Чәршәмбе, 19 Июль 2017 13:46

Биектау районы Кече Битаман авылында Бөтенроссия драматурглар семинары уза

Rate this item
(0 votes)

21-23 июль көнне Биектау районының Кече Битаман авылында Бөтенроссия драматурглар семинары узачак. Аны Татарстан Язучылар берлеге республика Мәдәният министрлыгы һәм Биектау муниципаль районы ярдәме белән оештыра. Чара күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланып, аның исемен йөртәчәк.

Россия күләмендә узачак семинарда кырыкка якын кеше – драматурглар һәм режиссерлар катнашачак.

Киләчәктә мондый семинарлар ике елга бер тапкыр үткәрелер дип ниятләнә.

Казан, Татарстан Язучылар берлеге

Read 573 times
Союз писателей РТ