Дүшәмбе, 14 Август 2017 16:44

«Китап Бистәсе» фестивале

Rate this item
(0 votes)

12 августта Казанның Иске Татар бистәсендәге Каюм Насыйри урамында “Китап бистәсе” фестивале үткәрелде.

Кешенең шәхес булып формалашуында, милләтләрне уртак рухи һәм әхләкый кыйммәтләр тирәсенә туплауда чын әдәбиятның роле гомер бакый әйтеп бетергесез зур булды. Аеруча бүген, яшьләребез китап укудан читләшә  барган бер заманда, җәмгыятнең әдәбиятка игътибарын җәлеп итәргә, бөек кодрәткә ия булган сүз сәнгатен, югалып бара торган рухи кыйммәтләребезне  кире кайтарырга кирәк. Әлеге фестиваль шушы максатларны күздә тотып оештырылды да.

Төп мәйданда китап нәшриятларының ярминкәсе эшләде. Алар бәйрәм кунакларына төрле төрдәге китаплар тәкъдим иттеләр.

“Әдәби ишегалды”, мөгаен, фестивальнең иң мавыктыргыч һәм кызыклы өлеше булгандыр. Биредә катнашучылар өчен “Җәйге уку залы”, Казан шәһәре китапханәләренең китап күргәзмәләре һ.б. тәкъдим ителде. Тамашачылар алдында танылган шагыйрьләр Рәмис Аймәт, Фәрит Яхин, Флера Тарханова, Ольга Журавлева, Наилә Ахунова, Галина Булатова, Ольга Левадная, Эдуард Учаров, С.Грунис һ.б. чыгыш ясады.

Әдәбият тарихы белән кызыксынучыларга Г.Тукайның әдәби музее шагыйрь иҗатына багышланган викторина тәкъдим итте.

Фестиваль җыр-музыка белән үрелеп барды. “Казан” Милли-мәдәни үзәгенең “Казан нуры” оркестры дәртле көйләре, танылган җырчылар Айдар Габдинов, Алинә Шәрипҗанова, Ясмин, Алсу Вәлиуллина, Алмаз Хәсәновларның моңлы җырлары, җырчы һәм композитор Айзат Шәйхелмәрдановның, “Идел егетләре” эстрада-фольклор ансамбленең  чыгышлары бәйрәмгә якты бизәкләр өстәде.

Бүген китапка булган кадер-хөрмәтне арттыру, укучыны  әдәбиятка, чын сүз сәнгатенә тарту иң мөһим бурычларыбызның берседер. Без мәдәниятебезне, телебезне, әдәбиятыбызны саклап, үзебезне милләт, халык, дәүләт буларак саклап калабыз.

Фестиваль “Иске шәһәр” префектурасы, Татарстан Язучылар берлеге һәм Казан шәһәре мәдәният идарәсе тарафынан оештырылды.

 

 

Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге

 

Read 541 times Last modified on Сишәмбе, 15 Август 2017 10:35
Союз писателей РТ