Сишәмбе, 25 Июль 2017 17:14

Туфан Миңнуллин исемендәге l нче Бөтенроссия драматурглар семинары

Rate this item
(0 votes)

Татарстанның Биектау районы Кече Битаман авылында узган Туфан Миңнуллин исемендәге l нче Бөтенроссия драматурглар семинары үзенең эшен уңышлы төгәлләде. Ике көн дәвамында барган семинарда Башкортстаннан, Чувашия, Марий Эл, Удмуртия республикаларыннан һәм Татарстаннан 40 лап танылган драматург, режиссерлар бер мәйданга жыелып фикер алышты.

Олуг чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы,Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстанның Биектау районы хакимияте оештырды. Тантананы Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов ачты. Вакыйгада Татарстан Мәдәният Министрлыгы вәкилләре, олпат язучылар, драматурглар, күп кенә журналистлар катнашты. l нче Бөтенроссия драматурглар семинарының әләмен Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Туфан Миңнуллинның сабакташы Рабит Батулла күтәрде.

Татарстан, Биектау районы, Кече Битаман авылы 

Read 467 times Last modified on Сишәмбе, 25 Июль 2017 17:35
Союз писателей РТ