәннән... «Сәләт» дигәндә, чыннан да, аерым бер лагерьны гына күздә тотмыйбыз бит без. «Сәләт»нең дистәләгән аланнары Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә һәм хәтта чит төбәкләрдә дә эшләп килә. Һәм алар географик урыннары белән генә түгел, күпмедер дәрәҗәдә юнәлешләре белән дә аерылып тора. «Сәләт-осталар бистәсе», «Сәләт-Биләр каласы», «Сәләт-Санак», Сәләт-Самара», «Сәләт-Рухият», «Сәләт-Батыр»... Чаллының «Звездный» сәламәтләндерү үзәгенә исә быел «Сәләт»нең ике аланы урнашкан икән: «Сәләт-Рухият» һәм «Сәләт-Яр Чаллы». Болар үзгә программалар белән эшли торган аерым лагерьлар саналсалар да, безне бергә – бер зур коллектив булып каршы алдылар. 

"Рухият – иҗади алан", – дип сөйләде «Сәләт- Рухият» аланы җитәкчесе Эльвира Галимова. Бездә театр, сәнгать, вокал, мантыйк, бию түгәрәкләре эшләп килә. Кем кайсын тели – шунысын сайлый.

 Мантыйк (логика) дәресенә беренче көнне 30 кеше килгән иде, шуларның 20се калды, начар түгел бит, – дип сүзгә кушылды аланда мантыйк дәресен алып баручы, Әлмәт дәүләт нефть институтының физика укытучысы Рәдис Кәбиров. Гомумән алганда, логик фикер йөртү күбрәк төгәл фәннәрне үз итүчеләргә хас. Әмма «Рухият»кә җыелган иҗади балалар арасында да мантыйк белән кызыксынучылар күп. Беренче карашка хәтта гаҗәп бу!

«Сәләт» аланнарының башка җәйге ял лагерьларыннан тагын бер кызык аермасы бар – биредә җитәкчелек бик яшь. Әйтик, «Рухият-сәләт» аланы директоры Эльвира Галимова ял итәргә килүчеләрдән әллә ни аерылып та тормый, быел гына Казан Дәүләт архитектура һәм төзелеш институтын тәмамлаган. Алга таба укуын Италиядә дәвам итәргә җыена. «Сәләт-Яр Чаллы»ны шулай ук яшь егет – Булат Гайнетдинов җитәкли. Алар үзләре дә кайчандыр «Сәләт»кә йөргән, аннары аланнарга әйдәман булып килгән.

«Сәләт-Яр Чаллы»ның үз программасы бар. Биредә яшүсмерләрне ораторлык-сөйләм осталыгы, шәхесне үстерү, биология-экология, математика-химия, инглиз-алман телләре буенча кызыклы дәресләр көтә. Һәм иң мөһиме – «Сәләт» аланнарының барысында да татар телен начар белүчеләргә татар теле өйрәтелә. Андыйлар исә юк дисәң дә бар. «Сәләт-Рухият»кә Әстерханнан 23 егет-кыз килгән. Әстерхан егете Александр Дроганның «Сәләт»кә инде икенче ел рәттән килүе икән.

"Әбием татар", – диде Саша, – шуңа күрә, бәлки, күңелдә милли тамырларым белән кызыксыну тугандыр. Узган ел килү белән бер өч көн кыенрак булды. Аннары коллективка кереп китүемне сизми дә калдым. Татарча бик теләп өйрәнәм.

Ә менә Мәскәү егете Салават Курамшинга татарча өйрәнәсе дә юк. Рус мәктәбендә укыса да, Салават чиста, әдәби телдә татарча сөйләшә. Алар гаиләдә һәрвакыт татарча аралашалар. «Сәләт-Рухият»тә Казан кызлары да бар. Алинә Нәбиуллина башкаланың 19нчы гимназиясен тәмамлаган. Шигырь-хикәяләр язучы кыз бу. Казанның 159нчы лицеенда укыган Дилә Галиәхмәтова 11нче сыйныфка күчкән. Дилә быел республикакүләм татар кызы бәйгесендә беренче урынны яулаган. Бәйгесе, дигәннән, җиңү яулаган татар кызлары бер генә түгел «Сәләт»тә. Әйдәман Назлыгөл Насырова Удмуртиядә узган республикакүләм «Татар кызы» бәйгесендә беренче урынны алуга ирешкән. Ул октябрь аенда Уфада узачак Халыкара «Татар кызы» бәйгесендә дә катнашырга җыена. Назлыгөл Ижау шәһәрендә медицина академиясендә укый, тумышы белән Чаллыдан.

«Сәләт»нең үз традицияләре бар. Шуларның берсе  – форум.Сәләт аланнары сменаның 10ны көнендә Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә җыелыша.Форумда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов та катнаша.

Безнең “Сәләт”леләр белән аралашу әллә ничә сәгатькә сузылды. Төп кунак итеп чакырылган Факил абый Сафин сәлкешләргә шигырь, хикәя язу серләре турында сөйләде. Һөнәр сайлау турында да сүз булды: язучы үзенең ничек итеп һөнәр сайлавын сөйләде, һөнәрне дөрес сайлауның кеше өчен никадәр мөһим булуын искәртте. Сәлкешләрне һәрвакыт бердәм, бер-беренә, гомумән кешеләргә игътибарлы, кешелекле булырга өндәде.

 Ризидә Гасыймова.

Read 488 times Last modified on Җомга, 07 Июль 2017 16:37
Союз писателей РТ