Пәнҗешәмбе, 24 Август 2017 14:34

Изге Болгар җиренә сәяхәт

Rate this item
(0 votes)

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов үзебезнен язучыларыбызны Изге Болгар җирлегенә алып бару теләге барлыгын әйткән иде.Ниhаять аның теләге тормышка ашты.

2017 елның 23 август көнне 40 ка якын татар зыялысы заман таләпләренә туры килә торган автобуска утырып Изге Болгар жиренә сәяхәткә кузгалды.

Әлеге сәфәргә чыгучылар арасында язучылар: Данил Салихов,Равил Фәйзуллин, Марсель Галиев, Вахит Имамов, Госман Гомәр,Зиннур Мансуров, Алмаз Хәмзин, Рифат Жамал, Рафис Корбан, Рифә Рахман, Әнәс Хәсәнов, Флера Тарханова, Камил Сәгъдәтшин һ.б. Татарстан Язучылар берлеге хезмәткәрләре, язучыларның хәләл җефетләре бар иде.

Юлыбызның беренче тукталышы татар халының каhарман улы, балалар язучысы Абдулла Алишның туган авылы Киек тә булды. Билгеле булганча, моннан 73 ел элек 1944 елның 25 август көнне фашизмга каршы көрәше өчен империя суды карары нигезендә А. Алиш hәм аның тагын 10 көрәштәшен Плетцензее төрмәсендә жәзалап үтерәләр.

Сәяхәтчеләр А.Алиш музен карады hәм аның hәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Бөек Болгар дәүләте музее комплексына кергәндә, Казан кунакларын милли-кием кигән татар кызлары чәк-чәкләр белән каршы алды.

Алдагы ике сәгатьтә кунаклар музей комплексы экспонатлары белән танышып йөрделәр. Биредәге хәдиягә алырлык истәлекле әйберләр, кул эшләнмәләренең төрлелеге, күпкатлы корылмаларда кунакларның эскалаторларда, лифтларда йөрүе сөендерде.

Югары зәвыкъ белән эшләнелгән комплекс белән танышу Болгар шәhәренең уң як капкалары янында урнашкан Ак мәчет янында тәмамланды.

Әлеге изге урыннар күңелләргә рухи чисталык, иман нуры, саф тойгылар өстәде.

Шушы олы байлыкны татар халкына кайтарып бирүгә зур хезмәт куйган Татарстан Дәүләт киңәшчесе, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәрипович Шәймиевка, бу изге жирне саклап,тәртиптә тотучы Спасс районы житәкчелегенә Татарстан Язучылары исеменнән зур рәхмәтебезне житкерәбез.

Язучыларның әлеге сәяхәте күптөрле серләр саклаган Рабига күле янында тәмамланды.

 

Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге

Read 422 times Last modified on Җомга, 25 Август 2017 08:49
Союз писателей РТ