Дүшәмбе, 14 Август 2017 14:41

“Илһамлы Сарман”

Rate this item
(0 votes)

Сарман тарафлары – элек-электән халкыбызның бик тә мөһим милли-мәдәни төбәге. Аннан Илһам Шакиров, Аяз Гыйлаҗев, Мәдинә Маликова, Адлер Тимергалин һәм башка бик күп кенә әдәбият-сәнгать әһелләренең чыгуы үзе генә дә күп нәрсә хакында сөйли.

30 июль көнне Сарман район мәдәният йортында бик тә истәлекле һәм кызыклы чара узды. Анда хәзер илебезнең төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче күпләгән сарманлылар катнашты. “Илһамлы Сарман” дип исемләнгән өч сәгать ярымлык бу кичәнең тамашачылары  аеруча Фәридә Сафина, Айсылу Мирхафизан, Асия Әхмәтшина, Хәйдәр Гыйльфановларның җыр-биюләрен, Клара Булатова, Рәфкать Кәрами, Хатыйп Миңнегулов, Фәрит Яхин, Вәсимә Хәйруллина, Вәсим Әхмәтшин һәм кайбер башкаларның шигырьләрен, чыгышларын җылы кабул итте.

Х. Йосыпов

Read 553 times
Союз писателей РТ