Җомга, 25 Август 2017 16:31

Жәлилчеләрне искә алу мәрасиме

Rate this item
(0 votes)

1944 елның 25 августы кешелек тарихына үлемсезлек билгесе - мәңгелек Хәтер булып калыр. Моннан 73 ел элек, Германиянең Плетцензее төрмәсендә татарның 11 асыл ир - егете Ватан иминлеге өчен корбан була.

Жәлил hәм аның көрәштәшләре! Халкымдагы кыюлык, Ватанга бирелгәнлек, сабырлык, ныклык сыйфатлары шушы 11 татар егетендә гәүдәләнә. Аларның бер - беренә терәк булулары, ил, Ватан дигән сүзләрнең асылын аңлап, намус төшенчәсен саклап, милләт исеменә тап төшермичә үлемгә барулары - тиңдәшсез каhарманлык үрнәге.

Бүген Казаныбыз йөрәгендә тугрылык билгесенә әверелгән Муса Жәлил hәйкәле hәм жәлилчеләр истәлегенә куелган барельев янына Хәтерне уятырга, яңартырга, яшьнәтеп яшәтергә язучылар, сәнгать әhелләре, гомүмән башкалабыз кунаклары жыелды.

Хәтер жыенында Муса Жәлилнең кызы Чулпан Жәлилова, Татарстан Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шагыйрь, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат. Һ.б. чыгыш ясады.

 Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге

Read 100 times Last modified on Җомга, 25 Август 2017 16:48
Союз писателей РТ