Дүшәмбе, 14 Август 2017 14:37

“Таҗеддин Ялчыгол укулары”

Rate this item
(0 votes)

Бу исемдәге чара инде менә бишенче тапкыр Зәй төбәгендә киң күләмдә уздырылып килә. Мәгълүм ки, Азнакай якларындагы Чалпы авылында туып, Әстерхан, Дагстан тарафларында, Төркиядә укыган Таҗеддин Ялчыгол (1763-1768/1838) гомеренең зур һәм мәгънәле өлешен Зәй елгасы тирәсендәге Каенлы (Зирекле, 1792-1799),  Кызыл Чапчак (1799-1824),  Мәлем (Югары Налим, 1824-1838) авылларында үткәрә. Шул тарафлардагы Имәнлебаш авылында җирләнә дә. Бу күренекле зат тарихка дин әһеле, әдип, табиб,галим буларак, гаять кыен чорларда халкыбызны рухи һәм физик яктан дәвалаучы сыйфатында кереп калган. Ул аеруча үзенең “Рисаләи Газизә”, “Тәварихе Болгария” кебек китаплары белән таныш. Алар кат-кат басылган, киң таралыш тапкан.

Зәйлеләр Таҗеддин Ялчыголны элек-электән зурлыйлар, үз якташлары да дип йөртәләр. Зәй шәһәрендәге Үзәк мәчет, бер урам олуг мәгърифәтче исемен йөртә. Кала үзәгендә аңа һәйкәл-обелиск та куелган. “Таҗеддин Ялчыголның дини, мәгърифәти һәм әхлакый  карашлары” темасына багышланган быелгы республикакүләм “укулар” Имәнлебаш авылында 10 августта үтте. Аның эшендә Татарстанның күп кенә дин әһелләре, галимнәр, әдипләр, җәмәгатьчелек вәкилләре, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Аларны район хакимияте башлыгы Разиф Кәримов сәламләде. Республика мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Зәй мөхтәсибәте Аксакаллар шурасы рәисе Сәгыйть хәзрәт Камаловларның чыгышларында Таҗеддин Ялчыгол эшчәнлегенең мөһим сыйфатлары, бүгенге көн өчен әһәмияте яктыртылды. Конференциядә төп докладларны профессор Хатыйп Миңнегулов (“Татарларның рухи тормышында Таҗеддин Ялчыголның роле”), галим һәм рәссам, Тукай бүләге иясе Нәҗип Нәкъкаш  (“Татар авыллары тарихын өйрәнүдә шәҗәрәләрнең роле”), Татарстан Милли китапханәсе директоры урынбасары, эпиграфика белгече Ирек Һадиев (“Татар ташъязма истәлекләрен саклау һәм өйрәнү”), әдип Марсель Гарипов (Азнакай, “Якташыбыз Таҗеддин Ялчыгол – гыйлем иясе”) ясады.

Мәгълүм булганча, Таҗеддин Ялчыгол нәселеннән бик күп кенә билгеле затлар чыккан. Болар арасында журналист һәм язучы Диларә Зөбәерова (1930-2000), 1971-1987 елларда Татарстан юстиция министры булып эшләгән Әнәс Таҗетдинов (1927-1991), генерал, президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һ.б. бар. Конференциядә олуг мәгърифәтченең оныгы – күренекле педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Гамир Таҗетдинов, профессор-математик Гамир Мөбарәкҗанов, музыкант Генадий Максимов та чыгыш ясадылар. Бу гыйльми чара Хатыйп Миңнегуловның йомгаклау сүзе белән төгәлләнде.

2018 елда Таҗеддин Ялчыголның үлеменә 180, тууына 250/255 ел тула. Конференция- “укулар” да катнашучылар бу истәлекле даталарны алдагы елда киң күләмдә билгеләп үтүнең зарурлыгын да искәрттеләр.

Х. Йосыпов

Read 501 times
Союз писателей РТ