Дүшәмбе, 14 Август 2017 11:07

Надир Дәүләт Язучылар берлегендә кунакта

Rate this item
(0 votes)

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды үзенең эшен тәмамлады. Съездның шәрәфле кунаклар арасында Төркиядә яшәүче  тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы,   татар, инглиз, әзербәйҗан, төрек телләрендә басылган егерме биш китап авторы Надир Ибраһим улы Дәүләт тә бар иде.

Шушы көннәрдә Надир Дәүләт Татарстан Язучылар берлегендә булып, каләм әһелләре белән дә очрашырга  вакыт тапты.

Түгәрәк өстәл янында сөйләшүне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов ачып җибәрде. Данил әфәнде үзенең чыгышын язучылар белән очрашырга вакыт тапканы өчен олуг галимгә рәхмәтен җиткерүдән башлап җибәрде. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында күпсанлы язучыларның катнашуын республикабыз җитәкчелегенең  каләм әһелләренә булган игътибары икәнен билгеләп үтте.

“Милләтнең йөзен Надир Дәүләт кебек шәхесләр билгели, – дип сүзен башлап җибәрде Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев. Надир Дәүләтнең башка бик күп галимнәрдән аерып торган бер сыйфаты бар, ул да булса, әдип үзенең тарихи хезмәтләрендә татар, рус, төрек, алман телләрендәге чыганаклардан файдалана”.

Надир әфәнде үзенең чыгышын корылтайдан алган тәэсирләре белән башлап җибәрде. “Сабантуйлар, төрле бәйрәмнәр үткәрү, әлбәттә, кирәкле шәйдер. Алар милләтне берләштерүдә мөһим роль уйныйлар. Ләкин милли вазыйфа моның белән генә чикләнми. Безгә киләчәктә балаларыбызга ана телебезне, тарихыбызны өйрәтү  юнәлешендә күбрәк эшләр башкарасы иде. Татарларның күпчелеге чит илләрдә түгел, ә Татарстанда яши. Шуңа күрә игътибарны күбрәк мондагы татарларга бирергә кирәк. Без әле һаман да совет чорындагы гадәтләребездән арына алмыйбыз”.

Түгәрәк өстәл янындагы сөйләшүдә сүз  милләт язмышы, аның киләчәге, милли мәгариф турында барды. Язучыларны, иң элек, Телләр турындагы дәүләт законының үтәлмәү мәсьәләсе борчыды.

Кырым Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе, шагыйрь Диләвер Осман исә: “Кырымтатар теле дәүләт теле дип игълан ителсә дә, бүген бездә кырымтатар телендә белем бирә торган 15 мәктәп кенә бар. Аларда да кырымтатар телен бетерү сәясәте алып барыла. Татарстанда татар мәктәпләрен саклап калу өчен көрәшмәсәгез, сез дә безнең хәлгә калачаксыз, – дип белдерде. – Бүген Кырымда милләт язмышын балалар санын арттырып кына хәл итеп була. Чөнки кеше саны стратегик көчкә әйләнде”.

Татар кызларының рус яки башка милләт кешеләре белән  гаилә коруында әдәбиятыбыз мөһим роль уйный, – диде Марсель Галиев. – Әдәбият дәреслекләрендә урын алган Галимҗан Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми” һәм Мәҗит Гафуриның “Кара йөзләр”әсәрен укып үскән татар кызлары татар егетләренә кияүгә чыгарга сагаеп калмас дип кем әйтә алыр?!.

Сөйләшүдә “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Мөхәммәт Мирза да үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты. “Илдә барган вәзгыятнең үзгәрүе нәтиҗәсендә, журнал үзенең 150 мең укучысын югалтты”, – диде ул. Шулай да, аның фикеренчә, әдәбиятыбызның киләчәге өметле. Соңгы ике елда гына да журналда 8 роман дөнья күргән. Алар күтәрелгән проблемалары белән дә, актуальлекләре ягыннан да, тел-стиль җәһәтеннән дә 60-70 нче еллар әдәбиятыннан һич кенә дә калышмый. Мондый күренеш әдәбиятның барлык жанрларына да хас. Иң мөһиме, әдәбиятта миллилек бар.

Сөйләшүдә шулай ук киләчәктә татар әдәбият-сәнгать әһелләренең уртак пленумын үткәрү зарурияте, бүгенге вакытлы матбугат алдында торган проблемалар хакында да сүз булды.

Сөйләшүнең азагында күренекле тарихчы Индус Таһиров болай диде: “Туган тел татарның канында ул. Аны уятырга кирәк. Киләчәктә татар булуыбыз белән горурланып яшәргә, татарның бөеклеген күрсәткән әсәрләр иҗат итәргә кирәк”.

Түгәрәк өстәл янында сөйләшүдә шулай ук язучылар Зиннур Мансуров, Вахит Имамов, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Лирон Хәмидуллин, Ләбиб Лерон, Наил Касыймов, Рәмис Аймәт катнашты. 

 Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге

 

 

Read 477 times Last modified on Дүшәмбе, 14 Август 2017 11:20
Союз писателей РТ